Әнием һөнәре.(Мамина профессия.)
Вложение | Размер |
---|---|
0 байтов | |
Әнием һөнәре.(Мамина профессия.) | 18.57 КБ |
Әнием һөнәре.
Әти- әниләрне сайлап алмыйлар, диләр.Ә менә минем әни кебек әнине сайлап алырлык!Мин әнием белән горурланам, чөнки аның эше бик авыр һәм җаваплы.Белеме буенча ул тарих укытучысы.Аның әнисе (минем әбием) укытучы булган .Мәктәптә укыганда,аңа тарих дәресе бик ошаган,чөнки тарих дәресеннән көчле укытучы белем биргән икән. Шулай да хәзерге көндә әнием журналист булып эшли. Ләкин эшендә аңа тарихны белүе бик тә булыша,чөнки алар төрле тарихи роликлар,сюжетлар ясыйлар.Минем әнием -Алабуганың “Хәбәрләр бүлегендә” һәм “ Алабуга нуры” гәҗитендә директор. Аның һөнәре авыр булу белән бергә бик кызыклы да,чөнки кешеләр белән таныша,күп нәрсәгә өйрәнә, күп нәрсә белә.Бик еш кына чит илләргә дә баралар. Берничә ел эчендә Австралиягә, Италиягә,Сочига, Мәскәүгә барганы бар.Австралиягә ул Алабуга делегациясе белән барды ,анда Надежда Дурова турында спектакль куйганнар, Алабуга делегациясе шул тамашаны караганнар,безнең шәһәргә кунакка үзләрен чакырып кайтканнар.Шулай ук әниемнең Сербиягә, Италиягә укырга барганы бар. Анда кызыклы семинарлар үткән, аларны танылган журналистлар укыткан. Әни бөтен Рәсәйгә билгеле кешеләр белән танышкан. Ул төрле конурсларда катнашырга да өлгерә әле.Мәсәлән, ” Алтын каләм” конкурсында “ Алабуга нуры” “Районның иң яхшы гәҗите” номинациясендә беренче урынны алды,ә “ Хәбәрләр бүлеге” “ Иң яхшы ролик” номинациясендә җиңүче булды. Әнием тарих белән кызыксынуын ташламый, һәр җәй без гаилә белән тарих факультеты студентларына ияреп,төрле тарихи урыннарда казу эшләрендә катнашабыз.Анда бик кызыклы. Шул вакыттагы әниемнең күзләрендәге очкыннарны күрсәгез! Сабыр, олы йөрәкле, яхшы күңелле, ачык йөзле, мөлаем, кешеләргә карата бик игътибарлы кеше ул. Бу сыйфатлары эшендә аңа бик нык булышадыр, чөнки күп кешеләр белән аралаша, ә алар төрле милләттән, һәрберсенең үз холкы. Безнең газизебез эштән арып, ләкин бик шатланып кайта, безне күрүгә һәрвакыт сөенә. Ничек кенә арымасын, безнең өчен вакыт таба: киңәшләрен бирә,юата, көн буе ниләр эшләвемне,сөенеч- шатлыкларымны,борчуларымны тыңлый.Әниемнең һөнәре бик ярдәм итә һәм мине журналист булырга этәрә кебек, чөнки әкренләп мәктәп телевидениесендә эшләргә өйрәнәм: интервьюлар алам, тапшырулар әзерлим, репортажлар ясыйм,укытучылар һәм укучыларны яңалыклар белән таныштырам. Бу эш миңа бик ошый һәм журналист булу теләге бик зур, ләкин үзем бу һөнәрнең авыр икәнлеген аңлыйм. Кызыклы булса да, бик җаваплы һәм куркыныч та, чөнки кешеләргә яңалыкларны җиткерү өчен, теләсә нинди ситуацияләрдә эшләргә туры килә. Барысын да белеп, тиеш рамкалардан чыкмыйча,кешеләрне хөрмәт итеп кенә иҗат итәргә, үз-үзеңне жәлләмичә эшләргә кирәк әлеге һөнәр ияләренә. Ә бу исә бик күп сабырлык, игътибар, тырышлык таләп итә. Шушы сыйфатларны, һичшиксез, үземдә тәрбияләячәкмен!
Муллагалиева Миләүшә Алабуга шәһәре 10 нчы урта мәктәбенең 10 В класс укучысы
Философские стихи Кристины Россетти
Соленая снежинка
В поисках капитана Гранта
Пока бьют часы
Как я избавился от обидчивости