Сочинение. Кисәтергәме, әллә дәваларгамы?
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 38.5 КБ |
Шеморданский лицей Сабинского муниципального района
Республики Татарстан
Тема: Предупредить или лечить?
Работу выполнила: Гараева Эльвина Рафаэлевна
ученица 7Б класса.
Учитель: Мингазова Нурсия Фоатовна.
( тел. 89274355497 mingazova.nursia@yandex.ru )
Шемордан 2014
Татарстан Республикасы
Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее
Тема: Кисәтергәме, әллә дәваларгамы?
Эшне башкарды: Гараева Эльвина Рафаэлевна
7Б сыйныф укучысы.
Укытучы: Минһаҗева Нурсия Фоатовна
( тел. 89274355497 mingazova.nursia@yandex.ru )
Шәмәрдән 2014
Кисәтергәме, әллә дәваларгамы?
Башланды... Йөткерүләр, төчкерүләр, баш авырту, югары температура, хәлсезлек сезоны ачылды. Йомшак карларына төреп кыш быел да салкын тию, төрле вируслы авырулар алып килде. Безнең сыйныфта да кичә 3, бүген 4 кеше авырып укырга килә алмаган. Узган ел мин дә шул “мышык-мышыклар” рәтендә идем. Күп дәресләр калдырдым, музыка мәктәбенә дә, биюгә дә юньләп йөри алмадым. “Чирнең тиюе тиз, китүе озак”,- дип юкка гына әйтмиләр шул.
-Җитте! Булды! Туйдым мин бу борын тартып йөрүдән, - дидем мин үз- үземә. Һәм быелгы кышка җәйдән үк әзерләнә башладым. Әнием дә миңа
ярдәм итәргә бик теләп риза булды.
Эшне иң беренче организмны чыныктыру һәм иммунитетны ныгытудан башларга уйладык. Чөнки, нинди генә авыру булмасын, һәрберсе организмның көчсезләнүеннән килеп чыга дип уйлыйм мин. Ә организмыбызның авырулар белән көрәшә алмавына без үзебез гаепле. Югыйсә балачактан ук организмны даими саклап һәм күзәтеп тору, ниндидер авыруны дәвалаганга караганда җиңелрәк тә, ышанычлырак та. Моны һәр бала һәм әти-әниләр дә истә тотсыннар иде.
“Сәламәт булуның бер юлы- хәрәкәт итү”,- ди халык мәкале. Шуны истә тотып, әнием белән икебезгә җәй башында ук велосипедлар сатып алдык. Һәр кич саф һавада велосипедларда йөрдек. Чишмәгә суга да, болынга җиләккә дә велосипедта бару уңайлы икән. Һәр иртә әнием белән физик күнегүләр ясадык, иртәнге чыкта аякларыбызны чыныктырдык. Аз хәрәкәтләнү, саф һавада йөрмәү кешенең сәламәтлегенә зур зыян китерә. Шуның өчен, хәзер дә һәр кич, йоклар алдыннан саф һава сулап кайтабыз. Кар төшү белән, чаңгыда йөри башладык.
Сәламәтлекнең нигезе булып, витаминнарга бай ризыклар тора. Җәй көне витаминнарга бай яшелчә, җиләк-җимешләрне без бик яратып үстерәбез. Алма, чия, карлыган агачлары быел да сыгылып торды. Үз бакчабызда үскән бу җиләк- җимешләрнең кеше организмы өчен нинди файдасы бар икән дип, төрле чыганаклардан мәгълүматлар эзләдем.
Кара карлыганның С витаминына бай булуын мин белә идем инде. С витамины иммунитетны ныгыта, салкын тиюгә каршы торучанлыкны арттыра. Кура җиләге составында да организмыбызны ныгытучы С, В витаминнары бар икән. Ә менә крыжовникны “йөрәк витамины” дип йөртәләр. Чөнки ул калийга бай. Чиядә кумарин, ягъни организмны тонуста тоту өчен кирәк булган матдә бар. Шуңа күрә аны авырудан савыгып килүче кешеләргә ашарга кушалар. Чия үзенә күрә бер табигый антибиотик та булып тора. Ни өчен дигәндә, аңарда төрле бактерияләр үрчүне булдырмый торган фитонцидлар бар. Тамак төбе кычытып, әчетеп торса да чия согы эчәргә кирәк, файдасы тими калмас. Гомумән, бал, лимон, гөлҗимеш, карлыган, мүк җиләге, мәтрүшкә чәе, әче торма төнәтмәләре вируслар үрчү өчен уңай булган шартларны киметәләр икән. Чөнки микроблар ачы тирәлекне яратмый.
-Шул хәтле байлыкны витаминнарын югалтмыйча кышка ничек сакларга?- дип уйлаштык әнием белән. Кайнатсак, югары температурада аларның барлык витаминнары юкка чыгачак бит. Шуңа күрә башка еллардагы шикелле варенье, компотлар ясамыйча, җиләк- җимешләрне зур суыткычта катырып куюны кулайрак күрдек. Хәзер менә көн саен шушы «витаминнарны» ашыйбыз. Файдалы да, тәмле дә.
Табигать безнең сәламәтлегебез өчен күп төрле хәзинә бүләк итә. Ул хәзинәне күрә белергә, аның кыйммәтен аңлый һәм аларны файдалана белергә генә кирәк. “Үсемлекләр безне ашата- эчертә, дәвалый”,- ди бит халык мәкале.
Чыннан да, күп кенә дарулар үсемлекләрдән ясала. Без дә дару үләннәре әзерләүнең хәстәрен алдан күрдек. Мәтрүшкә, үги ана яфрагы, гөлҗимеш, юкә чәчәге кебек үзебез белгән һәм кулланып караганнарын гына әзерләдек. Аларны чиста җирдән генә җыеп, ярымкүләгә, җиләс урында киптердек. Ә мин үләннәрне саклау өчен каты тукымадан кечкенә капчыклар тектем.
Шулай итеп, организмымны салкын көннәргә әзерләү өчен ешрак витаминлы ризыклар ашарга, фито чәйләр эчәргә, һава торышына карап җылы киенергә, аякларны юешләрдән сакларга тырышам. Һәркөнне кичке аш вакытында әнием өстәлгә суган, сарымсак китереп куя. Әлеге яшелчәләрдәге фитонцид матдәсе вирусларга каршы торучанлыкны арттыра икән.
“Сәламәтлек- зур байлык”,- ди халык мәкале. Әгәр дә без табигать биргән дәваларны- кояш яктысын, саф һаваны, чиста суны, физик күнегүләрне, ялны дөрес файдалансак, бер дә авырмабыз. Мин дә хәзерге көндә үземнең сәламәт булуыма сөенәм. Тырышып укыйм, җырлыйм, биим, гомумән актив тормыш рәвеше алып барам. Һәм чыннан да, авыруны дәвалауга караганда, булдырмый калу яхшырак икәнлегенә чын-чынлап ышанып яшим. Барыбыз да сәламәт булыйк!
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Северное сияние
Эта весёлая планета
Медведь и солнце
Какая бывает зима