Мең рәхмәт
Вложение | Размер |
---|---|
mrdnmina_ayzil_men_rhmt.docx | 10.87 КБ |
11 нче сыйныф укучысы Мәрдәнмина Айзилә
МЕҢ РӘХМӘТ!
Әй, әнием, әле кайчан гына
Син мәктәпкә мине озаттың.
Кышкы кичне мамык шәлгә төреп,
Хәрефләрне миңа өйрәттең.
Бик тиз уза гомер: мин – унбердә,
Синең кара чәчең чалланды.
Рәхәт балачагым, туган ягым
Еракларда калып югалды.
Дуслар олыгайды: сугышып йөргән
Булатлар да хәзер егетләр.
Кызлар тирәсендә күз кыскалап,
Озатмакчы булып йөриләр.
Озак яшәгез сез, әткәй-әнкәй!
Кайтып керер йорт ул – бер ләззәт!
Якты дөнья өчен, гомерем өчен,
Миннән сезгә бүген МЕҢ РӘХМӘТ!
Стеклянный Человечек
Чья проталина?
Бородино. М.Ю. Лермонтов
Акварельные гвоздики
Всему свой срок