Бөек Җиңү көнен каршылап балалар үзләренең дәү әтиләре, дәү әниләре турында истәлекләр яздылар.
Вложение | Размер |
---|---|
boek_zhinu_konen_karshylap.doc | 28 КБ |
Бөек Җиңү көнен каршылап.
Әбием хәтирәсе.
Кешелек тарихында сугышлар гел кабатланып торган. Бөек Ватан сугышы да миллионнарча гомерләрне кыйган. Безнең авылыбыздан да ир- егетләр сугышкка киткәч, барлык эш хатын- кыз, карт- коры, бала- чага җаваплылыгында калган. Балалар укырга да ертык, ямаулы киемнәрдән йөргән. Сукыр лампа яктысында дәрес әзерләгәннәр. Ачлык, ялангачлык... кышкы салкыннарда чабата киеп крманга утынга йөрүләр... Һәркем сугыш беткәнен көткән. Ләкин... сугышка киткәннәрнең бик азы гына кире әйләнеп кайткан. Бабам хәрби хезмәтен 7 ел үтәп, туган авылына 1946 елны кайткан. Бригадир, ферма мөдире булып эшләгән. Әбекәй белән гаилә корып 7 бала үстергәннәр. Бик күп михнәтләр кичерәләр. Аларның бу хакта искә дә төшерәселәре килми. Илебезгә тыычлык, балаларга, онык- оныкчыкларына бәхет, тәүфыйк тели алар.
Гөлия Гайсина.
Әтисез балачак.
Рәхимсез сугыш еллары кемнәрне генә япа- ялгыз, әтисез калдырмаган. Дәү бабам Таҗетдин сугыштан яраланып кайтып үлә. Әбиемнең әнисе Сәлимә 6 баласын сыңар канат белән тәрбияли. Үзе әти назы күрмәгәнгә, безгә һәрчак әтиебезнең кадерен белергә өйрәтә.
Динар Җаббаров.
Тынычлык кадере.
Китаплардан укып, кинолардан карап, әби- бабамнар сөйләгәннәрдән сугышның никадәр газаплы икәнен беләм. Ватанын саклап кулына корал алган күпме кешеләр яу кырында ятып калган. Фашистлар кешеләрне авыллары белән яндыган, суларын агулаган. Күпме күз яше, кан түгелгән.
Тылсымчы булсам, җир йөзендәге барлык сугыш коралларын юк итәр идем мин. Корал ясау өчен тотылган акчаларны ярлы, ятимнәргә өләшер идем. Балалар күз яше түкмәсен, әти- әниләр шат булсын өчен барысын да эшләр идем. Ишетәсезме, сугыш чукмарлары! Безнең бәхетле тормышны пычратмагыз!
Айзилә Шәвәлиева.
Ерак бабам.
Җиңү бәйрәме якынлашкан саен дәү әниемнең күзләрендә яшь бөртекләре җемелди. Үзенең әтисен- ерак бабамны искә ала ул.
Хәмзә Нәгыймов 1925 елның 10 апрелендә Иске Кормаш авылында туган. Балачагы авыр елларга туры килгән. 18 яшендә сугышка киткән. 1943 елда каты яраланып Сочидә госпитальгә эләгә. Дәвәланып аякка баскач, тагын сугышка керә, орден- медальләргә лаек була.
Сугыш беткәч, “Үрнәк” колхозында бригадир булып эшли. Гади, эшчән кеше була.
Әбием хәзер дә аның медальләрен, фотосурәтләрен кадерләп саклый.
Гүзәл Гәрәева.
Югалтулар.
Чалманарат авылыннан 125 кеше сугышка китә. 58 кеше исән кайта. 68 кеше һәлак булып кала. Алар арасында дәү бабам Салахов Сәрдәретдин дә бар. Ленинград өчен барган сугышта батырларча һәлак була. Ленинград янындагы бер авылда сугышта һәлак булганнар өчен куелган бер монументта минем бабамның да исем- фамилиясе язылган.
Салахов Рушан.
Разлука
Этот древний-древний-древний мир!
Медведь и солнце
Можно от Солнца уйти...
Сказка "Узнай-зеркала"