Шигырь. "Укытучыма"
Вложение | Размер |
---|---|
tansylu.docx | 12.12 КБ |
АНКЕТА
Фамилия, исем: ___ Сабитова Таңсылу___________________________________
Туган елы: ___02.02.2000_______________________________________________
Шәһәр: __Түбән Кама шәһәре___________________________________________
Мәктәп: _МБГИМ (муниципаль бюджет гомумбелем бирү интернат-мәктәбе) ”13 нче гимназия-интернат”____________________________________________
Сыйныфы: ___10 нчы сыйныф_________________________________________
Укытучыма
Хуш киләсең Белем иленә, дип,
Каршы алдың ишек төбендә.
Назлы күз карашың, елмаюың,
Бүгенгедәй күңел түремдә.
Укытучым минем, тәү мәртәбә
Син өйрәттең мине санарга.
Энҗе-мәрҗәннәрне тезгән кебек
Дөрес итеп хәреф язарга.
Сабый күңеле – уңдырышлы туфрак,
Укытучы – орлык сибүче.
Үсеп чыккан яңа “шытымнарны”
Тәрбияләүче, кеше итүче.
Сикәлтәле гомер сукмагыннан
Адаштырмый әйдәп баручы.
Тормыш ваклыкларыннан аралап,
Аклап, яклап, саклап калучы.
Иң кадерле Мөгаллимем минем,
Гыйлем чишмәләрең кипмәсен!
Һәрчак ташып торсын көч-куәтең,
Яшәү дәртең мәңге сүнмәсен!
Яшә әле, сөйгән Укытучым,
Хезмәт нәтиҗәңә сөенеп.
Безгә салган игелек орлыкларың
Үзеңә кайтса иде әйләнеп!
Һәр көн туган саен рәхмәт укыйм,
Сәламәт бул, Остазым, диям.
Синең чиксез хезмәтең өчен,
Җиргә кадәр иелеп баш иям!
Волшебные звуки ноктюрна
Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца
Нарисуем попугая цветными карандашами
Без сердца что поймём?
Рождественский венок