Солдатка хат
Вложение | Размер |
---|---|
hat.docx | 92.48 КБ |
Исәнме, илебез батыры!
Сиңа үзенең хөрмәте белән 8 нче сыйныф укучысы Сиринә хат яза . Бу хатымны мин үткәннәргә, Бөек Ватан сугышында ятып калган илебез солдатына язам. Шушы хатым аша Сезгә, тормышның ачысын күргән яшьләргә, үземнең соклануымны, чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Без ,тормышның байлыгына, рәхәтенә күнеккән яшьләр ,сугышның ни икәнен дә аңлап бетермибез. Инде дөньялар имин булып , сугышлар кабат булмасын , Ходаем.
Сугыш... Күпме сагыш тулы хәсрәт бу сүздә . Әлеге сүздән тәнгә суык йөгерә, тамакларга төер утыра, җан әрни. Дөньяның астын- өскә китергән бу сүзне кемнең генә кабат ишетәсе һәм аның ачысын тоясы килсен икән?!... Әлеге афәт дистәләрчә миллион кешене вакытыннан алда гүргә кертте. Миллионнарның күзенә кара кайгы пәрдәсе булып эленде.Дүрт ел дәвамында әби-бабаларыбыз күргән газаплы көннәр, шөкер, тарихта гына калды.Бу тыныч тормыш өчен без сезгә бурычлы. Сез түздегез: ачысына да, ачлыгына да, югалтуларына да. Ничекләр түздегез сез бу вәхшилеккә? Араларыгызда кайберләрегез бездән әз генә олы булган бит.
Кадерле, солдат абый! Рәхмәт сиңа, мең-мең рәхмәт! Мин сокланам һәм горурланам синең белән. Әйе ,син дә шушы матур, якты дөньяда яшәргә тиеш идең! Балаларыңны, оныкларыңны сөяргә , якыннарың белән бергә яшәргә хаклы идең! Кызганыч, син үзеңнең гомереңне без рәхәт яшәсен өчен корбан иттең. Инде безгә дә сезнең буынга тап төшермичә, илебезнең батыр уллары-кызлары булып яшәргә язсын. Сез күргән сугыш афәте кабат булмасын .
70 ел илебез Җиңү көнен илкүләм бәйрәм итә.Сугыш михнәтләрен кичергән өлкән буын бу көнне яшьле күзләре белән сагышланып искә алса, без ,яшь буын, горурлык хисләре белән каршылыйбыз. Иң мөһиме: сез безнең белән бергә, безнең күңелләребездә.Ирексездән күңелемә шигырь юллары килә:
Сезнең буын кылган батырлыклар
Күңелләрдә мәңге сакланыр.
Онытылмас булып исемнәр дә
Мәңгелеккә диеп ятланыр.
Мәңге сүнмәс якты йолдыз булып,
Ил күгендә дөрләп балкыйсыз.
Күңелләрдә булган рәхмәт хисен
Дога итеп сезгә юллыйбыз.
Олы ихтирам белән Син бүләк иткән тыныч , матур тормышта яшәүче оныгың Сиринә.
Җиңү солдатына ачык хат:
“Рәхмәт сиңа, солдат абый!”
Эшне башкарды:Балтач районы
Пыжмара төп белем мәктәбенең
8 нче сыйныф укучысы Гараева Сиринә Марат кызы,19нчы
март 2001нче ел,14 яшь.
Эшнең җитәкчесе: Балтач районы
Пыжмара төп белем мәктәбенең
татар теле укытучысы Зәкиева
Әлфия Нурзада кызы.
2015ел
10 зимних мастер-классов для детей по рисованию
Ласточка. Корейская народная сказка
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари
Дерево в снегу
Солнечная система. Взгляд со стороны