Авылым иртәсе
Вложение | Размер |
---|---|
ilvira.docx | 13.33 КБ |
Авылым иртәсе
Әнә әкрен генә сызылып таң ата. Бу искиткеч матур күренешне күзәтергә барлык кешегә дә насыйп булмый. Ә миңа, авыл кызына, бу алыштырмаслык бәхет гел тәтеп тора. Нинди чиста, саф, иртәнге чык исенә күмелгән, салкынча һава! Бу исне сизгәч, караланып беткән күңелең чистаргандай була. Кәефең күтәрелә.
Җир йөзен тынычлык биләп алган. Хәзер ,берничә сәгатьтән, бу тыныч иртә шау-шу белән тулыр да, чистарган саф күңелең кабаттан караланган кебек булыр. Уйландыра торган, хисләргә бирелә торган вакыт ул таң ату. Бигрәк тә авыл таңы. Шәһәр иртәсенә караганда күпкә чистарак, тылсымлырак ул. Шул вакытта әкиятләргә ышана башлыйсың һәм бу хисне синең бер дә югалтасың килми.
Әкрен генә авыл уянып килә. Томан белән капланган куе урман артыннан ашыкмыйча гына кояш чыга. Авыл өсте яктырып киткәндәй була. Томан арасыннан әлегә берни дә күренми. Ләкин шулай да өй түбәләре беленә инде. Әнә иртәнге таң әтәчләр кычкыралар. Алар үз вазыйфаларын башкаралар: йокыга талган авылымны, кешеләрне уяталар. Олырак абзыйлар, апалар, татлы йокыларыннан уянып , мал-туарларын карыйлар да эшкә ашыгалар. Аларны авыр һәм җавыплы эшләре көтә. Ә бала-чага, ыбыр-чыбыр йоклый әле. Алар өчен әле йокының иң татлы , иң рәхәт вакыты.
Бер дә күзне аласы килми шушы күренештән. Югыйсә, көндәлек күрә алам бит мин моны. Шушы кечкенә генә авыл кешесе бит мин дә. Әлеге күренештән күзләремне алам да, көнем уңышлы узсын , дип үз эшемә керешәм.
Галимуллина Ильвира 8 класс
Азан моңы
Нәрсә генә дисәң дә кеше тормышында музыка, ягъни җыр, бик зур роль
уйный. Халык җыр тыңлап күңел ача, кайгыларын тарата. Яшьләрдән :
“ Буш вакытыңда нишлисең?- дип сорасаң, күбесе :”Җыр тыңлыйм “-дип җавап кайтара. Җыр кешенең аерылмас сердәшчесенә, иптәшенә, дустына әверелеп бара. Җыр кеше өчен шигырьләр тезмәсе белән көй кушылмасы гына түгел, ул – истәлекләрне, аерым бер вакыйгаларны үз эченә алган сихри сандык. Сандыкның да ниндие әле?!
Мин дә җырлар тыңларга бик яратам, ләкин ул җырларның берсе дә азан тавышын уздыра алмый. Белмим, сезгә дә азан тавышы шулай тәэсир итәме икән, аны ишетүгә, мин бар эшемне ташлап, бирелеп тыңлый башлыйм. Бигрәк тә көйләп әйткән азан күңелнең иң түренә үтеп керә һәм андагы кара тапларны саф, чиста ак төсләргә төрә.
Авыл кешесенең тормышы начар, эше күп, ял юк, диләр. Әйе, эшләр җитәрлек, ә азан тавышы безне бу уйлардан читкәрәк алып китә, тынычлык өсти һәм Аллаһы Тәгалә белән якынайта, минемчә. Шәһәрдә кунакта ничек кенә рәхәт булмасын, күңелне рухландыручы, шәһәр тузаны белән томаланган аңны чистартучы азан тавышы юк анда...
Авыл халкы өчен азан – ул олы көй, изге дога. Ул аны эшеннән туктап тыңлый, күңеленнән генә үзенең иң изге теләкләрен тели һәм бары тик азан тынгач кына эшен дәвам итә. Тумыштан бу җыр безнең колакларга керә һәм, күп кенә җырларны эллә ничә кат тыңлагач туйдырган кебек, ни кадәр генә тыңласаң да туйдырмый.
Кайберүәләр дингә ышанмый, һәм аның өчен азан тавышы гади бер җырдан аерылмый да. Мин андый кешеләрне дөрес уйламыйлар дип этәрмим. Һәркем дә үз фикеренә лаеклы. Ләкин һәр кеше дә нәрсәгә дә булса ышанырга тиеш. Бу авыр дөньяда сихри бер көчкә, авыр вакытта ярдәм итүче, синең теләкләреңне ишетүче булуга ышанмыйча яшәү мөмкин түгел ул.
Галимуллина Ильвира 9 класс
Дерево в снегу
Несчастный Андрей
Юрий Визбор. Милая моя
Как нарисовать лимон акварелью
Сила слова