Һәр уку елында уздырыла торган сыйныф сәгатьләренең берсе : "Профессияләр иленә сәяхәт" . Мәктәпне тәмамлаганда мин ул сыйныф сәгатьләренең язмасын үзләренә укып күрсәтәм. Бик кызыклы сөйләшү була бу. Ә менә президент булам диюче очраганы булмады. Укучымның бу язмасы миңа бик кызыклы тоелды.
Вложение | Размер |
---|---|
min_du_hskch.docx | 11.1 КБ |
Мин дәү үскәч, кем булам?
Һәрбер баланың да үз хыялы була.Мин дә хыялланырга яратам.Минем бик тә президент буласым килә.Бөтен дөньяны чәчәккә күмәр идем.Барлык кешегә эш бирер идем.Үзебезнең авылга асфальт юл салдырыр идем.Балаларга унберьеллык мәктәп төзетер идем. Күршедәге чит авылга йөреп уку бик авыр, яңгырда сәпидкә былчырак ябыша, көчкә өстерәп кайтасың. Чулпан апай калдырып та кайтты әле сәпиден, аннан әти белән барып алып кайттык.Әни әйтә:”Монысын бетермәсеннәр инде, үзебез дә йөреп укыдык”. Анысы үзем президент булсаммы... әйе, әлегә бу хыял гына.
Ахмадуллин Ильяс 3класс.
Яңа Җөлби башлангыч мәктәбе.
О путнике
Рисуем домики зимой
А теперь — мультфильм
Рождественский венок
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка