Табигатькә багышланган шигырьләр.
Вложение | Размер |
---|---|
shigri_tlgshlr.docx | 18.9 КБ |
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбе
Шигырь
Тема: Туган ягым.
Эшләде: Нуретдинова Фирзә
Мәлик кызы
Татарстан Республикасы
Балтач районы
Бөрбаш гомуми урта белем
бирү мәктәбенең
6 нчы сыйныф укучысы .
Җитәкче: Хайруллина Венера Надиловна.
Татар теле һәм
татар әдәбияты укытучысы.
2014
Туган ягым.
Кая барсам да ашкынам
Туган ягыма таба.
Авылымның һавалары
Җаныма бирә дәва.
И, авылым, газиз җирем,
Елгалык тирә-ягың.
Кешеләрең көләч-юмарт
Оҗмахларга тиң ягым.
Туган ягым-күңел
бишегем,
Һәр ел фасылында матур
Хуш исле болын -
кырың.
Чишмә буйлап үсә
яшел үлән,
Елга тирәсендә тал-тирәк,
Синең кебек табигатьле
Авылны сөю кирәк.
Якын гына кара урман
Өлгерә гөмбә-җиләк.
Тирә-юньдә дан тотасың,
Сине белмәгән сирәк.
Җәен керәм урманнарга
Күмеләм куаклыкка.
Чиләк-чиләк җиләк җыям
Һич алдамыймын юкка.
Кургаш сыман авыр болыт
Сарылган күк йөзенә.
Әй, дусларым, кадерләп саклыйк!
Туган як ул була бер генә.
Нуретдинова Фирүзә.
6 нчы сыйныф укучысы.
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбе
Шигырь
Тема: Табигатьне саклыйк!
Эшләде: Мөхәммәтҗанова Диләрә
Назим кызы
Татарстан Республикасы
Балтач районы
Бөрбаш гомуми урта белем
бирү мәктәбенең
6 нчы сыйныф укучысы .
Җитәкче: Хайруллина Венера Надиловна.
Татар теле һәм
татар әдәбияты укытучысы.
2014
Табигатьне саклыйк!
Табигать – ул бик зур хәзинә
Туган якның гүзәл урыны.
Җылы җилнең битне иркәләве,
Салкын кышның карлы бураны.
Еллар үтеп барган саен,
Табигать гел моңая.
Адәм баласы шикелле,
Көннән- көн олыгая.
Алла биргән шушы матурлыкны,
Саклыйк ныклап, җилләр тимәсен.
Урманнарда кошлар сайрап торсын,
Болыннарда гөлләр шиңмәсен.
Чүп-чар капчыклары,
Тирә - якны басмасын.
Табигатьнең гүзәллеге,
Гомер буе саклансын.
Табигатьне саклыйк, дуслар!
Тукраннан үрнәк алыйк.
Җиребезне матур килеш,
Исән – сау алып калыйк!
Мөхәммәтҗанова Диләрә
6 нчы сыйныф
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбе
Шигырь
Тема: Табигатьне яратыйк!
Эшләде: Хәйретдинова Диләрә
Рәйхан кызы
Татарстан Республикасы
Балтач районы
Бөрбаш гомуми урта белем
бирү мәктәбенең
6 нчы сыйныф укучысы .
Җитәкче: Хайруллина Венера Надиловна.
Татар теле һәм
татар әдәбияты укытучысы.
2014
Табигатьне яратыйк!
Табигатьтә бөтен нәрсә
Матурлык биреп тора.
Әйтерсең лә чыршы, нарат
Елмаеп көлеп тора.
Болындагы төрле чәчәк
Хуш исен бөркеп тора.
Көзләр җиткәч агачлары,
Җимешен биреп тора.
Табигать гел хәрәкәттә
Кемдер нәрсәдер эшли.
Шөпшә күк усаллары
Янына килсәң тешли.
Алар шулай нык саклыйлар
Җимерүдән оясын.
Син тимәсәң тими алар
Бик әйбәт белә ансын.
Кырмыска ояларын да
Тузгытмаска кирәк бит.
Кырмыскалар –санитарлар
Бик кирәкле бөҗәк бит.
Булышыйк без табигатькә
Җимнәр салыйк кошларга.
Тамаклары тук булганда,
Рәхәт булыр аларга.
Тиздән киткән кошлар кайтыр
Чыгарырлар балалар.
Безнең оябызны мактап,
Рәхмәт әйтеп сайрарлар.
Хәйретдинова Диләрә.
6 нчы сыйныф укучысы
Самарские ученые разработали наноспутник, который поможет в освоении Арктики
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
Ребята и утята
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью
Сочини стихи, Машина