Укучылар белән хыялланырга, планнар корырга яратабыз. Иң уңышлы дигәннәрен район газетасына юллыйбыз. Ильясның бу иҗат җимеше район газетасында да басылды.
Вложение | Размер |
---|---|
hyyalymdagy_mktp.docx | 12.29 КБ |
ХЫЯЛЫМДАГЫ МӘКТӘП.
Әйе мәктәпкә һәрчак күңел тартылып тора.Мәктәп – безнең икенче йортыбыз.Балачагыбыз шушы мәктәптә беренче укытычыбыз янында үтә.
...Менә мин иртән торып мәктәпкә барырга чыгам.Мәктәп күршедә генә тора.Ул өч катлы бина.Эченә кергәч безне зуууур матур коридор көтеп тора.Коридорда тәнәфес вакытында без теләгән җырчылар җырлый.
Менә мин үзебезнең класска керәм.Класс эче күзнең явын алырлык,әкияттәгечә матур.Укучылар утыра торган урындыклар гади генә түгел, серле һәм һәр партада компьютерлар көйләнгән . Ә класс алдына зур такта эленгән. Укытучыбыз Гөлсинә апа безгә шул такта ярдәмендә дәрес аңлата.Без кайбер күнегүләрне компьютер ярдәмендә эшлибез.
Спортзалда да барлык шартлар тудырылган.Анда үзеннән-үзе гол ясый торган туплар бар. Спортзалның бер ягында бассейн урнашкан.
Бу мәктәптә бер көн укып, бер көн ял ителә һәм көнгә өч кенә дәрес укытыла.Мәктәптә ашханә дә бар, анда төрле тәмле-тәмле ризыклар әзерлиләр.Андагы савыт-сабаны махсус машина юа.Мәктәптән кайтасы килми. Без спортзалда ,китапханәдә шөгыльләнәбез. Вакыт тиз уза.
Ләкин болар барысы да хыял гына. Мәктәпле һәм белемле булу бар кешегә дә кирәк. Мәктәпне яратыйк,укытучыларны хөрмәт итик.
Ахмадуллин Ильяс
Әтнә районы Яңа Җөлби
башлангыч мәктәбенең
4сыйныф укучысы
Два петушка
Как нарисовать китайскую розу
Самый богатый воробей на свете
Мороз Иванович
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари