Выступление на конференции
Вложение | Размер |
---|---|
выступление | 31.1 КБ |
“ТАМЕДИА” АҖ филиалы – “Мәгариф” журналы
Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге
Мөслим муниципаль районының мәгариф идарәсе
XX ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧНЕ ЯРТЫСЫ ТАТАР ТАРИХИ-ӘДӘБИ ПРОЦЕССЫНДА МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ИҖАТЫ
Фазлиева Э.И.
Мамадыш районы, 3нче санлы Мамадыш
урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы
Укытучы: Л.З. Мубаракшина
2015
Мәгълүм булганча, XX гасырның икенче яртысы – татар әдәбиятының
милли нигезләргә кайту чоры – татар прозасында яңа эзләнүләр, яңа сукмаклар психологизмның тәнкыйди башлангычның көчәюе, лирик-эмоциональ башалнгычның алга чыгуы, публицистик башлангычның урын алуы кебек сыйфатларның алга алынуы, стиль тенденцияләренең, сәнгати алымнарының байлыгы белән бәйле. 60нчы елларда прозаиклар үткәндә әдәбиятта инде шактый актив, әмма заман идеологиясе белән бәйле рәвештә берьяклырак яктыртылган темаларны яңарак шартларда тулырак һәм объективлырак чагылдыра башлыйлар. Иң әүвәл милли-тәкъдири әһәмиятле булып торган авылның тарихи борылыш чорларындагы яшәешен тулырак сурәтләүгә игътибар арта. Татар прозаикларының тормыш турында объективрак фикер йөртүгә омтылулары тагын аларның тарихи үткәнгә, дөресрәге, халкыбызның күпгасырлык тарихына игътибарлары артуга китерде. Бу дәвердә Г.Бәширов, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев кебек язучыларның повестьлары языла, В.Нуруллин, Г.Ахуновларның эчке монологка корылган әсәрләре укыла, шигърияттән прозага Ә.Баянов килә. Шулар арасында М.Мәһдиев, әдәбиятка соңрак, әмма катлаулырак юл үтеп һәм зуррак тәҗрибә туплап килү белән аерылып тора.
Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, үткен каләмле тәнкыйтче һәм күренекле әдәбият галиме Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев – прозада беркемне дә кабатламаган, үз стиле булган язучы. Ул инсаниятне борчыган, четерекле төеннәрне табигый һәм бай тел канатында, кабатланмас язмышлар аша тасвирлау осталыгына ирешә, тормышны үзе ничек күргән, аңлаган, таныган кыяфәтендә, бизәмичә күрсәтә. Язучы иҗатында милләтнең киләчәге, яшьләр мәсьәләсе дә зур урын алып тора. Әдипне яшь буынның дөньяга карашлары, яшәү принциплары, уй-хыяллары, мәхәббәт-дуслык хисләре кызыксындыра. Язучы-прозаик буларак М.Мәһдиев матбугатта алтмышынчы елларның ахырында күренә башлый. 1967 елда “Казан утлары” журналында “Этюдлар” дигән гомуми баш астында аның берничә кыска хикәясе, әдәби парчалары басылып чыга. 1968 елда “Без – кырык беренче ел балалары” исемле повесте дөнья күрә. Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училищесында укучы яшүсмерләрнең көндәлек тормышын, аның формалашуын, дөньяны танып белергә өйрәнүләрен кызыклы ситуацияләр, оста тотып алынган тормыш детальләре һәм үзенчәлекле кеше характерлары аша гаҗәеп җанлы итеп гәүдәләндергән, композицион яктан җыйнак эшләнгән һәм күп бизәкле, җор, үткен тел белән язылган әлеге повесть укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алына. Әле кичә генә колхоз басуларында көлтә җыйган, бәрәңге ташыган, уч төпләре бирчәйгән чабаталы малайлар аркага капчыкларын асып, кемнеңдер теләге буенча укырга килгәннәр. Киемнәре кызыгырлык түгел, өстәвенә укырга да үз теләкләре белән килмәгәннәр. Укый торгач, аларны ихтирам итә башлыйсың. Баштарак шактый мескен булып күренгән малайлар ачлыкка, салкынга түзәләр, сугыш чорының авыр эшләрен үз җилкәләрендә күтәрәләр. Дошман илебезне буйсындыра алмаган кебек, сугыш Әлтәфи, Гыйззәтуллин, Зарифуллиннарны да җиңә алмады. Алар максатларына ирешеп укытучылар булдылар. Әлеге әсәрен автор сабакташларына багышлый. М.Мәһдиев авыр кырыс еллардагы яшьлеген искә алып сагына.
“Кеше китә - җыры кала” повестье (1978) - киң колачлы вакыйгаларны, драматик эпизодларны үз эченә алган, олы һәм катлаулы язмышлы характерларга, кызыклы образларга бай булган, гаҗәеп дәрәҗәдә халыкчан рухлы, олы хисле, зур яңгырашлы әсәр. Әсәрнең үзәгендә - Кара Чыршы исемле, табигатьнең матур бер җиренә кереп оялаган гадәти татар авылы тора. Аның тормышында, язмышында бөтен ил кичергән олы, кечкенә, шатлыклы һәм фаҗигале вакыйгалар аерым кеше язмышлары аша уза. Сугыш алды авылы кешеләре бер-берсенә ярдәм итешеп, барыннан канәгать булып, язмышларын колхоз белән бәйләп, матур итеп тормыш коруга омтылганнар. Алар иген үстерә, бала тәрбияли, табигатьне, халкын, туган телен яратып яши.
“Бәхилләшү” повестьтендә автор, үзенең башка әсәрләрендәге кебек үк, авыл турында, аның үткәне һәм бүгенгесе турында яза. Әдипнең геройлары – гади, гадәти кешеләр. Ниндидер искитмәле эш-гамәлләр дә аылмыйлар, йә язмыш кочаганда калып, йә чор мохите йогынтысында, йә чынлап һәм чын күңелдән ышанып көндәлек мәшәкатьләр белән яшиләр. Шулай да һәрберсенең үз йөзе, яшәү рәвеше бар.
Моннан тыш иҗат ителгән күләмле әсәрләре – сугышта соңгы беренче елларда авыл интеллегенциясе, мәктәп тормышы, укытучы- фронтовикларның укыту-тәрбия өлкәсендә фидакяр, намуслы хезмәте турындагы “Фронтовиклар” (1970) романы һәм, тематик эчтәлеге ягыннан шул ук авыл тормышын, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы колхоз чынбарлыгын, аның кешеләрен үзәккә алып, шул заманга хас күп төрле иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи проблемаларны художник күзе аша анализланган, актуаль яңгырашлы, халыкчан рухлы “Каз канатлары” (1975) романы, “Торналар төшкән җирдә” (1978), “Ут чәчәге” (1980), “Исәнме, Кәшфи абый” (1982), бүгенге авыл тормышына багышланган “Мәңгелек яз” (1982) романы, “Бәхилләшү” (1988) кебек повестьлары белән М.Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафларыннан урын ала.
Әдәбият белгече Фәрваз Миңнуллин М.Мәһдиевне яшьлеген сагынучы, туган авылының үткәненә гашыйк язучы дип атый. Рафаэль Мостафинга М. Мәһдиев иҗатына хас җылы лиризм, табигыйлек һәм тормышка якынлык ошый. Язучы һәм тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәдиевне әдипнең күпчелек әсәрләренең үзәгендә яткан табигатькә дусларча, хуҗаларча мөгаләмә, аерым кеше белән олы дөнья күренешләре, шәхес белән чишмә, күбәләк арыш серкәсе, сандугачлар арасында тирән якынлык, эчке уртаклык таба белүе сокландыра. Ә Аяз Гыйләҗев үзенең истәлекләрендә мондый сүзләр әйтеп калдыра: “...Әгәр рухыбызның үсеш юнәлешен, җитмешенче, сиксәненче елларда әдәбиятыбызның югарылыгын, аның ни дәрәҗәдә гадел һәм саф булуын өйрәнергә теләсәк, турыдан-туры Мәхәммәт Мәһдиев повестьларына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.
... Татар халкы күп гасырлар дәвамында чамасыз авыр сынаулар кичерде, шулай да үз йөзен, үз телен, күңел бизәге булган гамен-ваемын югалтмады. Халкыбызның шорурлыгын, намусын әнә шулар, М.Мәһдиевнең әсәрдән-әсәргә күчеп килгән, төрле-төрле характерлы, халык уллары саклап алып калды. ... Илбасарлар, гадәттә, беренче эш итеп халыкның аңын томалаудан башлыйлар, тарихны кисеп ташлауга омтылалар. Кәрим Тинчурин, Галимҗан Ибрахимов, Мәхмүт Галәү, Фәтхи Бурнашларны Сталин тиктәскә генә юк итмәгән ләбаса! Алар белән бергә ул татар халкын җиргә күмәргә дә омтылган! Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев егерменче гасырның иң хәтәр, иң усал елларында милләт бөтенлеге сакчылары булып, мең ел элек салына башлаган хәтер күперенең баганалары булып бастылар”.
Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укыганда шуңа игътибар итәсең: ул тормыш авырлыкларын бик күп кичерсә дә, күңел матурлыгын, юмор хисен югалтмаган. Бу дөньяның гаделсезлеге аны сындыра алмаган. Әдип гаять тирән дәрәҗәдә кеше күңеленең нечкәлекләрен аңлый, күрә һәм шуны укучыга җиткерә белә. Аның әсәрләрен укыганда минем кешеләргә карата чиксез ярату, үз итү, һәр кешенең үзенә генә хас кызыклы сыйфатларын күрә белүгә күзем ачылды. Үзен рәнҗетүләргә, кимсетүләргә карамыйча, беркемгә дә үчле булмыйча, ачу сакламыйча һәр нәрсәдә матурлык күреп, шуны укучының күңеленә сала белгәнгәдер, аның һәр әсәре йөрәккә рәхәтлек бирә. Укыган саен укыйсы килә. Аннан аерылсаң дөньяның яме бетәр кебек. Табигать күренешләрен аның кебек кыска һәм оста тасвирлаучы бик сирәктер ул. Татарстан халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев бу фани дөньядан бөтенләйгә китсә дә, күп санлы роман, повестьлары, хикәя- мәкаләләре, 35фәнни хезмәтнең авторы буларак хәтерләребездә гомер буе сакланыр. Ул әдәбиятның бөтен нечкәлекләрен белеп эш итүче, сизгер, кыю тәнкыйтьче һәм шушы өлкәгә кергән хезмәтләр авторы.
Әдәбият:
Сверчок
В какой день недели родился Юрий Гагарин?
Снежная книга
Вода может клеить?
Самый богатый воробей на свете