Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана
Вложение | Размер |
---|---|
talyan_garmun_chynynserrezeda.docx | 17.14 КБ |
Кызлар басмасында яшьләр күңел ача. Өздереп-өздереп кемдер тальян гармун уйный. Тальян гармун!? Кемнәр сине уйлап тапкан? Кайдан аласың син шундый моңны? Беләм, хуҗаң шулай моңлы.
Чыннан да , моңлы син Миргазиян. Күрше Якуп картның тальянын алып шыгырдатып карадың. Яндың-пештең, тырыштың, тәки бармакларыңны биеттең. Биш яшьлек чагыңнан гармунны тугры юлдашың итеп сайладың. Буең бәләкәй чагында агач төбенә бастырып уйнаттылар. Үсә төшкәч ,кызлар күзеннән качып, иске мунча өйалдында хисләреңне гармун телләренә салдың. Егет булгач син үзең дә, гармуның да авыл күрке булдыгыз.Авылдаш егетләр белән тальян тартып урам әйләнгәндә кайсы кызның гына йөрәген яндырмадың. Пар атларда җилдерүче кияү-киленнәрнең тугры юлдашы да син һәм гармуның булды. Гомерлек ярыңны сайлаганда да тальяныңа ышанычың һич кенә дә кимемәде, икесен пар, тиң итеп яраттың. Сөйгәнеңә мәхәббәтеңне эчкерсез һәм моңлы тальян чыңнары аша җиткердең. Син уйнадың, ә ул гүя канатланып зәңгәр күктә йөзде, ак болытларны кочты, яшел тугайларда ромашкалар җыйды, тәкыялар үреп елгага агызды,зифа каеннарны назлады.Галия, син бәхетле, чиксез бәхетле...
Кинәт күкне кара болыт каплады. Сугыш... Миргазиян тальянын тартты, тик аннан моң ишетелмәде. Ул ыңгырашты, саташты. Авылдашлары, Галия, тальян гармун аны сугышка озатты. Инде ат арбасына утырдым дигәндә ул гармунын уйнап җибәрде. Ярсып-ярсып уйнады. Ә күзләре сөйгәнендә, каласың бит каласың. Башланган көй шунда өзелде. Тальян Галия кулына күчте. Миргазиянның иреннәре дерелдәде, әйтергә сүз тапмады, тик барыбер тәвәкәлләде: “Сез көтегез мине, мин кайтырмын! Иртәләрен сандугач булып сайрап йокыдан уятырмын. Көндезләрен кояш нурлары аша кайнар кочагыма алырмын. Ә айлы кичләрдә йолдызлар булып балкып караңгы төннәрегезне яктыртырмын” Ул кабаттан тальянын тартып алды да “Хуш авылым”ны сузды. Бу аның соңгы җыры иде. Авыл урамнары башка серле, илаһи бу моңны ишетмәде. Анда караңгылык, ниндидер авыр тынлык.Хатынның кочагында тальян гармун , ә күзләрендә, кышкы бозны эретерлек ,кайнар күз яшьләре.
Көтте ул аны: иртәсен дә, кичен дә, тальяны белән бергә көтте. Сөйгәне өчен гармунын иркәләде, берәүгә дә ачып сала алмаган серләрен аңа сөйләде. Ире белән бер генә атна яшәп кала алган хатынның әче күз яшьләрен бары тик тальян гармун гына күрде.
Еллар арты еллар үтте, сулар акты.Картлыктан, сагыну- сагыштан чәчләре чаларган Галия Ходайга ялына. Әй син, Аллам! Син бар һәм бердәнбер. Син шәфкатьле, ләкин шул ук вакытта рәхимсез дә. Һәммәбезне якты дөньяга китерәсең.Кемгәдер өеп-өеп бәхет-шатлык өләшәсең,ә кемнәндер чиреген дә кызганасың. Шулай да мин сиңа рәхмәтле. Карчыкның кочагында тальян гармун, күзләрендә әле дә кайнар яшьләр, колакларында Миргазиянының соңгы җыры чыңлый.
Компас своими руками
Знакомимся с плотностью жидкостей
Композитор Алексей Рыбников
Сказка на ночь про Снеговика
Фотографии кратера Королёва на Марсе