"Туган ягым"
Вложение | Размер |
---|---|
gabdullina_guzl_tugan_yagym.docx | 11.42 КБ |
10 нчы сыйныф укучысы Габдуллина Гүзәл
Туган ягым
Туган ягым минем, иң якын як,
Әллә шунда туып үскәнгә.
Инеш буйларында яланаяк
Балачагым гөрләп үткәнгә.
Еракларга китә калса юлым,
Күңелем кала туган якларда.
Табигатен мәңге оныталмамын
Чит җирләрдә рәхәт булса да.
Кырларында үскән игеннәре
Кая барсам, озата барачак.
Җәйге җил искәндә, хуш исләре
Хәтеремдә мәңге калачак.
Ләйсән яңгырлары яуган чакта
Урам буйлап йөгерә бала-чага.
Шул чакларны искә төшерәм дә
Күңелкәем җылы хискә тула.
Сызылып аткан алсу таңнары да,
Җиләк җыйган болын, урман да.
Колач салып йөзгән елгасы да –
Һәммәсе дә газиз, үз анда.
Туган ягы кадерле шул бар кешегә,
Борма юллар йөртә безне еракларда.
Күңел түзми, елый, сыкрый, ашкына ул
Балачагы калган шул якларга.
Мальчик и колокольчики ландышей
Ночная стрельба
И тут появился изобретатель
Компас своими руками
Как нарисовать черёмуху