Яшь язучыларның иҗатын өйрәнү.
Вложение | Размер |
---|---|
ezlnu_eshe_mardanovya_l.docx | 36.52 КБ |
II Республиканская конференция проектно-исследовательких работ учащихся 6-10 классов«Без яшь, без сәләтле...”
Секция: татарский язык и литература
Тема: Ләис Зөлкарнәй шигырьләренең телен өйрәнү
Марданова Луиза, ученица 9класса
МБОУ «Мало-Уруссинская ООШ»
Ютазинкого района РТ
Научный руководитель:
учитель татарского языка и литературы
Галиева Алсу Фанисовна
Актаныш,2013
Эчтәлек
Кереш.............................................................................................................................................3
I. Ләис Зөлкарнәй шигырьләренең телен өйрәнү..................................................................4
1.1 Ләис Зөлкарнәй иҗатына күзәтү............................................................................................4
1.2. Л.Зөлкарнәй иҗатындагы тропларны өйрәнү......................................................................9
1.2.1. Укучыларга Ләис Зөлкарнәйнең шигырьләрендә метафораны оста итеп куллана белүен тану....................................................................................................................................9
1.2.2 Шагыйрьнең шигырьләрендәге чагыштыруларны таныту.............................................10
1.2.3 Шигырьләрдә җанландырулар..........................................................................................11
1.3. Тропларны өйрәнүнең әһәмияте.........................................................................................12
1.4. Л.Зөлкарнәйнең шигырьләренең төзелешен өйрәнү........................................................13
III. Йомгаклау............................................................................................................................16
VI. Кулланылган әдәбият.........................................................................................................17
Кереш
Тел,- М.Горький билгеләгәнчә, матур әдәбиятның “беренче элементы”, аның яшәеш формасы,бердәнбер төп материалы. Сүздән башка әдәби әсәр иҗат ителә алмый. Бу-һәркемгә билгеле нәрсә.
Ләкин бит әле тел кешенең көндәлек тормышында бер-берсе белән аралашу ,аңлашу өчен дә төп материал булып тора. Белгечләр телне һәр яклап өйрәнгән, аның табигатен,төзелешен, функциясен ачыклаган. Бу турыда бик күп хезмәт язылган.
Әдәби әсәр теле аралашу теленнән нәрсә белән аерыла соң? Әдәби әсәрнең теле, аралашу чарасы булган телдән,үзенең үти торган бурычы, вазифасы, ягъни функциясе белән аерыла.
Кешеләрнең бер-берсе белән сөйләшү, аңлашу коралы булган “гади” сүзгә караган, әсәр тукымасындагы сүз бермә-бер катлауланган, шагыйрь тарафыннан аңлы рәвештә корылган төзек бер системаның - әдәби әсәрнең – иң кечкенә берәмлегенә, иң кечкенә өлеше, тулы образны барлыкка китерә торган микрообразга – сүз сурәткә әверелә.
Сүз- сурәт - әдәби әсәрнең эчтәлеге белән формасын бергә ябыштырып тота торган күзәнәкләрнең берсе.
Чыннан да, матур әдәбият әсәренең телен җентекләп өйрәнмичә торып, аның идея-эстетик кыйммәтен бәяләп булмый. Чөнки әдәби әсәрнең теле-сәнгать чарасы ул, ягъни образ тудыру материалы һәркемгә билгеле булганча, образдан (сурәттән) башка сәнгать, димәк, шигърият тә юк. Шулай булгач, матур әдәбият әсәрнең үзенчәлеген аңлау өчен аның иң кечкенә образ-берәмлекләрен яки сүз-сурәтләрен җентекләп өйрәнергә кирәк.
Хәзерге көндә укучыларга таныш булмаган күп кенә шагыйрьләр бар. Укучылар аларның кайберләренең телен, иҗатын класстан тыш уку дәресләрендә, әдәби түгәрәкләрдә өйрәнәләр. Ә кайберләрен газета-журнал битләреннән генә күреп беләләр. Шундыйларның берсе – Ләис Зөлкарнәй.
Минем эзләнү-тикшеренү эшемнең темасы – Ләис Зөлкәрнәй шигырьләрнең телен өйрәнү.
Минем максатым – Ләис Зөлкәрнәй иҗатын һәм телен тирәнтен өйрәнү . Чөнки бүгенге көндә шагыйрь турында, аның иҗаты турында мәгълүмат бик аз.
Минем бурычларым:
I бүлек. Ләис Зөлкарнәй шигырьләренең телен өйрәнү
1.1.Ләис Зөлкарнәй иҗатына күзәтү
Поэзия – сәнгатьнең гаҗәп зур тәэсир итү көченә ия булган төрләреннең берсе. Гади сөйләм теле, әйтеп бирә алмаган хисләрне, тойгылырны шигырь теле әйтеп бирә ала.
Поэзия шул ук вакытта шагыйрьдән күп хезмәт, көч куюны, шигырь төзү буенча гасырлар буе җыйналган бай тәҗрибәне оста куллана белүне сорый.
Әдәби әсәрнең эстетик тәэсир итү көче шагыйрьнең үзе яшәгән чорны, аның кешеләрен, аларның уй-хисләрен итеп чагылдыру белән турыдан-туры бәйләгән.
Шигърияткә үз тавышы белән килеп кергән шагыйрьләрнең берсе – Ләис Зөлкәрнәй. Аның шигырьләренең тәэсир итү көчен фикер тыгызлыгы фәлсәфи тирәнлек һәм образлылык арттыра. Ул лирик герое аша дөньга, кешеләргә үз мөнәсәбәтен үз карашын белдерә.
Л.Зөлкәрнәй иҗатында авыл, аның кешеләре, балачак, табигать темалары урын ала.
Уйлана-эзләнә торгач, ул авылның яңа проблемаларын яңа бизәкләрен таба алды. Күп кенә шигырьләрендә тормышка, көн-күрешкә якынлык сизелеп тора. Аның кыска шигырьләре дә укучы күңелендә үз урынын таба, аларда да фикер чатыр-чатр килә, уйлану, нәтиҗә төсендә дә информациясене биреп кенә тора.
Мәңгелектән исә җил
Күк, күркып, төнне коча...
Ай-бу җилдә тузганак,
Җиһанга туәып оча...
Яз бу,
Учак төти
Көн-төн төти.
Көн-төн –
Кунар урын эзли.
Куакларын эзли
Чәчәк-чәчәк төтен.
Л.Зөлкарнәй иҗатына эчке бер илаһи яктылык сирпеп, мизгел һәм мәгелекләрнең уртак сере, матурлыгы булып мәхәббәт темасы да килеп керә.
Башка шагырьләр кебек үз, Л.Зөлкарнәй тарих-заман – вакыт кебек мәңгелек һәм шул ук мәлдә һәрвакыт актуаль проблемалар турында еш уйлана.
Борынгыдан, борынгыдан ук килгән караб
Комга утырып калган мәллә утрау булып?
Өяенкеләр давыл даулый.
Китсен өчен
Сәяхәт атау тоткынлыктан кубарылып.
Вакыт, объектив категория буларак, кырыс та. Шуңа күрә һәркем аның белән сак булырга тиеш.
Чүп булып оча кемнәрдер –
Вакыт безне җилгәрә!
Суырылып ук төшәбез бит,
Сутлылар без-гәрәбә.
Бу мизгелдә безнең уйлар
Орлыкларга бәрабәр
Ныклыкларны сайлый вакыт
Гайрәтле иңнәребез.
Заман йөген күп күтәреп,
Каты җиргә иңәрбез.
Заман агышын, гомер үтүен берни дә туктата алмый һәм бер көнне, ниһаять, кеше фәни дөньяга үзенең мәңгелек түгел икәнен аңлый.
Бик күп еллар яши кеше
Һәм бер көнне, ниһаять,
Оныкларын чакыра ул
Әйтер өчен васыять.
Балаларны төрле тарафларга китеп, авылда ялгыз картаеп, туган нигезеннән аерылырга мәҗбүр ителгән өлкәннәр язмышы да борчый шагырьне.
Тәрәзәдән карап тора
Моңсу татар әбисе:
Шәһәр артында авыллар
Аның авылы – берсе
Яхшы күзгә тәрәзәдән
Ул күренә төсле.
Һәм менә инде кеше мәңгелек йортта, каршыда татар зираты.
Дастанга тиң татар зиратуы бу.
Ялгыз нарат түрдә. Кем җаны?
Моңлы шавы кагыла камышларга
Авыр туфрак кул кымшатып.
Үткәнне онытмауда милли чикләнгәнлек күрү ялгыш булыр иде. тарихтан курку кирәкми. ул безнең юлдашыбыз, хәтеребез булырга тиеш.
Кара яллы аргамактан үткән Тарих
Төшкән горзи, очкан сөңге, атылган ук
Дастаннарның алыпларын хәтерләтеп,
Таш балбаллар җиргә иңгән тубыктан ук.
Иҗтимагый халәт тизрәк үзгәрергә мөмкин, ә кеше характеры катлаулы, анда үткәннән калганнары да, искедән күчкәннәредә тиз генә юкка чыкмый, югалмый, көтмәгәндә - уйламаганда үзен сиздерә.
Күргәнебезчә, шигъри юлларга элегик моң, авыр югалту өчен юксыну хисләре дә үтеп кергән.
Чыннан да, фәни дөньяда берәү дә ике тапкыр яши алмый.
Калын туфрак каплагандыр
Халкымның кичәге эзен...
Гыйбрәт алыйк, калыксын эз –
Кычкыртыгыз сур мөгезен.
Шагыйрьгә халыкның батыр ир-егетләре язмышы да якын. Аңа үлемнәре аша үлемсезлек җиһанына күчкән исемнәр газиз.
Бөгелү белмәс беләгеннән
Көчкә тапты өчәр кеше
Аемаган аягыннан
Өркеп тапты дәрт кеше.
Һәр карт палач килде аксак
Өйрәнчеге – сары малай
Килде
Киләшчәсен күтәрешеп
Карт иелде Батыршага
Көлде күзе өркебрәк:
“Исемеңә җисмең лаек,
Әмма миңа телең кирәк”.
Канлы учта
тыпырчынган кисәк- телем,
Синме, синме
Хәтер бар татарларның туган теле?!
Ыргыттылар:
Инде ике гасыр очам.
Бурзай этләр кала өреп.
Яфрак димәгез мине –
мин корымыйм.
мин – батыршаның теле
Мин кабатлыйм
- Ирек, И-И –рек!...
Биредә шагыйрь батыршаның халыкка хезмәт итүнең мәгънәсен тирән аңлата сурәтли.
Л.Зөлкарнәй иҗатында татар халкының тарихи шәхесләренә, поэзиябезнең якты йолдызларына багышланган әсәрләр әһәмиятеле урын алып тора.
Киләчәкне эзләп чыгу кирәк,
Узганнарның эзсез югалганда.
Акмуллалар эзләп киткән.
Ә мин...
Атым да юк, икән, юк арбада
Мин поездның гомуми
арбасында барам менә
Үз җырымны уйлап.
Уйланырлык икән –
Поезд бара.
Акмулланың арба эзе буйлап.
Арба эзе буйлап – далаларга,
Дәште Кыпчак, бәлки, таныр безне –
Киләчәкне эзләп табу өчен
Узганнрга китә арба эзе.
Чәчәк һәм шагыйрь...
Чәчәк яратмаган шагыйрь сирәк очраган кебек, чәчәк турында язмаган шагыйрь бар микән?
Л.Зөлкарнәйнең дә чәчәк турында язган берничә шигыре бар. Чәчәк әдәбиятта аеруча Көнчыгыш поэзиясендә, иң таралаган традицион сурәтләрнең берсе.
Әсәрнең уңышы аның эчтәлегенә, шагыйрьнең осталыгына бәйләнгән. Шагыйрь сурәтне яңа шигъри фикер белән баета алганмы, юкмы, образны яңача ачканмы, юкмы – хикмәт әнә шунда.
Л.Зөлкарнәйнең “Яшьлек” дигән болынлыкта шигыре нәкъ менә чәчәк образына яңа мәгънә салган өчен яңача яңгырый да
Яшьлек дигән болынлыкта
Матур чәчәк тапканчак
Көлеп торган шул чәчәккә
Чыклар булып талган чак.
Чыннан да, Ләис Зөлкарнәй иҗаты үз эченә бик күп темаларны берләштереп алган. аның шигырьләре укучыларга тәрбия бирү өчен бик яхшы мисаллар.
1.2. Л.Зөлкарнәй иҗатындагы тропларны өйрәнү
1.2.1. Укучыларга Ләис Зөлкарнәйнең шигырьләрендә метафораны оста итеп куллана белүен тану.
Метафора (грекча: күчерү) – төп шигъри тропларның берсе; бер предметны яки күренешне ачыклап бирү өчен, аңа күренешнең билгеләрен күчерелмә мәгънәдә куллану.
Гадәттә метафорада күчерелмә мәгънәдә килгән предмет төшенчәсе алына, ә предметның яки күренешнең туры мәгънәсе исә констекстан ачык аңлашылып тора. Димәк, метафорада предметның күчерелмә мәгънәдәге төшенчәсе генә бирелә. (“Әдәбият белеме сүзлеге”, 1990, 94 бит.)
Л. Зөлкарнәй шигырьләренең теле сурәтләү чараларына да бик бай. Ул әлеге әйтеп, аңлатып киткән метафорага да киң таяна. Шуннан башка шагыйрь, бәлки шагыйрь булудан да туктар иде. ул эстетик ләззәтне уч төбендә генә тотмый.
Укучысыннан Ләис Зөлкарнәй шигырьнең эченә үтүне, зиһенен эшләтүне таләп итә.
Л.Зөлкарнәйнең “балачак күче” исемле шигырь җыентыгындагы шигырьләрендәге метафоралар укучыларга табу өчен бик уңайлы.
Кыш җиткәч тә нәни кызны түгел,
Энҗе карны тибрәтер таган!
“Пәрәвезләр тузгытып исте җил” исемле бу шигырьдә автор карны матурлыгын, җиңеллеген әйтер өчен “энҗе” сүзен куллана.
Тәңкә карлар тотам күктән
Көртә керә-керә.
Йомарлам кар өрә.
Миңа гына өрә.
Шагыйрьнең “1981 ел 1 январь” исемле шигырендә кечкенә генә көчекне ул “йомарлам” кадәр дигән сүз белән алмаштыра.
Ах, төн булса, сумала төн!
Төн түгел шул. Мин – сукыр.
Беркем дә ачмас яулыкны
Хет ялвар, үтен, чакыр.
Бу өзек “Кара яулык капланган көзге” исемле (өзектән) шигырьдән. Бу шигырьдә язучы ялгыз, хуҗасыз калган йортны һәм андагы кара яулык ябылган көзгенең кичерешләрен сурәтли. Һәм анда нык караңгы төнне “сумала төн” дип әйтә.
Ләис Зөлкарнәй шигырьләрендә метафоралар бик уңышлы кулланылган. бу метафоралар шигырьне тагын да матурлый һәм укучыга кызыксынып уку теләген уята.
1.2.2 Шагыйрьнең шигырьләрендәге чагыштыруларны таныту.
Л.Зөлкарнәй иҗатында бигрәк тә чагыштырулары урынлы һәм киң файдалана.
Чагыштыру – тропларның иң гади һәм иң таралган төрләрнең берсе; нинди дә булса күренешне аңа охшаш үзенчәлеге булган икенче күренеш үзенчәлеге белән чагыштырып сыйфатлау, охшату. Чагыштырулар сөйләмгә җанлылык, эмоциональлек бирә, автор хикәяләвенә төрле сурәтле төсмерләр өсти.
Чагыштыру, янәшә кую, бер күренешне икенчесеннән табу, өченчесе ярдәмендә ачу-шагыйрьнең образлы фикерләү үзенчәлеге.
Очкын, миңа түгел, сиңа тигән.
Ах, аны мин нигә күрмәдем –
Бер караусыз төнге учак сыман,
Янәшәмдә янган йөрәгең...
Аңлатыр сүз эзләгәндәй,
Коры чыбык эзләдең.
Син китергән чыбыкларга
Шатлык сиздекме ул чак?
Бер сүнгән мәхәббәт кебек
Авыр кабынды учак.
Әлеге мисалларда барыбызга да таныш булган мәхәббәт темасы чагыштырулар белән бик уңышлы. Беренче мисал “Төнге учак” исемле шигырьдән язучы йөрәкне “бер караусыз төнге учак сыман” дигән тезем ярдәмендә чагыштыра.
Ә икенче мисал ике йөрәкнең аерылышып, озак еллардан соң гына кавышуларын, яки мәхәббәт учагының бик көттереп кавышуын “бер сүнгән мәхәббәт кебек авыр кабынды учак” дигән юллар белән чагыштыра.
Әлеге китерелгән мисалларда чагыштыруларны тышкы рәвешләреннән үк күреп була. Алар “кебек”, “сыман”, ярдәмче сүзләре белән ясалганнар. Мондый чагыштырулар укучыларга табу өчен бик уңайлы. Ләис Зөлкарнәй шигырьләрендә мондый чагыштыру кулланылган шигырь юлларын бик күп очратабыз. Мисал өчен: түбәндәге шигырьләрдән өзекләр китерергә була.
Җиде бабам карап тора
Бу туфрак арасыннан...
Игелек кылыйм һәркемгә
Хәер тараткан сыман.
Алсу кояш карап тора
Яфраклар арасыннан
Тын итеп өзелер кебек
Өлгергән алма сыман.
Димәк, мисаллардан күренгәнчә, үзәктә укучыларга җиңел, аңлаешлы, шагыйрьнең күпчелек шигырьләренә хас алым – чагыштыру ята. Шагыйрьнең шигырьләре чагыштырулар кулланылуы белән укучыларны үзенә тагын да тартып тора. Ләис Зөлкарнәйнең чагыштыруы – кыю, заманча.
1.2.3 Шигырьләрдә җанландырулар.
Сурәтләү – тасвирлау чараларының бер төре – җанландыру.
Бу алым белән предмет һәм күренешләр затка охшатылып, җанландырылып бирелә. Җанландыруларда сүзләрнең, төрләре катнаша.
Күп очракларда эш яки хәлне белдергән сүзләр, башка мәгънәгә күчеп, чынбарлыктагы күренешләрне җанландырып сурәтләү аеруча киң таралган. Җанландыруларны Ләис Зөлкарнәйдә бик яратып куллана.
Алсу кояш карап тора
Яфраклар арасыннан.
Мәңгелектән исә җил
Күк , куркып, төнне көча.
Ай – тырыска җиләк җыя
Күк – аланда төн кызы.
Бетәшми тын, бөрешми җан-
Бәгырьләргә җил бәрә.
Бу өзекләрдә эчтәлекле образлы итеп ачу өчен образлы итеп ачу өчен “кояш”, “ай”, “җил” төшенчәләре кешеләргә хас үзенчәлекләр белән җанландырып сурәтләгәннәр.
Озаткан гөл, таңнал җиткәч,
Ят офыкка үрелер.
Гасырларны кичкән бу агачның
Яңа шыткан нәни ылысы.
Гөлләр бии тыгыз җилдә
Монда – күләгәләре.
Бу мисалларда Ләис Зөлкарнәй гөлләрне, агачларны, чәчәкләрне җанландырып бирә. Үсемлекләрне, агачларны, чәчәкләрне җанландырып бирү сөйләмнең аһәңен арттыра, нәфислек ости.
Чыннан да, тасвири алымнарның бер төре булган күчерелмә мәгънәдәге сүзләр Ләис Зөлкарнәй әсәрләрендә киң урын ала. Алар – күренешләрне бер-берсе белән охшату, чагыштыру, җанландыру юлы белән сөйләмнең яңгырашып күтәрәләр.
1.3. Тропларны өйрәнүнең әһәмияте
Ләис Зөлкарнәйнең “Балачак күче”, “Кич”, “Пәрәвезләр тузгытып исте җил”, “Зиратта” исемле шигырьләрендә тропларга ачык мисаллар бик күп.
Сәләтле укучылар үзләренең иҗатларында бу тропларны куллана башлар иде. Һәм аларның да бу троплар иҗат җимешләрен баетыр һәм бизәр иде.
Безнең телебез матур, нәфис булсын өчен без үзебезнең телебездә, сөйләмебездә тропларны еш кулланабыз.
Без үзебезнең телебезне һәрвакыт баетып торырга һәм саклый белергә тиеш.
1.4. Л.Зөлкарнәйнең шигырьләренең төзелешен өйрәнү.
Ләис Зөлкарнәй шигырьләренең төзелешен дә бик үзенчәлекле. Синонимнары, антонимнары, анафора күренешләре шагыйрьнең дәртле күңел кичерешләрен сурәтләү максатына буйсына.
Анафора (“өскә чыгару” дигән грек сүзеннән) – стилистик фигура. Анафора сөйләмнең чагыштырмача аерылып торган кисәкләрендә бер үк авазларның. сүзләрнең яки сүзтезмәләрнең кабатлануына нигезләнеп ясала.
Гадәттә анафора чәчмә әсәрләрдә җөмләнең тиңдәш өлешләре, шигырьләрдә юлларның бертөсле башланып китүеннән гыйбарәт.
Ләис Зөлкарнәй шигырьләрендә анафора күренешенә мисаллар бик күп. Мәсәлән:
Кичер мине эндәшмәвем өчен.
Эндәшмәвем- төнсез упкын иде.
Эндәшмәвем – гөлсез болын иде.
Эндәшмәвем - өнсез дулкын иде.
Бердәнбер ул туган нигез,
Бердәнбер, кояш төсле...
Яшьләремнән – яулык авыр,
Яшьләремнән – ул тыгыз.
Ләис Зөлкарнәй шигырьләрендәге, әйтик, мисаллардагы “эндәшмәвем”, “бердәнбер”, “яшьләремнән” кебек анафоралары фикер-хисне аныграк чагылдыру максатына юнәлдерелә, фәлсәфи гомумиләштерүгә тартымлыгы белән отышлы.
Шагыйрьнең шигырьләрендә синонимнар да бик күп кулланылган.
Синоним (грекча “бердәй исемле” дигәнне белдерә) – төрлечә язылып, мәгънәләре ягыннан бер-берсенә якын сүзләр.
Синонимнар телнең бөтен үсеш дәвамында барлыкка килгәннәр. Танып белү процесында кешеләр әйберләрнең, күренешләрнең яңа үзенчәлекләрен ачалар, бу хәл, үз нәүбәтендә, яңа төшенчәләр һәм аларга ярашлы сүзләр барлыкка килүгә сәбәп була.
Ләис Зөлкарнәй кулланган синонимнар сөйләмнең төгәллегенә ирешүгә, форма белән эчтәлекнең логик бәйләнешен булдыруга ярдәм итәләр һәм урынсыз кабатлаулардан коткаралар.
“Бәй өченмени ат – бәйге өчен!” –
Борынгыдан калган җыру ала.
Чабыш даулый йөрәк – давыл аты,
Үрә басып алга ыргыла”.
Бу шигырьдә Ләис Зөлкарнәй “бәйге” сүзен кабатламас өчен “чабыш” сүзе белән алмаштыра.
Һәм ала ул ил картыннан
Зирәклекне, җорлыкны.
Таза, сакаллы бабаеннан
Ала җиңелмәс рухны.
Шагыйрь өлкән буын кешесен “ил картыннан” дигән тезем һәм “бабаеннан” дигән сүзләр белән алыштырып куллана.
Ләис Зөлкарнәй – шигырьләрендә антонимнарны да оста куллана белүче шагыйрьләрнең берсе.
Антоним грекча “каршы” һәм “исем” дигән сүзләрдән – бер - берсенә капма-каршы мәгънә белдерүче сүзләр. Төрле тамырдан ясалган һәм бер тамырдан ясалган сүзләр дә А-нар була ала.
Шагыйрьнең антоним кулланып язган шигырьләренә түбәндәге керә: “Ядәч”, “Кара яулык капланган көзге”, “Ятим йорт”, “Ныклап без таныш та түгел идек” һ.б.
Күктә кара болыт йөрде елап,
Күктә ак аҗаган уйнады.
Бу мисалда Ләис Зөлкарнәй кара һәм ак сүзләрен куллана ягъни төрле тамырдан ясалган антонимнар куллана.
Отсаң, бакый буласың син,
Отылсаң, - ди – бигайбә.
Ә бу шигырендә язучы бер тамырдан гына ясалган (отсаң-отылсаң) антонимнар кулланган.
Димәк, Ләис Зөлкарнәйнең табигать, әхлак темаларына багышланган шигырьләрен, аларның төзелеш үзенчәлекләрен киләчәктә минем кебек сәләтле укучыларга өйрәнү бик кирәк. Ләис Зөлкарнәйнең оста итеп анафоралар, синоним һәм антонимнар кулланып язылган шигырьләре укучыларның сөйләм телен үстерүгә, төрле тәрбия бирүгә ярдәм итәчәк.
Йомгаклау
Эшемне йомгаклап шуны әйтәсем килә: шагыйрьнең әхлак, табигать темаларына язылган шигырьләрен, оста кулланылган тропларын табарга һәм шигырь төзелешен өйрәнергә кирәк. Болай эшләгәндә бик уңышлы булыр иде.
Билгеле, шигъри әсәр өйрәнгәндә лирик образны табуга, аңлауга, кичерешләрне билгеләүгә күп көч түгелә. Шагыйрьнең шигырьләрен өйрәнгәндә куелган сорау һәм биремнәр шигырьдәге хис-кичерешне дә, аның сәбәбен, мәгънә ягын, әдәби эшләнешен, үзенчәлекләрен дә композицион детальләр, тел-сурәтләү чараларын да ачарлык булса, шигырьнең эчтәлеген, шагыйрьнең әйтәсе килгән сүзе укучыга барып ирешәчәк.
Кулланылган әдәбият
Загадка Бабы-Яги
Самый главный и трудный вопрос
Снежный всадник
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?
На берегу Байкала