Сугышта татар язучылары зур югалтулар кичерделәр. Киткәннәрнең күбесе төрле фронтларда дошманга каршы көрәштә һәлак булдылар, фашистлар тоткынлыгына эләктеләр. Ләкин авырлыклар никадәр генә зур, фаҗигале булмасын, татар язучылары бер генә минутка да Ватан, халык, үз намуслары алдындагы бурычларын онытмадылар.
Фашизм салган канлы юлда фронтовик язучыбыз Фатих Кәрим дә адәм түзә алмаслык авырлыклар аша үткән, бик яшь килеш балаларын ятим итеп, бәхетле киләчәгебез өчен башын салган, чит-ят җирләрдә кабере калган. Минемчә, аның әсәрләрен укыганда без шуны уйларга, аның белән горурланырга, батырлыгын онытмаска тиешбез! Шул вакытта гына шагыйрь шәхесе безгә гади кеше кебек ачылып якынаер.
Вложение | Размер |
---|---|
исследовательская работа | 81 КБ |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение
«Средняя общеобразовательная школа №3»
Научно-практическая конференция
«Через поиск и творчество к совершенству»
Аетның батыр улы
Автор: Мусина Илюза Радиковна, 7б класс
МБОУ “Средняя общеобразовательная школа №3”
Руководитель: Яппарова Миляуша Равиловна
учитель татарского языка и литературы
2014
ЭЧТӘЛЕК
I Кереш 3 бит
II Төп өлеш
1. Димдә тудым, Димдә үстем, 4 бит
Җиләк җыйдым тугайда…..
2. “Ак тапларның “ сәбәбе 5 бит
3. Рухи сынау 6 бит
4. Каләмне штык итеп 7 бит
5. Үлем турында уйлама... 9 бит
III Йомгаклау. 11 бит
IV Кулланылган әдәбият 12 бит
I Кереш
Сугышта татар язучылары зур югалтулар кичерделәр. Киткәннәрнең күбесе төрле фронтларда дошманга каршы көрәштә һәлак булдылар, фашистлар тоткынлыгына эләктеләр. Ләкин авырлыклар никадәр генә зур, фаҗигале булмасын, татар язучылары бер генә минутка да Ватан, халык, үз намуслары алдындагы бурычларын онытмадылар.
Фашизм салган канлы юлда фронтовик язучыбыз Фатих Кәрим дә адәм түзә алмаслык авырлыклар аша үткән, бик яшь килеш балаларын ятим итеп, бәхетле киләчәгебез өчен башын салган, чит-ят җирләрдә кабере калган. Минемчә, аның әсәрләрен укыганда без шуны уйларга, аның белән горурланырга, батырлыгын онытмаска тиешбез! Шул вакытта гына шагыйрь шәхесе безгә гади кеше кебек ачылып якынаер.
Ээзләнү эшебездә игътибарны күбрәк фронтовик – шагыйрь Фатих Кәримнең 1939 – 1945нче канлы да, данлы да булган елларны үз эченә алган тормыш вакыйгаларына юнәлтергә булдык.
Эшебезнең темасы: “Исеме калды данга күмелеп”
Эшебезнең максаты: репрессияләнгән фронтовик – шагыйрь Ф.Кәримнең шәхесен ачыклау.
Бурычлары:
- фронтовик - шагыйрь турындагы язмалар белән танышу, әсәрләрен уку;
- шагыйрьнең туган ил ватанпәрвәре булуын ачу;
- мәктәп укучыларының Ф. Кәрим иҗатына карата булган фикерләрен ачыклау.
Ι ТӨП ӨЛЕШ
1
Димдә тудым, Димдә үстем,
Җиләк җыйдым тугайда…..
Бәлки, бу җырны Ф. Кәрим дә яратып җырлагандыр. Дим буендагы Ает авылында туган Фатих Кәрим – татар поэзиясенең, милләтебезнең сүз сәнгатенең мирасын калдырган күренекле кешеләренең берсе.
Ф.Кәрим заманы өчен дини, укымышлы гаиләдә үсә. Әтисе Әхмәтвәли дә шигырьләр, поэмалар яза. Ул заманының алдынгы кешесе булып танылган, фәлсәфи фикер йөртергә яраткан. Бу гаилә намуслы хезмәт белән көн күрә. Әниләре Гөльямал да аз сүзле, тыйнак, уңган хатын булган. һәрвакыт күтәренке күңеллелек саклаган, эшне җырлап кына башкарган. Балалары да аның моңлы тавышын тыңларга яратканнар.
Ф. Кәримнең поэзиягә булган мәхәббәте ата-ана нигезендә үк башлана. Шагыйрь үзе бу хакта болай дип язган: « Әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук тома сукыр әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштыргалаганын ишетү, апам Мәрьямнең үз дәфтәренә Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп миңа гына укуы, абыем Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку – болар минем әдәбият өлкәсенә табан юнәлеш ясавыма төп һәм башлангыч этәргеч булдылар…» [1].
1929 нчы елда аның беренче шигырьләре матбугатта басылып чыга. Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты бүлегендә җитәкчелек иткән елларда ул аеруча канатланып китә ( 1934) . «Яшь ленинчы», «Азат хатын», «Атака» газета – журналлары редакцияләрендә илһамланып иҗат итә.
2 “Ак тапларның “ сәбәбе
Угызынчы еллар репрессияләренең бер “тәртибе” була. Берәр газетада теге яки бу язучы турында начар яктан күрсәткән мәкалә басыла. Аннары корбан буласы кешене партиядән яки комсомолдан куалар, аннан соң эшеннән чыгаралар. Әсәрләре басылмый, җырлары башкарылмый, исеме сызып ташлана...
Фатих Кәрим белән дә нәкь шулай була. Аңа беренче ташны “Яшь ленинчы” газетасы һәм “Пионер каләме” журналының баш мөхәррире язучы Ләбиб Гыйльми ата
Кызыл Татарстан” газетында (1937 елның 29 март) басылган мәкаләдә ул Ф.Кәримне “чит элемент”, ягьни “халык дошманы”, “советка каршы коткы таратучы” дип атый. Мәкалә авторы яшь шагыйрьне үзенең социаль чыгышын яшерүдә (мулла малае була), әсәрләреңдә комсомолга, совет иленә яла ягуда гаепли. Ф.Кәрим берәр ел элек Мәскәүдә үзенең яраткан шагыйре Павел Васильев белән очраша. Алар ресторанда бер кич шигърият турында сөйләшәләр. Ә бераздан П.Васильевны “троцкизм”да(сәяси – буржуаз агым, коммкнистик хәрәкәткә каршы килә) гаепләп кулга алалар. Димәк, ул чор карашлары буенча Ф.Кәрим дә “троцкийчы” булып чыга. Әлеге мәкаләнең тарихы турында Ф.Кәрим үзенең хатыны Кадриягә болай сөйләгән. Берничә ел элек Л.Гыйльми - ул вакытта әле комсомолның Татарстан өлкә комитетының икенче сәркәтибе - китап нәшриятына үзенең яңа гына тәмамланган “Чын мәхәббәт” исемле романын алып килә. Нәшриятның яшьләр - балалар редакциясе мөдире булып эшләүче Ф. Кәрим, романны укып чыккач, авторга кире кайтара. “Әсәр әлегә чиле-пешле, аның өстендә шактый эшлисе бар әле”, - дип әйтә. Республика күләмеңдә идеология эшләрен алып баручы, бу өлкәдә үзен зур белгеч дип санаучы Л.Гыйльминең моңа бик хәтере кала. Дөрес, ул романы өстендә эшләвен дәвам итә, аны шактый яхшырта, шомарта һәм 1936 елны аерым китап итеп бастырып та чыгара. Әмма җае чыгу белән үчен ала... [1]
Димәк, 30нчы еллар “тәртибе” механизмы кеше язмышлары белән “уйный”. Аңлавымча, ул вакыт өчен Ф.Кәрим кебек акыл ияләре “артык кешеләргә” әвереләләр.
3 Рухи сынау
Фатих Кәримне кулга алганда (1938 ел, 3 нче гыйнвар) аңа әле утыз яшь тә тулмаган була. 29 нчы туган көнен ул берничә көннән, 9 нче гыйнварда ялгыз камерада каршылый. Бу вакытта ул инде язучы, сигезе—шигырь, ике проза җыентыгы авторы буларак татар укучылары арасында танылган була.Нәрсәдә гаеплиләр соң Ф.Кәримне? Татарстанның Дәүләт куркынычсызлык комитеты архивында сакланган 2-5956 нчы “Эш” моңа беркадәр ачыклык кертә.
Яшерен шымчыларньң хәбәр итүләренә караганда, Ф.Кәрим бервакыт якын дуслары белән сөйләшкәндә: “Бездә талант партбилетсыз үзенә юл яра алмый”,—дип ычкындырган. Тәнкыйтьче Гомәр Галины кулга алгач, Xәсән Туфан фатирындагы мәҗлес вакытында ул күз яшьләрен агызып елаган, Г.Галинең тизрәк котыльп, исән-сау әйләнеп кайтуы өчен тост күтәргән. Барлык гаебе менә шушы. Моңа өстәп тагын аны “социаль чыгышын яшерүдә” гаеплиләр. Менә шуннан соң китә инде сорау алулар, кыйнаулар, тәүлекләр буе аягүрә бастырып тотулар, йокысыз төннәр һәм башкалар, һәм башкалар. Әмма Ф.Кәрим алай җиңел генә сыгылып төшүчеләрдән булмый, нык тора, бернинди гаебен дә танымый, беркетмәләргә кул куймый. Билгеләнгән көнне аны К.Нәжми белән очраштыралар. Ул:
—Әйе, мин Ф.Кәримне яшерен контрреволюцион оешмага тарттым, ләкин ул үзе бу турьща белмәде,—дип җавап бирә.Соңыннан, аның бу ялгыш кына ычкынган сүзләренә таянып, адвокат Ф.Кәримне яклау җаен таба.Татарстан Югары суды чыгарган хөкем карары чыгара: “Каримов Ф.В. обвиняетея по статьям 58-2, 58-10, 58-11 Уголовного кодекса РСФСР в том, что он являлея членом контрреволюционный право-троцкистской националистической организации и проводил активную контрреволюционную деятельпость на культурно-идеологическом фронте, возводя на страницах художественной литературы клевету на советскую действительность. На основании вышеизложенного Каримов Ф.В. приговариваетея Судебной коллегией но уголовным делам Верховного суда ТАССР к десяти годам тюремного заключения с поражением в избирательных правах сроком на пять лет”[2].
Югары суд утырышы шагыйрьне 10 елга төрмәгә ябылуга һәм 5 елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына хөкем итә. Аны Коми якларындагы төрмәгә жибәрәләр. Төрмәдә утырганда да, ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән, Х. Туфан кебек, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием жөйләрендә яшереп тота.
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, шушы нәтиҗәгә килеп була: шигърият Ф.Кәримгә яшәү көче бирә, кешелеген сакларга, сыгылып төшмәскә ярдәм итә.
4 Каләмне штык итеп
Фатих Кәрим Кремль асты төрмәсендә яткан вакытта аның шигырьләрен яна экспертизага бирәләр. “Аникин” поэмасында да, Ф.Кәримнең башка әсәрләрендә дә “советка,
революциягә каршы бернинди “идеологик диверсия” дә юк, дигән нәтиҗәгә
киләләр. Шулай итеп, Ф.Кәримнең ялганга корылган “җинаять эше”
җимерелеп төшә. 1941 елның 12 ноябрендә Татарстанның НКВД наркомы урынбасары Чембарисов: “Дело за недоказанностью прекратить, из-под стражи освободить”, дигән боерыкны бирә. Карар Мәскәүдә раслану белән1941 елның 3 декабрендә Ф.Кәримне, ниһаять, төрмәдән чыгаралар. Шулай итеп, Фатих Кәримнең дүрт елга сузылган, төрмәләрдә, лагерьларда үткәрелгән “чыныгу” чоры тәмамлана [2]. Шул ук елның декабрь азагында Ф.Кәримне армиягә алалар һәм ул фронтка китеп бара...Фронтның авыр шартларына карамастан, Ф. Кәрим сугыш чорында һәр буш минутын иҗат өчен файдалана. Солдатлар ял иткәндә, салкын окопларда кәгазьне автомат прикладына куеп, ай яктысында соклангыч әсәрләр иҗат итү — бу үзе олы батырлык дип уйлыйм мин. “Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионлаган кызылармеецлар белән бергә бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен дә уйлыйм. Җырларымның ялкынын ун тапкыр көчәйтеп илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм”, — дип яза бер хатында шагыйрь [3]. 1941—1945 еллар чорында, авыр поход шартларында, окопларда әдип биш поэма, ике повесть, бер пьеса һәм йөз иллегә якын шигырь, җырлар иҗат итте. Шуңа күрә “Ант”, “Мин гуманист”, “Сагынып көтәм”, “Газиз әнкәй”, “Соңгы тапкыр карыйм Иделгә”, “Дусларга” шигырьләре, “Язгы төндә”, “Разведчик язмалары” исемле повестьлары [3] ( Бөек Ватан сугышы елларында Ф. Кәрим чәчмә әсәрләр язуга да игътибар бирә), “Шакир Шигаев” пьесасы һәм башкалар — зур һәм уңышлы иҗат җимешләре. 1941-45 еллар арасында ул тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь яза. Минемчә,сан ягыннан гына түгел, сыйфат һәм идея-эчтәлек ягыннан да шагыйрьнең бу чор әсәрләре иҗатта яңа биеклеккә күтәрелү мисалы булып торалар. Аның поэзиясендә туган ил өчен җаннарын кызганмый көрәшкән совет кешеләренең, совет солдатының эчке кичерешләре, патриотик хисләре, сөйгәненә булган олы мәхәббәте, тыныч тормышны сагынуы гәүдәләнә.
Әнә шулай йокы, ял исәбенә шагыйрь сугыш вакытында унга якын поэма, баллада, йөзләгән шигырьләр, 2 повесть һәм бер пьеса иҗат итте.1943 елда “ Мәхәббәт һәм нәфрәт” исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыгын, “Разведчик язмалары” повестен, “Моң һәм көч” шигырь җыентыгын нәшер итә. Фронт давылында кайнаган шагыйрь катлаулы вакыйгаларга чын бәя биргән. Үзе разведчик та булгач, дошманның тыныч халыкны аяусыз кыруын, һәлак ителгән сабыйларның фаҗигасен башлап күрергә туры килгән аңа. “Гөлсем”, “Партизан хатыны” поэмалары үзе күргән, үзе кичергән вакыйгалар тәэсирендә язылган әсәрләр.
Димәк, автор әсәрләренең бүгенге көндә актуальлеге үз күзләре белән күргәннәрне йөрәге аша кичереп язуында.
5 Үлем турында уйлама...
Минемчә, Фатих Кәрим поэзиясенең бөтен көче шунда: ул чын мәгънәсендә Туган илгә мәхәббәт, патриотик хисләр белән сугарылган. Хатыны Кадриягә язган бер хатында ул: “Язган әйберләрем уңышлы икән, моның төп сәбәбе шушы: канымны коеп сугышам, шуның турында шул хис белән язам”, — дип әйткән. Үләм икән үкенечле түгел Бу үлемнең миңа килүе. Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе, — дип яза туган иленең патриоты Фатих Кәрим фронтта чагында. Күренекле совет шагыйре Алексей Сурков, атаклы француз язучысы Луи Арагон заманында шагыйрьнең иҗатына зур бәя биргәннәр. “Бары тик олы батырлыкка ия булган йөрәк кенә иң тирән түреннән шундый шигырь юлларын чыгара ала”, — дип сокланып яза соңрак Алексей Сурков [3].
Әйе, Фатих Кәримнең гомере кыска, ә иҗаты озын гомерле булган. Шагыйрь каләм белән дә, корал белән дә аяусыз көрәштә ул илебез каһарманына әверелде. Соңгы сулышына кадәр батырларча көрәшеп, гомеренең соңгы көннәрендә генә взвод командиры Фатих Кәримов үзенең сугышчылары белән немецларның кырык биш офицеры һәм солдатын кыра, йөз егерме немецны әсир итеп ала. Хәрби батырлыклары өчен аңа Югары Башкомандование тарафыннан бер-бер артлы өч тапкыр рәхмәт белдерелә, соңрак Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Дан ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә. Ф.Кәрим сугышта гаҗәеп зур батырлыклар күрсәтә. Разведчик һәм взвод командиры була. Офицер дәрәҗәсенә күтәрелә. Фатих Кәрим сапер, разведчик, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алыn Көнчыгыш Пруссиягә кадәр каһарманнарча ут эченнән уза, Украинаны, Белоруссия, Карnатны азат итү сугышларында катнаша, ике таnкыр авыр яралана, Хәрби батырлыклары өчен аңа Югары башкомандование тарафыннан бер-бер артлы 3 тапкыр рәхмәт белдерелә, соңрак Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Дан ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә. [5]
Димәк, “халык дошманы” дип каһәрләнгән шагыйрь ут эчендә үзен чын дәрәҗәдә халкын, туган илен ялаучы икәнен дәлилли алган һәм дәүләт моны таныган.
Ф. Кәримнең иҗат планнары зур була. Ләкин сугыш чынбарлыгының дәһшәтле «үлем уены» аңа үзенең иҗади планнарын ахыргача тормышка ашырырга ирек бирми: 1945 елның 19 февралендә, сугыш бетәргә 2 ай ярым калганда , бик җаваплы бер сугышчан заданиене үтәгәндә, кече лейтенант, взвод командиры Ф. Кәрим батырларча һәлак була. Аның гәүдәсе Көнчыгыш Пруссиядәге Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәре янында күмелә. Соңыннан, 1955 елда, ул шундагы Победа исемле авыл паркына туганнар каберлегенә күчерелә. Сугыштагы соңгы батырлыгы өчен Ф. Кәрим, үлгәннән соң, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Дуслары-көрәштәшләре пулядан теткәләнгән шинелен, шигырь дәфтәрләрен, хатларын һәм итеген Казанга дәүләт музеена җибәрәләр, ләкин анда янгын чыгып, бик күп кыйммәтле
экспонатлар харап ителә. Фатих Кәримнең Ленинградка җибәрелгән шинеле генә аның геройларча үлемен хәтерләтә [4]. Шинеле бүгенге көндә Татарстан Дәүләт музеенда саклана.
ІІІ
Йомгаклау
“Дөнья хәлләре кискенләшкән саен нигәдер Фатих Кәрим кебек кешеләр искә төшә. Ә бит Фатих Кәрим –Бөек Ватан сугышы шагыйре. Бүгенге дөнья белән узган сугышның арасы нигә шулай якыная? Ике кырыс чор. Татар совет поэзиясендә шул чорны Фатих Кәримнән дә тулырак чагылдырган башка бер шагыйрь дә юк. Кенигсберг янында сугышның бөек үренә күтәрелде, үзенең иҗат үренә күтәрелде, үз шөһрәтенә шул солдат үреннән карап үлде. Үзенә йөкләнгән зур эшне башкарып китте шагыйрь”, дип яза С.Хәким.Үзе дә сугыш афәтен күргән фронтовик – шагыйрь Ф.Кәрим шәхесенең асылын ача: сугыш бара,тирә-юньдә бомбалар шартлый, ату тавышлары ишетелә. Окопта өстенә соры солдат шинеле кигән шагыйрь шигырь яза. Янында корулы автомат. Күзләрендә иҗат януыннан кабынган нур чаткылары яшеренгән. Кулында – кәгазь кисәкләреннән үзе теккән дәфтәр. Ул яза. Әйтерсең, ул шул туп тавышларын да ишетми, салкын да, арыганлык та аны борчымый. Үлем һәм яшәү шушы мизгелдә дә көрәшә.
Үлем турында уйлама, илең турында уйла, илен, турында уйласаң, гомерең озын була”дигән канатлы сүзләр киләчәк буынга шагыйрьнең васыяте булып яңгырый.
Димәк, дөньяда иң кадерле нәрсә - Ватан азатлыгы өчен көрәш, ил, халык тынычлыгы. Минемчә, шушы тынычлыкны күкрәк каны белән саклаган Фатих Кәрим шәхесе югары дәрәҗәдә безнең тарафтан хөрмәткә лаеклы. Исеменең данга күмелеп калуы өчен фашист белән көрәшми фронтовик.Ул бары тик үзенең антын үти: соңгы сулышына кадәр иленә тугрылыклы кала, үлеме дә ил өчен була, ә исеме данлы үрнәккә әверелә.
Кулланылган әдәбият
1.[2] “Казан утлары” №1/1999 172бит Р.Мостафин “Өзелергә җитеп сыкрый күңелем...”
2. [3] ”Сөембикә” 11/2008 46,47 бит
3. Сугыш чоры балалар әдәбияты: гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йртлары өчен уку әсбабы. – 15 томда. Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2010. – 4т. – 334б.
4. [1] godfathersig.narod.ru/
5. [4] http://tugan.ucoz.ru/6. [5] nsportal.ru/.../fatikh-krim-mkhbbt-hm-zhinu-zhyrchysy
Рисуем акварельное мороженое
Мастер-класс "Корзиночка"
Упрямый зяблик
3 загадки Солнечной системы
Каргопольская игрушка