"Тәүге ярату"
Вложение | Размер |
---|---|
yagmyrova._tuge_yaratu.docx | 16.69 КБ |
10 нчы сыйныф укучысы Ягмырова Айгөл
Тәүге ярату
Кемгәдер ярату бик иртә килә, ә кайберәүләр аның татлы кичерешләрен соңарып кына татый, бу ләззәтле мизгелләрне тәмен белеп кенә кичерә... Инсафның да 20 яшенә җитеп яратып караганы булмады. Ул, гомумән, яратуны чынга ашмас хыял дип саный, аның өчен бу хисләр ят. Көндезләрен ул эш белән мәшгуль, ә кичләрен өйдә интернет артында уздыра, аның аша дуслары белән аралаша. Юк, ул кызыксыз, кыргый кеше түгел үзе. Аның дуслары бик күп, алар арасында кызлар да бар. Ләкин әлегә аларның берсе дә егетнең йөрәгенә үтеп кереп, күңел кылларын селкетә алмый. Иптәшләре инде берничә тапкыр аны кызлар белән якыннанрак таныштырмакчы да булып карадылар, төрле кичәләр оештырдылар. Кызлары да бик матур, мөлаем иде. Тик бу очрашулар, мәхәббәткә әверелә алмыйча, дустанә мөнәсәбәт белән генә тәмамландылар. Егетләрнең тырышлыклары бушка гына китә иде.
Ә менә беркөнне очраклы гына булган бер вакыйга Инсафның тормышын 180 градуска борды да куйды...
Ул һәрвакыттагыча эштән кайтышлый, өйләре янындагы кибеткә кереп, әнисе кушкан әйберләрне алды, акча түләргә дип, касса янына чиратка басты. Гамьсез генә үз чиратын көтеп торганда, ирексездән алда басып торган ике кызның әңгәмәсенә колак салды. Алар бүгенге замана яшьләренә хас булмаганча, шундый тыныч, итагатьле итеп кенә сөйләшәләр, вакыт-вакыт әкрен генә көлеп тә алалар. Инсаф, үзе дә сизмәстән, кызлар ягына борылды һәм... телсез калды. Аңа каршы басып торган яшь кенә кыз нәрсәдер сөйләгән дустына елмаеп карап тора иде. Шушы искиткеч сөйкемле елмаюы белән егетне үзенә җәлеп итте дә инде бу чибәркәй. Авыз ачып, сүз дә әйтә алмыйча калды: кызлар касса яныннан китеп тә бардылар. Инсаф әңгәмә барышында аның исемен генә ишетә алды. Ул – Айсылу иде.
Менә шул минуттан башланды инде егетнең йокысыз төннәре, тынгысыз көннәре. Кайда гына булса да, Айсылуның елмайган мөлаем йөзе, ягымлы тавышы күз алдыннан китмәде. Һәркөнне үзләренең кибетләренә керде, күзләре белән кызны эзләде. Интернеттан Айсылу исемле кызларның сайтларына кереп карады, алар арасында аның эзләгәне юк иде. Кешенең бары исемен генә белгән хәлдә, нинди дә булса яңалык табу авыр шул. Инсафтагы үзгәрешне дуслары да сизми калмады. Сәбәбен ачыклагач, алар да ярдәм итеп карадылар: шәһәр кечкенә бит, бәлки, танышлары арасыннан табып булыр бу серле билгесез кызны. Күпме генә эзләсәләр дә, аларның тырышулары файда бирмәде, кыз суга баткандай юкка чыкты.
Шулай бер-бер артлы көннәр, айлар үтте. Тормыш үз җае белән әкрен генә ага торды. Егетнең эчке кичерешләре дә тора-бара басылды, кинәт кенә дөрләп кабына язган хисләр акрынлап тынычланды, ләкин бөтенләй үк сүнеп бетмәде. Кайдадыр тирәндә – күңел түрендә, егеткә таныш булмаган ниндидер бер рәхәт хис, җылы тойгы үзен гел сиздереп торды.
Яңа ел якынлашты. Һәр елдагыча яшьләр бу бәйрәмне бергәләп каршы алырга сөйләшкәннәр иде. Әзерлек эшләре башланды. Мондый күңелле мәшәкатьләр белән мавыгып, Инсаф та бераз онытылды, аңа ничектер җиңелрәк булып китте.
Яңа ел кичәсенә ул дусты Илнар белән бергә килде. Егетләр ишек төбендә бераз тоткарландылар, чөнки Илнар йөргән кызы белән шунда очрашырга сүз куешкан булган. Озак көтәргә туры килмәде, подъезд төбенә такси килеп туктады. Аннан көлешә-көлешә ике кыз төште. Кызларның берсе Илнарның сөйгәне Энҗе иде, ә икенчесен Инсаф караңгыда тиз генә абайлый алмады. -Энҗе кем белән ул? – дип сорады янында елмаеп басып торган дустыннан.
-Ә, ул сеңлесе белән, - диде егет һәм кызлар каршына йөгерде.
Яшьләр Инсаф янына якынлашкач, ул үз күзләренә үзе ышанмыйча торды: аның каршында ничә айлар эзләп тә таба алмаган Айсылуы басып тора иде! Менә сиңа кирәк булса! Аның мәхәббәте гел янәшәдә генә йөргән икән ләбаса! Шул рәвешчә телсез калып күпме басып торгандыр, аны дустының тавышы айнытып җибәрде:
-Әй, Инсаф, йоклап киттеңме әллә, әйдә инде, Яңа елны урамда каршы алабыз бит!
Ә егет һаман тораташтай катып тора, нәрсә дип эндәшергә дә белми. Илнар аларны бер-берсе белән таныштырды. Айсылу тагын, беренче күргәндәгечә, сөйкемле итеп елмайды һәм подъезддан кереп барган апасы артыннан иярде. Арттарак калган дустына Инсаф пышылдап кына:
-Мин эзләгән Айсылу шушы бит инде, - диде.
-Шулаймыни, менә нинди бәхетле көн! Мин синең өчен бик шат, дустым. Әйдә тизрәк, кызларны куып җитик, якыннанрак танышырсыз. Син бит ничә айлар хыялланып көттең бу очрашуны, - дип, Инсафның кулыннан эләктерде.
Алар кызларны фатирда гына куып җиттеләр. Барысы да шау-гөр килеп күрешәләр, бер-берсенә матур комплементлар әйтешәләр, көләшәләр. Калган дуслары барысы да җыелышкан, бары аларны гына көткәннәр. Илнар бөтенесенә дә әлеге яңалыкны җиткерде, Айсылуга берничә ай элек булган хәлләрне кыскача гына сөйләп бирде. Кыз бераз оялып, күзләрен аска төшерде, бит очлары алсуланып китте. Аңа апасы Энҗе ярдәмгә килде, сеңлесен авыр хәлдән коткарырга теләгәндәй:
-Әйдәгез, табын янына утырышыйк, яшьләр үзләре аңлашыр.
Шуны гына көткәндәй, һәммәсе кунак бүлмәсенә юнәлде, ә Инсаф Айсылу янына килеп, аның кулыннан алды. Ул кич буе аның яныннан китмәде, гел янәшәсендә булды. Яңа ел чыршысы янында күңел ачып йөргәндә, тагын югалтудан курыккандай, сөйгәненең кулын ычкындырмады. Бу Яңа ел алар өчен онытылмаслык булып үтте. Егет кызны өенә кадәр озата барды. Икенче көнне дә очрашырга сүз куешып аерылыштылар.
Шул көннән башлап Инсаф һәр очрашуны түземсезлек белән көтеп алды. Моңа кадәр Айсылудан башка үткән вакыты өчен үкенде, бер генә минутын да әрәм итәсе килмәде. Егет тулысы белән “мәхәббәт кармагына” эләкте. Кыз, чынлап та, искиткеч чибәр, акыллы. Ул әле 10 нчы сыйныфта гына укый. Буш вакытларында төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнаша. Моңа кадәр кичләрен күбрәк өйдә уздырган, чөнки ул тынычлык ярата, вакытларын бушка уздырып , урамда өерелешеп йөргән яшьләрне аңламый.
Аларның очрашып йөрүләренә инде өч айдан артык вакыт узды. Әлеге яшь пар өчен дуслары да бик шат, әти-әниләре дә аларның аралашуына каршы түгел иде. Киресенчә, якыннанрак танышасылары килде.
Ниһаять, күптән көтелгән көн җитте, Инсаф Айсылуның әти-әнисе белән очрашу бәхетенә иреште. Бу – Айсылуның туган көне иде. Ләкин егет алданрак шатланган икән. Сүз дә юк, Инсаф аларга һәрьяклап ошады: тышкы кыяфәте белән дә, үз-үзен тотышы, мөгамәләсе, сөйләшүе, әдәплелеге, төпле фикерле булуы да. Тик яшь аралары гына аларны борчуга салды, чөнки Айсылуга әле 16 гына яшь иде. Аның мәктәпне тәмамлыйсы, имтиханнарны тапшырып, югары уку йортына укырга керәсе бар, ә Инсаф инде үз юлын тапкан, шәхес буларак формалашкан, кызны шулкадәр озак көтә алмас, кияүгә чыгарга димли башлар. Әле Айсылуга тормыш корырга иртәрәк дип фикер йөртте әти-әни.
Инсаф Айсылуын үлеп яратса да, ата-ана карарына каршы килә алмады, алар гаиләсендәге каршылыкның сәбәпчесе булырга, кызның әти-әнисе белән араларын бозарга теләмәде, йөрәгенә каршы килеп булса да чигенде.
Аларга бер-берсен онытуы бик авыр булды...
Җиде елдан соң, Яңа ел кичендә, үзләренең чыршылары янында, бу ике тынгысыз йөрәк кабат очрашты. Бер күз карашыннан, бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлап, бу юлы инде алар мәңге аерылмаслык итеп кавышты. Башка берәүгә дә гашыйк була алмаган бу ике яшь йөрәккә әти-әниләр берсүзсез ризалык бирде. Беренче мәхәббәтнең саф хисләре беркайчан да онытылмый шул!
Яблоко
Заяц, косач, медведь и весна
Воздух - музыкант
Прекрасная химия
Швейня