"Әби нәсыйхәте"
Вложение | Размер |
---|---|
gobydullina_aygol.docx | 13.04 КБ |
АНКЕТА
Фамилия, исем: ___ Гобәйдуллина Айгөл ____________________________________
Туган елы: ___13.10.2000___________________________________________________
Шәһәр: __Түбән Кама шәһәре_______________________________________________
Мәктәп: _МБГИМ (муниципаль бюджет гомумбелем бирү интернат-мәктәбе)
”13 нче гимназия-интернат”________________________________________________
Сыйныфы: ___8 нче сыйныф________________________________________________
Әсәр исеме: ___”Әби нәсыйхәте”___________________________________________
Номинация: ___Яшь шагыйрь_______________________________________________
Әсәр күләме (бит): ___1 бит________________________________________________
Әби нәсыйхәте
Поезд әкрен генә урыныннан кузгалды...
Әби белән онык кара-каршы сүз башлады:
- Уф, арыдым бу тормыштан, туйдырды!
- Ничек инде туясың, сиңа яңа унсигез тулды.
Бар дөньяның матурлыгын, гүзәллеген әле күрмәдең,
Бу тормышның ачысын-төчесен әле сизмәдең.
Бар саулыгың, яшьлегең, көчең, сәләтең,
Ләкин юктыр бу дөньяга мәхәббәтең.
Һәр яңа туган көнгә шөкер итүең,
Аңламыйсың гомереңнең зая үтүен.
Бар тормышта авыр язмышлы, хаста кешеләр,
Сызлап-сыкрап, иза чигеп, кыен яшиләр.
Әмма аларның рухлары саф, уйлары изге,
Күңелләре пакъ, нурлы, әйтерсең чиста көзге.
Бар җиһанны ярата алар, матурлыкны күрә белә,
Шуңа күрә күзләреннән иман нуры бөркелә.
Аңла, балам, һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа,
Ләззәт алып яшә җирдә, туры юлдан тайпылма!
Тормыш сукмаклары сикәлтәле, җиңел юллар эзләмә,
Авырлыкны кичә бел син, юкка-барга сүзләмә.
Үз бәхетеңне күрә бел, башкалардан көнләшмә,
Егыла калсаң, сикереп тор да алга атла, эндәшмә!
...Поезд һаман алга чаба, әби сөйли дә сөйли,
Оныгына тормыш мәгънәсен әйтеп калырга тели.
Рисуют дети водопад
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)
Госпожа Метелица
Каргопольская игрушка
Рисуем осень: поле после сбора урожая