Укучылар Габдулла Тукай әсәрләрен бик яратып укыйлар, ятлыйлар. татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әкиятенең дәвамын язып карадылар.
Вложение | Размер |
---|---|
kzh_beln_saryk_kiyate_dvamy.doc | 27 КБ |
Кәҗә белән сарык әкияте дәвамы.
Кәжә белән Сарык, урман буйлап йөри торгач, килеп чыгалар матур бер аланга. Бу аланда, дөняда булган барлык үлән һәм җиләк җимеш тә бар икән. Урманда яшәүче барлык кошлар һәм җәнлекләр бу аланда дус тату яшәп көн күрәләр икән. Кәҗә белән Сарык аландагы җәнлекләргә үзләренең ни сәбәпле урманга килүләрен сөйләгәч, җәнлекләр аларга аланда үзләре янында калырга ризалык биргәннәр. Шулай итеп Кәҗә белән Сарык, аланда, урмандагы жәнлекләр белән дус тату итеп яшәп калганнар.
Көннәрдән бер көнне, сайрар кошлар, урманга якын булган авылдагы ялгыз Ир белән хатынның өенә бүреләр кереп шунда яши башлаган дигән хәбәр алып киләләр. Кәжә белән Сарык, үз хуҗалараына бәлә килгәнен белеп алалар да, тиз арада җыенып урман җәнлекләренә рәхмәтләр әйтеп авылга таба сәфәр тоталар. Алар авылга килеп кергәндә көн кичкә авышкан була. Үзләре торган йортның капкасы янына килеп карасалар ни күрсеннәр, бүреләр хуҗалары куркытканнар, һәм алар бүреләргә ашау әзерләп йөриләр ди. Кәҗә белән Сарык озак уйлап тормаган «Микикики! Микикики! Су эзләп киткән бүреләребез монда икән»-дип ишек алдына кергәннәр. Аларны күргән бүреләр тиз арада кайсы кайдан чыга ала, урманга качып киткәннәр. Ир белән Хатын Кәҗә белән Сарыкка рәхмәтләр укыганнар ди, һәм гафу сорап башка беркайчан да Кәҗә белән Сарыкны кумаска сүз биргәннәр ди. Шул көннән башлап Ир, Хатын һәм Кәҗә белән Сарык бергә матур тормыш итәләр икән.
«Әйе,әйе чын булган хәл! Мин моны үз күзләрем белән күрдем. Кичә генә аларда кунакта идем, Ир һәм Хатын белән чәй эчтем бал ашадым, ишек алдында Кәҗә гармунда уйнады, Сарык пыр туздырып биеде». «Юк, ышанмыйм дисеңме? Ышанмасаң әйдә сикер, арбага киттек янәдән авылга!»…
Мәрданова Камилә Фәнис кызы. 2 нче сыйныф 2014 нче ел.
Выбери путь
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
Рисуем тыкву
Кто чем богат, тот тем и делится!
Загадка старого пирата или водолазный колокол