ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ “ Нәби Дәүли – минем якташ язучым”
Вложение | Размер |
---|---|
nbi_duli_konferen-n_chuash_kichue.doc | 66.5 КБ |
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы
Чуаш Кичүе урта гомуми белем бирү мәктәбе
Нәби Дәүли исемендәге районара фәнни-гамәли конференция
Тематик юнәлеш: татар филологиясе
ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ
“ Нәби Дәүли – минем якташ язучым”
Автор: Чуаш Кичүе урта мәктәбенең
9 сыйныфы укучысы Җәләлетдинова
Алсу Ирек кызы
Җитәкчесе: Хөсәенова Радия Хаертдин кызы ,
беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
2014
Эчтәлек
Кереш
1. Нәби Дәүлинең тормыш юлы
2. Нәби Дәүли -яралы язмыш корбаны
Йомгаклау.
Тикшерү эшенең темасы: Нәби Дәүли- яралы язмыш корбаны
Теманың актуальлеге: Туган төбәк, туган шәһәр, туган җир.... Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, күренекле шәхесләрен белми торып, дөньякүләм танылган олы шәхесләребез иҗатын югары дәрәҗәдә күзаллый алмый. Якташыбыз Нәби Дәүлинең 100 еллык юбилеен билгеләп үткәннән соң, аның тормышы һәм иҗаты белән кызыксыну тагын да артты. Бу эш безгә районыбыз җирлегендә туып – үскән күренекле шәхесләр үрнәгендә тәрбияләнергә, туган як табигатенең матурлыгын, байлыгын, аны саклау кирәклеген аңларга ярдәм итә.
Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Нәби Дәүлинең тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү ясау, тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү һәм Нәби Дәүлинең яралы язмыш корбаны икәнен бәян итү;
Тикшерү объекты: язучы һәм якташыбызның тормышына караган документлар, мәкаләләр, шәхси фотографияләр, әсәрләре.
Тикшерү методлары: эвристик ысул - эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.
Алымнар: Нәби Дәүли буенча булган әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; аның кызлары белән булган очрашудан алган хатирәләр белән уртаклашу, язмаларны редакцияләү; шәхси фотоларын җыю, әдәби әсәрләренә анализ ясау.
Кереш
Туган җир. Туган туфрак. Туган төбәк. Ул һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән әлеге төшенчә тагын да зур мәгънәгә ия була. Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате – болар барысы да кече яшьтән үк тормышыбызның бер кисәгенә әверелә. Аны өйрәнү безнең әдәбият белән кызыксынуны үстерә, әдәби карашны киңәйтә, китап белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен баета, фәнни-тикшеренү, эзләнү эшенә тарта.
Якташларыбыз тормышын өйрәнү безгә ни өчен кирәк дигән сорауга туган җиргә мәхәббәт нигезендә милли горурлык тойгысын тәрбияләү өчен кирәк дигән җавап бирер идем мин.
Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буын шулар үрнәгендә тәрбияләнә. Туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗатын белмәү – культурасызлык билгесе ул. Без төбәкнең шифалы туфрагында туып – үскән якташ әдипләребез, шагыйрьләребез, артистларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Татарстанның халык артистлары: Әзәл Яһудин ,Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, Әнәс Галиуллин, Әсхәт Хисмәтов, Рәзидә Төхфәтуллина, Мирсәет Сөнгатуллин, язучылар Бикә Рәхимова, Шамил Маннапов, Мөдәррис Вәлиев, Әсрар Галиев, Илгизәр Солтан һәм башка якташларыбыз да Әлкинең данын еракларга тараткан шәхесләр. Ләкин безнең сүзебез шулар арасында энҗе бөртегедәй ялтырап яткан тагын бер якташыбыз турында булыр. Ул – “Язмышка юл”, “Яшәү белән үлем арасында”, “Җимерелгән бастион”, “Кояшка йөз белән” һ.б китаплар авторы, Бөек Ватан сугышының ачысын –төчесен татыган якташыбыз Нәби Дәүли.
Тормыш юлы
Нәби Дәүли 1910 елның 1 июнендә Әлки районы Мәүләшә (Иске Камка) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. 1919 елда Нәбиулланың әтисе вафат була. Әнисе икенче иргә чыга һәм үги ата аларны Кавказ якларына алып китә. Озак та үтми, Нәбиулланың әнисе дә үлеп, булачак әдип тома ятим кала. Шуннан чыгып, мин аны безнең районның “Габдулла Тукае ”, -дип әйтә алам.
Нәби Дәүли 1921 елда ул Царицын (хәзерге Волгоград) шәҺәрендә балалар колониясенә эләгә. Шунда җидееллык белем ала, беренче әдәби әсәрләрен бастыра. Озакламый Донбасс ягына китеп, «Пролетар» исемле татар газетасы редакциясендә эшли. 1931–1933 елларда ул Винница шәһәрендәге хәрби мәктәптә укый, Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Н. Дөүли Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, әмма 1941 елның августында чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә. 1942 елның яз башында бүтән әсирләр белән бергә Германиягә озатыла. 1945 елның апрелендә ул берничә иптәше белән лагерьдан кача, Совет Армиясенә кушыла һәм сугышны фронтта тәмамлый.
Яралы язмыш корбаны“ “Сугышньң икенче көнендә үк миңа военкоматтан повестка килде. Кичке якта ук аларның эшелоннары юлга чыга..Вокзалда меңләгән куллар яулык болгый-бол-гый безне озатып калды, без фронтка киттек,- ,- дип язган ул үзенең “мин хәбәрсез югалган идем” дигән кереш сүзендә. Нәби Дәүли Орша шәhәpe янында сугыша. Ләкин чолганышта калып, әсирлеккә эләгә. Әсирлектәге тормышын “Яшәү белән үлем арасында” автобиографик повестен укып, Нәби Дәүлинең яралары тагын да көчле икәнлегенә ышанасың. Әмма ул аларны төзәтергә үзендә көч, яшәүгә өмет чаткылары булдырган. 1945 елда ул бик зур кыенлыклар белән Люзовец концлагереннан качып котыла. Яңадан сугышчылар сафына баса! Бәхеткә каршы Бөек җиңү көнен исән-имин каршылый.
Шагыйрь, язучы, балалар драматургы Нәби Дәүлинең (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшинның (1910-1989) үз чорында язылган “Кем йөрәккә ачкыч табар?” мәкаләсе әдипнең язмышындагы борылышларны, сикәлтәле үрләрне, түбән тәгәрәүләрне чагылдыра, аның да, башка бик күпләр кебек, яралы язмыш корбаны булганлыгын тагын бер кат раслый кебек. Әдипнең архивы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар бүлеге һәм фәнни архив фондында саклана. “Бу мирас белән якыннанрак танышкач, бермәл өнсез каласың.” – дип яза Татарстан язучылар берлеге әгъзалары..Сугыш гарасатларын кичеп, дошман әсирлегенә эләгеп, концлагерьларда кыйналып, күп тапкырлар үлем белен күзгә-күз очрашкан, андагы барлык газапларны үз жилкәсендә күтәргән, әсирлектән көчкә качып котылып, сугыштан соңгы чорның авырлыкларын күргән һәм кичергән әдипкә, туган җирендә — үз илендә дә рәхәт кенә яшәп, тыныч кына ижат итәргә язмаган икән.
1939 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы булган Нәби Дәүлигә, сугыштан соң да «кара сакалы» гел ияреп йөри. Янәсе, тоткынлыкта булган, димәк, бу кешегә аеруча игьтибарлы булырга кирәк! Сугышка кадәр өч шигырь китабы бастырып чыгарган шагыйрь («Ал чәчәк», 1936, «Бәхет», 1938, «Кырык шигырь», 1941) сугыштан соң, эш эзләп, озак каңгырып йөри. Барлык редакция ишеклере аңа ябык була. Бу газапны халкыбызньң бөек шагыйре Хәсән Туфан да үз җилкәсендә татыганлыгын без инде беләбез. Ул да бит сөргеннән кайткач, эшке урнаша алмыйча йөри һәм көн
саен, иртә таңнан алып кичкә кадәр «Чаян» журналы редакциясе бусагасында көн үткәрә торган була. Нәби ага да, ахыр чиктә, Язучылар берлегенең бакчачылык ширкәтенә каравылчы булып эшкә урнаша. Язмыш шаяруымы бу, әллә инде ижат кешесен сындырып сынаумы?
Үзе дә ятимлекне ирте татыган ир-егеткә язмыш дигәнең бер-бер артлы шактый житди сынаулар әзерлеп кенә тора. Аңа ижатын «таныту», әсәрләрен бастырып чыгару өчен кемнәр белән һәм ничекләр генә «сугышырга» туры килми. Бу турыда әдипкә язган хатлар һәм аның үзенең хаклык эзләп, югары даирәләргә юллаган мөрәҗәгатьләре сөйли. Шулай да үз укучыларыннан килгән, әдипнең ижатын яратуларын белдереп язылган, җылы, истәлекле хатлар фондта күпчелекне тәшкил итә. Аларның саны 300 дән арта. Бу хатларның географиясе шактый киң һәм төрле. Кемнәр генә, кайлардан гына язмыйлар аңа: механизаторлар, сыер савучылар, укытучылар, ветераннар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, язучылар, галимнәр, төзүчеләр, шахтерлар, мәктәп укытучылары...
Нәби Дәүлине әледән-әле очрашуларга чакыралар, балалар йортларында ул көтеп алынган кунакка әйләнә. Халык аның “Яшәү белән үлем арасында” һәм “Җимерелгән бастион” әсәрләрен йотлыгып укый. Әмма шул вакытта авторны сугыштагы вакыйгалар агышын, фашистларның тактикасын, сугыш коралларын белмичә сурәтләүдә гаепләүчеләр дә табыла. Шуннан китә инде "разборкалар": тегендә дә чакырып шелтәлиләр, монда да чакырып тиргиләр. Үзебезнең мәртәбәле язучыларның да кайберләре күсәк күтәреп, форсат чыкканын көтеп кенә тора.
Барыннан да бигрәк үзебезнекеләрнең кеше кулы белән "утлы кумер тотуы" гаҗәпләндерә аны. Чыдый Нәбиулла, тешен кысып булса да чыдый һәм улга-сулга карамый яза да яза. Бастырмасалар, кире күтәреп кайтып, архивына сала бара. Дөреслекне яклап язган мәкаләләре артканнан-арта. Истәлек-көндәлекләр калыная. Шулай итеп, «басылмаганнар» саны ишәя, дөреслек, хакыйкать ачыклана төшә, дәлилләр торган саен байый бара. Тикмәгә генә: «Кем йөреккә ачкыч табар?..»- дип бәргәләнми, ачыргаланып аваз салмый Нәби ага.
Ни генә булмасын,сугыштан соңгы елларда Нәби Дәүли ныклап торып әдәбият белән генә шөгыльләнә. Ул төрле жанрларда иҗат итә, hәp өлкәдә җитди уңышларга ирешә.
Аның иҗатында иле өчен, көне өчен салкында туңган, ләкин исән-имин сакланган, аякка басу белән крестьян тормышының бөтен авырлыгын җилкәсендә татып үскән , Ватан өстенә авыр сынау килгәч, кулына корал алып, мең үлем, мең югалту аша «Берлин кыегына хокук итеп байрак кадаган» буынның аһәңе яңгырый. Нәрсә генә эшләсәк тә, нәрсә генә күрсәк тә, без Туган илебез, туган авылыбыз алдында җаваплы, -ди ул.
Йомгаклау Нәби аганың 2 кызы бар. Алар Әлки төбәген онытмыйлар. 2010 нче ел Әбрар ага өчен юбилей елы иде. Шул уңайдан ,районыбызда “Нәби Дәүли” исемен-дәге гимназиядә республикакүләм әдәби конференция үткәрелде.Әлеге кичәдә язучының Казан шәһәрендә яшәүче 2 кызы да катнашты. Кичәгә шулай ук Бикә Рәхимова, Сиринә Мингалимова, “Мәгърифәт”газетасы хезмәткәрләре, районыбыз җитәкчеләре, музей директоры, тирә - күрше районнардан укытучылар да чакырылган иде. Барысы да үз хатирәләре белән уртаклаштылар.Нәби аганың кызлары гимназиягә истәлекле бүләк, музейга әтиләренең киемнәрен дә тапшырдылар.
Якташ язучыларыбызның иҗаты буыннарны буыннарга тоташтырган чылбырны хәтерләтә. Үз – үзеңә, туган җиргә тугъры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча, тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән.
Кулланылган әдәбият:
6. “Ватаным Татарстан” газетасы, 2000 ел, июнь
Муравьиная кухня
Сочные помидорки
Две снежинки
Хитрость Дидоны
Мать-и-мачеха