Укучыларыбыз һәрвакыт иҗат итеп торалар. Үзләренең иҗат җимешләре белән төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар алдылар.
Вложение | Размер |
---|---|
ukuchylar_izhaty.doc | 33 КБ |
Зур югалту
(хикәя)
Фазлыева Лиана, Актаныш районы
кадет интернат-мәктәбе
22 нче июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар , шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар, кичке уеннан кайткан яшьләр изрәп йокыга гына киткән чак. Шул вакытта фашист илбасарлары, безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тота.
Бөек Ватан сугышы башлана.
Немецлар белән чорнап алынган Гөбәле авылына Таһирның ротасыннан 37 солдатны җибәрделәр. Ике көн саклаганнан соң алар һөҗүм итәргә булдылар. 37 солдат ике өлешкә бүленеп бер урамны Гөбәле авылына алар ике аклап кереп һөҗүм башлап җибәрделәр. Канкойгыч сугыш башланып китте. Бер көн авыр сугыш барганнан соң безнекеләр инде җиңгән дигәндә, авылның икенче ягыннан янәдән немец солдатлары килеп керде. Тагын сугыш башланды.
Рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерде. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка киттеләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләделәр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куйдылар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерде. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып калды. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп булды сугыш елларында. Халыкның тормышы бик авыр булды, кешеләр бик ябык иделәр. Кешеләр арасында төрле төрле авырулар чыкты: корчаңгы, сары,тиф...
Бер мизгелдә дөняның асты-өскә әйләнде, ахырзаман җиттемени: халык кайсы-кая йөгерә, кычкыра, елый. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булды. Нинди зур югалтулар!
Безнекеләр инде җиңелделәр дигәндә, каяндыр көч кереп киткәндәй булды. Әллә илгә булган мәхәббәт, әллә ачу килү җиңде аларның хәлсезлеген, бөтен көчләрен җыеп, алар янәдән һөҗүм иттеләр һәм немец гаскәрен җир белән тигезләделәр. Шунысы кызганыч Таһирның ротасыннан 10 кеше генә исән калды. Тирә-якта тынлык. Алар бу бәрелештә җиңделәр.
Алар бөтен көчләрен куеп, ару-талуны белмичә, үзләренең штабларына юл тоттылар. Көч хәл белән ике көн юлдан арып инде бер чакрым җир калды дигәндә, күкне кара болыт, кара төтен каплап алды. Колаклар тонды. Тынлык...
Алар мина өстенә килеп керделәр. Таһир арттанрак барганга ул исән калды, ләкин бик каты яраланды. Ун көн комада ятканнан соң, Таһир аңына килде. Иң беренче сүзе: “Дусларым кайда?”- диде.Табиб берни әйтмичә башын аска иде. Таһир 37 кеше арасыннан үзе генә исән калганын аңлады. Ул хастаханәдә, ә дуслары батырларча җирдә ятып калды.
Бу Таһир өчен йөрәк әрнеткеч вакыйга булды.
Рәхмәтлемен батыр халкыма
(поэма)
Фәрхетдинова Айназ, Актаныш районы
кадет интернат-мәктәбе
41 нең кышы үтә, язы үтә
Туган җирем җәйгә керә,
Чәчү бетә, Сабантуйлар үтә,
Печән чабар вакыт җитә.
Авыл тыныч, йоклый әле
Алсуланып таң ата, сайрый кошлары
Уяна кешеләр, сыерын сава, көтү куа
Ишетелә үзәк өзгеч тавышлар.
“Сугыш башланган” дип өзгәләнә
Елый бала-чага, картлар еламаска тешен кыса
Бер вакытка халкым уйга бата
Туган илен сакларга дип сафка баса.
Ир-егетләр яуга күтәрелә
Безнең яктан алар 197 е,
Авыл урамнары бушап кала
Күңелләрне баса әрнү, сагыш, моң хисе.
Көзләр җитә, җыяр вакыт уңышлары
Яше – карты бу вакытта ат - үгезен җигә
Тәвәкәлләр тимер атларны да
Чапкыч, җыйгыч, сабаннарны үз итә.
Фронт, җиңү, туган илем өчен диеп,
Халкым 15 көн буена көчен түгә.
Фронтта, тылда кыю көрәш бара
Тын алырга ирек бирми дошманына.
Бик күпләргә килә кайгы хатлары
Авылымда алар 112 е
Ләкин алар сыгылмый, авыр була хәлләре
Кирәк була фронтка бияләе, сохарие.
45 нең язы җитә, җиңү көтә халкым
Басу-кырда, яуда көрәш дәвам итә
Каршы тора һаман дошманына
Арысландай бирмичә алга омтыла.
45 нең 9 мае таңы ата
Күңелләр ашкына, җиңү көтә
Авыл басуына атлы җайдак чаба
“Сугыш бетте!”, “Җиңү килде!” дип аваз сала.
Бу хәбәргә сөенде бар дөнья
Толы, ятиме, баласын югалтканы,
Әйтерсең лә тынып калды бар да
Тургай күктә аваз салды, яшен сөртә яше-карты.
Күптән көткән Җиңү килде
Телгәләде җанны авыр үткәннәр.
Зур сөенеч, бары кайберләргә
85е исән булып капкалардан кергәннәр.
Җиңү килде, үтте көннәр, айлар, 70 еллар,
Кайтмаганнар һаман керә төшләренә.
Көтә ата-ана, тол һәм ятимнәр
Йөгереп чыга һаман капка төпләренә.
Күпне күрде, халкым түзде, сыгылмады,
Бирешмәде кайгы-хәсрәткә.
Иген игә, зур заводлар төзи, юллар салды
Тыныч яшәү шартын куеп максатка.
Тормышыбыз яхшы, максатыбыз изге,
Уебыз тик бары тынычлыкта.
Үлгәннәрнең каберләрен белик, булсын исәннәрнең кадерләре.
Рәхмәтле бул, башын салганнарга, исәннәргә һәрчакта.
Лупленый бочок
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Всему свой срок
Сочинение
Круговорот воды в пакете