А.М.Матросов, Г.Г.Гафиятуллин турында мәгълүмат.
Вложение | Размер |
---|---|
matrosov_gafiatullin.pptx | 2.27 МБ |
Слайд 1
Ис әннәрнең кадерен, Үлгәннәрнең каберен бел. 8 нче “В” сыйныфы укучысы Сабирова АлияСлайд 2
Ис әннәрнең кадерен, Үлгәннәрнең каберен бел.
Слайд 3
Сугыш каһарманнары А. М. Матросов Г. Г. Гафиятуллин
Слайд 4
Газинур Гафиятуллинның исеме Бөек Ватан сугышының мәңге онытылмас геройлары исемнәре белән бер рәттә тора.
Слайд 5
Сугыш башлангач , Гафиятуллин хатыны һәм балалары белән саубуллашып , армиягә алынучыларның беренче группасы белән Бөгелмә хәрби комиссариатына килә . Армиядә фронтның төрле участокларында башта санитар, аннары гади укчы булып сугыша .
Слайд 6
Г . Гафиятуллинның соңгы сүзләре — Миңа бәхетне сынап карарга рөхсәт итегез ! - дип мөрәҗәгать итә Гафияту л лин . — Барыгыз ! - ди командир. — Ватан өчен ! - дип кычкырып , алга ыргыла һәм куллары белән дошманның пулемет көпшәсенә ябышып , гәүдәсе белән амбразураны каплый .
Слайд 7
Урманчы булган Газинур Урманнарга җырлап кергән Ак каеннар арасында , Кошлар моңын тыңлап йөргән . Ак каеннар белә микән , Кәккүк тавышы нигә серле ? Кәккүк моңына күчкәндер Газинурның газиз гомре … (Г . Зәйниева)
Слайд 8
Александр Матросов — дошманнар амбразурасын үз к үкрәге белән каплаган Советлар Союзы герое.
Слайд 9
Рәсми версия буенча исеме - Александр Матвей улы Матросов, ләкин хәзерге күп версияләр буенча Александр Матросов исеме артында Урал егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов торуы билгеле .
Слайд 10
Корыч күкрәгең белән Амбразураны капладың. Фашистларны тар-мар иттең Намусыңны сатмадың. Утлар сулы кичә-кичә Үлемсез герой булдың. Чал тарихка кереп калдың Бәхетле булып калдың . (Л. Галимова)
Слайд 11
Г. Гафиятуллин А. Матросов
Слайд 12
Батырлык турында Ил онытмас , бирсәң каныңны Ватан өчен изге көрәшкә . Хаин каны тама чиләккә , Батыр кан тама йөрәккә . Батыр үлә , үлмәс ат алып , Батырлыклар белән макталып , Исмең калсын , үзең үлсәң дә , Тарихларда укып ятларлык . (М. Җәлил )
Вода может клеить?
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
10 осенних мастер-классов для детей
А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?
Рисуем осень: поле после сбора урожая