Алар — дәһшәтле чор һәм утлы ел балалары.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_bulachak_honrem.doc | 43.5 КБ |
balachakny_urlagan_sugysh.docx | 828.03 КБ |
Минем булачак һөнәрем.
“Хезмәт – кеше канаты,
Канатлы бул, канатлы!”
Һөнәрләр...Һөнәрләр...Һөнәрләр... Катлаулы да, мактаулы да алар. Теләгәнеңне сайла һәм шуны тормышка ашыр.
Дөньяда бик күп төрле һөнәрләр бар: табиб, укытучы, сатучы, төзүче, тегүче, җырчы, тәрбияче һ.б. Ләкин үзеңнең һөнәреңне сайлау, ул бик зур җаваплылык.Һәрбер кеше үзенең тормыш юлын үзе сайлый бит. Һәм бу тормыш юлыннан син гомерең буе әлеге һөнәр белән янәшә барачаксың.
Кечкенә вакытта барлык кызлар да табиб яки укытучы булырга тели. Ләкин тора-бара дөньяда башка төрле һөнәрләр дә барлыгы ачыклана. Үскән саен синең кем булырга теләвең үзгәргәннән үзгәрә. Бер көнне син табиб булырга теләсәң, ә икенче көнне синең хыялың- укытучы булу. Чөнки кибеткә керсәң- кибетче буласы, хастаханәгә барсаң-табиб, мәктәпкә төшсәң-укытучы, балалар бакчасына барсаң-тәрбияче. Кайсы һөнәрне генә карасаң да, аның үзенең авыр яклары һәм уңай яклары бар. Һөнәрнең сиңа уңай яклары гына ошавы җитми әле. Син аның авыр якларын белеп, аларны дөрес итеп кабул итә белергә дә тиеш. Болардан тыш, иң мөһиме син үз эшеңне яратырга һәм күңел биреп, намус белән башкарырга тиеш буласың. Һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга хокуклы. Чөнки тормышта үз һөнәреңне дөрес сайлау бик мөһим. Яратмаган һөнәрне сайласаң, бу файдага булмый. Андый эштә эшлисе дә килеп тормый.
Һәр кешенең үзенең яраткан һөнәре була. Әле моңарчы мин үземнең кем буласы килүемне дә төгәл генә белми идем. Чөнки һөнәрне үзеңнең балачак хыялларыңа гына таянып сайлап булмый. Моңа олылар кебек бик тирән итеп уйлап эш итәргә кирәк. Әле мин 7нче сыйныфта гына укыйм. Ә һөнәрне мәктәпне укып бетергәнче сайларга була әле. Чөнки бу тормышта иң мөһиме кеше булып калырга кирәк, ә синең күңелеңә ятышлы һөнәр табыла ул. Бүгенге көнгә килгәндә, миңа табиб һөнәре ошый. Минем дә кешеләргә булышасым, аларны дәвалыйсым, терелтәсем, озын гомерле итәсем килә.
Табиб булу өчен нинди булырга кирәк? Бу сорауга җавап табуы да авыр. Чөнки кеше гомере синең кулыңда бит. Әлбәттә, иң беренче чиратта, кешеләрне яратырга кирәк, авырулар белән ягымлы сөйләшергә, аларның авыруларын белергә, үз эшеңнең остасы булырга кирәк. Күп китаплар укырга һәм хәтер яхшы булырга . Хәзерге вакытта кешеләрнең сәламәтлекләре бик начар. Көннән –көн төрле-төрле авырулар барлыкка килеп тора. Аларны дәвалау өчен төрле алымнар кулланырга, аларны эзләргә кирәк булачак. Мин ышанам: табиб һөнәрен үзләштерә алсам, мин җәмгыятькә дә , кешеләргә дә, үземә дә зур файда китерермен дип уйлыйм.
Минем киләчәктә шәфкать туташы буласым килә. Бу һөнәр турында мин беренче тапкыр авылыбызның фельдшер – акушерлык пункты мөдире булып эшләүче Гүзәл апа Габдрахманова белән очрашкач белдем. Ул күп тапкырлар минем бабам һәм әбием янына укол ясарга килде. Без әбием-бабаем янында торабыз. Минем аларны бер дә авырттырасым килми. Әбиемне, бабаемны, әниемне, абыйларымны гел кайгыртып, ярдәм итеп, дәвалап яшисем килә. Менә шуңа күрә дә миңа табиб һөнәре ошый да инде. Минем Гүзәл апага бик тә ошыйсым , аның кебек авыру әби-бабайларны, кечкенә балаларны, кешеләрне дәвалыйсым бик тә килә.
Гүзәл апа үзенең тырыш хезмәте, тәмле теле, йомшак күңеле һәм булганлыгы белән авыл халкының хөрмәтен яулады. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда. Лаеклы ялда булуга карамастан ул әле дә һәрвакыт ярдәм итеп тора, авыручыларга үзенең киңәшләрен бирә. Авыруларны дару белән генә түгел , йөрәк җылысы белән дә дәвалый белде ул. Бигрәк тә өлкәннәр, сугыш ветераннары аңардан канәгать. Гүзәл апаны еш кына терлекчелек фермасында, механизаторлар янында күрергә була . Аның сәламәтлекне саклау турындагы әңгәмәләрен, киңәшләрен һәркем кызыксынып тыңлый.
Киң күңелле шәфкать туташы Гүзәл апа гаилә җылысын саклый белә торган уңган ана, оста хуҗабикә дә булды. Минем дә авылыбызның йолдызы булган Гүзәл апа кебек буласым килә, кешеләрне дару, уколлар белән генә түгел, ә ягымлы карашым, җылы сүзем, нурлы йөзем, йөрәк җылым белән дәвалыйсым килә. Мин бу хыялларымны тормышка ашырыр өчен, алла боерса кулымннан килгәннең барысын да эшләргә, тырышып укырга әзер. Мин тагын китаплар укырга да бик яратам. Укылган әсәрләрем табиблар турында булса, бигрәк тә ошый. Киноларда һәм шифаханәләрдә табибларны күрсәм, аларга карап сокланам. Үземне алар урынына куеп, хыял дөньясына чумам.
Үз эшеңнең остасы булу өчен белем алырга, еллар дәвамында тәҗрибә тупларга кирәк, бары тик шул вакытта гына уңышка ирешеп була. Шәфкать туташына, гомумән , табибка чисталык, пөхтәлек, шәфкатьлелек, изгелек, игелеклелек һәм кешелеклелек кебек сыйфатлар булдыдырга кирәк.
Ә бәлки әле мин шәфкать туташы гына түгел , ә хирург булырмын. Бу һөнәр иясе булу өчен төпле белем, түземлелек, сабырлык кирәк. Хирурглар, кинолардан күргәнемчә сәгатьләр дәвамында катлаулы операцияләр ясыйлар, күпме кеше гомерләрен саклап калалар. Әгәр дә батыр йөрәкле, алтын куллы хирурглар булмаса, күп кенә кешеләрнең чәчәктәй гомерләре өзелер иде. Мәсәлән: Руссиянең беренче президенты Борис Николаевич Ельцинның гомерен милләтебез саклап калды дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Батыр йөрәкле, алтын куллы , тирән белемле Ринат Акчурин президентның йөрәгенә операция ясады. Мин атаклы, мәшһүр кардиохирург Ринат Акчурин белән горурланам, кайбер вакытта аның кебек буласым да килә . Киләчәктә минем дә сәламәтлек сагына басасым, кешеләрне авыру- чирләрдән йолып каласым килә.
Югары сыйныфка барган саен һөнәр сайлауга караш үзгәрә. Төрле һөнәр ияләре белән очрашасың, аралашасың. Башка һөнәрләр дә ошарга мөмкин. Югары уку йортларына керү өчен таләпләр көннән-көн үзгәреп тора. Шулай да минем теләгем үзгәрмәс дип уйлыйм, чөнки табиб булу хыялы миндә көчле. Минем бу хыялымны бик тә тормышка ашырасым килә. Үз хезмәтеңнең чын остасы булу өчен хәзердән үк тырышып укырга, фән нигезләрен үзләштерергә , көндәлек үз өстеңдә эшләргә, белемеңне баетырга кирәк. Шунда гына син үз хезмәтеңнең чын остасы буласың. Юкка гына әйтмиләр бит:
“ Хезмәт аша туа чын батырлык,
Хезмәт илтә иң зур хөрмәткә.”
Хыялым тормышка ашса, мин үземне бәхетле санар идем. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Минемчә, бәхетле тормыш- сәламәтлек. Сәламәт булсаң барысына да ирешеп була. Бәхет төшенчәсенә шулай ук яраткан һөнәреңне үзләштерү, үз максатыңа ирешү дә керә.
Бәхет нәрсә? Ничек табыла ул?
Син яшь кеше сорау бирәсең,
Менә болай кыска гына итеп
Килә сиңа җавап бирәсем:
Гади хезмәт белән дус бул да син,
Җиң сызганып каршы ал гына!
Шул чагында бәхет кулын сузып,
Үзе килер синең алдыңа.
( Зәкия Туфайлова).
Бөек татар шагыйре Г. Тукай да “ Зур бәхетләр җиң сызганып эшкә бирелгәннән килә”, - дигән.
Безнең һәркайсыбызның олы максаты булырга тиеш. Ә олы максатлы кешеләр, дулкыннарны ярып алга барган зур кораб кебек, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәләр.
Әйе, нинди генә һөнәрне сайласаң да, иң беренче чиратта, һәр кешедә эш сөючән, тырыш, намуслы булу, башкаларны хөрмәт итә белү сыйфатлары булырга тиеш. Шул чакта гына сине хөрмәт һәм ихтирам итәрләр. Җаның теләгән хезмәт белән шөгыльләнү- дөньяда иң зур бәхеттер ул, минемчә. Янәшәбездәге һәркем үзе теләгән эшне башкарсын, аннан тәм табып, рухи ләззәт алып яшәсен иде .
Балтач районы
Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе
Тема: Сугыш чоры балалары һәм аларның тормышы.
(эзләнү эше)
Эшләде: Хәйретдинова Гүзәл Рашит кызы
11 нче сыйныф укучысы
Җитәкче: Хайруллина Венера Надил кызы
2015
1941 елның 22 июнь таңы иде. Кешеләрнең тыныч йокысын, коточкыч шартлау тавышлары, гөрелтесе бүлде, үлем гарасаты шәһәрләргә, авылларга, йортларга бәреп керә. Шулай итеп 1418 көн һәм төнгә сузылган Бөек Ватан сугышы башланып китә. Әтиләр, абыйлар фронтка китеп бетәләр. Авылда хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Нәкъ безнең кебек, тик инде әти-абыйларны сугышка озаткач, олыгаеп киткән балалар. Әйе, Бөек Ватан сугышы сабыйларга да ир-егетләр жаваплылыгы салган. Табышмаклар әйтешеп, йөгереп уйнап, шатлыклы көлү авазлары ишетү урынына, очкан пуля сызгыруы, бомба шартлаган, ачы итеп кычкырган тавыш кына ишетелде. Алар — дәһшәтле чор һәм утлы ел балалары. Ачлы-туклы булган килеш, аякларына чабаталар киеп, басуларда печән чабалар, көзләрен ашлыкларны чистартып, амбарга салалар, аннары атларга төяп, район үзәгенә, хәтта Казанга кадәр барганнар. Юлларда төрле хәлләргә дучар булып, салкыннарда өшегән вакытлары да булган. Завод-фабрикаларда станоклар артына баскан нәни генә кызлар, малайлар, сыкранмыйча, җиңү көнен якынайтканнар. Аларны уртак бер максат берләштергән, сугышта җиңүгә үз көчеңне кертү, җиңүне тизләтү.
1418 көн һәм төн дәвам иткән дәһшәтле сугышта илебез 20 миллион кешесен югалта. Шуларның – 8 меңгә якыны – безнең якташларыбыз. Бөек Ватан сугышы фронтларында, партизаннар отрядларында, дошман тылында – коры җирдә, суда һәм күктә фашистларга каршы фидакарьләрчә көрәшеп, бик күпләр үзләренең исемнәрен мәңгелек данга күмәләр.
Әлеге канкойгыч сугышка авылыбыздан 251 кеше китә. Шуларның бары тик 110 сы гына исән-сау туган җирләренә кайту бәхетенә ирешә. Хәзерге вакытта аларның күбесе безнең арабызда юк. Ләкин без аларны онытмыйбыз.”Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел”-дигән бит халык. Мәктәбебезнең “Туган якны өйрәнү” музеенда аларга багышланган махсус бүлек бар. Ул хәзер дә укучылар тарафыннан тулыландырыла, баетыла. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен каршылап мәктәбебездә күп төрле чаралар үткәрелә. Рәсем, нәфис сүз,патриотик җырлар конкурсы, спорт уеннары, ветераннар белән очрашулар. Сугыш чоры балалары белән очрашу булып узды. Бәйрәм концертлары, мондый очрашулар һәм башка бик күп төрле чаралар мәктәбебез тормышына ямь өсти.
Һәр класс сугыш чоры балаларына багышлап альбомнар эшләде. Без-11 нче сыйныф укучылары “Сугыш чоры балаларын” барлау максатыннан үзебезгә бүлеп бирелгән урам буенча эзләнү эше алып бардык. Һәркайсының өйләрендә булдык, авыр булса да сугыш чоры хатирәләрен яңарттык. Алардан кирәкле мәгълүматлар җыйдык, карточкаларга төшердек һәм альбомнар төзедек. Шуларның берничәсен үземнең эшемдә күрсәтәсем килә. Менә алар, безнең батыр әби-бабаларыбыз.
II.Төп өлеш.
Шарифуллин Гайнулла Шарифулла улы.
Шарифуллин Гайнулла Шарифулла улы 1927 нче елның 5 нче августында Балтач районы Бөрбаш авылында дөньяга килә. Әтисе- Хәбибулла улы Шарифулла, әнисе- Бәдредтин кызы Зөлбухар була. Гаиләдән сугышта Нигаматулла, Гомәр, Шаһимөхәммәт, Зиннәтулла катнаша. Гомәр абый дигәне- сугышның башыннан ахырына кадәр йөреп, исән-сау кайтты, Шаһимөхәммәт дигәне- Белоруссия урманында булып, немец партизаннарына каршы сугышканда, 1934 нче елның 13нче маенда, хәбәрсез югала. Нигъматулла абый 300 көн Ленинград чолганышында булып, исән- сау әйләнеп кайта.
Сугыш башланганда Гайнулла абый 5 нче сыйныфта укый торган була, ул чакта аларга ат җигеп 6 гектар җирне тырмалатканнар.
“Сугыш безнең яшьлек хатирәләрен өзде” –дип сөйли Гайнулла абый. 10-11 яшьтән эшкә җигелдек, бер сыерга 200 литр сөт, тавык асрасаң да, асрамасаң да 100 йомырка һәм бәрәңгене бушка тапшырасы. Әле күп төрле налоглар да түлисе. Шулай итеп 1939нчы елдан 1966 нчы елга кадәр бушка эшләдек, аякта чабата, өске кием юка. Ябык ат җигеп, колхозның барлык эшләрендә катнаштык. “Яз көне семена тапшырсак, көзен амбар идәне себердек,”-ди ул афәтле сугыш елларын искә алып.
7 нче сыйныфта атлар карый башлаган.1941 нче ел Герман сугышы башлана, Гайнулла абый 7нче сыйныфны тәмамлап, колхозда эшли башлый. Шул көннән башлап, 1948 нче елның 1 нче маена кадәр гади колхозчы булып, ә 1948 елның
1 нче маеннан 1988 нче елның августына хәтле ветеринария хезмәтендә эшли һәм лаеклы ялга чыга.
Бүгенге көндә ул барысына рәхмәтле булып, Ходайга шөкерана кылып, олы улы Гали абый, килене Гөлсинә апа,оныклары Римма, Илдар,Илшат,Илфат тәрбиясендә гомер кичерә. Тормыш иптәше 1999 нчы елда вафат була. Гайнулла абый аңа багышлап шигырьләр дә иҗат итә. Аның шулай ук дәһшәтле сугыш елларына багышлап язылган шигырьләре дә бар. Аларның бер сезгә дә тәкъдим итәсем килә:
Бу шигырем 9 май җиңү көненә багышлап язылды.
Бәйрәмнәр котлы булсын,
Шатлыклар белән тулсын.
Ил өчен җан биргәннәрнең,
Урыны җәннәттә булсын.
Безне зурлап чакыргансыз,
Бәйрәмнәр күркәм булсын.
Киләсесен каршыларга
Аллаһы насыйп итсен.
Җир йөзендә кабат инде
Бер дә сугыш булмасын.
Вафат булып калганнарга,
Догалар барып торсын.
Ун – унбер яшь тә тулмыйча,
Без дә эшкә җигелдек.
Абыйлар сугышка киткәч,
Безгә калды тереклек.
Дуртне укып, бишкә кучкәч,
Пар ат җигеп, җир тырмалый башладым.
Алтыны укып, җидегә күчкәч,
Атлар карый башладым.
Егерме биш зур –зур атлар
Башак бирә башладым.
Иптәшем сугышка киткәч,
Бер үзем дә башкардым.
Җиргә үлән чыгу белән
Ат сакларга китә идек.
Үлән ашаган ат белән
Басуларны эшкәрттек.
Чабата – ыштыр аякларда
Чыкта йөреп килә идек.
Җирдә туң да бетмәс борын
Утырып ял итә идек.
Туң җирләргә ятып торып,
Сулыш юлларым туңган.
Тавыш алмашу чорында
Аңа зур зыян килгән.
Тышта сиртмәле кое
Чиләкләп су алабыз.
Ике куллап алып кереп,
Тагаракка салабыз.
Яшьләй килеш су күтәреп,
Беләкләрем бик талган.
Туп – туры булып язылмый
Кәкрәеп тә калган.
Атлар урманга керсәләр,
Леснигы килеп чыга.
Кулындагы чыбык белән
Безгә һәм атка суга.
Таң атканда йокы килеп,
Күзләр йомылып бетә.
Атларны күздән югалтсаң,
Бүреләр ашап китә.
Хәйретдинов Зәйнәгетдин Шәйхетдин улы
Хәйретдинова Руфия Галимулла кызы
Минем үземнең бабаем белән әбием дә сугыш чоры баласы. Мин әбием белән бабаемны бик яратам, алар белән горурланам. Бабаем үзенең хатирәләрен яңартып сөйли башлады:
Минем әтием 1940 нчы елны яңа йорт җиткергән. Шуны салу өчен бөтен хайваннарны, яхшы киемнәрне сатып бетергән. 1941 нче елның җәендә сугыш башланган. Без бернинди ашлыксыз һәм хайвансыз калганбыз. Тормышның бөтен авырлыгы 100гә җиткән бабай, 3 бала, авырту әнигә төште.Ачлыкка түзә алмагач, хәер өстәргә чыгып киттем. Ачлыктан 100 яшьлек бабай һәм мин бик каты шешендек, йөри алмас хәлгә килдек. Бабайны больницага салдылар, ул үзе белән мине дә алды. Мине ачлыктан шешенгән хатын-кызлар һәм балаларны җыя торган җиргә салдылар. Көненә ике тапкыр яртышар литр он туглаган аш, 200 грамм ипи бирделәр. Бабай мине шулай итеп үлемннән алып калды.Мин аякка баскач, авылыма кайттым. Аннан кайткач, Шәмәрдән станциясенә хәер өстәргә йөри башладым. Ул вакытта әлеге станциядә бөтен поезд да туктый иде. Шул туктаган поездларның вагоннары буенча йөреп, ипи сорый идек. Бабаем шул шешенеп авыруыннан соң аякка баса алмыйча, вафат булды.
1943нче елны әнием бик каты авырту сәбәпле, әти берничә көнгә өйгә катып килде. Шуннан соң, ул сугышта яраланып, госпитальгә эләгә. Аннан чыккач, әтине секретный заводка әшкә җибәрәләр. Анда ашарларына да булмый, кияргә киемнәре булмагач, суык заводта бик нык туңа торган булганнар. Әтием кабат авырта башлый, һәм тәнендәге ярасыннан ялкынсыну китеп, вафат була. Әти белән булган әлеге вакыйгаларны безгә сугыш беткәч, әти белән бергә госпитальдә яткан Салавыч авылы кешесе сөйләде.
1943-1944 нче елларның кышлары Шәмәрдән станциясендә хәер өстәп үтте. 1944 нче елның язында, Шәмәрдәндә хәер өстәп өйргәндә, Свердловский ягыннан бер эшелон моряклар килеп төште. Поездлары су алганда, бер карт моряк янына килеп ипи сорадым. Карт моряк башта мине кочаклап алды, күзеннән яшьләре тәгәрәп төште. Мин ул вакытта кап-кара майга баткан , сөяккә генә калган малай идем. Бу карт моряк үз янына ике яшь кенә морякны чакырып китерде һәм нидер әйтте. Шуннан соң әлеге моряклар миңа бөтен вагоннардан җыеп өч капчык китереп бирделәр. Аларның әлеге өч капчык әйберне ничек һәм каян алып җыйганнар, мин әле дә аңлап җиткерә алмыйм. Моряклар утырды, поезд кузгала башлагач, теге карт моряк мине кочаклап үпте дә, вагонга сикереп менеп утырып китте.Нишләргә белмәүдән мин елый башладым һәм шул вакытта юлның икенче ягында авылдаш бабайны күрдем. Шул бабай белән өч капчык әйберне атка төяп, авылга кайттык. Кайткан вакытта ачлыккатүзә алмыйча, теге капчыкның берсен ачтык. Ачсак, өстә пакетка төргән ипи ята.Тагын астарак консерва, дуңгыз мае бар иде. Мин тамагым туйганчы ашагач, йокыга киткәнмен. Авылга кайтып җиткәч, 1 капчыкны теге бабайга биреп җибәрдем, 2 капчыгы үземә калды. Әни, апай, энекәш әлеге байлыкка шаккатылар. Тик мин әнигә әлеге майның ,дуңгыз мае икәнен генә әйтмәдем. Әни исә кычыткан турап пешерелгән ашка 1шәр кашык шушы майны салып пешерә башлады. Шуннан соң без уңайланып киттек. Аннан соң инде җиләк-җимеш җитеште, җиләк җыеп алып менеп ,шул ук Шәмәрдәндә сата башладык. Шулай итеп 1944нче елның көзе җитте. Бу елны без үлемнән исән калдык, тик берничә айлык сеңлебез генә, мин теге моряк биреп җибәргән ризыкларны көтеп ала алмыйча, шешенеп бөкерәйгән килеш үлеп китте.
1944нче елны мин укырга кердем. Ялан тәпи килеш ямаулы чалбар киеп укырга йөри идем. Мәктәпкә кергәндә безгә 1 дәфтәр, 1 каләм һәм 1 карандаш бирделәр. Сыйныфыбызга 2 әлифба китабы бар иде. Берсе- укытучы апайның битләре ертылып таушалып беткән әлифбасы, икенчесе- авыл советы председателе кызыныкы. Шулай итеп уку башланды, тик мин 4нче сыйныфка кадәр Шәмәрдәндә хәер өстәвемне туктатмадым. Айның яртысын укып, яртысын хәер өстәп йөреп, 6нчы сыйныфка килеп җиттем. Шул вакытта, өеңдә намаз укыттырасың дип, авыл совете председателе һәм аның секретаре, әнине Балтачка төрмәгә алып киттеләр. Балтачка кадәр, әз генә дә утыртмыйча әнине ат алдыннан йөгертеп алып барганнар. Килеп җиткәндә, әнинең күлмәк итәгеннән сулар тамып тора торган булган. Әлеге күренешне күргән райком секретаре әнигә чәй эчертергә кушкан. Соңыннан, тарантаска утыртып, авылга кайтарып җибәргән. Шушы вакыйгадан соң, безнең өйдә җомга намазы укылганга сүз әйтүче булмады. Авылдагы муллаларны куып, мәчетләрне япкан чорда, ул вакытта әле исән булган бабаем башлап җибәргән, авыл картларын җыеп безнең өйдә җомга намазы укыту, бабаем инде исән булмаса да,1964нче елга кадәр безнең өйдә барды.
6нчы сыйныфта 3 ай, 7нче сыйныфта ике генә ай укыдым мин. 1951нче елның язында укуны ташлап колхоз көтүен алган идем, кире укуыма кайтасы булды. Мәктәбебез директоры миңа көтүне ташлатты, утыртырга 2 капчык вак бәрәңге бирде, 7 сыйныфны да тәмамлап уку турында аттестат алуымны үтенде. Ул безгә математика фәнен укыта иде. Ә минем математикан гел “бишле”. Бик яратып укый идем шул фәнне. Укып чыгып документ алуымда әлеге абыйның өлеше бик зур булды, мин аңа әле дә бик рәхмәтле, -дип үзенең сүзен тәмамлады бабаем.
Шуннан соң бабаем төрле җирләрдә хезмәт куя. Бүгенге көндә әбием дә бабаем да исән-саулар, икесе дә лаеклы ялда. Аларның 12 оныгы һәм бер оныкчыклары бар. Төпчек уллары Рәйхан һәм киленнәре Мәйсәрә тәрбиясендә яшиләр.
Бабаем кичергән авырлыклары турында елый-елый сөйләгәндә минем үземнең дә күңелләрем нечкәрде, күзләремә яшь килде. Шушындый авырлыкларга түзәргә алар көч каян алды икән? Башыма сыймый. Бабаем сөйләгән хатирәләрне мин мәңге онытмам, буыннан-буынга тапшырырмын.
III.Йомгаклау өлеше.
Әби-бабайларыбыз кичергән мондый афәтне безгә кичерергә язмасын, сабыйларның күз яше түгелмәсен иде . Аллага шөкер, без бик мул, матур тормышта яшибез. Боларның барысы өчен дә без әби-бабайларыбызга бик бурычлы. Вакыт безне еллар үткән саен “сугыш” дип аталган олы фаҗигадан ераккарак алып китә. Әлеге вәхшәтне үз күзе белән күргән, авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән өлкән буын алдында без бурычлы. Хөрмәтле өлкәннәребез! Нинди әйбәт дустыбыз Сез! Сезнең белән, дөньядагы бар нәрсә турында да сөйләшергә була. Тыңлый, аңлый, гафу итә беләсез. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык сездә. Ышана беләсез, Сез, көтә беләсез. Без Сезнең белән горурланабыз!
Бүген дә авылыбызның горурланып сөйләрлек батыр уллары, кызлары халык күңелендә мәңге саклана. Никадәр олуглык, никадәр сабырлык әби-бабайларыбызда. Дистә еллар буена җыйналып килгән ул.
Без, бүгенге чор балалары, бик бәхетле: беренчедән тыныч тормышта яшибез, икенчедән дәһшәтле көннәрнең шаһиты булган ветераннарыбыз һәм сугыш чоры балалары белән очраша алабыз. Безгә бары шушы, әби-бабайларыбыз бүләк иткән матур тормышның кадерен, яшәүнең тәмен генә белеп, кешелекле, инсафлы, мәрхәмәтле булып яшәргә генә кирәк. Бик зур рәхмәт сезгә өлкән буын кешеләре! Үземнең эшемне Ф.Шакирова шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Әйтмәгез сүз сугыш чоры баласына,
Кагылмагыз, зинһар өчен ярасына.
Кыек караш, төксе чырай җитә аны
Түнтәрергә буразналар арасына.
Кулланылган әдәбият:
2. Дәһшәтле чор балалары. – 7 томда. Т. 7.- Казан: Тат. кит. нәшр.,2010.
3. Сугыш чоры балалар әдәбияты.- 4 томда. Т 4. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2010.
4. “Хезмәт” газетасы. 2002 ел.
5. Ф.Шакирова.”Бәгырьдән тамган моңнар”2012.
Эчтәлек.
I.Кереш өлеш.
1. Дәһшәтле чор балалары. 1-2 бит
II.Төп өлеш.
Как нарисовать китайскую розу
Две снежинки
Большое - маленькое
Городецкая роспись
Зимний лес в вашем доме