Сыерчыклар - яз хәбәрчеләре
Вложение | Размер |
---|---|
tahaveeva_nzil.doc | 34 КБ |
АНКЕТА
Фамилия, исем: ___Тахавеева Әнзилә _________________________________
Туган елы:_____11.04.2002_____________________________________________
Район:____ Түбән Кама_районы_____________________________________
Шәһәр:___Түбән Кама_____________________________________________
Мәктәп:_Муниципаль бюджет_гомумбелем бирү интернат-мәктәбе_”13 нче гимназия-интернат”___________________________________________________
Сыйныфы:_ 7 нчы сыйныф_________________________________________
Әсәр исеме:____Сыерчыклар – яз хәбәрчеләре__________________________
Номинация:_______Яшь прозаик___________________________________
Әсәр күләме(бит): _____3 бит_______________________________________
Хәбәрләшү өчен телефоннар: ___89172250269_________________________
Электрон адрес: ______- _____________________________
Өй адресы: ___Түбән Кама шәһәре, Кайманов урамы, 11-152_______________
СЫЕРЧЫКЛАР – ЯЗ ХӘБӘРЧЕЛӘРЕ
Быелгы кыш күз ачкысыз бураннары, зәмһәрир салкыннары белән үзәккә үтте. Көндезләрен җылырак булып тора да, кич җитүгә яңадан колакларны чеметә башлый.
Күпме генә китмәскә тырышып караса да, барыбер биреште. Яз үзенекен итте: көннәр акрынлап озайды, күзләрне чагылдырып, язгы кояш нурларын сипте, түбәләрдән тамчылар тамды, юл читләрендә генә түгел, басу-кырларда яткан карлар да каралып, моңсуланып калды. Урамнар буйлап көмеш гөрләвекләр акты, көн буе чыпчыкларның чыркылдавы яңгырап торды.
Табигатьтәге мондый күңелле үзгәрешләр бала-чагаларга да тәэсир итми калмады, әлбәттә. Алар күбрәк вакытларын саф һавада уйнап, гөрләвекләрдә кәгазь көймәчекләр агызып, дымлы җирдә туп тибеп үткәрә башлады. Һавалар җылынып, яз исе сизелә башлауга, Илнурның кечкенә йөрәге дә җилкенеп тибәргә тотынды. Ул язны аеруча ярата. Бу вакытта бөтен җир яшәрә, дөнья уяна, җылы яктан аның яраткан сыерчыклары кайта. Малай аларны быел да түземсезләнеп көтә. Кыш уртасында ук инде әтисен аптыратып бетерде: яраткан кошчыкларының оялары төзекме, кышның әче бураннары зыян китермәгәнме, бала чыгарып үстерер өчен уңайлымы...
Узган ел мәктәп остаханәсендә хезмәт укытучысы Наил абыйлары белән бергәләп ясаган оялары малайның күңеленә хуш килде. Илнур аны, ниндидер кадерле әйбер күтәргәндәй, сак кына тотып, өенә алып кайтты. Кич белән әтисенең эштән кайтуын түземсезлек белән көтеп алды. Әтисе бик арып кайткан булса да, алар бергәләп өй артында үскән каен агачына ояны беркетеп тә куйдылар. Зур эш башкарган кешеләрдәй, көн кичкә авышкач кына өйгә керделәр. Борыннарны кытыклап, өй эченнән тәмле аш исе аңкый иде. Әнисе пешергән тәмле токмачлы аш! Ул аны җир йөзендәге бернинди кәнфит-прәннекләргә, туңдырмаларга, ананас-кивиларга да алыштырмый. Малай әтисе белән рәттән бер зур тәлинкәне «сыпыртып» куйды, кура җиләге кайнатмасы белән, авызын пешерә-пешерә, мәтрүшкәле чәй эчте. Әтисе белән әнисе бер-берсенә карап серле генә елмаеп куйдылар. Илнур үз эшеннән бик канәгать иде. Әти-әнисенә рәхмәт әйткәннән соң, өстәл яныннан торып, йомшак урынына барып ятты. Үзалдына елмаеп, тиздән кайтачак канатлы дусларын күз алдына китерде. Көне буе йөреп шулкадәр арылган, ул ничек изрәп китүен үзе дә сизмәде...
Менә шуннан башланды инде кызыксынып күзәтүләр! Иртән мәктәпкә киткәнче дә карый, дәресләрдән соң, элеккеге гадәте буенча, сыйныфташ малайлары белән мәктәп тавында борын төртеп килүче чирәмдә рәхәтләнеп уйнау рәхәтеннән дә ваз кичеп, тизрәк өйгә йөгерә. Аның элгән оясына кошлары кайтмаганмы? Кечкенә дусларын түземсезләнеп көтеп утырмыйлармы? Ләкин «хуҗалар» озак көттерде, малайның түземлеген сынагандай, кайтырга ашыкмадылар.
Илнур инде сыерчыкларның килүенә бөтенләй өметен өзәр дәрәҗәгә җиткән иде. Ә якшәмбе көнне, иртән күзләрен ачуга, ниндидер билгесез бер көч аны тышка этәрде, аяклары үзләреннән-үзләре ишегалдына атлады. Әйтерсең анда малайны зур вакыйга көтә иде. Ул, өстенә, башына кияргә дә онытып, тышка атылды. Чынлап та, тикмәгә генә җилкенмәгән икән аның кечкенә күңеле. Илнур ясаган сыерчык оясы алдындагы кечкенә баскычта, күрдегезме мине дигәндәй, ялтырап торган түшен киереп, аның яраткан сыерчыгы басып тора иде. Ул, туган якның саф һавасын тирән итеп сулаган кебек, шулай бераз басып торды да оя тирәли очып әйләнә башлана. Ул ара да булмады, оядан тагын бер кошчык башын тыкты. Монысы әни сыерчыктыр , мөгаен. Ул, ояның эчен яхшылап тикшергәннән соң, күңеле булып, үзенең зур куанычын бөтен дөньяга ишеттерерлек итеп, әле бер якка, әле икенче якка сары томшыклы башын бора-бора, сузып сайрап җибәрде. Аның канатлары шундый нәфис, тавышы шундый гүзәл иде. Ә әти сыерчык, сөенечен яшерә алмыйча, оя тирәли әйләнүен дәвам итте. Бу шундый мавыктыргыч күренеш иде ки, Илнур бар дөньясын онытты. Ул тәненә язгы салкынча һаваның үтеп кереп өшетүен дә, әнисенең кисәтүле тавышын да ишетерлек халәттә түгел иде бу минутта. Ниһаять, аның күптәнге хыялы тормышка ашты: зарыгып көткән дуслары кайтты. Тиздән алар Илнурның матур, җылы оясында гөрләшеп яшәрләр, балалар чыгарып, тату гына киләсе суыкларга кадәр гомер кичерерләр.
Городецкая роспись
Ласточка
Ворона
Астрономический календарь. Июнь, 2019
Рисуем лошадь акварелью