Тарих кайтавазы
Вложение | Размер |
---|---|
konkurska_sochinenie.doc | 42 КБ |
7 нче сыйныф укучысы Вәлиева Зөһрә Җәүдәт кызының иншасы
«Тарих кайтавазы…»
(Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан,
туган төбәк батырларын барлау)
Исемнәре калсын безнең белән
Җисемнәре туфрак булса да,
Үлмәгәннәр болар, үлмәгәннәр,
Күңел үлгән кебек күрсә дә.
Бөек Ватан сугышы... Бөек Җиңү... Бу вакыйгалар, андагы батырлыклар 70 еллык тарих катламы астында калды. Ләкин әнә шул катламнар астында югалмыйча, кешелек дөньясын юкка чыгудан саклап калган, бүгенге көннәргә кадәр халык күңелендә, ил йөрәгендә онытылмаган каһарманнарыбызның батырлыклары әле исән, дөнья тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Шуңа күрә без аларны онытмаска, сафлары сирәгәя барган сугыш ветераннарын, тыл батырларын хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Бик күп сулар аккан, бик күп кышлар-җәйләр узган, чор белән чор алышынган, тик ничек кенә булмасын, без халкыбызның тарихын, үткәнен онытырга хаклы түгелбез. Быелгы 2012 нче ел Русия тарихы елы дип игълан ителде. Русия тарихы — ул Русия Федерациясендә яшәүче халыкларның да, шул исәптән татар халкының да тарихы. Тарих битләреннән күренгәнчә, Бөек Ватан сугышы Татарстан халкы өчен дә зур сынау була. Республикабыздан гына да 700 мең кеше сугышка алына. Түбән Кама төбәгеннән сугышка 7833 кеше китә. Шуларның 4885 е һәлак була һәм хәбәрсез югала. Татарстаннан 200 гә якын кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Алар арасында М.Җәлил, П.Гаврилов, М.Девятаев, М.Сыртланова, Г.Гафиятуллин кебек исемнәре батырлык символына әйләнгән геройлар белән янәшә мин, һичшиксез, якташларыбыз Никита Кайманов һәм Рифкать Гайнуллин исемнәрен дә куяр идем.
Никита Кайманов исемен бүген аерым горурлык белән искә алам. Чөнки ул – безнең якташыбыз, һәм без укый торган гимназия-интернат аның исемен йөртүче урамда урнашкан. Тарих битләренә исеме алтын хәрефләр белән язылган Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое Никита Каймановка быел 105 ел тулган булыр иде.
Бөек Ватан сугышын Н.Кайманов фин чикләрендә каршылый. Тәҗрибәле офицер 146 чик сакчысыннан торган төркемгә командир итеп билгеләнә. Алар алдына куелган бурыч гади генә: өстәмә көчләр килеп җиткәнче дошманны алга уздырмаска, соңгы тамчы кангача көрәшергә. Н.Кайманов җитәкчелегендәге кечкенә генә отряд, егерме көн һәм төн буе дошман тылында калып, фашистларга зур зыян сала. Отряд командиры сирәгәя барган төркем белән акыллы һәм оста җитәкчелек итә. Алга куелган бурычны уңышлы үтәп, үзебезнекеләр белән элемтәсез хәлдә, ашамаган, йокламаган килеш, яралылар һәм кораллар күтәреп, 160 чакрым урман, сазлыклар кичә алар. Шушы батырлыклары, ныклык һәм чыдамлыклары өчен, 46 сугышчы орден-медальләр белән бүләкләнә. Ә отряд командиры, өлкән лейтенант Никита Каймановка 1941 нче елның август аенда ук Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул Татарстанда беренче булып бу югары исемгә лаек була. Якташыбыз сугышчыларга һәрвакыт батырлык, ныклык һәм чыдамлык үрнәге була.
Авылдашлары, якташлары геройны онытмый. 1983 нче елның 9 нчы маенда Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга мемориал такта куелды, бер елдан соң безнең Түбән Кама шәһәренең 9 нчы номерлы мәктәбендә Н.Ф.Кайманов исемендәге музей ачылды. Музей ачылу тантанасында геройның хатыны Александра Васильевна (хәзерге вакытта шулай ук вафат инде) һәм авылдашлары да катнашты. Музейда бу еллар эчендә 20 меңгә якын экскурсант булды, герой якташыбызның сугышчан эзләре буйлап, батырлыклары белән танышты.
Батыр якташыбызның исеме ул хезмәт күрсәткән Карелия республикасында да мәңгеләштерелгән: Сортавал һәм Суоярви шәһәрләрендә аның исемен йөртүче урамнар бар. Алда әйтеп үткәнемчә, безнең Түбән Камада да Кайманов исемендәге урам бар. Мин үзем шул урамда урнашкан 13 нче гимназия-интернатта белем алам һәм моның белән чиксез горурланам, үзебезнең гимназиядәге музей почмагында урын алган герой якташыбыз фотосурәтләренә, хатларына һәм башка истәлекләренә карап сокланам, безгә, һәм гомумән яшь буынга, патриотик тәрбия бирә торган менә шундый батыр, кыю, курку белмәс, чыныккан кешеләребез булуына чын күңелдән сөенәм.
Россия тарихында тирән эз калдырган тагын бер батыр якташыбыз – Бөек Ватан сугышы ветераны Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллин – Дан орденының тулы кавалеры, берничә мәртәбә Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан шәхес. Бөек Ватан сугышы башланганда, егеткә 17 яшь кенә була. 1942 нче елда Рифкать Кызыл Армия сафларына алына, разведка взводына билгеләнә. Разведчик дуслары белән бергә бөтен сугышны бергә үтәләр, иң авыр заданиеләрне үтиләр, башка сугышчылар кебек үк, разведчиклар да сынатмыйлар. Р.Гайнуллин Курск дугасында, аннан Житомир өлкәсенең Коростылев һәм Радомышль шәһәрләре тирәсендә дошман тылында булып, комадалык пунктына дошман турында мәгълүматлар тапшырып тора. Шул чактагы кыюлыгы, катлаулы шартларда да югалып калмавы, аннан чыгу юлларын таба белүе өчен, ул III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Ә II дәрәҗә Дан орденына якташыбыз Польшадагы тимер юл үзәге Дембицны штурмлаганда, үзәккә немец гаскәрләренең хәрәкәте, составы, техника күләме, оборона төзелеше төгәл күрсәтелгән бик кыйммәтле мәгълүматлар тапшырудагы кыюлыгы өчен лаек була. Одер елгасын кичкәндә, Р.Гайнуллин взводы гаскәрләргә кичү өчен иң кулай урынны табарга, немец гаскәрләренең урнашу урынын ачыкларга, авыр артиллерия һәм танклары кайда туплануын белергә тиеш була. Сугышчан заданиене уңышлы үтәгәне һәм шәхси батырлыгы өчен, разведчиклар командиры Р.Гайнуллин 1945 елның 7 мартында I дәрәҗә Дан орденына тәкъдим ителә. Бу мәгълүматларны
Ә гомеренең соңгы еллары Түбән Камада үтә. Тынгысыз ветеран «Татарстан геройлары» иҗтимагый оешмасы советы, шәһәр ветераннар советы әгъзасы буларак, төрле уку йортларына, предприятиеләргә очрашуларга чакырылып тора, яшь буынның алыштыргысыз ярдәмчесе һәм киңәшчесе була, үзенең һәм көрәштәшләренең язмышын чагылдырган «Разведчик язмалары» дигән китап чыгаруда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә. Анда үзенең гаиләсен, өен генә түгел, илен якларга ант иткән, җиңүгә ышанган, сокланырлык батырлыклар күрсәткән, курку белмәс гади генә разведчикларның каһарманлыклары сурәтләнә. Р.Гайнуллин үзе дә, аның сүзләренә караганда, сугыш шартларында яшәү һәм үлем, олы җанлылык һәм кешелексезлек, гаделлек һәм намуссызлык төшенчәләрен ил язмышы белән үлчәргә өйрәнә. Разведчик дуслары образында кешелеклелек, олы җанлылык сыйфатларының үлем-мәшхәрне җиңәргә сәләтле булуын сурәтли.
Кызганычка каршы, олы йөрәкле, тынгысыз ветераныбыз - Рифкать абыебыз ике ел элек вафат булды. Аның үлемсез исемен мәңгеләштерү максатыннан, шәһәребез җитәкчеләре тарафыннан күп кенә эшләр эшләнде. Туган шәһәребезнең бер урамы якташыбыз исемен йөртә, Бакый Урманче исемендәге татар гимназиясендә геройның сугышта һәм сугыштан соңгы чордагы хезмәтен чагылдырган фотосурәтләре, орден-медальләре һәм башка күп кенә кыйммәтле истәлекләре саклана. Бу, чыннан да, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен, кыйммәтле мәгълүмат, зур ярдәм.
Туган ягым батырлар төбәге, дип юкка гына әйтмиләр. Бу шулай. Кайсы гына авылны алма, кайсы гына шәһәрне карама, барысының да үз батырлары бик күп. Елдан-ел ветераннар сафы сирәгәя, чөнки бүген аларның иң яшенә дә сиксән яшътән артык, дәһшәтле сугышның тере шаһитлары арабыздан әкренләп китеп бара, шуңа күрә исәннәренең язмышы белән кызыксынып, ярдәм итеп яшәргә кирәк.
Кулымда – изге китап - “Хәтер китабы”. Каһарманнарыбызның исемен мәңгеләштерүче һәйкәл ул. Анда сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, яралардан үлгән якташларыбыз турында мәгълүматлар тупланган. Бу китап – туган җирнең азатлыгы өчен башларын салган Татарстан ул-кызларының якты истәлеге алдында яңа буыннарның баш ию билгесе. Минем авылымнан сугышка алынган ир-атларның нибары 36 сы гына туган нигезенә әйләнеп кайта алган. Күпме авылдашыбыз еракта – яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Ни кызганыч, күпләренең каберләре кайда икәне дә билгеле түгел: алар хәбәрсез югалган. 27 томлы бу изге китапта минем дә 103 авылдашымның исеме кертелгән. Авылыбызның урта бер җирендә, иң матур калку урында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл куелган. Анда 20 авылдашыбызның исеме уеп язылган. Тормышның нинди авыр сынаулары алдында да тез чүкмәгән әби-апаларыбызның, әлеге һәйкәл янына җиткәч, башлары иелә, тез буыннары калтырый. Алар үзләренә бетмәс-төкәнмәс хәсрәт китергән, туганнарыннан, газизләреннән аерган, сабыйларны ятим иткән сугышка ләгънәт укый, Ходайдан илгә-көнгә тынычлык, иминлек, муллык сорый. Минем дә аларга кушылып, исән ветераннарыбызга сәламәтлек теләп: “Яшәгез әле, бабайларыбыз, яшәгез”,- дип әйтәсем килә.
Простые новогодние шары из бумаги
"Морская болезнь" у космонавтов
Швейня
Рисуют дети водопад
Как Дед Мороз сделал себе помощников