сочинение на конкурс Билет в будущее
Вложение | Размер |
---|---|
сочинение на конкурс | 54 КБ |
Приложение № 1
к Положению о Республиканском конкурсе сочинений о профессиях «Билет в будущее» в 2015 году
ЗАЯВКА на участие
в Республиканском конкурсе сочинений о профессиях «Билет в будущее»
среди учащихся 7-10 классов общеобразовательных организаций в 2015 году
Номинация | «Трудовая династия» |
Название работы | Җирне яратучы нәселем. |
Ф.И.О. учащегося (полностью) | Галлямова Тансылу Радисовна |
Контактная информация (класс, адрес, телефон, факс, эл. почта) | Балтасинский район, д.Сосна, ул.Б.Хабибуллина, д.48, 89274032253, zailuci@rambler.ru |
Дата рождения (полностью) | 29марта 2002 года |
Школа (номер школы, адрес и телефон, эл. почта) | 422240 , Балтасинский район, д.Сосна, ул.г.Сарвара, д.6 sosna_sh@rambler.ru |
ФИО директора школы | Котдусов Гамиль Ханнанович |
Достижения учащегося (дипломы, награды, участие в конкурсах и олимпиадах) | |
Аннотация к Конкурсной работе | Иншада нәселдән килүче механизатор һөнәре турында сөйләнә. Бу һөнәрнең мөһимлеге искәртелә, авыр яклары, мактаулы булуы иншада бирелə. Дәү әтиемнең шушы һөнәрне бик яратып эшләве әйтелә , аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән абруйлы исем бирелде. |
Подавая настоящую заявку, я даю согласие:
Я понимаю и принимаю то, что мое сочинение не будут возвращено мне.
Подпись претендента на участие в конкурсе, об ознакомлении и согласии с условиями конкурса
(обязательно)
"__" __________ 20__ г. № _____
Заявление и документы принял
от МКУ "Управление образования БРИК":
_________ _________ ________________________ "__" __________ 20__ г.
(должность) (подпись) (расшифровка подписи) (дата)
_ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _
Линия отрыва
Принята заявка на участие в Республиканском конкурсе сочинений о профессиях «Билет в будущее» среди учащихся 7-10 классов общеобразовательных организаций в 2015 году
Регистрационный № _____ заявителя
Документы принял _________ _________ ________________________ "__" __________ 20__ г.
(должность) (подпись) (расшифровка подписи) (дата)
МБОУ «Соснинская ООШ»
«Җирне яратучы нәселем”
темасына инша
Номинация: Трудовая династия”
8 нче сыйныф укучысы
Галлямова Таңсылу Рәдис кызы
Укытучы :Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы
Адрес:422240. Балтач районы Түбән Сосна авылы
Билал Хабибуллин урамы, 48 йорт
89274032253
Мәктәп адресы: 422240 , Балтач районы, Түбән Сосна авылы,
Герой Сәрвар урамы , 6 нчы йорт
МБОУ “Соснинская ООШ”, директор Котдусов Гамил Ханнанович
Эшче һөнәре-бүгенге көндә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Күпләр югары белем алып, җылы урыннарга өмет иткән бер чорда гади эшче булып та, тормышта үз юлыңны табарга мөмкин. Әйтик, шофер, механизатор, токарь, слесарь, электрик, балта остасы, ташчы, буяучы кебек һөнәрләр бүгенге көндә дә бик кирәкле һәм хезмәт базарында сорала торган һөнәрләр булып тора.
Укытучы, хисапчы, тәрбияче һөнәрләре белән рәттән, киң кырларда тир түгүче механизаторларыбыз, мул уңыш үстерүче игенчеләребез-иң кадерле кешеләребез дә бар. Без иртән йокыдан тору белән, һәр гаиләдә табын әзерләнә. Анда, эшче һәм укытучы, галим һәм солдат, табиб һәм очучы-гомумән, кем генә булмасын, һәр кеше өчен кирәкле ризык-хуш исле, күпереп пешкән икмәк куела.
Безнең искиткеч бай сүзлегебездә һәрвакытта да янәшә торган ике сүз бар: ,,Җир” һәм ,,Икмәк”. Беренче карашка төсе белән дә, исе белән дә әллә ни ис китәрлек булмаган туфракта, дөньяда иң газиз, иң татлы, табигатьтә берни белән дә чагыштыргысыз хуш ис аңкып торган икмәк үсә.
Игә белгән, икмәк ашый. Икмәк игү-кеше тарафыннан уйлап табылган олы эш. Иген игү, бер караганда, еллар буена нык камилләшкән, теләсә кем тарафыннан башкарыла ала торган гап-гади хезмәт кебек: сөрәсең, чәчәсең, урасың. Ләкин ничек сөрергә? Кайчан чәчәргә? Ничек урырга? Моны көннәрнең сәгатен, минутын оста файдаланучы, җиргә йөрәк җылысын биреп, кадер-хөрмәт күрсәтеп, тир түгеп эшләүче тәҗрибәле авыл кешесе генә белә. Үзәкләргә үтә торган ачы җилләр дә, күз ачкысыз бураннар да һәм зәһәр салкыннар, түзә алмаслык эссе көннәр дә басу киңлекләрендә эшләүче игенчене һәм механизаторны куркытмый. Алар бөтен көчләрен, тырышлыкларын, осталыкларын иген үстерүгә бирә.
Механизаторлар-авыл җирендәге иң дәрәҗәле һөнәр ияләре. Алар ел әйләнәсе кешегә хезмәт күрсәтәләр. Бакча сукалаумы, урманнан утын алып кайтумы, печән чабумы, ташумы – барысына трактор, машина кирәк.
Минем дә сезне алдынгы механизатор–үземнең дәү әтием белән таныштырып үтәсем килә. Дәү әтиемне мин генә түгел, авылыбыз кешеләре дә бик ярата. Ул гел кешеләргә ярдәм итеп яши. Дәү әтием–Зарипов Мәхмүт Мәсхүт улы 1953 нче елның 11нче октябрендә Балтач районы Сосна авылында туган. Ул бик шук, тиктормас малай була. Кече яшьтән үк техника белән кызыксына. Мәктәптә укыганда трактор паркына барып техникага өйрәнә. 1970 нче елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм туган авылыбыздагы "Правда" колхозында хезмәт юлын башлый. 1971-1973 нче елларда хәрби хезмәттә була. 1973-1974 нче елларда Үрнәктәге һөнәри-техник училищеда укып, көйләүче-мастер һөнәре ала. Аны тәмамлап туган авылына кайта һәм тракторчы булып эшли башлый. Техниканы яхшы белүе, үз эшен яратып башкаруы, балачактан килгән җаваплылык, тырышлык, тыйнаклык кебек күркәм сыйфатлар, кешеләрне яратуы һәм аларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торуы дәү әтиемә авылдашлар алдында дан казанырга ярдәм итә.
Чык төшкәнче дип төнгә кадәр, яңгырлар башланганчы дип ялсыз эшләүче дәү әтиемнең ихтыяр көченә соклана идем мин. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дип, нәкъ менә аның турында әйтәләрдер. Аның кулыннан килмәгән эше юк . Аның үз эшен намус белән җиренә җиткереп башкаруыннан, алга таба бөтен системаның эше торган. Һава торышы нинди булуга карамастан, ул эш урынында.
“Бәракәтле ел килсен иде”, — дип тели иде дәү әтием, язгы чәчүгә чыгар алдыннан. Җылы кояшлы көннәргә, вакытында яуган яңгырларга чын күңелдән сөенә иде. “Ипи мул булыр әле, Ходай кушса”,— дия иде ул.
Дәү әтием тырыш хезмәте өчен колхоз идарәсенең, район хакимиятенең Мактау Таныклыклары белән бүләкләнгән. 2001 нче елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән абруйлы исем бирелде. Дәү әтием лаеклы ялда булуга карамастан, бүгенге көндә дә шушы авыр һәм игелекле хезмәттә. Дәү әтием бу һөнәрен әтисенә карап үзләштергән. Чөнки ул да данлыклы мезанизатор булган, әтисенең эшен уңышлы дәвам иткән. Димәк, механизатор һөнәре нәселдән килә дип әйтә алабыз.
Дәү әтиемнең малайлары булмагач, аның механизатор эшен дәвам итүче кеше дә юк дип уйлыйсыздыр инде. Юк шул:кияве дәвам итә. Минем әтием Рәдис тә җир эшен бик ярата. Аның үзенең тракторы бар, шуның белән бөтен җир эшләрен башкара. Ә аларның эшен минем энем дәвам итәр дип уйлыйм. Чөнки ул кечкенә булса да, бабасының һәм әтинең тракторында утырып йөрергә бик ярата. Димәк, ул механизатор нәселен дәвам иттерүче булачак.
Кулында эше булган кеше бервакытта да югалмый, ул тормышта үз урынын таба. “Эше булган кешедә, мең кешенең эше бар”,- дип тә юкка гына әйтмиләр. Кулы эш белгән осталар яныннан кеше өзелми: әле бер йомыш, әле икенчесен табып, аңа мөрәҗәгать итәләр. Һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга хокуклы. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә. Гомерлек һөнәрне сайлау бик авыр эш.
Ә гомумән алганда, табиб буласың киләме синең, хисапчымы, инженермы-эш анда гына түгел. Хикмәт сайланган һөнәреңнең остасы була белүдә, башка бернинди һөнәргә дә алыштырмаслык итеп шөгылеңне гомерлеккә сайлауда. Шул очракта гына һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинәгә әверелә ала. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була.
Нинди генә һөнәр сайласаң да, иң беренче чиратта, һәр кешедә эш сөючән, тырыш, намуслы булу, башкаларны хөрмәт итә белү сыйфатлары булырга тиеш. Шул чагында гына сине ихтирам итәрләр, хезмәтеңә тиешле бәяне бирерләр. Ә эш нәтиҗәңне күрү, җаның теләгән хезмәт белән шөгыльләнү–дөньяда иң зур бәхеттер ул, минемчә. Һөнәри осталыкның нигезе–йөрәгең кушкан, җаның теләгән эш белән шөгыльләнүдә. Янәшәбездәге һәркем үзе теләгән эшне башкарсын, аннан тәм табып, рухи ләззәт алып яшәсен.
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
Распускающиеся бумажные цветы на воде
Как напиться обезьяне?
Как нарисовать портрет?
Ласточка