әкиятләр укырга яратучы малайның үзе язган әкияте
Вложение | Размер |
---|---|
kiyat_word.docx | 16.31 КБ |
Ялкау егет
Бер ананың бик тә иркә, бик тә ялкау улы булган, ди. Эш эшләми, михнәт күрми генә үсеп, буйга җиткән бу. Кинәт көннәрдән бер көнне егетнең әнисе авырый башлаган. Егеткә зур кайгы төшкән, чөнки ул әнисеннән башка берни дә эшли алмый икән. Табиблар әнисенә берничек тә ярдәм итә алмаган. Шуннан соң егет дару эзләргә чыгып киткән.
Бара торгач, моның каршысына бер әби очраган. Ул аңа үзенең кайгысын сөйләп биргән.
Егет ризалашмый булдыра алмаган, ләкин ул бер эш тә эшли белми бит! Егетнең даруны бик тиз табасы килгән. Әби бик хәйләкәр һәм тәҗрибәле карчык икән. Ул эшенең нидә икәнен бик тиз аңлап алган һәм егетне ипләп кенә, эшкә өйрәтергә тотынган. Башта алар, өй җыештырганнар, аннары бергәләп ашарга пешергәннәр. Егет үзенең эшкә өйрәнгәнен сизми дә калган.
Кич җиткәч, әби егетне урманга алып киткән һәм күп итеп дару үләннәре җыеп биргән дә, болай дигән:
Егет әбигә рәхмәт әйтеп,сөенә-сөенә өенә кайтып киткән. Кайткач, әби кушканча, бик тырышып, әнисен дәвалаган. Һәркөнне яңа, тәмле ризык әзерләгән. Шулай итеп әнисе терелгән. Шул көннән башлап, егет һәрвакыт әнисенә булыша икән.
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Чья проталина?
Сказочные цветы за 15 минут
Мальчик и колокольчики ландышей
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)