Лилиянең һәбер шигыренә мәгънә салынган.
Вложение | Размер |
---|---|
shigyrler.docx | 15.23 КБ |
Хыялый мин!
Хыялый мин узем,бик хыялый,
Телим яңа дөнья табарга,
Болытларны ап-ак юрган итеп,
Өсләремә сузып ябарга.
Чәчәкләрне тезеп юлларыма,
Ак бәхетләр табар чакларым.
Шул чагында юып уйларымны,
Күктә болыт,түзми таралды.
Озак үтмәс,нурын сузып кояш,
Мине чакырыр кабат янына.
Ай төннәрен яктылыгын сирпеп,
Нур тутырыр ап-ак җаныма...
Яз җитте.
Күктә -кояш ,табигать тын,
Тышта матур,күңелле
Табигать кышкы йокыдан
Уянган да шикелле
Кар астыннан умырзая,
Матур итеп елмая
Гөрләвекләр җырлап ага,
Агачлар яфрак яра.
Язгы табигать
Язгы бөре уянды,
Як-ягына елмайды,
Кояш көлеп карау белән
Бар табигать җанланды.
Куандым!
Эшләгәнемне күргәч,әни
Матур итеп елмайды.
-Рәхмәт,балам,зур үскәнсең,
Дигәч,күңелем нурланды!
-Эшләгәнең минем өчен,
Тик шуны,син бел,кызым,
Өйрәнүең ,үзең өчен,
Син бит минем уң кулым!
Әни сүзе
Иң беренче эйткән сүз ул,
Мәңге озата бара.
“Әни” сүзе йөрәкләрдә
Гомергә торып кала!
Укытучыма!
Каршы аласыз Сез безне,
Һәркөнне кочак җәеп,
Җыелабыз сезнең янга,
Нәни чебиләр кебек.
Дәресләр бер-берартлы утә,
Көн саен белем арта.
Сезнең белән бик күңелле,
Безнең Укытучы апа!
Өйрәттегез дөрес уйлап,
Туры юлдан барырга,
Сүз бирәбез езгә һәрчак
Кеше булып калырга!
Яна Чишмә районы Чертуш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы.4нче сыйныф укучысы Саттарова Лилия.
Сказка об осеннем ветре
Груз обид
Убунту: я существую, потому что мы существуем
Мост из бумаги для Киры и Вики
Новый снимок Юпитера