Каюм Насыйри исемендәге конференция материалы
Вложение | Размер |
---|---|
m.habibullin.docx | 57.44 КБ |
БАЛЫК БИСТӘСЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
УРАХЧА ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
ФӘННИ ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ
Тема: Мөсәгыйт Хәбибуллин “ Илчегә үлем юк” романында лексик катламнарның тоткан урыны
Секция: татар теле һәм татар әдәбияты
Фәнни җитәкче : Гарипова Зөлфирә Зөлфәт кызы
беренче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Укучы: Урахча төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы
Хәйруллина Илюзә Расих кызы
Урахча-2016
Эчтәлек
Эшнең гамәли кыйммәте, Фәнни эшнең структурасы.
2. Төп өлеш:
I бүлек. Татар телендә лексик катламнар
1) Мәгънәдәш (синоним) сүзләрнең стилистик функциясе. ......................... 4
2) Күп мәгънәле сүзләрдә стилистик үзенчәлекләр..................................... 5
3) Омонимнарның стилистик кулланылышы................................................ 6
4) Неологизмнар һәм алардагы стилистик төсмерләр ................................. 6
5) Стильләрдә диалекталь – аерым шивәләргә хас сүзләр. ........................ 7
6) Искергән, кулланылыштан төшеп бара торган сүзләр. ........................... 7
7) Гади сөйләм сүзләренең кулланылышы ................................................... 8
8) Фразеологик әйтелмәләр һәм аларның стилистик кулланылыш............... 9
II бүлек. М. Хәбибуллин әсәрендә лексик катламнар .................................. 9
1) "Илчегә үлем юк” романында аерым лексик катламнардан мисаллар.... 10
4. Йомгаклау. ................................................................................................. 12
5. Кулланылган әдәбият..................................................................................... 13
Мөсәгыйт Хәбибуллин “ Илчегә үлем юк” романында лексик катламнарның тоткан урыны
Кереш өлеш
Борын – борыннан бөек акыл ияләре, әдипләр, шагыйрьләр телнең тылсымлы көч икәнлегенә инанганнар, бу көчнең матурлыгына һәм нәфислегенә сокланганнар, аның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләргә тырышканнар. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан нечкә хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, киң хыялында гәүдәләнгән изге теләкләрен белдергән. Элекке буыннар, җир йөзендәге башка байлыклар белән беррәттән, олы тел хәзинәсен дә безгә мирас итеп калдырганнар.
Мөсәгыйт Хәбибуллинның “ Илчегә үлем юк” әсәрендә лексик катламнарның тоткан урыны дип аталган әлеге хезмәтебезнең предметы булып М.Хәбибуллиның әсәре тора. Эзләнү-тикшеренүләренең төп объекты: лексик катламнар.
Фәнни хезмәтебезнең максаты: М. Хәбибуллин әсәрендә кулланылган лексик катламнарны өйрәнү һәм барлау.
Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
М.Хәбибуллин – танылган язучы, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанганган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Кал Гали исемендәге премия лауреаты.
М.Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләре-сиксәненче еллардан башлап аерым китап рәвешендә яки журнал басмаларында дөнья күргән тарихи романнар серияседер. Бу әсәрләрдә автор, тарихи чыганакларга таянып төрки , болгар , татар халыкларының борынгы дәверләрен, сикәлтәле, гыйбрәтле язмыш борылышларын хронологик тәртиптә һәм җанлы картиналарда сәнгатьчә гәүдәләндерүне максат итеп куя.
М.Хәбибуллин романнары уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, сюжетлары көрәш-сугыш куренешләренә, мәхәббәт маҗараларына, интригалы, идеологик һәм психологик каршылыклы конфликтларга бай булуы белән аерылып тора.
Фәнни хезмәтебезнең темасы бик ауктуаль.
Эшнең гамәли кыйммәте.
Тел белгечләре лексик катламнарны өйрәнүгә үзләреннән зур өлеш кертсәләр дә, аерым язучыларның әсәрләрендә лексик катламнар әле тиешенчә өйрәнелмәгән.
Фәнни эшнең структурасы.
Фәнни эш структур яктан кереш өлештән, төп ике бүлектән, йомгак бүлекләреннән тора.
I бүлек
Татар телендә лексик катламнар
Сүзләрнең кулланылышы телнең үзенә хас стилистик кануннарына нигезләнә. Стиль ягыннан сүзләр төрле катламнардан торалар. Сөйләмдә сүзләр күптөрле мәгънәләргә һәм мәгънә төсмерләренә ия. Бу – контекст, андагы эчтәлек һәм сүзнең нинди сфераларда кулланылуы белән бәйләнгән. Сүзләрдә төрле стилистик бизәкләр барлыкка килә.
Мәгънәдәш (синоним) сүзләрнең стилистик функциясе.
Татар телендә, бер үк төшенчәне белдереп, мәгънә ягыннан бер-берсенә якын булган, ә семантик-стилистик төсмерләре ягыннан аерылып торган бик күп сүзләр бар. Синонимнар сөйләмнең төгәллегенә ирешүдә, эчтәлекне ачуда әһәмиятле урын тоталар. Әгәр мәгънәне берничә мәртәбә бер үк сүз белән кабатлый башласаң, сөйләмнең яңгырашы кими, коры чыга, ул тыңлаучы тарафыннан теләп кабул ителми, сөйләмдәге матурлык, аһәң дә югала, урынсыз кабатлаулар барлыкка килә. Моннан котылу юлы – телдәге мәгънәдәш сүзләр хәзинәсеннән оста файдалану.
Күп мәгънәле сүзләрдә стилистик үзенчәлекләр
Сүзләр үзләренең кулланылышлары ягыннан бер мәгънәле һәм күп мәгънәле булалар.
Гадәттә, бер мәгънәле яки моносемантик сүзләргә ялгызлык исемнәре, телдә яңа урнашып бара торган сүзләр, атама-терминнар, сирәгрәк кулланыла торган лексик берәмлекләр керәләр.
Татар телендә сүзләрнең аеруча күп мәгънәдә кулланылуы күзәтелә. Моны сөйләм белән тыгыз бәйләнештә, контекстта ачык күрергә була. Күп мәгънәле яки полисемантик сүзләр төп мәгънә җирлегендә сөйләмдә күптөрле яңа мәгънә төсмерләре барлыкка китерәләр. Төп үзенчәлек шунда: күп мәгънәле сүзләр бер-берсе белән аваздаш, ягъни аваз төзелеше ягыннан бердәй булалар. Бу – полисемия күренешенең төп билгесе булып тора.
Телнең эволюцион үсешендә сүзнең күп мәгънәлелеге белән аваздаш—адаш сүзләр (омонимия) арасында тыгыз мөнәсәбәт яши. Әмма күп мәгънәле сүзләрне омонимнар белән буташтырырга ярамый. Омонимнар аваз төзелеше ягыннан охшаш булсалар да, аларның мәгънәләрендә бер-берсе белән якынлык күзәтелми. Омоним сүзләрнең һәркайсы бер-берсеннән ерак торган мөстәкыйль мәгънәгә ия. Сүзнең күпмәгънәлелеге – бөтенләй башка күренеш.
Анда бер төп мәгънә җирлегендә яңа мәгънәләр һәм мәгънә төсмерләре барлыкка килә.
Аерым стильләргә хас лексиканың үсүе дә сүзләрнең, төп мәгънәсе үзгәреп, икенчел мәгънә төсмерләре барлыкка килүгә бәйләнгән. Сүзләрдәге мәгънә үзенчәлекләрен, андагы үзгәрешләрне күрсәтә торган төрле мисалларга мөрәҗәгать итсәк, күңел сүзендә мондый мәгънә төсмерләрен күрергә була: 1. Кешенең эчке дөньясы, кичерешләре, хис-тойгылары. 2. Нинди дә булса фикер, уй мәгънәсендә. 3. Кәеф, рухи хәл. 4. Ярату, мәхәббәт хисе. 5. Эченнән. 6. Хәтердән. 7. Күтәренкелек, җанлылык. 8. Ямь, матурлык. 9. Нинди дә булса предметның, күренешнең нигезе, әсәрнең җирлеге турында.
Омонимнарның стилистик кулланылышы
Сүзләрнең төп мәгънәләре бер-берсеннән ераклашканда телдә омонимия барлыкка килә. Омонимнар—алар аваздаш сүзләр. Анда һәр сүз мөстәкыйль мәгънәне белдерә. Төрле мәгънәдәге аваздаш сүзләр сөйләмнең эчтәлеген баета, укучы һәм тыңлаучының игътибарын үзенә җәлеп итә.
Предметлар һәм күренешләрне белдергән сүзләргә караган омонимнар:
Сабак. 1) Үсемлекнең төп өлеше; 2) Белем бирүгә билгеләнгән уку вакыты, дәрес. Омонимнар мәзәкләрдә үзенә бер урын тота.
Аерым кешеләрне һәм күренешләрне ачыклау һәм аларга бәя бирү рәвешендә дә омонимнар үзенчәлекле кулланылалар. Кайбер мисаллар:
- Атың ничек?
- Мин үзем ат, абый,
Тайдан да шәп чабам «тайганда»...
- Алай икән... Исме ничек «Атның»?
- «Зәңгәр бүре» диләр малайлар. (X. Т.)
Аваз төзелеше ягыннан бертөрле булсалар да, сүзләрдә басым төрле иҗекләргә төшәргә мөмкин. Мондый сүзләр омографлар яки язылышлары бер, әйтелешләре төрле булган лексик берәмлекләр рәтендә каралалар. Мәсәлән, карта сүзендә к авазы калын әйтелә, басым соңгы иҗеккә төшә, күшәүче хайваннарның ашказаны мәгънәсендә йөри.
Неологизмнар һәм алардагы стилистик төсмерләр
Телнең сүзлек хәзинәсендә туктаусыз үзгәрешләр бара. Татар теленең сүз ясау һәм эчке мөмкинлекләрен файдалану, халыкара сүзләргә мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә йөзләрчә уңышлы яңа сүзләр һәм атамалар барлыкка килә. Яңалыклар XX гасыр һәм бигрәк тә гасыр башында, 20—30 нчы елларда, XX гасырның соңгы чирегендә нык күзәтелә. Татар теле бик күп яңа сүзләр хисабына баеды. 20 нче еллар ахырында эшкәртелеп, телебезгә кабул ителгән сүзләр һәм атамалар саны унбиш меңнән артып китә .
Стильләрдә диалекталь – аерым шивәләргә хас сүзләр
Төрле урынчылыкларда очрый торган җирле сөйләм сүзләре матур әдәбият әсәрләрендә, сирәк кенә иҗтимагый-публицистик стильдә үзләренең кулланылышларын табалар. Диалекталь сүзләргә мөрәҗәгать итү:
а) авторның чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерү, тормыш-көнкүрешне тулырак сурәтләү һәм тирәнрәк ачу; б) әсәргә индивидуаль стиль төсмерләре бирү, сөйләмне җирле тел үзенчәлекләре белән баету; в) персонаж сөйләмендә әсәрдә катнашучыларның гореф-гадәтләре, холкы белән тулырак, таныштыру өчен төрле максатлардан чыгып эшләнә.
Җанлы сөйләмнең күп өлеше әдәби телгә керә, бер өлеше исә аерым урынчылыкларга гына хас күренеш булып кала. Шуңа күрә әдәби язма тел белән сөйләү теле арасында һәрвакыт аерымлыклар яшәп килә, ләкин сөйләмнең бу ике төрен бер-берсенә каршы куярга да ярамый. Тел күренешләрен монысы әдәби, тегесе җирле сөйләм үзенчәлеге генә дип бәяләү дөрес түгел. телнең гасырлар дәвамында үсешен, тотрыклылыгын ачык күрсәтәләр.
Лексик диалектизмнар (шивә сүзләр).
Яренгә (киләсе елга).
Тенәген, кенәген (кичә, кичәгенәк).
Телнең үсү һәм камилләшү процессында искергән, кулланылыштан төшеп бара торган сүзләрне дә очратырга мөмкин. Кайбер төрки-татар сүзләре элек-электән язма истәлекләрдә урын алсалар да, соңгы чорларга таба сирәк кулланыла башлыйлар яки телдән бөтенләй төшеп калалар. Мәсәлән: турун (онык), йи (аша), бичин (маймыл), болак (елга, чишмә), эл (кул), ут (үлән), күни (кәнизәк) һ. б. XIX гасырның икенче яртысында XX гасыр башында язылган әсәрләрдә әле аларның кайберләрен очратырга була. Кайбер искергән сүзләр хәзерге телдә аерым лексик берәмлекләр составында табыла ала. Мәсәлән: савыт-саба—савыт-савыт, мал-туар—мал-мал, бала-чага—бала- бала, кыз-кыркын—кыз-кыз. Вакытлар үтү белән, саба, туар, чага, кыркын сүзләре әдәби тел өчен архаик формага әйләнгәннәр яки искергәннәр. Мәгънә аңлатмасалар да, алар кулланылышларын дәвам итәләр.
Гади сөйләм сүзләренең кулланылышы .
Әдәби телнең һәм халык сөйләменең сүзлек хәзинәсен үстерүдә һәм функциональ стильләрне төрле яклап баетуда гади сөйләм сүзләре зур урын тота. Җанлы сөйләм үзенчәлекләре буларак, алар диалекталь сүзләрдән, тар урынчылыкта гына йөргән лексик берәмлекләрдән аерылып торалар.
Гади сөйләм сүзләре—ул тарихи категория. Төрле чорларда аның үзенә хас лексик-семантик үзенчәлекләре барлыкка килә. Аларның барысы да әдәби телдә тотрыклы урын ала алмый, нормалашып җитми. Шуңа да карамастан, гади сөйләм сүзләре халыкта киң таралган лексик берәмлекләр рәтендә каралалар.
Гомумән, гади сөйләм сүзләренең төгәл мәгънәләре контекстта гына ачыклана, башка сүзләр белән бәйләнешкә кереп, алар төрле мәгънә төсмерләренә ия булалар. Матур әдәбият әсәрләрендә һәм сөйләү стилендә алар аеруча күп кулланыла.
Фразеологик әйтелмәләр һәм аларның стилистик кулланылышы
Татар теле фразеологик әйтелмәләргә бай тел.
Фразеологиядә халыкның бай тарихи тәҗрибәсе чагыла, эшчәнлеге, тормыш-көнкүреше, мәдәнияте ачык күз алдына килеп баса. Шунлыктан ул телне өйрәнүгә, андагы мәгънә төсмерләрен белергә, аларны дөрес кулланырга һәм, гомумән, сөйләм культурасын үстерергә ярдәм итә.
Фразеология үзенең мәгънәсе, тезелеше һәм функциональ
үзенчәлекләре ягыннан аерым сүзләрдән һәм гади сүз тезмәләреннән аерылып тора. Фразеология – ул, асылда, бербөтен мәгънә белдерүче, чынбарлыктагы күренешләрне тәэсирле, сурәтле һәм сәнгатьле итеп чагылдыручы, семантик һәм синтаксик яктан таркалмый торган тотрыклы сүз тезмәсе. Мәсәлән: балавыз сыгу, күңел тулу, күңел ярасы, баш күккә тию, ачыгавыз һ. б.
II бүлек
М. Хәбибуллин әсәрендә лексик катламнар .
Әлеге бүлектә, без, М. Хәбибуллин әсәрендә аерым лексик катламнарның тоткан урынын карап китәбез.
Бу бүлек өчен авторның "Илчегә үлем юк" (Казан: Мәгариф, 2003. - 343 б.), романын мисал итеп алабыз.
"Илчегә үлем юк" романында аерым лексик
катламнардан мисаллар:
Күчерелмә мәгънәле сүзләр:
1. - Чит илләрдә солтан булганчы, үз илемдә олтан булсамчы,дигән борынгылар, шәех Игәнәй, - диде көтмәгәндә кәтиб Хафиз. (24 бит).
2. - Хөкемдарым-ханым, - диде Зәбәрҗәт ханбикә, түргә уза-уза,йомшак тавышы белән һәммәсен дә үзенә җәлеп итеп. (25 бит).
3.Нурлы йөзендә, кояштай елмаеп, бәхет тамчылары
уйный -дип уйларга өлгерде ат тотучы. (64 бит).
4.Фәрештәгә охшаган бу кызны кайнар сөю белән сөйде Мамак (243 бит). Образлы мәгънәләргә караган сүзләр:
Эмоциональ мәгънәләргә караган сүзләр:
Синонимик мәгънәле сүзләр (синонимнар):
Омонимик мәгънәле сүзләр (омонимнар):
Архаик сүзләр :
1.Алпар баребер Сәлим хан колы булып калды , галиҗәнап монда да ипле чарасын тапты ( 4 бит ).
2.Чик аша бер генә сәүдәгәр дә, бер генә дәрвиш тә чыкмасын (18 бит
3.Болгар кам ислам динен кабул итмәде (38 бит).
4. - Гали олан , -дип килеп туктады йөзбаш (154 бит ).
5. Хан аны гафиллектә гаепләп,башын кистерә ( 177 бит ).
6. Нигә аңа бу җариянең исеме ? (232 бит ).
7. Меңбаш Таймас кешеләрне уратып алган ( 356 бит ).
Йомгаклау.
Бу бүлектә без М. Хәбибуллинның тарихи әсәрләр сериясенә кергән
” Илчегә үлем юк “ романындагы лексик катламнарны өйрәндек.
М . Хәбибуллин әсәрләрендә төрле эмоцияләрне, хисләрне белдерүче сүзләрне дә, күренешләрне ачыклап килүче эмоциональ - бәяләү сүзләрен дә , эмоциональ - экспрессив сүзләрне дә , тантаналы югары стильсүзләрен дә очратырга мөмкин .
Әсәрләрендә шулай ук антоним , омоним , синоним сүзләрне дә еш куллана .Синоним сүзләрне бер - берсенә капма- каршы куеп куллану очрый .Тарихи әсәрләр сериясенә кергән бу романында лексик катламнарның күп өлешен тарихи сүзләр , архаик сүзләр алып тора , диалектальсүзләрне , фразеологик әйтелмәләрне дә куллана .
Матур әдәбият стилендә мәкаль һәм әйтемнәрне билгеле бер стильгә , жанрга яраклаштырып бирү киң таралган .М. Хәбибуллин әсәрләрендә дә мәкаль һәм әйтемнәр үзенчәлекле урынны алып тора .Ул аларны эчтәлек белән тыгыз мөнәсәбәттә бирә .Алар фикерләү үткенлегенә , сөйләмнең кыскалыгына ирешүдә әһәмиятле чара булып торалар .
М. Хәбибуллин әсәрләре лексик катламнарга бай булулары белән аерылып торалар .
Кулланылган әдәбият.
1. Галиева Г. Диалект - милли бизәк ул /Г. Галиева // Мәгърифәт . - 2008 . - 26 июл . - Б. 6.
2. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле /Ф. С. Сафиуллина - Казан: Хәтер,1999. - Б. 34-38.
3. Сафиуллина Ф. С. Тел гыйлеменә кереш / Ф. С. Сафиуллина - Казан : ТарИХ,2001. - Б. 105 -124.
4. Сафиуллина Ф. С., М.З.Зәкиев Хәзерге татар әдәби теле / Ф. С. Сафиуллина, М. З. Зәкиев . - Казан : Мәгариф ,2002- Б. 37-52.
5. Хаков В.Татар әдәби теле / В.Хаков - Казан : Тат. кит. нәшр.,1999. -Б.304.
6. Хаков В. Сүзләрнең килеп чыгышы һәм аларда мәгънә үзгәрешләре / В. Хаков - КАзан :Мәгариф ,1999. -Б.14-16.
7. Хәбибуллин М. Илчегә үлем юк / М . Хәбибуллин - Казан : Тат . кит . нәшр ., 2002 . Б.384 .
Проказы старухи-зимы
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
Два петушка
Горячо - холодно
Осенняя паутина