Фатих Әмирхан алдынгы карашлы кеше була, һәрбер талантлы язучыга хас булганча, аны бүтәннәрдән аерып тора торган үз йөзе бар. Аның иҗатында тәрбияле яшьләр, галимнәр, зыялылыр, хатын-кыз язмышы темасы зур урын тота.
Аның тормышын карасак, бер урында гына басып тора алмаган, гел яңалыкка, белемгә омтылган шәхесне күрәбез. Инде мәдрәсәдә укыганда үк, белемне тирәнрәк укырга теләүче «Әлислах» исемле шәкертләр оешмасының җитәкчеләреннән берсе булырга да өлгергән.
Әлислах» чоры (1907–1909) Ф.Әмирханның әдәби иҗатта һәм аеруча публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлеге белән характерлы. Чагыштырмача шушы кыска гына вакыт эчендә ул үзенең «Бәйрәмнәр» (1908), «Милләт тәрәкъкый иттерү» (1908), «Картайдым» (1909), «Татар кызы» (1909), «Танымаганлыктан таныштык» (1909) кебек мәгълүм хикәяләрен, «Яшьләр» (1909) драмасын, «Фәтхулла хәзрәт» (1909) исемле атаклы сатирик повестен яза, «Әлислах» битләрендә ил һәм татар тормышының төрле иҗтимагый-сәяси мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать, уку-укыту һәм башка актуаль проблемаларга багышланган йөзгә якын публицистик, тәнкыйть мәкаләсен, очерк һәм фельетоннарын бастыра. Бу әсәрләр Ф.Әмирханны шул чор татар милли әдәбиятының алдынгы бер вәкиле итеп таныталар. 1909 елның җәендә «Әлислах» газетасы чыгудан туктагач, Ф.Әмирхан фикердәшләре Г.Тукай, Г.Камал җитәкчелегендә 1910 елның мартыннан чыга башлаган «Ялт-йолт» исемле көлке журналында (рәсми мөхәррире Әхмәт Урманчиев) актив языша. 1912–1918 елларда исә ул берөзлексез «Кояш» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Күпкырлы әдәби колачы, иҗатының байлыгы, сүз сәнгатендәге осталыгы белән Фатих Әмирхан замандашлары Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Г.Камал, М.Гафури кебек талант ияләре белән бер сафта торып, егерменче йөз башы яңа татар әдәбиятының нигез ташларын салучыларның берсе була, сүз сәнгатенең проза жанрында классик үрнәкләр тудырып, үзенчәлекле хикәяче, милләт язмышын кайгыртучы публицист, татар дөньясының көнүзәк проблемаларын җанлы кеше образлары, реалистик вакыйга, конфликтлы ситуацияләр аша тәэсирле итеп тасвирлаган оста драматург.
Фатих Әмирхан - татар халкының , мәдәниятен, әдәбиятын, белем һәм тел дәрәҗәсен, культурасын үстерүгә зур өлеш керткән әдип. Бу өлкәдә ул әйдәүче эшен алып барды. Бу мәсьәләләр аның һәр әсәренең үзәгендә торды.
Яңалыкка омтылу,туган телне һәм әдәбиятны яклау Ф.Әмирханнын сатирасында да зур урын ала. Үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, әдәбиятын, телен камилелмәгән һәм белергә теләмәгән геройлараның сатирик повесть, хикәя һәм фельетоннарында көлү объектына әвереләләр. Автор фикереңчә, андый кешеләр милләтнең мәдәни үсешенә тормоз булып торалар. “Шәфигулла агай” исемле сәяси-сатирик повестенда Ф. Әмирхан Шәфигулла агайның эш-гамәлләрен нечкә ирония белән сурәтли. Шәфигулла агай, совет идеологиясенәтабынуы нәтиҗәсендә, кызганыч һәм көлкеле ситуациядә кала. Автор Шәфигулла агайның белемен, наданлыгын саркастик арттыру алымы белән дә фаш итә. Олы яшьтәге Шәфигулла агай (54яшь) совет власте идеологиясен фанатикларча абсолютлаштырьш, вульгарлаштырып эш итә, үрнәк булам дип, хатынына янәдән “сәвитский никях” укыта, йокы алдыннан балаларына бишек җырын – “Интернационалны” җырлата, баласының исемен яңарта: Вәлиулла урынына, Ленин хөрмәтенә, Владимир исемен куша, һәм, ниһаять, беренче май демонстрациясенә төпчек баласың алып чыгып, салкын тидереп, үлеменә сәбәпче була. Әмма бу фаҗигалы вакыйга да аның карашларын үзгәрми. “Красный быт” төзү юлында төрле хәлләр була, шуңа күрә, иске гаиләне җимермичә, дип исәпли Шәфигулла агай, һичбер кеше чын коммунист, чын “сознательный” кеше була алмый. Шәфигулла агайның баласы исемен Ленин хөрмәтенә үзгәртүе дә -сатирик алымнарның берсе, отышлы бер деталь.
XX йөз башында татар әдәби телен, матур әдәбият һәм иҗтимагый публицистика стильләрен үстерүдә күренекле әдипләрнең берсе Ф.Әмирхан булды. Чорның алдынгы карашлы һәм демократ язучылары арасында ул үзенә бер урынны алып тора. Сәнгатьчә һәм үткен сатира теле белән язылган
әдәби һәм публицистик әсәрләрен тыгыз бәйләнештә караганда гына әдипнең индивидуаль-иҗади алымнарын, телдән файдалану үзенчәлекләрен ачык күзалларга мөмкин. Ф.Әмирхан үзенең иҗатында халык өчен иң әһәмиятле булган мәсьәләләргә игътибар итә, киң җәмәгатьчелектә чын демократик фикерләр уятуда зур эш башкара, үзенең үткен телдә язылган мәкаләләрендә өстен сыйныф вәкилләрен фаш итә, яшьләрне яңа рухта тәрбияләргә, уку-укыту тәртипләрен үзгәртеп корырга чакыра. Ул — үз заманының тормыш вакыйгаларын тирән аңлап эш итүче оста язучы. Ф.Әмирханның киң эрудицияле әдип һәм ялкынлы публицист булып җитешүендә шул чордагы иҗтимагый-сәяси вакыйгаларның йогынтысы гаять зур.
Вложение | Размер |
---|---|
holboboeva_nasiba.doc | 37 КБ |

Кулланылган әдәбият:
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью
3 загадки Солнечной системы
Для чего нужна астрономия?
Всему свой срок
Проказы старухи-зимы