Яшәү яме.
Вложение | Размер |
---|---|
yashu_yame_-_kopiya.docx | 14.12 КБ |
(хикәя)
Мельникова Людмила, Алабуга шәһәре
8 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы
Таң атып килә...Иртәнге йокысыннан уянып, Сандугач моңлы тавышын бөтен тарафка яңгырата. Яңа явып киткән яңгыр исе тирә-якка таралган. Йомшак язгы җил, борыннарны кытыклый. Табигатьнең ямьгә төренгән мизгеле. Өй кыекларыннан тамган тамчылар, тып-тып килеп җиргә төшеп, бер-берсен ашыктыра сыман. Алар җирдәге гөрләвекләргә кушылырга ашыгалар...Ә Сандугачның күңелендә таңда күргән төше яңара. Менә ничә еллар инде ул шулай...
Иртәнге сихри тынлыкны ерактан ишетелеп торган канонада һәм җиргә төшкән бомба тавышлары бүлә. “Эх, тагын бер ничә минут кына йокы кочагында ятарга иде!..” – дип уйлый Сандугач. Юк, ятып булмый. Торырга, тизрәк моннан ераккарак очарга кирәк. Әнә нинди мәхшәр килә.
Сугышның башланган көннәре иде бу. Сандугач шулай туган җирләреннән аерылды. Еракларга, күз күрмәгән якларга очып китте. Яңа җирдә яңа тормыш башланды. Ләкин Сандугач туган җирен бик сагынды. Сугыш бетсен дә тизрәк туган якларыма кайтсам иде, дип хыяллана иде ул.
Көтеп алган бу көн дә килде. Ямьле язның май иде бу. Сандугач туган якларына ашкынды. Менә таныш елга, су буйлары. Ләкин үзе яшәгән алмагач бакчасын гына таба алмады ул. Озак очты ул бу көнне. Кунар кунача, яшәргә мөмкин оя эзләде. Бервакыт күзе ялгызы гына чәчәк атып утырган алмагачка төште. Шуңа кунды да моңлы җырын сузды.Тирә-юнь ямьләнеп киткән төсле тоелды. Аның тавышын ишетеп, тагын бер Сандугач очып килгән иде. Икесенә дә рәхәт булып китте. Зәңгәр күккә парлап очып менеп, озак моңландылар алар бу көнне. Аннан, икәүләшеп, шул алмагач ботагына оя кордылар. Яшәү ямьләнеп киткән кебек булды.
Ләкин Сандугачның төшенә сугыш вакытында шул көн еш керә. Һәр язда Сандугач, кабат бу көннәрнең кабатланмавын теләп, аяз күккә күтәрелә.
Разлука
Сверчок
Лиса и волк
Как нарисовать осеннее дерево акварелью
Как нарисовать лимон акварелью