Тарих җилләре исә...
Вложение | Размер |
---|---|
bolgar_shhre_turynda_sochinenie.docx | 17.29 КБ |
Муниципаль бюджет гомумбелем бирү интернат-мәктәбе
“13 нче имназия-интернат”
Иншаның темасы:
“Борынгы Болгар җиренә сәяхәтем”
Автор Җитәкче
Яруллина Гөлия Гаяз кызы, Фәттахова Илсөя Илһам кызы,
7 сыйныф укучысы татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Түбән Кама, 2015
Тарих җилләре исә...
... Болгар җирләренең юлларында
Елап ята ерак заманнар.
Манарадан түгел, зәңгәр күктән
Айны алганнар да... бу юлларга
Кисәк-кисәк ватып салганнар...
Әйе, шәһәрләр дә кешеләр кебек, аерым язмышка ия. Алар да туалар, яшиләр, үләләр. Яхшы кеше кебек, аларның да мәңге үлмәс данга күмелгәннәре була. Менә шул шәһәрләргә инде бернинди еллар да, хәтта гасырлар да куркыныч түгел. Аларны тарих туфрагы күмсә дә, халык үзенең әби-бабалары яшәгән җирләрне изге итеп күңелендә саклый, елга бер тапкыр шул җирләргә барып, үлгәннәр рухына дога кыла.
Минем дә күптәнге теләгем – бабаларыбыз яшәгән, өмет белән саҗдә кылган төбәккә - Болгар музей-тыюлыгына сәяхәт итү иде. Ниһаять, узган елның җәендә минем хыялым тормышка ашты: без гаиләбез белән әлеге тарихи, изге җиргә сәфәр кылдык. Рухыбыз тарих белән тоташты... Борынгы бабаларыбызның үткәненә кайттык...
Татар халкының искиткеч тарихи-мәдәни мираслары бар. Бу мираслар халкыбызның рухи байлыгын, үткәнен, бүгенгесен чагылдыра. Чал Идел ярына урнашкан гүзәл Болгар шәһәре шундый мирасларыбызның берсе. Чынлап та, әлеге мәгърур шәһәр иң матур җиргә урнашкан, ул безнең үткән тарихыбыз белән бүгенгебезне бәйләп тора кебек. Монда килгән һәр кеше үзен берничә гасырга үткәнгә кайткан кебек хис итәдер. Мин дә әлеге изге туфракка аяк басуга, тарих җилләрен тойгандай, ата-бабаларыбыз сулышын сизгәндәй булдым. Экскурсия җитәкчебез безне кызыксындырган сорауларыбызга җаваплар бирде, халык хәтерендә сакланган риваятьләр турында ифрат кызыклы мәгълүматлар җиткерде, истәлекле урыннар белән таныштырды. Чал ташлар, хәрабәләрдән торгызылган мәһабәт корылмалар хәзер матураеп торып басканнар: Ак мәчет, мавзолейлар, Кече манара, Хан мунчасы, Хан төрбәсе, Кече шәһәрчек... Алтын Урда вакытыннан калган Җәмигъ мәчете халыкның иң яраткан урыны икән. Аның нигезе генә сакланган, тик исән калган баганасы, әйтерсең лә, кешенең һәр хыялын тормышка ашыра. Рабига күлендә булдык, Габдрахман коесыннан су эчтек. Бу коедан су эчсәң, көч-куәт арта, булган барлык авыруларың бетә, диләр. Искиткеч матурлыгы белән үзенә җәлеп итеп торган Ак мәчеткә юл алганда, аяз күктә ап-ак вертолет күренде. Ул басуда туктады да, аннан Татарстанның беренче президенты М.Ш.Шәймиев төште. Үз күзләребезгә ышанмыйча тордык. Ул безнең яннан ук үтеп, Ак мәчеткә кереп китте. Без дә аның артыннан кузгалдык. Һәр кешегә елмаеп, сәлам бирде президентыбыз. Ә бабамның хәтта янына килеп, кул биреп исәнләште. Бу минем өчен зур куаныч, горурлык булды! Ничек инде шатланмыйсың, мин бит әлеге изге туфракка яңа сулыш өргән, менә шундый матур үзгәрешләр китергән олуг шәхесебезне үз күзләрем белән күрү бәхетенә ирештем ләбаса! Бу очрашу минем өчен, әлбәттә, бәхет өстенә бәхет булды.
Изге шәһәр безне елмаеп каршы алды, елмаеп озатып калды кебек. Анда алган тәэсирләребез, хис-кичерешләребез бик озакка җитте әле. Мин үзем Борынгы Болгар шәһәрен яңартылгач кына күрдем. Ә менә минем бабам аның әле җимерек чакларын хәтерли: “Элеккеге Болгар миңа күбрәк ошый иде, чөнки аннан борынгылык исе, тарих исе ныграк килә иде”,- ди ул елмаеп. Нинди генә булса да, бу шәһәр безнең горурлыгыбыз булып калырга тиеш дип уйлыйм мин. Халкыбызның бөеклеген чагылдырган Борынгы Болгар башка илләр, башка халыкларда да соклану тудырсын иде. Ә бу шулай булачак, моңа минем иманым камил, чөнки дәүләтебез бу юнәлештә зур эш алып бара. Әгәр дә дәүләт тарихка игътибарсыз булып, аның турында онытса, без бәхетсез булыр идек. Үткәне булмаган халыкның—бүгенесе дә, киләчәге дә булмый диләр бит. Ә безнең халыкның, иншалла, үткәне дә, бүгенесе дә бар, ә киләчәге өметле. Безнең буын- киләчәк буын тагын да хөррәк, ирекле Татарстаныбызда бәхетле яшәр дип ышанып каласы килә.
Ребята и утята
Д.С.Лихачёв. Письма о добром и прекрасном: МОЛОДОСТЬ – ВСЯ ЖИЗНЬ
Невидимое письмо
Фотографии кратера Королёва на Марсе
Притча о гвоздях