Камалиева Зөһрәнең үзе иҗат иткән шигырьләре.
Вложение | Размер |
---|---|
sina_bagyshlyym_bu_shigyremne.docx | 14.98 КБ |
*** « Акйолдыз»
Сиңа багышлыйм бу шигыремне,
Укымассың... Миңа барыбер.
Көнем, төнем сине уйлап үтә,
Йокыларым кача, кадерлем!
Дәрестә дә, өйдә, кунакта да
Синең хакта гына уйларым.
Син бит минем һаман күз алдымда –
Сүнми торган ялкын – хыялым!
***
“Мин бит сине яратам!” –
Моны мин ничек әйтим?
Син бит миннән китәсең,
Гүя миннән көләсең.
“Мин бит сине яратам!” –
Бу сүзне ничек әйтим?
Син мине яратмыйсың,
Мине күрми атлыйсың.
“Мин бит сине яратам!” –
Бу серне ничек әйтим?
Чишәр идем дә серемне
Аңламассың син мине.
Карамасаң карама,
Тыңламасаң тыңлама.
Ләкин минем хисләремне
Җиргә салып таптама!
***
Ромашкалар дөрес әйтәдерме...
“ Яратамы, юкмы?”
Иң мөһиме – мин яратам сине,
Ә син мине?
... Миңа барыбер.
Иң мөһиме шул – мин яратам Сине!
***
Шигырьләр укыйм, укыйм да
Бөтен кайгымны басам.
Синең хакта, бары синең хакта
Синең хакта гына уйланам...
Нишләтим соң күңелемне –
Мин бит сине яратам!
Урамнан парлылар уза,
Син һәм мин дип юанам.
Ләкин бу бит алай түгел,
Бу мираж гына, беләм.
Чүлдә су тапмаган кебек
Көчсезлегемнән көләм.
Хыялымда әллә кайда –
Күкләрдә, сәяхәттә.
Сине эзлим - таба алмыйм,
Мин һаман шул халәттә.
Кайда соң син сөйгән ярым?
Миңа бер тавыш бирче!
Шул тавышың белән беркөн
Мине бәхеткә төрче!
Килеп чыкчы юлыма!
Миңа терәк булырлык,
Мәхәббәтем минем,
Әйләнимче колыңа!
Валентин Берестов. Аист и соловей
Музыка космоса
Пчёлы и муха
Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"
Заповеди детства и юности