Математик әкият
Вложение | Размер |
---|---|
tapkyrlaunyn_tugan_kone.docx | 19.04 КБ |
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БАЛТАЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
МБГБУ“НӨНӘГӘР ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”
Математик әкият
Борын-борын заманда Математика иленең Гамәлләр шәһәрчегендә яшәгәннәр ди ике дус - Кушу һәм Алу. Алар бик тә тату көн күргәннәр. Кушу һәм Алуны бу шәһәрдә бөтенесе дә белгән, чөнки аларның җиләк-җимеш бакчалары булган. Үзләренең җимешләрен алар башкаларга да биргәннәр.
Бервакыт Тапкырлау гамәленең туган көне якынлашкан. Кушу һәм Алу аңа банан бүләк итмәкче булганнар. Ләкин аларның бакчаларында банан үсмәгән. Кушу һәм Алу банан эзләп көньякка киткәннәр. Математика иле бик зур бит ул. Аның көньягындагы бер шәһәрдә Тапкырлауның абыйсы Бүлү яшәгән. Аның бакчасында бананнар үскән. Кушу белән Алу аның бакчасыннан банан алып кайтырбыз дип уйлаганнар.
Менә алар юлга чыкканнар. Бер көннән соң Кушу белән Алу күпергә килеп җиткәннәр. Күпернең башында “Икс” утырган. Күпер аша чыгу өчен Кушу белән Алуга “Икс” биргән тигезләмәне чишәргә кирәк булган. “Икс” аларга 6x + 18 = 30 дигән тигезләмә биргән. Ике дус тигезләмәне чишә башлаганнар:
6x + 18 = 30
6х = 30 – 18
6х = 12
х = 12 : 6
х = 2
Дөрес җавап биргән өчен “Икс” боларны күпер аша чыгарган. Күпмедер вакыттан соң Кушу белән Алу Бүлү яшәгән шәһәргә килеп җиткәннәр. Тапкырлауның абыйсы аларны яхшылап каршы алган, кунак иткән. Энесенең туган көне якынлашканын ишеткәч, Бүлү үзе дә Кушу һәм Алу белән, Тапкырлау янына кунакка барырга уйлаган. Менә алар Бүлүнең бакчасыннан бананнар алып Гамәлләр шәһәрчегенә кайтып киткәннәр.
Тапкырлау Кушу, Алу һәм Бүлүнең кайтуына бик шатланган. Алар Тапкырлауга бананнарны бүләк иткәннәр. Туган көн бик күңелле узган.
7нче сыйныф укучысы Зиатдинова Диләрә
Д.С.Лихачёв. Письма о добром и прекрасном: МОЛОДОСТЬ – ВСЯ ЖИЗНЬ
Зимовье зверей
Лепесток и цветок
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью
Бабочка