"Тылсымлы орлыклар"
Вложение | Размер |
---|---|
yatimova_madina.docx | 17.67 КБ |
АНКЕТА
Фамилия, исем: ___Ятимова Мәдинә ___________________________________
Туган елы:______26.09.2002____________________________________________
Шәһәр:____ Түбән Кама шәһәре ________________________________________
Мәктәп:_Муниципаль бюджет_гомумбелем бирү интернат-мәктәбе_”13 нче___ гимназия-интернат”, Түбән Кама шәһәре_________________________________
Сыйныфы:_ 7 нче сыйныф_____________________________________________
Әсәр исеме:_______ Тылсымлы орлыклар_______________________________
Номинация:_______Яшь прозаик______________________________________
Әсәр күләме(бит): _____3 бит__________________________________________
Тылсымлы орлыклар
Борын-борын заманда, бер авылда әнисе белән Сәйдә исемле бер кыз яшәгән, ди. Әтисе кыз кечкенә чакта ук вафат булган. Бу гаилә бик ярлы яшәгән... Һәр көнне иртән иртүк әнисе басуга эшкә китә икән. Өйдәге бөтен хуҗалык эшләре Сәйдә өстендә булган. Беркөнне бөтен эшләрен бетергәч, ул якындагы урманга җиләккә киткән. Тирә-як матурлыгына хозурланып барганда, кинәт бер сәер тавыш ишеткән. Кыз, аны-моны уйлап тормыйча, әлеге тавыш килгән тарафка юнәлгән. Бара-бара урман эченә үк кергән, ди. Ниһаять, тавышның иясе янына барып җиткән һәм бер әбинең егылып ятканын күргән. Сәйдә йөгереп барып, әбине күтәреп алган да янәшәдәге агач төбенә утырткан. Әбинең моңа бик күңеле булган, кызга рәхмәтләр әйткән һәм аңа бер уч тутырып орлыклар, бер шешә су биргән: “Рәхмәт сиңа, балакаем, карт кешегә ярдәм кулыңны сузуың өчен. Мин сиңа тылсымлы орлыклар бирәм, син аларны бакчаңа чәч, шушы шешәдән су сип. Әлеге орлыклардан матур чәчәкләр үсеп чыгачак. Шунда бөтен сорауларыңа җавап табарсың,”- дигән һәм юкка да чыккан. Кыз, урманга ни өчен килүен дә онытып, өенә чапкан. Кайтуга, яктырак урынны сайлап, җир казыган һәм әби әйткәнчә эшләгән: орлыкларны чәчкән, шешәдән су сипкән. Һәм түземсезлек белән ни буласын көтә башлаган. Көтә-көтә йокыга талган. Күпме йоклагандыр, билгесез, ә күзләрен ачканда, каршысында аллы-гөлле чәчәкләр күргән. Алар арасында, башкалардан аермалы буларак, озын сабаклы, яфраклары җем-җем килеп, күз явын алырлык, чәчәге таң алсулыгын хәтерләткән искиткеч матур бер гөл булган. Ә аннан аңкыган хуш ис бөтен әйләнә-тирәгә таралган. Сәйдә үзе дә сизмәстән урыныннан торган, бу гадәти булмаган гөл янына килгән. Иснәмәкче булып иелгәч, аның таҗлары ачыла башлаган икән. Кыз кысыксынып күзәтә башлаган: гөлнең таҗлары салмак кына як-якка җәелгән, әкрен искән җилдә тирбәлеп чайкалырга тотынган. Шул мизгелдә тирә-юньгә күңел кылларын тибрәтерлек гаҗәеп моң агылган, әйтерсең, бөтен җиһанны үз артыннан ияртеп, каядыр еракка - әкияти дөньяга алып кереп киткән. Сәйдә, ирексездән, күзләрен йомган. Шул халәттә күпме басып торгандыр, айнып киткәндә, әлеге сихри гөлнең таҗлары эчендә нурлар чәчеп торучы кечкенә тартмачык күргән. Ул сакланып кына аны кулына алган, кызыксынып капкачын ачып җибәргән, ә анда алтын көзге ята, янәшәсендә дүрткә бөкләнгән кәгазь дә бар икән. Кыз аны ачып, түбәндәге язуларны укыган: “Бу көзге - гади генә көзге түгел, анда төрле-төрле ташлар бар, кайсы ошый, шуңа бас һәм теләк телә - ул, һичшиксез, чынга ашачак! ” Сәйдә тиз генә тартмачыкны алган да өенә йөгергән. Кич җиткән, кояш баеган. Кыз әнисенең эштән кайтуын көч-хәл белән көтеп алган, аңа бәйнә-бәйнә барысын да сөйләп биргән. Әнисе, әлбәттә инде, ышанмаган, көлгән генә. Ә Сәйдәнең моны тикшереп карыйсы килгән. Әнкәсенең йокыга киткәнен көткән дә тартмачыктан көзгене алып, бер ташына баскан һәм теләк теләгән: “Бу ярлы өй урынына, матур, якты өй булсын иде,”- дигән. Иртәгесен алар, чыннан да, иркен якты бүлмәләре, зур тәрәзәләре булган йортта икәнлекләрен күргәннәр. Икесе дә моңа бик сөенгәннәр.
Шулай, көн артыннан-көн, ай артыннан ай үткән. Аларның тормышлары җайланып, җиңеләеп киткән. Авыр булган чакларында, тылсымлы көзге ярдәмгә килгән: алар, төсле ташларга басып, теләк теләгәннәр.
Шулай тыныч кына яшәп ятканда, беркөнне аларга кечкенә кызчык җитәкләгән бер абый килгән. Табын артында утырганда, әңгәмә барышында Сәйдә аларның ни өчен килүләрен аңлый: әлеге абый аның әнисен кияүгә сорарга килгән икән. Әнисе ризалык биргән. Абыйның кызы Фаҗия исемле булган. Сәйдә яңа сеңлесе белән һәрвакыт дус булырга, уртак тел табарга тырышкан. Ләкин Фаҗия бик үзсүзле, кире, тәрбиясез икән. Өстәл артында да үзен бик ямьсез тоткан, кисәтүләргә тупас итеп җавап кайтарган.
Шулай итеп, яңа гаилә оеша, алар дүртәүләп яши башлыйлар. Гаилә ишәйгәч, тормыш мәшәкатьләре дә күбәя, хуҗалыкта эшләр дә арта. Бөтен авыр хезмәт кул көче белән башкарыла, аларның атлары булмый. Ә ат сатып алу өчен, акчалары җитми. Сәйдә, әти-әнисенең кайгырганнарын күреп, беркөнне, барысы да йокыга киткәч, көзгесен алып, теләк тели башлаган. “Безнең сарайда матур, көчле ат булсын иде,” – дигән. Шуннан көзгесен алып куйган да йокыга киткән. Ә бу вакытта Фаҗия йокламаган, барысын да күзәтеп яткан, ди. Ул, кызыксынып, сарайга чыккан, ә анда, чыннан да, чем-кара төстә, елкылдап торган ат ята икән. Кыз иртәгесен, барысы да атка сокланып, шатланып торган арада, Сәйдәнең шкафыннан тартмачыкны эләктергән дә урманга чапкан. Тирә-ягында кеше юклыгына инангач, көзгенең бер ташына баскан һәм әйткән: “ Бу урында минем үз сараем булсын”. Аның алдында шулчак шыксыз кара сарай пәйдә булган. Ә эчендә ямьсез хезмәтчеләр икән. Ул бу сарайда патшабикә булып яши башлаган.
Көзге салкын көннәрнең берсендә Фаҗия патшабикә сараеның ишеген әлеге тылсымчы әби шакыган. Патшабикә хезмәтчеләргә башта аны кертмәскә кушкан, аннары, тылсымчы икәнен белгәч, бәлки файдасы тияр дип, рөхсәт биргән. Әби сарайга килеп керүгә, эшнең нидә икәнлегенә төшенгән. Бер уңай форсаттан файдаланып, тартмачыкны кулга төшерүгә ирешкән һәм тиз арада бу шыксыз сарайдан чыгып качкан. Ул туп-туры тартмачыкның хуҗасы – Сәйдәнең өенә юл тоткан.
Алар күптәнге танышлар кебек күрешкәннәр, чөкердәшеп чәйләр эчкәннәр, нурлы сарай бакчасындагы гүзәллеккә хозурланып, ял итеп йөргәннәр. Әби тартмачыкны кире иясенә тапшырган һәм, саубуллашып, үз юлы белән китеп барган. Ә Фаҗия аларга яңадан әйләнеп кайтмаган, үзенең кара сараенда шыксыз хезмәтчеләре белән бергәләп яшәп калган. Сәйдә гаиләсе белән бәхетле тормышта яшәвен дәвам иткән һәм аның колагында һәрвакыт әлеге әбинең сүзләре яңгырап торган: “ Яхшылык җирдә ятмый, эшләгән изгелек онытылмый, ул тора-бара кабат үзеңә әйләнеп кайта...”
Невидимое письмо
Музыка космоса
Упрямый зяблик
Щелкунчик
Снег своими руками