Укучылар язган мәкалә
Вложение | Размер |
---|---|
мәкалә | 29.5 КБ |
Тормыштан тәм табып.
Беренче дәрескә кергәндә аннан без: “Апа, сезгә ничә яшь?” – дип сорап йөдәттек. Ул шаярып: “18” ,- дип җавап бирә иде.
Ышанасы да килми, Рәмзия апага быел 55 яшь тулды. Ә безнең өчен ул һаман да яшь, бертуктаусыз эшләвен дәвам итә. Педагоглык эшчәнлеген ул 1991 нче елда туган Зур Битаман урта мәктәбендә башлый. Башта оештыручы-педагог булып эшли, аннан соң татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыта. Моннан тыш тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара.
Кырыс характерлы, шулай булса да нечкә күңелле, миһербанлы, ярдәмчел Рәмзия апаны без беренче дәрестән үк бик яраттык. Нәрсәгә генә тотынмасын, һәр эшне оста итеп, җиренә җиткереп башкара белә. Күңелле кичәләргә әзерләнгәндә без һәрвакыт аңа мөрәҗәгать итәбез . Яхшы киңәшләрен бирә, матур сүзле күренешләр табып бирә, спектакльләр, матур биюләр, җырлар өйрәтә. Ул укытып чыгарган укучылар әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк булып мәктәпне тәмамлыйлар. Көчен, талантын җәлләмичә, безнең күңелләрдә кечкенәдән үк кешелеклелек, әдәплелек сыйфатлары тәрбияли.
Рәмзия апа авыл , район тормышында да актив .Ул педагоглар арасында уздырыла торган ярышларда катнаша. “Кросс наций” ярышында беренче урынны алды. Теләсә кайсы концертта биюе белән шаккаттыра ала, спектакльләрдә бик оста уйный.
Тормышта да үрнәк ул Рәмзия апа. Камил абый белән 35 ел матур гомер кичерәләр. Кызлары Ләйлә һәм уллары Рафилга югары белем алырга ярдәм иттеләр, олы тормыш юлына озаттылар. Оныклары Сиринә , Рания , Ралинә, Сәйдә кайтып аларны сөендереп торалар.
Без Рәмзия апаны матур юбилее белән тәбрик итеп, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез. Һаман шулай актив булып, яшь булып, тормышны яратып, аннан тәм табып , безнең арада яшәргә язсын Сезгә, Рәмзия апа.
Зур Битаман урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары...
Весенняя сказка
Невидимое письмо
Попробуем на вкус солёность моря?
Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью
Горячо - холодно