Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурс эше
Вложение | Размер |
---|---|
monsu_istlek.docx | 17.72 КБ |
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү җыры"исемле регионара әдәби конкурс
Юнәлеш: Мәкалә
Тема: Өзелгән өмет (моңсу истәлек)
Татарстан Республикасы Кайбыч районы
Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы ШәрәфетдиноваЭльмира Рифат
кызының бәйгегә тәкъдим ителгән эше
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Козлова Раилә Навафил кызы
2015 нче
Өзелгән өмет
Минем кулымда саргаеп беткән 1940-1945 нче елларның мәктәп журналы.
Иске мәктәпне сүткән вакытта иң арттагы шкафларның берсеннән табылды бу ядкяр.
Мәктәп музеенда саклана торган истәлекнең битләрен сакланып кына ачам. Авылымда ул вакытта укучылар бик күп булган икән. 40 нчы елларда укучылар исемлеге шактый озын, кәгазьнең сыйфаты да яхшырак, саргаймаган. 1941-45 нче еллардагы язмалар бик кечкенә, юка гына дәфтәр битләреннән тора, укучылар исемлеге дә кыскара бара. Шунда ук 40 елларда укыткан укытучыларның исем-фамилияләре бар.1941 нче елдан соң һаман бер үк хатын-кызлар фамилияләренә генә юлыга башлыйсың. Журналдагы билгеләрне дә гарәп шрифты белән түгел, “2”ле-плохо, “3”- посредственно, “4”-хорошо, “5”- отлично дип язылган. Йөрәгемне учыма тотып, бабамның фамилиясен эзли башладым. Таптым! Бары математика фәненнән “хорошо”да, калганнарыннан “отлично”!
Бер мизгел эчендә күз алдымнан бабамның ягымлы йөзе, шаян күзләре, тальян гармунда өздереп җырлаулары узып киткәндәй булды. Бәгыремне аны югалткан көнне барлыкка килгән әрнү телеп алды. Бала чактан ук мин аның мәктәптә яхшы укып, аны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаганын, белемен югары уку йортында дәвам итәргә теләгәнен белә идем. Ә инде шул чакларның телсез шаһитын күреп, бөтен күңелемне горурлык хисе биләп алды.
Бабамның әтисен сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алалар, шуңа күрә тормышның бөтен авырлыгы аның җилкәсенә төшә, уку йортлары турында уйларга вакыты калмый. 13-14 яшьлек малайлар үгезләр җигеп, Канаш станциясенә иген ташыйлар, кыр эшләрендә эшлиләр. Шул чакларда үзе җигеп йөргән һәр үгезнең, атның исемнәрен истә тотып, эшләгән эшләрен бәйнә-бәйнә сөйли торган иде.
Ә яхшы укуының сәбәпләре бик гади - бабамның абыйсы Шәйхулла мәктәптә алман(немец) телен укыта. Шуңа күрә начар уку турында сүз дә юк, ныклап әйтеп куелган:
- Тырышып укымасаң, тәртипсез булсаң, минем йөземә кызыллык китерсәң, мәктәптә эзең дә булмасын!
Әйткән сүз- аткан ук. Укымый кара шуннан соң!
Шәйхулла абый - авылда педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлап кайткан югары белемле укытучы, алман телен су кебек эчә.Үзе озын зифа буйлы, һәрвакыт ап-ак костюм-чалбардан, кулында ярты мич кадәр аккордеон.Ул уйнаган моңлы көйләрне авыл халкы бик озак еллар сагынып сөйләгән. Сугыш чыгасы елны гына бик чибәр Кәримә исемле кызга өйләнә, игезәк кызлары Эмма белән Римма туа. Шатлыкның, бәхетнең иге-чиге булмый, тик 1941 нче елның 22 нче июнь таңы бу матур хыялларны, теләк-омтылышларны бер селтәүдә юкка чыгара. Менә шундый тыныч иртәдә илебезнең чигенә дошман бәреп керә. Бөек Ватан сугышы башлана.
Авылга иң беренче повестка Шәйхулла абыйга килә, аннан соң тагын 4 укытучыга:
1.Гаделҗанов Хәлим Гаделҗан улы
2.Биаметов Вәли Биәмәт улы
3.Козлов Шәйхулла Гиният улы
4.Рәхимов Хәлим Минзәкрәм улы
5.Суфьянов Кәшшәф Суфьян улы
Аларны Казанга кадәр машина белән бабамның әтисе Сөнгать бабай озата бара. Татвоенкомат янындагы аерылышу мизгелләрен ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр күңелендә йөртә.
-Үз кулларым белән сугыш кырына озаттым, үлемгә җибәрдем бит!- дип бик озак еллар үкенеп сөйли торган була.
Китәсе көнне Шәйхулла абый өй артындагы бакчага пар каен утырта.
-Каеннар сезгә минем исәнлегем турында хәбәр итеп торырлар. Корытмагыз, яхшы карагыз.
Әни, Кәримә! Кызларымны саклагыз, мин кайтканчы зур үсеннәр, йөгереп чыгып каршыласыннар,- дип, саубуллашып чыгып китә.
Каеннар бөдрәләнеп, бакчага ямь биреп үсеп китәләр. Улын сагыну сагышын бастырырга теләп, әнисе Рәйсә әби еш кына бакчага чыга. Каеннарның матур гына үсүләрен күреп:
-Шәйхуллам исән, алла боерса, озакламый кайтыр,- дип куя.
Тик, аяз көнне яшен суккандай, абыемның хәбәрсез югалуы турында военкоматтан язу килә. Әбием өч көн буе ашамый, эчми, беркем белән дә сөйләшми, урын өстендә ята. Бернинди үгетләүләр дә аны юата алмый.
Күпмедер вакыттан соң, барысының да исен җибәреп, әбием урын өстеннән торып утыра. Иң беренче эше итеп, бакчага каен янына чыгып китә. Күпмедер вакыттан соң, ниндидер гаҗәеп халәттә өйгә кайтып керә.Үзе ишектән керә-керүгә:
-Шәйхуллам исән, бары хәбәрсез генә тора, кайтар алла боерса, озакламый хат-хәбәре килер, - дип куя.
Шул көннән башлап барысы да Шәйхулла абыйның кайту хәбәрен көтеп яши башлыйлар.
Көннәр, айлар үтә. 1945 елның язы туган илебезгә миллионлаган корбаннар биреп яулап алган җиңү алып килә. Авылыбызга сугыш афәтеннән исән калган солдатлар кайта башлый. Менә шул көннән абыйны юксыну, сагыну, аны көтү, күрешү мизгелләрен күз алдына китерү бабам өчен татлы бер ләззәткә әйләнә.
Көн саен авыл башына барып, җиңү яулап кайткан солдатларны каршы алу бабамның көндәлек гадәтенә керә. Күпме генә көтсәләр дә, күрешү мизгелләре аларны урап уза.
Тик Рәйсә әби генә тәрәзәдән күзен алмый, көн дә тәмлесен пешерә, ак яулыгып бәйләп капка төбенә чыга. Өйдәгеләрнең өмете өзелгәнне күреп:
-Абыегыз исән, юллары гына урау булгандыр, офицер бит, дошман телен дә яхшы белә. Андый кешеләр һаман да кирәк, кайтыр алла боерса, сау гына булсын. Әнә, пар каеннарына гына карагыз. Нинди матур итеп үсеп утыралар, ничек итеп аларга ышанмаска!
Ә каеннар, бер-бесенә сыенып, һәр туган таңга сөенеп, ел саен нәфис хуш исле яфракларга күмеләләр.
Өмет, сагынуларга уралып, 15 нче яз да үтеп китә. Беркөнне Рәйсә әби балаларын янына чакырып китерә дә:
-Балаларым, үз хәлемне үзем генә беләм, сезгә әйтәсе сүзем бар. Шәйхулла абыегыз исән, мин генә көтеп бетерә алмадым. Күз нурларымны түгеп күпме көтсәм дә, күрешү көнен күрергә насыйп булмады. Хәзер сез көтегез инде. Кайтыр ул, алла боерса, кайтыр. Өметегез өзелә башласа, каеннарына карагыз, алар барысын да әйтер. Абыегызны матур гына каршылагыз.
Таң алдыннан 6 бала тәрбияләп үстергән, яу кырында баласын югалтып, гомеренең азагына кадәр соңгы күрешү мизгелләрен көтеп яшәгән солдат анасы мәңгелеккә күзләрен йома.
Шәхулла абыйны башта бабам көтте, аннан соң әтием белән безгә васыять булып калды.
Тик моннан өч ел элек каеннарның берсе корыды, тиктомалга. Яз көне берсе яфрак ярды, парында исә җан әсәре күренмәде. Җәй буе көттек без аның яшел яфракларын. Каен, күккә җансыз ботакларын сузып, мәңгелек йокыга чумды.
Шәйхулла абый белән безне бәйләп тора торган соңгы җеп өзелде. Гомер буе без аның исән булуына, ниндидер сәбәпләр аркасында гына кайта алмавына чын күңелдән ышанып яшәдек. Әсирлеккә эләккән совет сугышчыларын ул вакытта туган илләрендә колач җәеп каршы алмаганнар. Бәлки, минем абыем да шундый ачы язмышка юлыккандыр. Телне яхшы белгәч, чит җирләрдә яшәп калырга мәҗбүр булгандыр дигән уй күңелебезгә тынгылык бирмәде, һаман ышаныч уятып яшәде. Менә шул өмет җебе корыган каенның кәүсәләренә уралып шартлап өзелде.
Хәзер без дөреслекне беркайчан да белә алмаячакбыз. Мәскәүгә җибәргән соравыбыз да җавапсыз калды. Боларны бары фараз гына итә алабыз.
Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Әйе, Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар барәбәренә яуланды. 70 нче Җиңү язын каршыларга җыенабыз. Тагы күп дистә еллар үтәр. Буын арты буын алмашыр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.
Юрий Визбор. Милая моя
О чем поет Шотландская волынка?
Мороз и заяц
Госпожа Метелица
Девочка-Снегурочка