"Мәгариф һәм гаилә" журналы "Зәңгәр ягулык җылысы" темасы астында конкурс игълан иткәч, без Аделнең гаиләсе белән берлектә бу язманы редакциягә юлладык.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_tiem_gaz_oeshmasynda_slesar_bulyp_eshli.docx | 365.56 КБ |
Минем әтием газ оешмасында слесарь булып эшли. Ул эшкә киткәндә өстенә формасын кия һәм зур сумка белән инструментларын алып китә. Мин ул сумкадагы әйберләрне карарга бик яратам. Алар белән ничек эшләргә икәнен әтидән сорашам. Әти бөтен кешегә дә кирәк. Чөнки хәзер һәр йортта газ ягалар. Кемнеңдер миче эшләми, кемнеңдер ашарга пешерә торган плитәсе ватылган, ә кемдәдер газ исе чыккан . Әти һәркемгә ярдәмгә ашыга.
Ай саен ул кемнең күпме газ якканын тикшерә һәм язып бара.Кеше ай саен вакытында газ өчен акча түләргә тиеш. Кайбер кешеләр моны үтәмиләр. Әти аларны һәрвакыт кисәтеп тора. Акча вакытында түләнмәсә, ул кешегә газ бирү туктатыла икән. Ә газсыз бик- бик читен. Өй дә салкын була , ашарга пешереп тә булмый. Мин әтиемнең эше белән һәрвакыт кызыксынып торам. Үскәч минем дә аның кебек газ оешмасында эшлисем килә. Тик моның өчен әле тырышып укырга кирәк, ди әти.
Хайруллин Адел 2 класс.
Валентин Берестов. Аист и соловей
Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"
Иван Васильевич меняет профессию
"Не жалею, не зову, не плачу…"