И туган ягым нинди гузэл син. Сочинение. Гараева Л.
Вложение | Размер |
---|---|
Сочинение. | 28 КБ |
И, туган ягым, нинди гүзәл син!.
Мин авыл баласы. Сабый чагымнан бирле челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугачлар тавышын да ишетеп үсәм, йолдызлы күкне , тулган айны күреп сокланам. Безнең авылның табигате искеткеч матур. Мин, капка төбенә чыгу белән, үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Үзем чирәмнән атлыйм, күзләрем тирә якны күзәтә. Әнә якында гына бормаланып инеш ага. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк тавышына күмелә. Балаларның чыр-чу килеп уйнавы аеруча бер ямь өсти.
Урманнар яшеллеге, саф һавасы, җырчы кошлары белән үзенә гашыйк итә. Урманны бөтен кеше дә ярата торгандыр дип уйлыйм мин. Җәй көне урман кешелэрне үзләренә тарта. Ял көннәрендә төркем-төркем дә, ялгыз кешеләр дә урманга агылалар. Ләкин бик сирәкләре шушы матурлыкны саклый белә шул. Артларыннан өем-өем чүпләр, тапталган алан утырып кала. Йөрәклэр сыкрый, урман авыр сулый бу хәлләрдән соң. Урман безне күпме байлыгы белән сыйлый: җиләк, баланы дисеңме, шомырты, карлыганы, сихәтле үләннәре, каен һәм имән пиннекләре. Әмма кешеләр бу байлыкның кадерен белмиләр, табигатькә карата рәхмәтле була белмиләр.
Сулыклар да бик күп безнең, ләкин промышленность предприятияләреннән агып чыккан сулар аларны пычрата, гүзәл табигатьнең ямен җибәрә. Сулыкларда яшәүче җәнлекләр үлә, су буе мәет чыккан йортны хәтерләтә.
Табигатебез елдан-ел ярлылана бара бит. Кешеләр ала белә ләкин, "кунак ашы - кара-каршы" булырга тиеш. Табигать анабызны яратырга, аны сакларга кирәк. Әгәр шушылай дәвам итсә киләчәк буынга бер нәрсә дә калмаячак. Без күрә, тоя, сизә алган хозурлыктан аларны мәхрүм итмик. Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Табигать һәм бөтен галәм киңлеген саклап калу безнең бурыч!
Чат башлангыч мәктәбенең
4 нче сыйныф укучысы: Гәрәева Ләйлә.
Укытучы: Бәдертдинова Зөһрә.
10 зимних мастер-классов для детей по рисованию
За еду птицы готовы собирать мусор
Одеяльце
Золотая хохлома
Л. Нечаев. Яма