Еллар минем күңел сафлыгымны Утка-суга салып сынады.
(Илем тарихы-халкым язмышы.)
Вложение | Размер |
---|---|
h.tufan_.doc | 111 КБ |
Мамадыш районы Кызыл Тау урта гомуми белем мәктәбе
Еллар минем күңел сафлыгымны Утка-суга салып сынады.
(Илем тарихы-халкым язмышы.)
Эшләде: 11нче сыйныф укучысы
Сөләйманов Руслан Радик улы
Фәнни җитәкче: Мәхмүтова Зәйтүнә
Гаян кызы
Үткән XX гасырга әйләнеп карасак, аның катлаулы үзгәрешләргә, кискен фаҗигаләргә,илләрне тетрәткән сәяси борылышларга гадәттән тыш мул булуын күреп, таң калабыз. Хәсән Туфан-шул гаугалы чорда кешелеклелеген саклап, исән-имин үтә алган сирәк шәхесләрнең берсе.Тиңсез талантлы булуы белән бергә, ул үз чорының баласы иде. Шуңа да Туфан таланты үз чорын җырлады: аның хаталарын, трагик ялгышларын, шул хаталар нәтиҗәсендә туган олы фаҗигане, кеше җанының коммунистик җәмгыять тудырган җирлектә хакыйкатьне эзләп бәргәләнүен чагылдырды.”Безгә шулай иртә кар төште,чәчәкләргә төшкән кар төсле...”-дип язды ул үзе исән чакта бастыра алмаган “Иртә төшкән кар”исемле шигырендә,үз буынының авыр һәм катлаулы сынаулар нәтиҗәсендә имгәтелүен, рухи яктан рәхимсез кыйналуын раслап. Хәсән Туфанның сайланма әсәрләрен кулга алып укый башлаганда ук,без бер нәрсәне истә тотарга тиешбез:шактый озак елларга сузылган иҗат гомеренең буеннан-буена аның шигъри теле бикләүле иде. Шуңа да XXI гасыр укучысына,ягъни безгә әлеге иҗатның нечкә серенә тулы мәгънәсендә ирешү өчен, шигъри сүз артына яшерелгән тел төбенә төшенергә кирәк булачак.Бу исә Туфан язмышын үз чоры белән тыгыз бәйләнештә караганда гына мөмкин[Р.Фәтхерахманов2004;б.5].
Хәсән Туфанның иҗаты әдәбиятыбызның җанлы тарихы булып озак елларга сузыла.”Шагыйрьләр ,әдипләр күңеле киеренке кыллы арфаны хәтерләтә.
Тормыш аның тере,җанлы,сизгер кылларына бармак очы белән генә,аз гына кагылса да яңгырый башлый ул”,-дип язган иде шагыйрь үзе. Минем уйлавымча,бу чагыштыру шагыйрьнең үзенә карата бик тә туры килә.Тормыш дулкыннарына,заман җилләренә һәрчак игътибарлы һәм үтә сизгер бу арфа ярты гасырдан артык ил һәм халык тормышындагы зур үзгәрешләрне көйләп,сөйләп,яңгырап торды. Шуңа да аның шигырьләрен укып,заман үзгәрешләрен тоярга,татар поэзиясенең идея-тематик һәм сәнгатьчә үсү юлларын да күзалларга, шагыйрьнең үзенең үсүен-үзгәрүен дә күз алдына китерергә мөмкин. Заман гел үзгәреп тора.Чор белән бергә шагыйрьнең матурлыкны аңлавы да үзгәрә. Бу үзгәрешләрнең нигезен,әлбәттә,шагыйрь шәхесе, аның дөньяга, тормышка мөнәсәбәте,карашы тәшкил итә. Аның әдәби-эстетик карашларына исә әдәби мөхит,чорның сәяси-идеологик атмосферасы нык йогынты ясый. Әдәбиятчылар шул нигездә Х.Туфан иҗатын өч зур чорга бүлеп өйрәнәләр: 1)20-30нчы еллар(1924-1940) - шигырьләре, поэмалары белән күренекле татар совет шагыйре булып танылган чоры. 2)40-50нче еллар(1940-1956)-сәяси гаепләнеп,әдәби процесстан көчләп читләштерелгән чоры. 3)60-70нче еллар(1956-1981)-сәяси тоткынлыктан котылып,иҗатын тулы хокуклы шагыйрь булып дәвам иткән чоры.
Сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителгән докладымның темасы гаепсезгә , халыкның җанын аңлап, туган телебезнең бөтен тәмен тоеп, һәр әсәренә үз күңел хисләрен салып иҗат иткән татар зыялыларының берсе – шагыйрь Хәсән ага Туфан шәхесенең язмышы, иҗаты хакындагы эзләнүләрем белән бәйле. Бу эшемнең актуальлеген шунда күрәм..
Фәнни эшемнең темасы "Еллар минем күңел сафлыгымны Утка-суга салып сынады. Х.Туфан иҗатында Җил образы" дип атала.
Фәнни эшемнең максаты Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү.
Эшебезнең төп объекты булып шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗат җимешләре тора.
Предметы — татар әдәбияты.
Үземнең алга түбәндәге бурычларны куйдым:
-темага кагылышлы фәнни әдәбиятны өйрәнү;
-язучының тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау; -Туфан иҗатында Җил образының тоткан урынын билгеләү.
Куйган максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен эзләнү-тикшеренү, анализлау методларын кулландым.
Тикшеренүнең методологик нигезен күренекле әдәбиятчыларыбызның билгеле фәнни нигезләмәләре тәшкил итте. Эш барышында Сибгат Хәким, Рафаэль Мостафин, Гомәр Бәширов һ.б.ларның фәнни-теоретик карашлары,мәкаләләре киң файдаланылды.
Хезмәтнең төзелеше. Эшебез кереш, төп өлеш, йомгак, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора. Кереш өлештә Хәсән Туфанның иҗаты хакында сүз алып барылды. Төп өлештә шагыйрьнең иҗатында символик образ буларак, Җил образының тоткан урыны билгеләнде . Йомгаклау өлешендә нәтиҗәләр ясалды
Татар поэзиясенең классик шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Хәсән Туфан - фаҗигале һәм бәхетле язмышлы шагыйрь. Ул, нахакка гаепләнеп, 16 ел туган иленнән читтә, төрмәдә һәм Себердә яшәргә мәҗбүр була, шул чорда якыннарын югалта, бихисап михнәт-кыенлыкларны башыннан кичерә. Әмма Хәсән Туфан давылларда, җилләрдә дә туган иленә, халкына, аның киләчәгенә ышанычын югалтмый, милләтенең йөрәк җәрәхәтләрен дәвалаучы, аңа җан җылысы бирүче күренекле сүз остасы дәрәҗәсенә күтәрелә. Иҗатының тирән эчтәлеге, заманчалыгы, сәнгатьчә яңачалыгы белән ул - бу сүзнең югары мәгънәсендәге халык шагыйре, акыл белән җан берлегенә ирешкән олы сүз остасы.
Хәсән Фәхри улы Туфан Татарстан җөмһүриятенең Аксубай районы Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Укырга-язарга әтисеннән, табигать матурлыгын, мохитне аңларга шигъри җанлы, хисчән әнисеннән өйрәнә. 1905нче елда авылларында мәктәп ачылгач, Хәсән белем алуны шунда дәвам иттерә.
1914нче елның язында ул, өлкән абыйларына ияреп, Себер якларына чыгып китә, бакыр руднигында эшли, көзен туганнары аны Уфага, шул чорның алдынгы мәдрәсәләреннән берсе - «Галия»гә укырга җибәрәләр. Анда булачак язучы Г.Ибраһимов, Ш.Бабич, С.Рәмиев, М.Гафури, С.Сүнчәләй кебек әдипләр белән аралаша.
1917нче ел вакыйгаларын Туфан Уралда, эшчеләр арасында каршылый, 1918-1924нче елларда Урал һәм Себер мәктәпләрендә, 1924-1928нче елларда Казанның Бишбалта мәктәбендә укытучы булып эшли. 1930-1934нче елларда Татарстан радиокомитетында редактор, аннан соң берничә ел «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы сәркатибе хезмәтләрен башкара.
1940нчы елда Хәсән Туфан кулга алына. Аны милләтчелектә, совет властена каршы астыртын көрәш алып баруда, «Ант» (1935) поэмасында идеализмны яклауда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. Туфан, җәлладны көтеп, алты ай Казан төрмәсендә утыра. Язучылар идарәсенең, үзенең һәм хатыны, актриса Луиза Са лиәсгарованың тырышлыгы, үзәк оешмаларга мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә булса кирәк, үлем җәзасы ун ел каторга белән алыштырыла. Аннан соң да әле ул ун ел туган җиреннән читтә, Себердә яшәргә мәҗбүр була. Сталин үлгәч, 1956 нчы елда шагыйрь Казанга кайта.
Әдәбиятка Хәсән Туфан егерменче еллар уртасында килә һәм тиз арада үз фикере, үз шигъри аһәңе булган шагыйрьләр белән бер рәткә баса. Әдәбият тарихында сирәк очрый торган мондый уңышның, киң җәмәгатьчелек тарафыннан шулай тиз танылуның сәбәбе нәрсәдә иде соң? Сүз дә юк, бу уңышы белән Туфан табигый сәләтенә, тормышны белүенә һәм яңа иҗтимагый чорга «бурычлы» иде. «Урал эскизлары» (1926), «Ике чор арасында» (1927), «Иске Рәсәй үлде» (1927), «Бибиевлар» (1927), «Башлана башлады» (1927) кебек эпик әсәрләрендә яшь шагыйрь егерменче гасырның үзәк вакыйга-хәлләрен калкытып куя, чорның романтик рухына бәрабәр сурәтләү чараларын хәрәкәткә китерә, татар шигъриятен яңа географик һәм сәяси мохит, «соңгы мамонт» кебек, эре гәүдәле, катлаулы характерлы образлар белән баета.
Туфанның бу әсәрләрендә өермәле елларның чын күренешләре, үз биографиясеннән алынган вакыйгалар тасвирлана. «Алаканат» Минап, дуамал, бунтарь йөрәкле «ристан» Хабулларның прототиплары да бар», - дип яза ул поэмаларның үзәк каһарманнары турында.
Эпик дастаннарны хәтерләткән бу поэмаларга фикерләү киңлеге, ил, күк, җир, йолдызлар белән эш итү һәм күпмәгънәлелек, куе сурәтлелек хас. Шагыйрь, лирика чараларына киң таянса да, нигездә, фикергә, зиһен эшчәнлегенә өстенлек бирә, метафора-чагыштыруларның куеларын, берсен-берсе кысрыклап килгәннәрен ярата, халыкның мәкаль-әйтемнәренә киң таяна.
«Башлана башлады» поэмасыннан берничә мисал китерик: «маузер пистонының чакмасы күк, күтәрелде безнең уебыз», «двигатель ходка киткән кебек, уылдады бердән бөтен зал», «аяк тавышы, ватык мотор тавышы шикелле», «ана сөте белән кермәгәнне тормыш үзе кертә күңелгә».
Туфанның егерменче еллар иҗатын, Урал табигатен, инкыйлаб давылларында үзләрен эзләгән, кырыс холыклы кешеләрне сурәтләүгә генә кайтарып калдыру берьяклы булыр иде. Яшь шагыйрь уңай каһарман, яңа гаилә, әхлак, мәхәббәт кебек «вак-төяк» мәсьәләләр хакында да уйлана. «Ташла, кызый» (1927), «Тегеләрнең кызы» (1927), «Җырланмаган җырлар турында» (1926), «Көнчыгышның яңа баласы» (1927) кебек шигырьләрендә ул әхлакый сафлык, рухи бөтенлекне үзе чын күңелдән инанган яңа җәмгыять төзү өчен барган бәйгенең аерылгысыз өлеше итеп бәяли. 1928нче елда Туфан ил буйлап, җәяүләп сәяхәткә чыгып китә. Аның берничә елга сузылган бу зиярәте татар поэзиясен Урта Азия, Кавказ табигате, яңа тирәлек белән баетты, «кыңгыр ятып челем тарткан Урал», «күксел таулар», «аксак болытлар» янына дала, сәмум, чүл сурәтләре өстәлде. Шагыйрь иҗатының икенче чорына керде.
Утызынчы елларда каләменнән төшкән «Ак каен» (1933), «Узып барышлый» (1939), «Күмелгән эзләр истәлеге» (1939), «Ташкент багларында» (1940), «Очрашырбыз әле» (1940) кебек шигырьләрендә Туфан табигать белән кеше, тарих белән шәхес арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне калкытып куя, табигать тормышында тирән эчке фәлсәфи мәгънә, каен яфрагы зарында, төнге йолдызлар җемелдәвендә, ком бураннары шавында олы яшәешнең, мәңгелекнең мизгелләрен күрә. Бу чор иҗатында халыкчанлыкка, лиризмга борылыш көчәя.
Татар халкының борынгы бабалары, хәзер кардәш халыклар яшәгән Урта Азия табигатен, тарихын сурәтләүгә, адәм баласы белән тирәлек арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләргә Туфан соңрак янәдән кайтып төшә.
Туфан иҗатының өченче, иң җитлеккән чоры - кырыгынчы - җитмешенче елларга туры килә. Дөрес, бу дәвердә шагыйрьнең фикерләү рәвеше шактый үзгәрешләр кичерде. Кайбер сыйфатларны югалтты, аның урынына яңалары килде. Әмма поэзиясенең төп сыйфаты - туган илгә мәхәббәт, халыкның киләчәгенә, хакыйкатьнең ахыр җиңәчәгенә ышаныч, шигъри яңалыкка вә нәфислеккә омтылыш сакланды.
Туфан лирикасының Татарстаннан читтә, сөргендә башланган дәвере, еракта гөрселдәгән дәһшәтле сугышны шәхси фаҗига, тоткын язмышы аша тасвирлаган «Авырган минутларда», «Хәят», «Каеннар сары иде» кебек 1942 елда иҗат ителгән шигырьләре белән башланып китә. Гомеренең соңгы көннәренә чаклы шагыйрь вәхшилекне, явызлыкны кире кагу, туган илне яратуны якын кешеңне сагыну аша сынландыру, табигать белән аның таҗы, югары казанышы - кеше арасындагы мөнәсәбәтне үзе өчен ахыргача ачыклау кебек иҗади кыйбласына турылыклы калды. Туфан иҗатының офыгы киңәя, чынбарлыкны һәм кешене сурәтләү алымнарына байый.
Туфан 1941-1945 еллар сугышында, мәгълүм сәбәпләр аркасында үзе катнашмаса да, халкы, якыннары, дуслары тартып кертелгән бу афәт турында күп яза. «Ераккарак китеп карау» вакыйга-хәлләргә киңрәк бәя бирергә мөмкинлек тудыра. «Илдә ниләр бар икән?» (1944), Муса Җәлил хатыны Әминәгә багышланган «Иртәләр җитте исә» (1944), «Гөлләр инде яфрак яралар» (1945), «Ни булды бүген сиңа?» (1947), «Сугыш» (1947) кебек шигырьләрендә Туфан егерменче гасырның иң олы фаҗигасен ачык, төгәл вакыйгалар, фәлсәфи уйлану-нәтиҗәләр, шуларга бәрабәр камил шигъри калыплар аша сурәтли. Сугыш һәлакәтләре турында ирләрчә кыюлык белән, язмышның күзенә карап бәян итә:
Тыныч кына әйтте:
- Башыма төбә.
Минем җаным шунда-башымда.
Туган җирен өзелеп сөйгән өчен
«Гаепле» ул фашист каршында... ...
Үксеп үскән җилдә чәчәк сибелә,
Чәчәк күмә Яңа каберне...
(«Чәчәк сибелә җилдә», 1947)
Вәхшилекне шундый ышандыру көче белән кире кагып, һәм эзлеклелек белән, табигый итеп олы талантка ия булган шагыйрь генә тасвирлый ала.
«Моабитны күрдем төшемдә» (1947), «...Ә җир барыбер әйләнә!» (1933), «Нишләтик сине, йөрәк?» (1947) кебек лирик мәрҗәннәрендә явызлыкны фаш итүгә нечкә психологик күзәтүләр, рухи дөнья чагылышларын сурәтләү аша килә. Мәхбүс шагыйрьгә, ерактагы сөйгәне турында уйланганда, таң ату вакытында кар зәңгәр күренә («Тельманнар каны тамган камерада»), күңеле кемнедер юксынып өзгәләнгән, йөрәге телгәләнгән чорда табигать тә кайгылы, болыт та моңсу тоела («Табигатьнең үзе кебек»). Туган иленнән читтә каңгырып яшәргә мәҗбүр ителгән ялгызак үз хәсрәте белән кыр казлары арасында якынлык таба, эчке охшашлык сиземли.
Безнең дә бит шулар сыман
Киткән еллар бар иде: —
Кыйгак-кыйгак илем ерак, —
Дигән чорлар бар иде.
(«Киек казлар», 1956)
Шулай ук сугыш темасына багышланган «Кырда ике ак канат ята» (1953) табигатьтәге, яшәештәге һәр гамәлнең бер-берсенә тыгыз бәйләнгән булуын раслаучы, ифрат камил һәм шул ук вакытта киеренке композицияле әсәр, Туфанның шигъри үрләреннән берсе. Ул бер-бер артлы ачыла килгән өч психологик рәттән-хәрәкәттән тора. Беренче баскычта шагыйрь якынын югалткан аккошның «төннәр буе» кемгәдер эндәшеп, моңаюын искәртә, үзгә хәл-әхвәлләрне кабул итәргә әзерли. Сәбәбен дә ача: «ята кырда ике ак
канат...», «төлке тагы иснәнә җилне».
Икенче рәттә явызлык корбаны - аккош канатлары «Освенцимда үтерелгән кыздан Салдырылган ак күлмәк...» белән янәшә куела. Әле бу чагыштыруда лирик затның киеренке кичерешләренә якынлашу чарасы гына икән. Үзәк хисси фикер алда.
Өченче рәттә сөйгәненең йөрәк көзгесе - зәңгәр күзләре белән соклануы артыннан югалту, юксыну кебек авыр тойгы килеп керә. Янәдән далада моңайган аккош образы уяна, алкалы композиция төзелә, табигать сурәте кичереш дәрәҗәсен ачуга буйсындырыла («Моңаясың, аккош, далада. Безнең язмыш, бәлки, бер үктер...»).
Шагыйрьнең сугыш һәм кеше темасын үзәккә алган әсәрләренә, фаҗиганең үзен тасвирлаудан бигрәк, аның әхлакый эчтәлеген, нәтиҗәсен шәхси кичереш аша иңләү, киеренке лиризм һәм шигъри нәфислек хас. Җәлилгә, аның хатынына багышланган шигырьләрендә дә ул шәфкатьлелекне, миһербанлыкны байрагы итеп күтәреп, гомумән, иҗтимагый явызлыкка, кара көчләргә каршы чыга. Бу төр шигырьләре күңелдә нәфрәт хисе уята, тирән бер хис белән тормышка, аның шатлык-кайгыларына, мәхәббәт-нәфрәтләренә яңача карарга, кешене, яшәешне яратырга өйрәтә. «Бу чиге юк озын мәңгелектә Бер генә кат яшибез ләса» («Сиңа», 1952) икәнлекне, исәннәр, онытмаска иде!
Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы татар поэзиясендә аерым урын били. Шагыйрь шәхесне үстерә, рухи баета, яшәвенә мәгънә бөрки торган олы хис турында саклык һәм нәзакәтлек белән яза. «Ай чыга Арча кырыннан» (1947), «Җилләр исә» (1957), «Тамчылар ни диләр?» (1957), «Гүзәл» (1957), «Гүзәл дә түгел кебек син...» (1957), «Тынма, давыл!» (1951) шикелле йөрәктән чыккан парчаларны кат-кат укыйсы, аерым юлларын кабатлыйсы килә. Алар үзара тыгыз бәйләнгән, бер-берсен дәвам иттергән мәхәббәт романын хәтерләтә. Кешенең эчке кичерешләрен, күңел серләрен гаҗәеп бер осталык, сокланып туймаслык нәфислек белән сурәтләгән бу шигырьләр Туфанны XX гасырның бөек лириклары белән бер рәткә куялар.
Күпчелек мәхәббәт шигырьләренең үзәгендә - моңсу хис, юксыну, сөйгәненең матурлыгына соклану, тәэсирләнү ята. Сөешеп тә, кавыша алмау, бер-береңә омтылып та, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә аерылышу, читләшү үкенечле элегик моңлы юлларга салына: «Упкыннарың берни түгел, батырма тик моңлыкка» («Тынма, давыл»), «Син дә киттең, Төсеңне тик миңа Гомерлек бер истәлек итеп», «Йөрәгемдә синең иреннәрнең Җылысын алып китәсе иде» («Сиңа»), «Аена түзәм, елына түзәм, мәңгесенә нишләрем?» («Иртәләрем-кичләрем»).
Шагыйрь иҗатының фикер киңлеге, әхлакый сафлыкка омтылыш, сөйгәненә тугрылык безне тирән тойгылар, олы хисләр дөньясына алып керә, шигырьләрдәге кичерешнең садәлегенә,чынлыгына инандыра.
Туфанның байтак шигыре хатынына - дөньяда иң якын кешесенә багышланган: «Лу-и-зааа...» (1929), «Кайсыгызның кулы җылы?» (1956), «Әйткән идең» (1956). Беренче шигырьгә хас шаян рух, вәгъдә, киләчәктә очрашу шатлыгы икенчесендә авыр югалту фаҗигасе, сыктану белән алышына, өченчесендә сөйгән кешеңнең рухына, васыятенә тугрылыкның бөеклеге раслана:
Бирде дөнья кирәкне;
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы? –
Бәйлисе бар йөрәкне...
(«Кайсыгызның кулы җылы?»)
Х.Туфанның үзе исән чакта матбугатка чыкмыйча, төрле кулъязмаларда, шәхси архивларда чәчелеп-сибелеп яткан шигырьләре «Гүзәл гамь» (1990) исемле җыентыкка керде. Бу китабында ул сәяси яктан җитлеккән шәхес, татар халкының башка милләтләр арасында тигез хокуклы булуын теләп, шуны таләп итеп, янып-көеп йөрүче көрәшче буларак күз алдына баса. «Татар дигән сүзне ишетү белән...», «Мәңгелек син...», «Әгәр шваль расист...», «Иман», «Гасыр үтәр кебек» шигырьләре шуңа дәлил. Ул халыкның холкы, характеры турында җитди уйлануларын шигъри юлларга сала:
Синең дә, и татар,
Сыйфатың, саның бар,
Холкыңда, йолаңда
Соклангыч ягың бар:
Синең төп сыйфатың
Батырлык, кыюлык.
Синең бу гадәтең
Байрагың булырлык!
(«И татар»)
Тормыш үзе биргән гадәтеңне
Кем танымый аны, кем белми:
Йә җиңелә татар, йә җиңә ул,
Ә бирелми, әмма бирелми.
(«Ил»)
Туфанның бөтен иҗаты буйлап үстерелә килгән яраткан алымнары, шигъри табышлары бар. Бер яктан ул, олы төшенчәләр, күләмле сурәтләр белән «Сингә» күчеп, дөнья белән иркен аралаша. Ул, исе дә китмичә, «кил әле, кил, үбим үзеңне бер - яратам мин сине, и Җирем! Кочагыма минем сыймасаң да, җаныма бит сыясың минем» дип, Җир шары белән «дусларча» гәпләшеп китә («Сәлам», 1953). Шундый ук фикерләү киңлеге «Ант» поэмасына, «Ә йолдызлар дәшми» (1937), «Очрашырбыз әле», «...Ә җир барыбер әйләнә!» кебек шигырьләренә хас.
Күпчелек әсәрләрендә Туфан олы төшенчә - мәгънәләрне, дөресе, бербөтенне аның ниндидер кисәге, гаять мөһим өлеше аша чагылдыру алымына өстенлек бирә. «Аралагыз мине...» (1956) исемле шигырендә лирик затның туып-үскән авылын, җирен, илен сагынуын, шул юксынуыннан «газиз башкае» авыртуын безгә җиткерәсе килә. Әмма ул туган якның үзенә мөрәҗәгать итми, ә аның күрке - «яшел шәлле» ак каенга, миләшкә сүз ката:
Аралагыз мине, ак каеннар,
Аралагыз, миләш, баланнар: -
Ул фанатик ватанчы, - дип тирги
Экваторда мине бананнар...
Шәхес кичерешләре, күңел көзгесе - рухи дөнья турында уйланганда, Туфан сурәтне тарайта бара (метонимия алымы) һәм турыдан-туры йөрәк белән серләшеп китә: «Әй син, йөрәк, сансыз йолдызларның - Матдәнең бер җанлы кисәге! Каян алдың сөю, сагынуларны, каян алдың син бу хисләрне?!» («Каян алдың?», 1947); «Ә йөрәк? Яна да яна, янусыз көне сирәк. Нишләтик инде сине без, эх, йөрәк, йөрәк, йөрәк?» («Нишләтик сине, йөрәк?», 1947).
Шагыйрь йөрәк белән серләшә, юлына гөл-чәчәкләр утыртып бара, иң гүзәл уй-тойгыларын, шатлыгын-хәсрәтен табигатьнең җанлы кыйпылчыкларына ышанып тапшыра. Чәчәккә бу чаклы гашыйк башка татар шагыйре юктыр. Туфан еш кына чәчәкне шигъри фикерләвенең үзәк сурәте итеп үстерә. Чәчәк-табигатьтәге иплелек, тәңгәллек, гүзәллек билгесе. Шулай булгач, ул укучы белән шагыйрь хисләре арасында элемтәче, арадашчы була ала, шәхес күңелендә кичерешләр дулкынын, матурлык тойгысын уята. Гөл-чәчәк сурәтләре Туфан өчен ачык төсле, күзгә бәрелеп торган, «алтынсыман» бизәкле чагыштыру-сынландырулар ясауда таяныч-өлге.
Табигать күрке еш кына шигырьнең исеменә чыгарыла. «Тәрәзәсе гөлле өйнеке» (1938), «Гөлләр инде яфрак яралар» (1945), «Чәчәк сибелә җилдә» (1947).
«Ландыш» (1956) шигырендә чәчәккә тиң ак халатлы хатын авыруның кара куышына кереп, аны сихәтләндерсә, аякка бастырса, «Ромашкалар» да (1956) гөл сурәте тормыш фаҗигасен, мәхәббәт сагышын ачуга буйсына. Лирик зат бик борынгы халык ышануыннан калган «сөя микән, ярата микән» дип, ромашка чәчәгенең «канатларын йолка». Мәгәр бу уен шәхес күңелендәге йөрәк өзгеч шомны, юксынуны җиңә алмый. Лирик затның рухи халәтендә туган, яңа кичереш дулкынына бәйле рәвештә, табигать сурәте дә үзгәрә, «җилдә бер күренеп, бер күмелеп» утырган шаян ромашканы кабер өстеңдә үсеп утырган резеда чәчәге алыштыра.
Туфан лирикасының нигезендә тулаем фаҗига ятса да, шагыйрь шаяртып, көлеп, күңел көрлеге, тормыш бөтенлеге тудырган кешелекле юмордан, төрттереп алудан да баш тартмый («Табын җырлары», 1939; «...И безнең бикәләребез», 1939; «Җамали чамалый», 1947; «Туй «дога»лары», 1947).
Шул рәвешле Хәсән Туфан татар поэзиясенең бай һәм олы тарихында мактаулы урыннарның берсен биләгән, үз шигъри мәктәбен тудырган шагыйрьләрнең берсе. Хәзерге шигъриятнең гомуми үсеш дәрәҗәсенә, аның аерым вәкилләренә Туфан исеме белән билгеләнгән юнәлешнең шифалы тәэсире зур һәм дәвамлы.
Аның иҗатын өйрәнүгә Хатип Госман, Мәсгуд Гайнетдинов, Нил Юзиев, Рафаэль Мостафин, Альберт Яхин кебек галимнәр зур өлеш кертте. Яңа буын әдәбият белгечләрен Туфанның кайнар хисле, тирән фикерле, гамьле поэзиясе белән очрашулар бәхете, яңадан-яңа ачышлар көтә.
2.1.Хәсән Туфан шигырьләрендә Җил образы.
Хәсән Туфан иҗатында пейзаж лирикасы, Кеше һәм Табигать арасындагы мөнәсәбәт аерым урын алып тора. Табигать сурәте аның поэзиясендә гаҗәеп күп төрле функцияләрдә кулланыла, шагыйрьнең иҗатына гуманистик рух, җылы лиризм бөрки. Табигать күренешләре аша дөньяга карашын, тормыш фәлсәфәсен чагылдыра. Табигатьнең биниһая чиксез рухын, мәңгелеген, бетмәс-төкәнмәс матурлыгын, төсләр, исләр байлыгын безгә җиткерергә омтыла шагыйрь. Табигатьтәге нәфислектә хәзерге җәмгыятьнең матурлыгын, кешеләр арасындагы камил мөнәсәбәтләрнең чагылышын күрә, алар арасында рухи якынлык таба. Хәсән Туфанның “Кайлардан килә икән җил”,”Иртәләр җитте исә”,”Чәчәк сибелә җилдә”,”Идел җиле”,”Талгын гына искән җилләр”,Җил килә дә сыйпалана”,”Исә җилләр”,”Сөенечләр бирмәсә дә җилләр...” шигырьләрендә Җил образы зур урын алып тора.Һәрбер шигырьдә аның үз функциясе бар. Аларга күз салыйк.
“Иртәләр җитте исә”(1944). Иртәләр җитте исә, Аклысын кия ярың: Юлларда күзе аның... Ә юлда-җилләр исә, Иртәләр җитте исә...
Туфан еш кына кичереш киеренкелеген төс-бизәкләр, табигать сурәтләре, күп очракта гөл, чәчәк образларын сынландыру аша чагылдыра.
Шигъри пөхтәлекнең, композицион җыйнаклыкның үрнәге - «Иртәләр җитте исә» әсәренең үзәгендә ике төс - ике капма-каршы көч арасында тартыш бара. Шатлык, бәхет, мәхәббәт символы ак төскә үлем, сүнү, алдану тоткасы - кара төс каршы чыга. Шагыйрь ихластан үзенең каһарманына сөенечле очрашу, кавышу теләсә дә, хәятның аерым шәхес теләгенә буйсынмый торган үз кануннары бар. Сагынып көтелгән сөеклебез илен, халкын яклап һәлак булган икән. Бу хакта хәбәре булмаган ханым очрашу өмете белән яши, күлмәгенең «карасын кими», һаман да «аклысын кия».Белгәнебезчә, адәм баласын өмет яшәтә, фани тормышына эчке мәгънә, нур бөрки. Минем уйлавымча,әлеге шигырендә автор Җил образында өметне чагылдыра.
“Чәчәк сибелә җилдә”(1947) Җилләр исә исәр-исмәс кенә, Чәчәк сибелә сибелер-сибелмәс... Уйлады ул:беркем белмәс инде, Шулай яшерен һәлак ителгәч...
Ике кулын артка куйган килеш Үтеп бара алан үтәли. Сабыр гына искән урман җиле Айлы юлга чәчәк сибәли.
Шигырь язылган 1947нче ел-шагыйрьнең катлаулы,авыр шартларда актив иҗат итеп яшәгән чоры.Моннан берничә ел элек кенә ул бер гаепсезгә үлем җәзасына хөкем ителә,җәзаның соңгы мизгелдә генә каторга белән алыштырылачагын белмәгән хәлдә,зиндан баскычлары буйлап котылгысыз үлемгә каршы барам,дип уйлап атлый.”Чәчәк сибелә җилдә”-менә шундый хаксыз үлемгә таба баручы кешенең соңгы кичерешләрен сурәтләүче шигырь.Туфан шигырендәге драматик тантананы нечкә лирик хисләргә төреп тасвирлый.Үлемгә хөкем ителгән персонажның айлы алан буйлап,кулларын “устав боерганча артка куеп “соңгы тапкыр атлап баруы,бар табигатьнең, шагыйрь тарафыннан җанландырылып,бу гаделсез хөкемне моңсуланып һәм үксеп күзәтүе,хәтта пуляның да “протест биргән күк” читкә китүе әлеге үлемнең гайре табигыйлеген,бернәрсә белән дә аклап булмаслык җинаять икәнлеген искәртә.Җил образы әлеге үлемнең гаделсез булуын тагын бер кат исбатлый.Шигырьнең башында бар табигать тын,җил дә әкрен генә исә:”Сабыр гына искән урман җиле айлы юлга чәчәк сибәли.”Ә инде шигырь азагында кискен үзгәреш хәрәкәт итә: ”Үксеп искән җилдә чәчәк сибелә...”.Җил образы бу очракта явызлыкка каршы торучы символ буларак бирелгән. Әсәрнең башында һәм ахырында кабатланучы “чәчәк” символы үтерелүченең һәр яктан хөрмәткә лаек,онытылмаслык шәхес булуын ассызыклый. “Талгын гына искән җилләр”(1951)
Талгын гына искән җилләр Гөлләр исен китерде: Чәчәкләрдән күбәләккә Сәлам,дигән шикелле.
Әйтә җилләр күбәләккә Чәчәкләрнең кайдасын. Күбәләккә-җил хәбәрче, Миңа хәбәр кайда соң?
Түм-түгәрәк Җир шарында Бар да түгәрәк түгел. Минем дә бер чәчкәм бар да, Җаным күбәләк түгел. Бу шигырьдә.уйлавымча, Җил хәбәрче ролен үти, уңай образ булып тора. “Исә җилләр”(1959) Исә җилләр,исә җилләр. Исәләр дә исәләр... И шул җилләр барып җитеп: -“Сине сөя!”-дисәләр...
И җиләс җил,кайтышыңда Безгә керә китсәнә: Бармы җаны,ничек хәле?- Шуны хәбәр итсәнә!
Кешенең эчке кичерешләрен, күңел серләрен гаҗәеп бер осталык, сокланып туймаслык нәфислек белән сурәтләгән бу шигырь Туфанны XX гасырның бөек лириклары белән бер рәткә куя.Бу шигырьнең үзәгендә моңлану,сагыш,юксыну хисләре ята.Әлеге шигырендә дә җил хәбәрче булып сурәтләнгән.Җил образы ике сөйгән арасында арадашчы да булып тора.
Йомгак
Хәсән Туфан иҗаты яңа заман татар әдәбиятында бөтен бер дәвер тәшкил итә. Габдулла Тукай,Һади Такташлар халыкның җанлану,яңаруга күтәрелгән еллары идеалларын заман таләбе югарылыгында яңгыратып, халыкның алга юл яктыртучы якты ышаныч маягы булсалар,”шәхес культы”, ”тоталитарлык”, “торгынлык чоры” кебек исемнәр белән аталган тарихның кара көннәрендә яшәгән Х.Туфан иҗаты халыкның якты маягын-шигьриятне-аву-түнүләрдән,тоныклану-сөремләнүләрдән саклап, Г.Тукай,Һ.Такташларга тиң алгы сафта торып, әлеге кара еллар аша алга алып бара. Саташтыра,зиһенне пәрдәли торган ялган ,купшы вәгъдәләргә бирелеп, халык массасы “көтүгә” әйләнгән көннәрдә дә , намусын әрнеткеч каргауларга юлыктырып булса да, Х.Туфан асыл идеалны халкы исенә,халкы күңеленә салуның юлларын тапкан.Менә шул эчке йөкләмәләре аның әсәрләренә сәнгатьле яңгыраш бирә, аларны бай тарихлы шигьриятебезнең вакыт тоныкландыра алмаган саф энҗеләренә әйләндерә. .
Туфан үз халкының улы иде.Туган халкы тарихның бормалы юлларында ялгышканда,шагыйрь дә хаталанды, күп нәрсәләрне яралы күңеле белән соңыннан яңадан үлчәп карарга,төзәтергә, бәяләрне алмаштырырга да мәҗбүр булды. Белүебезчә, аның күңелендә бер нәрсә үзгәрешсез иде-туган халкына,теленә булган керсез мәхәббәт. Бу мәхәббәтне ул Сталин лагерьлары аша да саклап алып кайтты,торгынлык елларының милли сәясәте басымы астында да югалтмады.
Әдип шигъриятнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылып яшәде,аның үсеш юлына маяклар какты. Яшь авторларга бик игьтибарлы булып, күбесенә үзенең фатихасын бирде. Хәзерге поэзиянең үзәген тәшкил иткән Ш.Галиев, И.Юзеев, М.Әгьләмов, Зөлфәт һ.б.шагыйрьләр үзләрен Х.Туфан мәктәбе шәкертләре дип атыйлар.Олы әдипнең тормышы,иҗаты,туган җиренә,халкына бирелгәнлек үрнәге булып тора. Минем уйлавымча, ул шуның белән безгә якын һәм кадерле.
Хәсән Туфан – татар поэзиясенең горурлыгы. Аны рус шагыйре М. Дудинның”уникаль талантка ия шагыйрь” дип атавында тирән хаклык бар. Аның шигырьләре хәзер дә, Мостай Кәрим сүзләре белән әйтсәк,”халык рухының илчесе”буларак дөнья буйлап сәяхәт итә.Тукай эстафетасын лаеклы дәвам итүе белән ул халыкка якын.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
1.Рәшит Фәтхерахманов.Сайланма әсәрләр.-Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты(ТаРИХ),2004.-431б. 2.Мәсгүд Гайнетдин .Хакыйкать юлыннан(Әдәби тәнкыйть).-Казан:Татар.кит. нәшр.,2001.-319б. 3.Харрас Әюпов. Ак чәчәк атар иде:Хәсән Туфан турында истәлекләр.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1989.-368б. 4.Хәсән Туфан.Гүзәл гамь:Моңарчы басылмаган шигырьләре.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1990.-303б. 5.Хәсән Туфан.Шигырьләр һәм поэмалар.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1974. 6.Галиуллин Т.Шәхесне гасырлар тудыра:әдәби тәнкыйть,хикәяләр.-Казан:Татар.кит.нәшр.,2003.-192б. 7. Сайланма әсәрләр. [X. Госман кереш сүзе] .— Казан: Таткитнәшр., 1964. 8. X. Туфан шигырьләре: Поэма, лирика. 1 кис. [Т. Нигъмәти кереш сүзе].— Казан: Яңалиф, 1929 . 9. X. Туфан шигырьләре.— Казан: Татиздат, 1932.— 343 б. 10. Давыллы еллар лирикасы: Шигырьләр, поэмалар. [Авт. кереш сүзе] .— Таткитнәшр., 1970.— 432 б. 11. Хәсән Туфан: Шагыйрьнең иҗат юлы турында.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 144 б. 12. Гали Г. Туфан иҗаты турында.— Кит.: Гали Г. Сайланма әсәрләр. Казан, 1958, 310—316 б. 13. Нигъмәти Г. Туфан шигырьләре.— Кит.: Нигъмәти Г. Сайланма әсәрләр. Казан, 1958, 202—224 б. 14. Хәким С. Туфан.— Кит.: Хәким С. Үз тавышын белән. Казан, 1969, 177—182 б. 15. Мостафин Р. Алга барышлый: (Хәсән Туфан).— Кит.: Мостафин Р. Җаваплылык тойгысы. Казан, 1979, 27—48 б. 16. Бәширов Г. Шагыйрь бакчасында: X. Туфанга 80 яшь.Казан утлары,1980,12.
Как нарисовать черёмуху
Без сердца что поймём?
Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?