Укучымның фәнни-тикшеренү эше
Вложение | Размер |
---|---|
azaliya_infinitiv.pptx | 98.04 КБ |
issled.rabota._infinitiv.doc | 221 КБ |
Слайд 1
Татар телендә инфинитив формаларын өйрәнү тарихы .Слайд 2
инфинитив формасы
Слайд 3
1. XIX гасырда - мак формасы билгесез тәгъбирлек («неопределённое наклонение») итеп карала, ягъни рус телендәге -ть ( писать ) фигыль формасының мәгънәсен бирә дип карый И. Гиганов, А. Троянский, И. Хәлфин, А. Казем-Бек.
Слайд 4
2 . -у/-ыш фигыль формалары, шул исәптән -мак/-мәк, -рга инфинитив формалар бары тик XX гасыр башында күрсәтелә башлый.
Слайд 5
3. Г. Нугәйбәк үзенең 1911 нче елда чыккан хезмәтендә беренчеләрдән булып - рга формасын күрсәтә.
Слайд 6
4. Гарәп теле грамматикалары тәэсирендә XIX гасырдан XX гасырның 10 нчы елларына кадәр исем фигыль һәм инфинитив формасы фигыльнең төп формасы итеп бирелә һәм « масдар » термины белән йөртелә.
Слайд 7
5. Кайбер галимнәр исем фигыль һәм инфинитив формаларында, бары тик, исемгә хас морфологик үзенчәлекләрне күреп, аларны исем сүз төркеменә кертеп карыйлар иде.
Слайд 8
6. XX гасырның 30 нчы елларында - мак формасы белән беррәттән, элегрәк чыккан грамматикаларда бик сирәк очраган, ләкин 30 нчы еллардан соң телдә активлаша башлаган - рга формасы үз урынын таба.
Слайд 9
7. XX гасырның 30 нчы елларда чыккан грамматикаларда -у, -ыш, -мак, -рга формасына тулы характеристика бирелә, ләкин бу чорда әле инфинитив исем фигыль формаларыннан аерып каралмый.
Слайд 10
8. М. Корбангалиев һәм Р. Газизов исә 1931 нче елда чыккан грамматикаларында - рга формасын юнәлеш килешендәге киләчәк заман сыйфат фигыль формасы итеп бирәләр һәм әлеге форманы рус грамматикаларыннан алынган « инфинитив » термины белән атыйлар.
Слайд 11
9 . XX гасырның беренче яртысында исем фигыль һәм инфинитивка карата төрле терминнар кулланыла : фигыльдән ясалган исемнәр (А. Самойлович); кылым ат , кыланыш (Г. Нугәйбәк ); баш фигыль (М. Корбангалиев ); уртак фигыльләр (Г. Ибраһимов ); исем фигыль (« Грамматикадан эш китабы »); инфинитив (М. Корбангалиев , Р. Гәзизов ).
Слайд 12
10 . XX гасырның икенче яртысында татар галимнәре (Г.Д.Тумашева ,Ф.М. Хисамова) тарафыннан төзелгән татар грамматикаларында инфинитив — затланышсыз фигыльнең бер төре буларак карала һәм - рга инфинитив формасына игътибар арта. Шулай ук әлеге форманың җөмләдәге вазыйфасы, синтаксик билгеләре дә исәпкә алына башлый.
Слайд 13
* инфинитивның төп күрсәткече - рга формасы ; * -мак/-мәк, -мага/-мәгә, -у/-ү - «искергән форма»;
Слайд 14
Көнбатыш себер татарлары диалектында ул аз кулланыла, ләкин исем фигыльнең кайберләре - рга инфинитив формасының төрле модаль вазыйфаларын үти. Мәсәлән: Анта пару пулса , сезгә тоше йеңел. «Анда барырга булсаң, сезгә шулай ук җиңел булачак .»
Слайд 15
Мишәр диалектында әлеге форма актив кулланылышка ия . Шул ук вакытта мәгънәләре һәм вазыйфалары ягыннан - рга инфинитив формасы барлык татар теле диалектларында үзара охшаш . Мәсәлән: Алманың уты күп, утарга кәрәк . «Бәрәңгенең чүбе күп, утарга кирәк . ”
Слайд 16
Урта диалектның барлык сөйләшләрендә -рга + итә формасы киң таралыш алган.
Слайд 17
- мага/-мәгә, -ма/-мә, -мак/-мәк, -галы/-гәле, -малы/-мәле инфинитив формалары да кулланыла.
Слайд 18
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Секция: татарская филология
Исследовательская работа
Татар телендә инфинитив формаларын өйрәнү тарихы.
Газимзянов Ильнур Асхатович
МБОУ «Гимназия №8», Советский район, город Казань
9 класс
Научный руководитель:
Ваганова А.И.,
учитель I квалификационной
категории
МБОУ «Гимназия №8»
Советского района
города Казани
Казань 2012
Эчтәлек:
Кереш.....................................................................................................................3-5
I бүлек. Инфинитив формаларының XIX-XX гасыр башында төзелгән грамматикаларда чагылышы………………………………………………….….6-9
II бүлек. XX гасырның икенче яртысында -рга инфинитив формасының үсеше……………………………………………………………………….....…10-12
III бүлек. Татар теле диалектларында инфинитив формалары……………13-20
Йомгак …………………………………………………………………………..21-22
Әдәбият исемлеге……………………………………………………….…….23-24
Кереш
Тел гыйлеме — катлаулы, ләкин шул ук вакытта гаять кызыклы фән өлкәләренең берсе. Күп гасырлар буенча телләр, андагы күренешләр үсә, шомара, яңа ачышларга, тикшеренүләргә омтыла. Татар теле — бу ягы белән тел галимнәре өчен үрнәк булырлык искиткеч фәнни лаборатория.
Бүгенге көндә татар теленә караган күп кенә мәсьәләләр татар тел белгечләре, хәттә төрки телләрне өйрәнүче рус лингвистлары тарафыннан фәнни рәвештә тирәнтен тикшерелгән, кызыклы нәтиҗәләр ясалган. Ләкин, һәрбер телдәге кебек, татар телендә дә өйрәнүгә мохтаҗ булган, әлеге көнгә кадәр үз өйрәнелү вакытын көткән формалар, категорияләр дә шактый.
Татар теленең грамматик төзелешен һәм эчке закончалыкларын өйрәнү татар тел белеме алдында торучан һәм тирәнтен тикшеренү-эзләнүләрне таләп итә торган күп кенә мәсьәләләр арасында иң катлаулысы һәм әһәмиятлесе. Бер үк телдә яшәүче грамматик формалар үзләренең үсеш юллары һәм кулланылыш сферасы ягыннан караганда, бер-берсеннән шактый аерылалар. Без моны татар теле грамматик формалары мисалында да ачык күрәбез. Шулар арасында кайберләре әлегә кадәр тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, тел гыйлемендә үзенең ныклы бер урынын тапмаган. Фәнни эшебездә без шундый формаларның берсенә тукталып китәрбез.
XIX гасырдан төрки телен өйрәнүче рус лингвистлары тарафыннан өйрәнелә башлаган, соңыннан татар галимнәренең грамматик хезмәтләрендә дә игътибарсыз калмаган һәм бүгенге көндә татар грамматикаларында аерым урын тоткан форма — инфинитив формасы.
XX йөзгә кадәр татар теле буенча язылган фәнни әдәбиятта фигыльнең –рга/-ргә формасы бөтенләй диярлек каралмый. Бары тик XX йөз башыннан бу форма фәнни-популяр һәм матур әдәбият әсәрләрендә кулланыла башлый. Шуңа бәйле рәвештә тел белгечләре арасында фигыльнең бу формасы кызыксыну арта. Соңгы вакытта бу форма фигыль сүз төркеменә кагылышлы барлык хезмәтләрдә күрсәтелә. Инфинитив затланышсыз фигыльләр рәтенә керә. Процесслыкны динамикада күрсәтә. Хәзерге татар телендә төп күрсәткече булып -рга кушымчасы тора.[Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле. Морфология 1978: 160]
Бу — хәзерге татар тел белеме бирә торган төп билгеләмә. Бүгенге көндә инфинитив морфологик яктан өйрәнелгән һәм затланышсыз фигыль формасы буларак тел белемендә үз урынын тапкан форма булып тора. Ләкин татар телендә фигыльнең -рга формасының лексик һәм грамматик үзенчәлеген җентекләп тикшерүгә багышланган, бүгенге көндә, аерым хезмәт юк.
Рус галимнәре инфинитив җөмләләрне төркемләүгә зур урын биргәннәр һәм бүгенге көндә рус телендә инфинитив җөмләләрнең берничә төрле
классификациясе яшәп килә.
Татар галимнәреннән әлеге мәсьәләдә М.З. Зәкиев, Ф.С. Сафиуллина, С.М. Ибраһимов эшчәнлеге зур урын алып тора. Шуңа да карамастан, әлеге мәсьәләдә ачыкланып бетмәгән урыннар очрый. Инфинитив җөмләләрне төркемләү, аларның төрләрен билгеләү шактый катлаулы эш. Бу исә хәбәр ролендә килүче мөстәкыйль инфинитивның күп төрле модаль мәгънә төсмерләре, инфинитив җөмләләрнең составы, алардагы интонация төрлелеге һәм башкалар белән аңлатыла.
Җөмләдә бәйле кулланылган инфинитивның синтаксик вазыйфаларын билгеләү мәсьәләсенә күпмедер дәрәҗәдә ачыклык кертелгән.
Татар грамматикаларында да «инфинитив җөмләдә ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч һәм максат хәле булып килергә мөмкин», дигән фикер үткәрәләр.[1]3
Синтаксисны яктырткан грамматикада инфинитив белән бирелгән һәрбер җөмлә кисәгенә кыскача күзәтү ясала. [Сафиуллина Ф.С. Развитие синтаксического строя татарского языка в советский период 1990: 200.] Ләкин бүгенге көндә телдә -рга формалы инфинитивның башкарган вазыйфалары артуына, аларның мәгънә ягыннан баюына китерүе бәхәссез, димәк, биредә дә ачыклыйсы урыннар бар.
Бүгенге көндә татар тел белемендә -рга инфинитив формасының телдә киң таралышта булган башка формаларны (-мак/-мәк, -мага/-мәгә) кысрыклап, бик нык активлашып китүнең сәбәпләре ачыкланган. Бу мәсьәләгә карата төрле фикерләр бар.
Кайбер татар галимнәре -рга формалы инфинитивның килеп чыгышын, татар телендә тиз темплар белән үсешен, инфинитив җөмләләрнең
активлашуын рус теленең көчле йогынтысыннан күрәләр.
Ф.С. Сафиуллина фикеренчә, татар телендә -рга формалы инфинитив рус-татар икетеллелек тәэсире нәтиҗәсендә, XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында активлаша башлый.
Р.А. Юсупов чагыштырма планда рус һәм татар телләрендәге вазыйфаларын билгеләгәндә, татар телендә -рга формалы инфинитивның үсешендә рус-татар икетеллелекнең тәэсире булуын инкарь итми. [Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. 2003: 175]
Төрки телләр арасында инфинитивның әлеге формасы бары татар һәм башкорт телендә урын алган.
Башкорт тел белгечләре фикеренчә, хәзерге башкорт язма әдәби теленең грамматик һәм синтаксик төзелешенә рус әдәби теленең йогынтысы бик зур була.[2]5 Башкорт теленә күп кенә рус телендәге формалар үтеп керүе, шулар арасында инфинитив формасы да читләтеп үтелми. Әйтергә кирәк: җөмләдә бәйсез (мөстәкыйль) кулланылган инфинитивның семантик-структур төрләре, бәйле кулланылган (мөстәкыйль булмаган) инфинитивның вазыйфалары рус телендәге инфинитив белән туры килә. Татар деалекталогиясендә -рга инфинитив формасы мишәр диалектының киң таралган үзәк формасы булып тора. [ Юсупов Ф.Ю. Неличные формы глагола в диалектах татарского языка 1985: 203.]
Әлеге мәсьәләдән чыгып эшемнең темасы билгеләнде: Татар телендә инфинитив формаларын өйрәнү тарихы.
Фәнни эшемнең максаты — татар телендә -рга формалы инфинитивның синтаксик вазыйфаларын, кулланылу ешлыгын тикшерү. Максатка бәйле рәвештә түбәндәге бурычлар билгеләнде:
1) XIX гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр чыккан грамматикаларда -рга инфинитив формасының чагылышын күзәтү;
2) татар диалектларында инфинитив формаларның бирелешен яктырту;
I бүлек. Инфинитив формаларының XIX-XX гасыр башында төзелгән грамматикаларда чагылышы
XIX-XX гасыр башы грамматикаларында -рга кушымчалы инфинитив формасы бик сирәк очрый һәм бу әлеге форманың бик соң барлыкка килүе белән аңлатыла. Ул телдә рус-татар икетеллелек тәэсире аркасында бары тик XIX гасырда һәм XX йөз башында барлыкка килә башлый. Элек исә -мак формасы актив кулланылган дип яза Ф.С. Сафиуллина. [Сафиуллина Ф.С. Развитие синтаксического строя татарского языка в советский период.1990: 201]
Бу чыннан да шулаймы? Элек -рга инфинитив формасы мәгънәсен нинди кушымчалар белдергән? Гомумән, әлеге форма кайчан өйрәнелә башлаган соң? Куйган сорауларга җавап эзләп карыйк.
Рус грамматикалары тәэсирендә төзелгән татар грамматикаларында -галы кушымчалы инфинитив формасы яисә -мак кушымчалы инфинитив формасы билгесез тәгъбирлек (неопределённое наклонение) итеп карала, ягъни рус телендәге -ть (писать) фигыль формасының мәгънәсен бирә дип карый әлеге фикер тарафдарлары. Алар арасында И. Гиганов, А. Троянский, И. Хәлфин, А. Казем-Бек һ. б. М. Иванов шуларга өстәп, тагын ике инфинитив формасын кертә: -макка һәм -рга.[ Иванов М. Татарская грамматика. 1842: 65.]
Тел белгечләре соңгы форманың түбәндәге билгеләренә игътибар итәләр: «зат һәм саны булмаган фигыль формасы»[3]3 яисә «заманга, затка мөнәсәбәтсез», дип билгелиләр, ягъни әлеге форманың затсыз, үзгәрешсез булуын ассызыклыйлар.
А. Самойлович -мак (атамак) — инфинитив, -у (бару) — исем фигыль һәм шулай ук -ма (атма «взять», «бросать») формасын фигыльдән ясалган исем (отглагольные имена) дип атый. [Самойлович А.Н. Опыт краткой крымско-татарской грамматики. 1916: 62 ] Алар вакыт мәгънәсенә ия түгел, килеш белән төрләнмиләр, ләкин юклык формасына ия булганы өчен, автор аларны фигыльләргә кертә.
XIX гасыр ахыры — XX гасырның 10 нчы елларына кадәрге татар телендә төзелгән грамамтикаларда фигыль, шул исәптән инфинитив формасы да бөтенләй башка яссылыкта карала. Аның авторлары үрнәк итеп гарәп теле грамматикалары принцибын үзәккә куялар һәм гарәп терминологиясен кулланалар. Алар арасында Г. Фәезхановның «Татар телингә кыскача гыйльми сарыф» (1887), М. Өметбаевның «Татар нәхүсенең мөхтәсары» (1901), Ә. Мөхәммәдрәхимнең «Төрки сарыфы» (1905-1909) хезмәтләрендә чагылыш тапкан. Инфинитив формасы итеп -мак кушымчасын күрсәтәләр. Аны фигыльнең төп формасы итеп бирәләр (фигыль аслы) һәм гарәп теле грамматикасындагы кебек «масдар» термины белән атыйлар.
Ә. Мөхәммәдрәхим масдарның түбәндәге төркемнәрен ассызыклый:
Күргәнебезчә, -рга формасы биредә, гомумән, чагылыш тапмый.
Ә. Максуди шулай ук берничә масдар формасын күрсәтә:
Шулай итеп, -мак кушымчалы инфинитив формасы белән беррәттән -у һәм -ыш формалы исем фигыль дә масдарның төп формалары итеп карала. Ләкин -рга формасы биредә дә читләтеп үтелә. Соңрак чыккан грамматикаларда да бу күренеш урын ала. Г. Чыгытай үзенең хезмәтендә бары тик -мак һәм -у формасын аерып чыгара. [Чыгытай Г.М. Сарыф.Уфа: Восточная печать, 1918 : 36.]
Г. Ибраһимов исем фигыль һәм инфинитив формаларын шулай ук бер төркемгә берләштерә:
«Әлеге фигыль формалары зат та, вакыт та белдерми, ә бары тик эш-хәрәкәтне атыйлар», дигән фикергә килә галим. Ул, шулай ук исем белән фигыльне аеру өчен, түбәндәге ысулны тәкъдим итә: «сүзне масдарның башка формалары белән алыштырып карарга кирәк. Әгәр фразаның мәгънәсе үзгәрмәсә, бу - фигыль (уку кирәк — укырга кирәк).
Шулай итеп, исемнең грамматик категорияләрен кабул иткән исем фигыльләрне Г. Ибраһимов исем дип атый. Әлеге форманы фигыльләргә бары тик -рга инфинитив формасы белән алыштырып булган шул очракта гына кертә.
Икенче басмада Г.Ибраһимов -мак, -у, -рга формаларын уртак фигыльләр дип атый.
«Ана теле сарыфы» грамматикасында -мак формалы фигыльләр үзенчәлекле бер төркемгә — баш фигыль төркеменә аерылып чыккан. Хәрәкәтнең исемен белдерүенә карамастан, -у һәм -ыш формасы исем сүз төркеменә кертелгән. Авторлар моны исә, әлеге форманың бары тик сан һәм килеш категориясен исәпкә алып дәлиллиләр. «Гамәли тел сабаклары» грамматикасында бары тик уртак фигыль дип аталган -мак формасы күрсәтелә.
М. Корбангалиев һәм Р. Газизов -мак һәм -рга формасын, XIX гасыр рус телендә төзелгән грамматикаларда кебек, билгесез тәгъбирлек дип атыйлар. -рга формасын исә алар юнәлеш килешендәге киләчәк заман сыйфат фигыль дип атыйлар.
Параллель рәвештә инфинитив термины да кулланыла. Галимнәр фикеренчә, «әлеге формаларны фигыльләр белән бары тик теләк
формасы булуы берләштереп тора».[4]1
Җ. Вәлиди масдарның ике формасын күрсәтә:
XX гасырның 30 нчы елларында татар телендә төзелгән грамматикаларда, исем фигыль һәм инфинитив бер төркемдә каралуын дәвам итә һәм исем фигыль термины белән йөртелә. Әлеге төркемне барлыкка китерүче фигыльләр хәрәкәт һәм хәлнең исемен белдерүче, исемнең гомуми морфологик һәм синтаксик билгеләренә (сан, килеш, тартым категорясенә) (шулай ук фигыльнең юнәлеш, барлык-юклык категорясенә; җөмләдә ия, хәбәр һ. б. җөмлә кисәкләре булуы) ия булучылар дип билгелиләр.
1931 нче елда чыккан «Грамматикадан эш китабы» дигән хезмәттә -рга формасы бөтенләй күрсәтелми. [Грамматикадан эш китабы. 1931: 75.]
XIX гасырдан төрки телләрне өйрәнүче рус лингвистлары тарафыннан өйрәнелә башлаган, соңыннан XX гасыр башларында татар галимнәренең грамматик хезмәтләрендә дә игътибарсыз калмаган инфинитив формасына нәтиҗә ясыйк:
1) XIX гасырда рус телендә төзелгән татар грамматикаларында морфологик күрсәткечләрдән (зат, сан, заман белдерми) чыгып, -мак формасын билгесез тәгъбирлеккә («неопределённое наклонение») аерып чыгаралар.
2) -у/-ыш фигыль формалары, шул исәптән -мак/-мәк, -рга инфинитив формалар бары тик XX гасыр башында күрсәтелә башлый.
3) Г. Нугәйбәк үзенең 1911 нче елда чыккан хезмәтендә беренчеләрдән булып -рга формасын күрсәтә.
4) Гарәп теле грамматикалары тәэсирендә XIX гасырдан XX гасырның 10 нчы елларына кадәр исем фигыль һәм инфинитив формасы фигыльнең төп формасы итеп бирелә һәм «масдар» термины белән йөртелә.
5) Кайбер галимнәр исем фигыль һәм инфинитив формаларында, бары тик, исемгә хас морфологик үзенчәлекләрне күреп, аларны исем сүз төркеменә кертеп карыйлар иде.
6) А. Самойлович әлеге формаларның юклык категориясе булмавын күрсәтә.
7) XX гасырның 30 нчы елларында -мак формасы белән беррәттән, элегрәк чыккан грамматикаларда бик сирәк очраган, ләкин 30 нчы еллардан соң телдә активлаша башлаган -рга формасы грамматикаларда үз урынын таба.
8) XX гасырның 30 нчы елларда чыккан грамматикаларда -у, -ыш, -мак, -рга формасына тулы характеристика бирелә, ләкин бу чорда әле инфинитив исем фигыль формаларыннан аерып каралмый.
9) М. Корбангалиев һәм Р. Газизов исә 1931 нче елда чыккан грамматикаларында -рга формасын юнәлеш килешендәге киләчәк заман сыйфат фигыль формасы итеп бирәләр һәм әлеге форманы рус грамматикаларыннан алынган «инфинитив» термины белән атыйлар;
10) XX гасырның беренче яртысында исем фигыль һәм инфинитивка карата төрле терминнар кулланыла:
II бүлек. XX гасырның икенче яртысында -рга инфинитив формасының үсеше
XX гасырның икенче яртысында татар галимнәре тарафыннан төзелгән татар грамматикаларында исем фигыль һәм инфинитив күпмедер дәрәҗәдә аерыла һәм -рга формасына игътибар арта башлый. Шул нәүбәттән бу чорда төзелгән грамматикаларга киңрәк тукталып китик.
В.Н. Хангилдин үзенең 1959 нчы елда төзегән грамматикасында -рга инфинитив формасын исем фигыль эчендә каравын дәвам итә. Галим, хәзерге татар әдәби теле өчен исем фигыльнең 2 төре хас: -у/-ү һәм -рга/-ргә формасы дип билгели. [Хангилдин В.Н. Татар теле грамматикасы. 1959: 237.] Аларны бер фигыль төркеме эчендә караса да, шул ук вакытта ул «-рга кушымчасы үзенең мәгънәсе белән -у/-ү төреннән бик нык аерыла. Бу форма исемгә караганда фигыльгә якынрак тора», дип искәртә. Әлеге форманың билгеләнгән вазифалары бүгенге көндә аерым карала торган инфинитив формасына тәңгәл туры килә.
Синтаксик функциясе һәм ясалу процессы буенча, галим әлеге форманы «хәл фигыльгә нык тартым[5]3», ди:
Әгәр шатлык, бәхет килсә, хәзерләрсез беләргә сез,
Әгәр ямьсез вакыт килсә, хәзер миннән көләргә сез.
(Г. Тукай)
Күргәнебезчә, галимнең әлеге фикере 1911 нче елда Г. Нугәйбәк тарафыннан төзелгән грамматикаларда да әйтеп үтелә. Г. Нугәйбәк, гомумән, ике төрле форманы бер төркемгә кертсә, В. Хангилдин исә характерлы мәгънәсен һәм синтаксик функциясен, шулай ук формасын игътибарга алганда, бу форманы хәл фигыльнең бер төре итеп карау дөресрәк булыр иде, ди, ләкин әлеге фикер белән килешеп бетеп булмый, чөнки аларның морфологик һәм семантик мәгънәләре бер-беренә туры килми.
-галы/-гәле формасын В. Хангилдин шулай ук исем фигыльгә кертә һәм -рга формасының мәгънәсен аңлаткан «архаик форма», дип ассызыклый.
Гомумән алганда, галимнең -рга/-ргә формасына карата фикер каршылыгы күзәтелә. Бер яктан, ул аны исем фигыльнең актив кулланылышта йөргән бер формасы итеп бирә, ә икенче яктан, хәл фигыльнең бер төре буларак карауны тәкъдим итә. Шул ук вакытта, баш кисәге -рга формасы (инфинитив) белән бирелгән иясез җөмләләрне «инфинитив җөмлә» термины белән атый.
[ Хангилдин В.Н. Татар теле грамматикасы.1959: 237.]
Л. Җәләй үзенең 1962 нче елда чыккан хезмәтендә исем фигыльне ул эш-хәрәкәтнең исемен белдерүче форма дип саный. Хәзерге татар телендә -у/-ү кушымчасы белән ясалган эш-хәрәкәтнең исемен белдерүче сүзләр генә «исем фигыль» дип таныла. [Җәләй Л. Татар теленең тарихи морфологиясе (очерклар)2000: 265.] Галим үз фикерен мисаллар белән дәлилли. Ә калганнарын исә (-ыш/-еш, -мак/-мәк) борынгы төрки формалар дип саный һәм «бүгенге көндә мондый формалы сүзләр гомумән исемләшкән» дип яза.
-мак/-мәк формасына карата галимнең бик кызыклы фикерләре бар. Әлеге форманың бик күп фикерләргә нигез булуын ассызыклый. Шулар арасында -мага/-мәгә формасын күрсәтә һәм әлеге форманың хәзерге көндә бары тик диалектларда калган максат фигыль (инфинитив) формасы дип әйтеп килә. Галим әлеге инфинитивны аерым бер бүлек итеп карамый, ә бары тик исем фигыль бүлегендә максат фигыльне җәяләр эчендә инфинитив дип бирә. Автор А.Н. Кононовның -мәк/-мәк кушымчасының этимологиясе турындагы фикерләрен дә китерә. «Кононов академик А.А. Шахматовның рус телендәге инфинитивка биргән билгеләмәсеннән чыгып, -мак кушымчасы да төрки телләрдә инфинитив (супин) ясый дигән фикергә килә, дип яза Л. Җәләй. Ләкин үзе әлеге фикер белән килешеп бетми: «А.Н. Кононов Шахматов билгеләмәсенең бер ягын гына ала, ә инфинитив җөмләдә иянең дә юнәлеш килеш формасына куелу үзенчәлегенә игътибар бирми. Үзенең фикерен китереп, аны мисаллар белән дәлилли, -рга формасын максат фигыль (инфинитив) дип күрсәтә: «Ул калага бармак булды…Бу форманың беренче һәм икенчесендә теләк-ният төшенчәсе төсмерләнә. Өченчеләрендә исә, баруның үтәләчәге ышанычлы, кискен рәвештә алдан хәл ителгәнлеге әйтелә. Шуңа күрә без бу форманы (барырга) максат фигыль (инфинитив) дип атыйбыз, ди галим. Әлеге фикерен ул тагы да ассызыклап китә: «-р — борынгы телдә хәзерге-киләчәк заман сыйфат фигыль, -га/-гә өстәлгәч, максат фигыльгә әверелгән. Шунлыктан -рга формасын сыйфат фигыльгә нигезләнгән максат фигыль итеп аңлатырга кирәк.»
Күргәнебезчә, Л. Җәләй -рга формасының бары тик -рга бул төзелмәсен исәпкә алып, аның максат мәгънәсен бирүен генә ачыклый. Ләкин -рга формасы белән башка төзелмәләр дә оеша һәм алар бөтенләй башка мәгънә белдерүгә сәләтле. Тик шунысы бәхәссез: галим -рга формасын таный һәм күпмедер дәрәҗәдә аның синтаксик билгесенә дә туктала.
Ниһаять, Д.Г. Тумашева үзенең хезмәтләрендә әлеге ике формага ачыклык кертә һәм аларны төгәл аерып бирә: исем фигыль һәм инфинитив.
Әлеге бүленеш инфинитивны фигыльнең мөстәкыйль бер төре буларак өйрәнергә мөмкинлек бирә.
«Инфинитив — исем фигыль кебек үк, зат-сан һәм заман белән төрләнми торган фигыль формасы. Татар телендә ул -рга/-ргә кушымчалары ярдәмендә ясала дигән билгеләмәне биреп китә.
Галимә инфинитивны исем фигыль белән чагыштыра һәм «инфинитив процессны динамикалырак характерда күрсәтә», ягъни процесслык төшенчәсе инфинитивта көчлерәк дигән фикер әйтә. [Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле. 1978: 160.]
Моңа кадәр төзелгән грамматикаларда инфинитивның исем сүз төркеменә хас булган морфологик билгеләрен күрсәтәләр, Д.Г. Тумашева хезмәтләрендә беренчеләрдән булып, «инфинитивның исем белән бернинди дә уртаклыгы юк», дип ассызыкланып китә. Чөнки ул килеш, сан, тартым белән төрләнми, ә бары тик фигыльнең гомуми категорияләрен ала: барлык-юклык, юнәлеш, дәрәҗә.
Инфинитивка карата традицион булып киткән әлеге билгеләмә бүгенге көндә дә үзенең асылын югалтмаган һәм затланышсыз фигыль формаларның берсе буларак, барлык татар теле грамматикаларында үз урынын тапкан.
70 нче еллардан соң чыккан барлык грамматик хезмәтләрдә инфинитивның төп күрсәткече булып -рга формасы гына күрсәтелә. Ә калган формалар (-мак/-мәк, -мага/-мәгә, -у/-ү) «искергән форма» дигән билгеләмә астында бирелә. [ Татар грамматикасы: Т.2: Морфология/Ред. кол.: М.З. Зәкиев, Д.Г. Тумашева, Ф.М. Хисамова 2002: 302.]
Әлеге грамматикаларда галимнәр инфинитив формаларының бары тик морфологик аспекттан фигыль формасы буларак үсеш юлына игътибар юнәлтәләр, ләкин җөмлә эчендә әлеге форманың вазифалары нидән гыйбарәт булуына, нинди модаль мәгънә белдерүенә тукталмыйлар.
III бүлек. Татар теле диалектларында инфинитив формалары
Татар әдәби телендә һәм башка төрки телләрдәге кебек үк, диалектларда инфинитив грамматик категориягә ия булмаган, ягъни затланышсыз фигыль буларак карала. Татар теле диалектларында инфинитивның мөстәкыйль һәм мөстәкыйль булмаган кулланылышы күзәтелә. [Юсупов Ф.Ю. Неличные формы глагола в диалектах татарского языка. 1985: 203.] Әлеге сорауга төгәллек кертү өчен, аерым галимнәрнең хезмәтләрен карап үтик.
Д.Г. Тумашева көнбатыш себер татарларының телен тикшерә һәм һәрбер сөйләшне аерым анализлый. Инфинитив формасын да читләтеп үтми. «Исем фигыль төрләре Тевриз сөйләшендә дә бик күп һәм аларның кайберләре -рга/-ргә кушымчалы инфинитивның төрле модаль функциясен үти», ди галимә: Анта пару пулса, сезгә тоше йеңел. «Анда барырга булсаң, сезгә шулай ук җиңел булачак.»
Әдәби тел тәэсире аркасында -рга/-ргә формасы бик актив. Ул -галы/-гәле формасын әкренләп кысрыклый бара. Ләкин бу инфинитивның Отос һәм Эйрс авылларында әдәби телдән үзгә бер функция башкара: ул зат, сан кушымчалары алып яки иде ярдәмче фигыле белән килеп, ниятләү кебек модаль мәгънәне дә белдерә: — Укырга баралармы алар? Барыргалардыр, белмим (барырга уйлыйлардыр, белмим). Китәргәмен (китәргә уйлыйм). [Тумашева Д.Г. Көнбатыш себер татарларының теле.1961: 74.]
Тара сөйләшендә хәзерге татар әдәби телендәге формасы -рга/-ргә вазыйфасын көнчыгыш диалект формасы -гала/-гәлә һәм бу сөйләш өчен хас - + -га/-ү + -гә кушымчасы үти: Тыңлауга тел геше гәрәк «Тыңларга да кеше кирәк.»
Көнбатыш себер татарлары сөйләшләрендә -рга инфинитив формасы бик сирәк очрый. Кайбер сөйләшләрдә исә ул бөтенләй кулланылмый, ләкин исем фигыльнең төрле модаль функцияләрен үти. Чым бәйрәме поз үткәнче (була), йазын йир казырга, агач кисәргә дә йарамый чым үтмәгәнче. Килеп кергәч киленнең пашына матур яулык пәйләдек, никахлангач йаланбаш йөргәле тейеш түгел. Пес кысны алгалы килтек. Мунча төшәсәңмә, парыбер паргалы. [Рамазанова Д.Б. Себер диалектларыннан материаллар.2001: 82-103.]
Ф.Ю. Юсупов, Көньяк Урал һәм Урал арты сөйләшләрен өйрәнеп, хәзерге татар әдәби телендәге -рга инфинитив формасының мәгънәсен нинди формалар ярдәмендә бирелүен карап китә. «Нугәйбәк сөйләшендә инфинитивның татар әдәби теленә хас -рга/-ргә, исем фигыльнең -у/-ү формалары актив кулланыла һәм аларны куллануда кайбер үзенчәлекләр күзәтелә», дип яза галим.
Эчкен сөйләшендә галим түбәндәге үзенчәлекләргә игътибар итә:
1) инфинитивның төп формасы булып -галы/-гәле кушымчасы белән ясалган фигыльләр актив кулланыла. Әдәби телдәге -рга/-ргә формалы инфинитивка туры килә: Үзебезгә пецән цыккалы барабыз. (Үзебезгә печән чабарга барабыз.) Мин тиздән йаккага китәм. (Мин тиздән йокларга китәм.)[7]2
2) сирәк булса да, инфинитивның борынгы -мага/-мәгә формасы да очрый: Пецән цапмага бардым. (Печән чабарга бардым.) Бу форма бик күп сөйләшләрдә билгеле.
3) -рга/-ргә формасы актив түгел. Әдәби телнең йогынтысы булган яшь буын һәм интеллигенция сөйләшендә очрый.
Сафакул сөйләшендә -рга/-ргә кушымчалы инфинитивының төп формасы булып тора: Утын тумырырга кирәк инде. (Ватарга кирәк инде.)
-рга/-ргә формалы инфинитив белән беррәттән, актив булмаса да, юнәлеш килеш кушымчасы алган -мак/-мәк кушымчалы фигыль формасы (-макка/-мәккә) куллану очраклары бар: Бала карамакка кеше юк. (Бала карарга кеше юк.)
Минзәлә сөйләшендә әдәби телдәге кебек үк, -рга/-ргә формалы фигыльләр инфинитивның төп формасы булып торалар: Тырма тырмаларга куштылар, ат җөрөмий. И кызыклы хәл ийе, ич белми сүләргә. Инәйне аңлашырга барганнар. Риза булсалар фәлән көнгә никахлышырга дип көн билгеләп киткәннәр. Кийәү инде кызга да бүләк алып килә куйнына салырга.[8]6
Урта һәм Урал (Свердловск) татарлары сөйләшләрендә әдәби телдә кулланыла торган -рга/-ргә кушымчалы фигыльләр инфинитивның төп формасы булып тора: Мин әрләргә үрәндем, менә кәйнәм әрләргә белмәй. -рга/-ргә формалы инфинитив белү, башлау фигыльләре белән килгәндә, әдәби телдәге -а/-ә, -ый/-и формалы хәл фигыльләр мәгънәсендә кулланыла: Үземнең исемне язарга беләм (яза беләм). Бездә киптерегә белмәйләр (киптерә белмиләр) мәшкәне. Әш күп, чәчәргә башладык (чәчә башладык). Чәч агарырга башлады (агара башлады). Укырга белмим (укый белмим) доганы. Намаз укырга белгән (укый белгән) җите әбәйгә хәйер таратабыз корбанныкта. Аwылда үсеп ничек йөзәргә белмәсең (йөзә белмәссең), кәмәдә ишәргә дә беләм (ишә дә беләм), йөзәргә дә беләм (йөзә дә беләм). Син аңлатырга белмисеңме (аңлата белмисеңме). [Баязитова Ф.С. Урта урал (Свердловск өлкәсе) татарлары. 2002: 29.]
Сөйләштә инфинитивның -ма/-мә, -мага/-мәгә формасы итә ярдәмче фигыле белән килеп, теләк-ният мәгънәсе белдерелү очраклары бар: Йегетләрне күрмә итәңме? Тагы йаумага итеп тора йаwын. Кайнама итә самаwыр. Бы йакка чыгарып куйма итәм.[9]2
Красноуфим һәм Әчит районы авылларында сирәк очракларда инфинитивның -мага/-мәгә кушымчалы формасы да кулланыла: Йегетнеке әти-әниләре кызныкы әти-әниләренә йәрәшмәгә (ярәшергә) киләләр, димләмәгә (димләргә). Кайчан боҗал куйабыз (вакытын куябыз) туйга дип сорамага (сорарга) киләләр. Сөйләштә сирәк очракларда инфинитивның борынгы -мак/-мәк формасы кәрәк сүзе һәм ничек/нисек сорау алмашлыгы белән кулланыла: Нисек моно алмак кәрәк?
Ф.С. Баязитова хезмәтләреннән күргәнебезчә, Әлмәт төбәге татарлары сөйләшендә -рга/-ргә төп инфинитив формасы вазыйфасын башкара. Сирәк кенә булса да, ярдәмче фигыль белән берлектә -мага/-мәгә формасы да инфинитив мәгънәсен бирә. Урта Урал (Свердловск өлкәсе) татарлары сөйләшләрендә инфинитивның төп күрсәткече булып -рга формасы тора. Ярдәмче фигыльләр белән килгәндә, башка затланышсыз фигыль формаларының мәгънәсен белдерә башлый.
Мишәр диалектында инфинитивның төп һәм киң таралган күрсәткече булып -рга/-ргә формасы тора. Л.Т. Мәхмүтова үзенең хезмәтендә әлеге форманың төп мәгънәләрен аерып күрсәтә:
1) -ырга инфинитив формасы эшнең максатын белдерә. Әлеге мәгънә аеруча хәрәкәт фигыльләре белән килгәндә ачык чагыла: Әниең бәрәңге алырга китте. «Әниең бәрәңге алырга китте.» Сезне күрергә генә килгәннәр алар. (нигезе -р беткән сүзләрдә -рга формасының р хәрефе төшеп кала);
2) -у/-ү формалы исем фигыльгә туры килергә мөмкин: Әле инде нинди йагырга (әдәби телдә – йәгү) «Сиңа чаршау йыртылыргы кәрәк, ди (чаршауның ертылуы кирәк);
3) Кәрәк, тейеш, туры килү сүзләре белән килеп, кайвакыт аларсыз да төрле модаль мәгънә (кирәклек, тиешлек, тәвәкәллек, эш башкаруга ният һ.б.) белдерә: Алманың уты күп, утарга кәрәк «Бәрәңгенең чүбе күп, утарга кирәк. Кәрәк төзенергә. Эстәлне цәпс белән сөртергә кәрәк. «Өстәлне чүпрәк белән сөртергә кирәк.» Биш-алты чакырым тау менергә генә. Әле инде сиңа эшләргә! (тиешлек). Иртә мән безгә китәргә. «Иртәгә иртән безгә китәргә (кирәклек). Бөгөн безгә кунаклар килергә тийеш.
4) -ырга + бул- төзелмәсе мөмкинлек, теләк, ният һ. б. модаль мәгънәләр белдерә:
Калима тәтәй кунагыны алырга булган иде. Казанга барырга булды.
5) -ырга + иде теләк, киңәш, үтенеч мәгънәсен белдерә: — Вата, чәй бар бит, салырга иде. Килергә дә казыгын сырларга иде.
Мишәр диалектында -ырга инфинитив формасының юклыгын белдерү өчен түбәндәге формалар кулланыла:
1) Татар тәдәби телендәге кебек, мишәр диалектында -маска формасы киң кулланылышка кереп киткән:
2) Юклык мәгънәсе, татар әдәби телендә кебек, -ырга тегел/төгөл төзелмәсе белән белдерелергә мөмкин: Сүтәргә төгөл, бәләргә «бәйләргә». Урак урырга төгөл. Анда тиз барырга төгөлме?
3) Мишәр диалектларында тагын бер юклык формасы киң таралыш алган: төрле мәгънә белдерүгә сәләтле булган -ырга + йук формасы:
а) эшне башкаруны катгый рәвештә тыю (әдәби телдә -маячак: бармаячаксың, килмиячәксең): Йалынма да, калырга йук аңа монда. Йөрөгә чык бөгөн анда барыга йук;
б) бару, таләп итү, таләпчән киңәш (әдәби телдә -маска кирәк: бармаска кирәк, килмәскә кирәк). Йарамас, барырга йук. Ике йыл тулминча йук инде килергә;
в) эшне башкаруда мәҗбүрилекнең бөтенләй булмавы (кирәк түгел): Әткәнне көтәргә йук. «Әйткәнне көтәргә кирәкми.» Утырып торырга йук. «Кул кушырып утырып торырга кирәк түгел.» Әтәргә дә йук, симийасы да йахшы. «Әйтәсе дә юк, семьясы да яхшы.»
г) эшне башкару мөмкинлеге булмау (әдәби телдә — -лык түгел, -ып булмый): Машина белән аны чабарга йук, чабалмый ул. Машина белән аны чабарга мөмкин түгел (ярамый), ул чаба алмый. Басарга йок инде. Анда укып бетерергә йуг иде аны. «Анда укырга мөмкин түгел иде аны.» Бер сүз әтергә йуг аңарга. «Бер сүз әйтеп булмый аңа.» Бу wакытта кеше табарга да йук. «Бу вакытта бер кешене дә табып булмый.» Сиңа телгә теттерергә йук. «Сиңа төймә җиткезеп булмый.»;
д) эшнең объектын фактик инкарь итү (эшне түгел): Быйыл эләк күзгә кырып салырга да йук. [Махмутова Л.Т. Опыт исследования тюркских диалектов: Мишарский диалект татарского языка. 1978: 193.]
Мишәр диалектында инфинитив -ырга + бар формасында килә ала. Бу очракта ул эшне башкару кирәклеген белдерә: барырга бар «барырга кирәк».
Үткән заман мәгънәсен белдерү өчен, иде ярдәмче фигыле кулланыла: барырга бар иде «барасы бар иде».
Иртәгә алма цыгарырга бар. «Иртәгә бәрәңге казырга барырга кирәк (барасы бар)». Минем дә Буwага барып килергә бар. «Миңа да Буага барырга кирәк». Аз гына сырларга бар. «Тагын аз гына буярга кирәк». Кат ырга кунак бар. «Кунак киләсе бар».
Сергач сөйләшендә -ырга + тартым кушымчалы төзелмә дә күзәтелә һәм ул түбәндәге мәгънәләр белдерә:
а) тиешлек, кирәклек: Йуләргәм (әдәби телдә — тегәсем) дә вит бар. Иртәгә барыргасы (барасы) бар, йан тартып алсын. «Иртәгә аңа китәргә кирәк, бераз ял итсен». Тагы ницә аwылга барыргагыз (барасыгыз) бар? Бер ай укыргагыз (укыйсыгыз) кала;
б) -ыр фигыльдән ясалган исем мәгънәсе: Ашаргагыз (ашарыгыгзга) бар, әцәргәгез (эчәрегезгә) бар, йакшы гына тырыгыз. Касының ашаргасы (ашарына) йәтми, кагайырга куйа инде келтәсен.
Көнбатышка таралган мишәр сөйләшләрендә, Рязань һәм Тамбов өлкәләрендә -ма/-мә инфинитив формасы кулланыла. Үзенең мәгънәләре буенча әлеге форма, -ырга инфинитив формасына туры килә: Алар киттеләр ысталувыйга ашама. «Алар столовыйга ашарга киттеләр». Әлде мин укыма җери идем. «Әле мин укырга бардым». Эшкә йөрмә йырак. «Эшкә йөрергә ерак».
Күргәнебезчә, -ма/-мә инфинитив формасының мишәр сөйләшләрендә мөстәкыйль һәм төрле модаль төзелмәләр белән кулланылуы күзәтелә. Ләкин әдәби телдә, урта диалект сөйләшләрендә әлеге форма инфинитив мәгънәсен бирми. Гомумән, төрки телләрдә әлеге форманың инфинитив мәгънәсендә кулланылуы характерлы түгел.
Мишәр сөйләшләрендә, -ма/-мә формасы белән параллель рәвештә –мага/-мәгә формасы да очрый: Улым килде артымнан алмага. Турап бетермәгә кирәк. (Турап бетерергә кирәк).
Чистай сөйләшләрендә төрле мәгънәдә, шул ук вакытта инфинитив мәгънәсендә дә -асы формасы очрый: Миңа тагы бер җиргә барасы әле. (Миңа тагын бер җиргә барырга кирәк.
Оренбург татарлары сөйләшендә исә түбәндәге формалар очрый:
1) төп форма барлык Оренбург сөйләшләре өчен -ырга/-ергә инфинитив формасы: Бүген утарга барырга. Сезгә урманга барырга булган.
Мишәр диалектындагы кебек, нигезе р тартыгына беткән сүзләрдә инфинитивтагы р хәрефе төшеп кала: Бозай эчерегә барам.
2) кайбер сөйләшләрдә -мага/-мәгә инфинитив формасы очрый: Сыйламага сыйың былмаса да, сыйламага телең былсын. «Сыйларга сыең булмаса да, тәмле телең булсын сыйларга». Үрәнгән йау сугышмага йахшы. Эвен пошырырга кызның үзенең сәбәпләре булган.
Керәшен татарлары сөйләшләрендә инфинитивның берничә формасы кулланыла. Әдәби телдә һәм сөйләшләрдә еш кулланыла торган -рга/-ргә кушымчалы фигыльләр инфинитивның төп формасы булып тора: Чәй эчәргә тор дип әйтсәләр торам. Кәбен койдорога алып баралар. Хәзер бик тәҗел, күп җазарга багытым да җук, сүзем дә башка килми.
Кайбер очракларда -ырга/-ергә формалы юнәлеш килешендәге -у/-ү формасы исем фигыль урынына да кулланыла: Мин кайтырга (кайтуга) идәннәрне җуwып куйганыгыз икән.Бәрәңге пешергә (пешүгә) самаwыр да кайнап чыкты. Иртән торорга аш пешереп тә куйган бу.[10]5
Казан арты һәм Түбән Кама тирәсе керәшеннәре сөйләшендә инфинитив ролендә -мак/-мәк + кирәк формасы да кулланыла: Бу симез итне ничек итеп ашамак кирәк? Марҗыйның туйы буласы бер айдан, сыра пешермәк кирәк бит. Ничек итеп җатып җомамак кирәк бу урынга?[11]1
Барлык керәшен сөйләшләрендә инфинитив мәгънәсен бирүдә -мага/-мәгә формалы алу сүзе белән кулланыла: Марукка тоз алмага барамын. Кыз алмага килгән, кызның осталыгына җырлыйлар инде монысын. Наруш кердем сезне алмага.[12]2
Галимә фикеренчә, -мага/-мәгә формасының актив кулланылуы ягыннан Казан арты төбәгенең төньяк өлешенә караган авыллар сөйләше, Тау ягы керәшеннәре сөйләше аерылып тора: Утын тийәмәгә кеше кирәк. Никичка трактыр җанына килергә диләр. Печән чапмага барганда җырлыйбыз бу күлләрне.
Тау ягы керәшеннәр сөйләшендә шулай ук -ма/-мә һәм -малы/-мәле формаларының инфинитив мәгънәсе биргән очраклары күзәтелә: Чәй эчмә (эчәргә) утыр. Сыра пешермә (пешерергә) җабышканнар туй булса, булмаса. Сине күрмә (күрергә) килгәннәр бу хатыннар. Кыш кичмәлле (кичәргә) бит инде, утын кирәк. Элек малай җирне чәчтермәлле (чәчәргә кирәк), ат җук, нишләмәлле (нишләргә кирәк), җыламаллымы (еларгамы);[13]4
Инфинитив функциясендә килгән -асы/-әсе формасы төрле мәгънәне белдерергә мөмкин:
а) аптырауны, икеләнүне: Куркыч әле, ничек чыгып китәсе (китәргә). Ипи иртәгә изәсе булырмы (изәргә булырмы), бүген изәсеме (изәргәме), ипиләре бетә.
б) катгый боеруны яки киңәш бирүне: Урамга чыгарасы (чыгарырга) да җиппәрәсе (җибәрергә) инде андый малайны сүзеңне тыңламаса. Өстәлне тиз-тиз генә җыйыб аласы, куйкыга менеп җатасы (ятарга), сораган сүзләргә тик җаwап биреп җатасы (ятарга);
в) ихтыяҗны, кирәклекне белдергәндә -ырга/-ергә + кирәк төзелмәсенә туры килә: Көтү дә кайтыр инде, карап торасы әле (карап торырга кирә). Алманы малайлар урлый, тишәсе дә эченә әче салып куйасы әле (куярга кирәк әле), урламасалар. Җук, эт алып кайтасы (алып кайтырга кирәк).
[Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иќаты. 1997: 74]
Тау ягы керәшеннәре сөйләшендә -асы/-әсе формасы кыскартылып, -ас/-әс (барас, киләс) формасында кулланыла һәм әдәби телдәге -ырга/-ергә формалы инфинитив мәгънәсен белдерә: Нәрсә бирәс сиңа? Ызба алдын җуwас диләр. Иргә чыгас булгач бар да кирәк. Симун дадуга тушы җулдан барас. Бу ыланны бәлнискә итәс. Ырын суwыныкы күперне кичәс безгә.
Югарыда әйткәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләрне ясап була:
1) -рга инфинитив формасы урта һәм мишәр диалектының төп инфинитив формасы булып тора. Бәрәңге сөйләшендә әлеге форма чикләнгән. Себер татарлары диалекты өчен бу форма шулай ук характерлы түгел. Бары Тевриз сөйләшендә әлеге форма даими кулланыла.
Күп кенә сөйләшләрдә р тартыгының төшеп калу очраклары бик еш күзәтелә: барыга, күрегә, торыга.
Себер татарларының Тобол-Иртыш диалектының Тевриз сөйләшендә, шулай ук, керәшеннәр, аеруча Тау ягы керәшеннәре сөйләшендә -рга инфинитив формасы тартым кушымчаларын кабул итә һәм эшне башкару ниятен белдерә.
Урта диалектның кайбер сөйләшләрендә (Минзәлә сөйләше) кайвакыт -рга формасы күплек сан кушымчасын ала һәм форманың мәгънәсенә күптапкырлык мәгънә төсмерен өсти: Өй агартырларга йөргәнийем пумаламны. Бакча казырларга бер генә дә җук.
Татар әдәби телендәге кебек, татар теленең диалект һәм сөйләшләрендә дә -рга формалы инфинитив мөстәкыйль һәм мөстәкыйль булмаган килеш киң кулланыла. Мөстәкыйль -рга инфинитив формасы җөмләдә хәбәр (инфинитив җөмлә) була һәм теләк, киңәш, боеру, шулай ук кирәклекнең һәм тиешлекнең төрле төсмерләрен белдерә: Иртәгә берәр кәрзин помидор җыйнарга да, кайтып китәргә. Әйдә чәй эчәргә, җаның ачылып китәр. Җырактан кунаклар килгәч, безнең йакны инде аларга күрсәтергә. [Юсупов Ф.Ю. Неличные формы глагола в диалектах татарского языка. 1985: 205.]
Урта диалектның барлык сөйләшләрендә -рга + итә формасы киң таралыш алган.
-рга + кели төзелмәсе мишәр диалектында, шулай ук керәшен татарларының кайбер сөйләшләрендә әһәмиятле урын алып тора.
-рга + бар — шулай ук мишәр һәм керәшен сөләшләрендә күзәтелә.
Димәк, -рга инфинитив формасы диалект системасының төп элементы булып тора. Татар теленең барлык, аеруча мишәр диалектында, ул ныклы урын алып тора. Мәгънәсе һәм вазыйфасы ягыннан да әлеге форма татар әдәби теленә туры килә.
2) -мага инфинитив формасы — урта һәм мишәр диалектының кайбер сөйләшләре өчен характерлы бер форма. Аеруча Касыйм, Пермь татарлары сөйләшләренә хас. Шунысы кызыклы: әлеге форма кыпчак теленең йогынтысы аеруча зур булган сөйләшләрдә актив кулланыла.
Казан арты сөйләшләрендә -рга әдәби формасы белән параллель кулланыла.
Бу форманың мөстәкыйль һәм мөстәкыйль булмаган куллану очраклары күзәтелә.
3) -ма/-мә инфинитив формасы, нигездә, урта диалект сөйләшләре өчен характерлы. Минзәлә сөйләшендә аның кулланылуы чикле. Себер татарлары диалектында ул бөтенләй чагылыш тапмый.
-ма/-мә — эшне башкару максатын белдерә һәм әлеге мәгънәдә -рга һәм –мага формасы белән охшашлыклар күзәтелә. Ләкин алардан аермалы буларак, мөстәкыйль кулланылышы очрамый. Бу форма, күбесенчә, хәрәкәт фигыльләре белән берлектә килеп, максат мәгънәсен белдерә. Ит, бул ярдәмче фигыльләре белән килеп, төрле модаль мәгънә төсмерләре белдерә.
4) -мак инфинитив формасы төрле ярдәмче фигыльләр һәм модаль сүзләр белән кулланыла. -мак формасының сорау кисәкчәсе һәм ит ярдәмче фигыль белән кулланылган очрагы себер татарлары диалекты өчен аеруча характерлы.
5) -галы инфинитив формасы Себер татарлары диалектында төп инфинитив вазыйфасын башкара. Төп мәгънәсе — эшне башкару максатын билгеләү. Әлеге мәгънә себер татарларының барлык диалектлары һәм сөйләшләре өчен характерлы.
6) -малы инфинитив формасы урта диалектның кайбер сөйләшләренә хас.
Йомгак
Хәзерге тел белемендә күп кенә грамматик формаларның килеп чыгышын, телдәге яшәешен, морфологик һәм синтаксик табигатен, төрле стильләрдә кулланылу ешлыгын тикшерү гаять кызыклы.
Татар тел гыйлемендә -рга инфинитив формасы әнә шундый формаларның берсе булып тора. Бүгенге көндә әлеге форма телдә киң кулланылышта булган башка инфинитив формаларны (-мак/-мәк, -мага/-мәгә) кысрыклап, бик нык активлашып китә, телдә үзенең ныклы урынын таба.
Төрле стильләрдә инфинитив формасының синтаксик вазыйфаларын, куллану ешлыгын тикшереп, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
1. -рга инфинитив формасы — хәзерге татар әдәби телендә бик актив кулланыла торган фигыль формасы булып тора.
2. XIX гасырга кадәр татар теле буенча язылган фәнни хезмәтләрдә, грамматикаларда -рга формалы инфинитив теркәлмәгән. Бары тик XIX гасырда төрки телне өйрәнүче рус лингвистлары тарафыннан өйрәнелә башлый, соңыннан XX гасыр башларында татар галимнәренең грамматик хезмәтләрендә чагылыш таба. Беренчеләрдән булып, -рга инфинитив формасын Г. Ногәйбәк үзенең 1911 нче елда чыккан хезмәтендә күрсәтә. М. Корбангалиев һәм Р. Газизов исә 1931 нче елда әлеге форманы рус грамматикаларыннан алынган «инфинитив» термины белән атыйлар. Ләкин бу чорда төзелгән барлык грамматикаларда да -рга инфинитив формасы исем фигыль эчендә карала. Шул ук вакытта бары тик морфологик билгеләре күрсәтелә, ләкин алар да тулысынча ачылып бетми.
2. XX гасырның икенче яртысында татар галимнәре тарафыннан төзелгән татар грамматикаларында инфинитив — затланышсыз фигыльнең бер төре буларак карала һәм -рга инфинитив формасына игътибар арта. Шулай ук әлеге форманың җөмләдәге вазыйфасы, синтаксик билгеләре дә исәпкә алына башлый.
3. Татар теле диалектларында -рга инфинитив формасы бертигез күзәтелми. Көнбатыш себер татарлары диалектында ул аз кулланыла, ләкин исем фигыльнең кайберләре -рга инфинитив формасының төрле модаль вазыйфаларын үти. Мишәр диалектында әлеге форма актив кулланылышка ия. Шул ук вакытта мәгънәләре һәм вазыйфалары ягыннан -рга инфинитив формасы барлык татар теле диалектларында үзара охшаш.
4. Татар әдәби телендәге кебек, татар теленең диалект һәм сөйләшләрендә дә -рга формалы инфинитив мөстәкыйль һәм мөстәкыйль булмаган килеш киң кулланыла. Мөстәкыйль -рга инфинитив формасы җөмләдә хәбәр (инфинитив җөмлә) була һәм теләк, киңәш, боеру, шулай ук кирәклекнең һәм тиешлекнең төрле төсмерләрен белдерә.
Урта диалектның барлык сөйләшләрендә -рга + итә формасы киң таралыш алган.
-рга + кели төзелмәсе мишәр диалектында, шулай ук керәшен татарларының кайбер сөйләшләрендә әһәмиятле урын алып тора.
-рга + бар — мишәр һәм керәшен сөйләшләрендә өстенлек итә.
Димәк, -рга инфинитив формасы диалект системасының төп элементы булып тора. Татар теленең барлык, аеруча мишәр диалектында өстенлек итә. Мәгънәсе һәм вазыйфасы ягыннан да әлеге форма татар әдәби теленә туры килә.
Татар диалектларында –рга формасы белән беррәттән, -мага/-мәгә, -ма/-мә, -мак/-мәк, -галы/-гәле, -малы/-мәле инфинитив формалары да кулланыла.
5. Татар әдәби телендә, сөйләм телендә, матур әдәбиятта, аеруча проза әсәрләрендә, -рга формасының бик актив кулланылуы, аның синтаксик вазифалары бик күп һәм күпкырлы булуы турында сөйли.
Әдәбият исемлеге
1. Баязитова Ф.С. Керәшеннәр / Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. — Казан: Матбугат йорты, 1997. — 248 б.
2. Баязитова Ф.С. Әлмәт төбәге татарлары / Рухи мирас: көнкүреш һәм йола терминологиясе, фольклор текстлары. — Казан: Мәгариф, 2001. — 320 б.
3. Баязитова Ф.С. Себер татарлары / Рухи мирас: гаилә-көнкүреш, йола терминологиясе һәм фольклор. — Казан: Фикер, 2001. — 310 б.
4. Баязитова Ф.С. Әстерхан татарлары / Рухи мирас: гаилә-көнкүреш, йола терминологиясе һәм фольклор. — Казан: Фикер, 2002. — 300 б.
5. Баязитова Ф.С. Урта Урал (Свердловск) татарлары / Рухи мирас: гаилә-көнкүреш, йола терминологиясе һәм фольклор. — Казан: Фикер, 2002. — 416 б.
6. Вәлиуллина З.М., Зиннатуллина К.З., Сәгыйтов М.А. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. — Казан: КДПИ нәшр., 1972. — 206 б.
7. Грамматикадан эш китабы. — Казан: Татиздат, 1931. — 88 б.
8. Җәләй Л. Татар теленең тарихи морфологиясе (очерклар). — Казан: Фикер, 2000. — 288 б.
9. Закиев М.З. Синтаксический строй татарского языка: Дис на соиск. уч. ст. док. филол. наук /в двух книгах/ — Казань, 1962. — 1148 с.
10. Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе: Укучылар һәм студентлар өчен кулланма. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1984. — 256 б.
11. Ибраһимов Г. Татар сарыфы. 3 нче басма. — Казан: Лито-тип. И.Н. Харитонова, 1915. — 64 б.
12. Ибраһимов Г. Татар сарыфы. 5 нче басма. — Казан: Лито-тип. И.Н. Харитонова, 1918. — 84 б.
13. Ишбирдин Ә.Ф., Гәләветдинов И.Г., Хамисова Р.Х. Башкорт әдәби теленең тарихы. — Өфө: Китап, 1993. — 320 б.
14. Киекбаев Д.Ж. Хәзерге башкорт теле. — Өфө: Башкорт дәүләт университеты, 1966. — 146 б.
15. Корбангалиев М., Газизов Р. Опыт краткой практической систематической грамматики татарского языка. Часть 1. Фонетика и морфология. — Казань: Гос. из-во ТССР, 1925. — 104 б.
16. Махмутова Л.Т. Опыт исследования тюркских диалектов: Мишарский диалект татарского языка. — Москва: Наука, 1978. — 272 с.
17. Мифтахова И.Г. История татарских грамматик: исследование глагола, местоимения и наречия (XIX — начало XX вв.). Часть II. — Казань: Хәтер, 1999. — 168 с.
18. Нугайбәк Г. Төрлек. — Казан: Дито-тип. И.Н. Харитонова, 1911. — 80 б.
19. Рамазанова Д.Б. Себер диалектларыннан материаллар. — Казан: Фикер, 2001. — 143 б.
20. Садыкова З.Р. Говор Оренбургских татар. — Казань: Тат. кн. из-во., 1985. — 160 с.
21. Сафиуллина Ф.С. Синтаксис татарской разговорной речи. — Казань: из-во КГУ, 1978. — 254.
22. Сафиуллина Ф.С. Развитие синтаксического строя татарского языка в советский период. — Казань: из-во КГУ, 1990. — 230 с.
23. Сафиуллина Ф.С. Текст төзелеше. — Югары уку йортлары өчен дәреслек-кулланма. — Казан, 1993. — 264 б.
24. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. Тулыл. 2 нче басма. — Казан: Мәгариф, 2002. — 407 б.
25. Татар грамматикасы: Т.3: Синтаксис / Ред. кол.: М.З. Зәкиев, Ф.А. Ганиев, К.З. Зиннатуллина. — Мәскәү: Инсан, Казан: Фикер, 1999. — 418 б.
26. Татар грамматикасы: Т.2.: Морфология / Ред. кол.: М.З. Зәкиев, Д.Г. Тумашева, Ф.М. Хисамова. — Мәскәү: Инсан, Казан: Фикер, 2002. — 418 б.
27. Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле. Морфология. — Казан: КДУ нәшр., 1978. — 222 б.
28. Тумашева Д.Г. Көнбатыш себер татарлары теле. — Казан: КДУ нәшр., 1981. — 240 б.
29. Хангилдин В.Н. Татар теле грамматикасы (Морфология буенча очерклар. Синтаксис). — Казан: Тат. кит. нәшр., 1959. — 642 б.
30. Юсупов Ф.Ю. Көньяк Урал һәм Урал арты сөйләшләре. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. — 184 б.
31. Юсупов Ф.Ю. Неличные формы глагола в диалектах татарского языка. — Казань: из-во КГУ, 1985. — 220 с.
32. Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. — Казан: Тат. кит. нәшр., 2003. — 224 б.
Рисуем белые грибы пастелью
Золотой циркуль
Без сердца что поймём?
Девочка-Снегурочка
Ночная стрельба