Җәйге урманда искиткеч матур.
Вложение | Размер |
---|---|
zhyge_urmanda_insha.doc | 27.5 КБ |
Җәйге урманда...
Бу җәй бигрәкләр матур инде! Кайсы ягын гына алсаң да, мактап бетереп булмас төсле.Табигать җәй аенда керфекләрен ача төсле миңа. Тирә-як ямь-яшел. Кошлар сайравы күңелләрне моңландыра. Хуш исле чәчәкләр күзләрне камаштыра. Назлы җил мине урманга дәшә төсле. Яратам мин җәйге урманда йөрергә! Әлбәттә, болай вакыт уздыру өчен генә түгел.
Безнең як – җиләкле як. Шуңа күрә июнь айлары җиттеме – башлана инде безнең урманга сәяхәтебез. Каен җиләге- барлык җиләкләргә караганда да файдалы ди әнием.Кара җиләк- күзләргә файдалы. Анысы да үсә бит бездә. Урман буйлап арып- талып йөрисе юк. Бер урынга утырасың да бер савыт җыеп аласың. Ә кура җиләге балдай татлы. Безгә ул салкын тигән очракларда ярдәм итә. Җиләк җыйган арада, тирә- якка да күз салырга тырышам. Төз-төз итеп үскән нарат егетләре, берсен-берсе уздыра-уздыра, көч сынашкандай, кояшка таба башларын күтәргәннәр.Ак каен кызлары оялып кына бер кырыйда басып күзәтеп торалар. Ара-тирә миләш кызлары җимешләре белән ут янып тора кебек. Куе булмаган урыннарда кояш нурлары тәбәнәк үскән куалыкларның башларыннан сыйпап үтә кебек тоела. Кошлар чыр-чу килә. Һәрберсенең үз мәшәкате шул. Җәй бит вакытлыча гына. Балаларын үстереп, очарга өйрәтәселәре бар. Күке генә моңсуланып аваз сала. Тирән итеп сулыш алам. Чиста саф һава бөтен җаныма кереп тула. Анда аланлык, монда аланлык. Әнә ауган агачлар да күренгәли. Кәүсәләренә карасаң, шаккатырлык. Үзләре чыдамга ошаган.Яктылык, дым җитмәгәнмедер, әллә агач корты сәбәп булганмы- анысы миңа билгесез. Кызганып куйдам шул агачны. Эх, кеше гомере дә төрле сәбәпләр аркасында өзелә.
Зәңгәр күктә болытлар, ак пароходлардай, узыша-узыша каядыр ашыгалар. Колак төбендә генә чикерткәләр, скрипкаларын чиртә-чиртә концерт куялар төсле Аларга черки һәм шөпшәләр дә кушыла. Мин инде кайтыр юлга чыктым.Кырмыска өеменә тап булдым. Алар йөгерә -йөгерә җиң сызганып эшлиләр. Берничә җиләк белән сыйлыйсым килеп, әкрен генә өем өстенә җиләкләремне куйдым. Гүя рәхмәт әйткәндәй, мыекларын селкетеп, җиләкләрне чорнап та алдылар.
Урманның матурлыгы, байлыгы бик күп.Зыян китермичә күрә һәм файдалана белергә генә кирәк. Тар гына сукмак мине өемә кадәр озата барды.
Цветение вишни в лунную ночь
10 осенних мастер-классов для детей
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?
Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши
Флейта и Ветер