Туган туфрак, туган җир, туган авыл. Бу изге урын. Ильясның әти-әнисе, әби-бабасы Яңа Җөлби авылында туып-үскән, шушы җирдә хезмәт күрсәткән кешеләр. Бабасы атказанган колзозчы. Ильяс туган авылын бик ярата.
Вложение | Размер |
---|---|
mdhiya.docx | 11.49 КБ |
Мәдхия.
Туган авылым Яңа Җөлби! Синнән дә матуррак, синнән дә гүзәлрәк авыл юктыр. Синең саф сулы чишмәләрең,каенлык һәм чыршылыкларың ,болыннарың,нәрсә чәчсәң, шул үсә торган басуларың һәрвакыт минем күз алдымда.
Авыл читеннән кечкенә инеш ага. Ә инеш буйларында – киң яшел болыннар... Шул болыннарда җәй буе көтү дә йөрмәсә.... Иртә таңнан көтүченең чыбыркы тавышы бөтен авылны яңгырата. Ул да булмый,хуҗалар кечкенә бозауларны болынга озата.
Авылның эченә керсәң аның матурлыгына сокланып туймаслык.Шат күңелле,ачык йөзле кешеләр яши безнең авылда. Ышанмасагыз, үзегез килеп күрегез. Безнең Яңа Җөлби авылы халкы кунакчыл да әле. Кунак булып, күчтәнәчләр алып китәрсез.
Ахмадуллин Ильяс
Яңа Җөлби башлангыч мәктәбенең
4сыйныф укучысы
Вокруг света за 80 дней
Денис-изобретатель (отрывок)
Браво, Феликс!
Прекрасная арфа
Заколдованная буква