2010 елда Тәтеш таңнары" газетасында басылып чыккан шигырь
Вложение | Размер |
---|---|
galimzhanova_lysn_shigyre.docx | 11.5 КБ |
Быел без мәктәпне тәмамлап,олы тормыш юлына аяк басабыз.Башта мең төрле уйлар кайный.Алда дәүләт имтиханнары...Шул уңайдан мин сыйныфташларыма,яшьтәшләремә бу сынауларда сынатмауларын, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен теләп,күңелгә килгән шигъри юлларны җиткерәсем килә.
Һәрберебезнең үз язмышы алда, Тормышыңда көтә бик күп юллар. Кайберләре гөл-чәчәккә күмәр сине, Ә кайбере ачы итеп алдар. Тиеш юлдан тәгәрәсә синең йомгак, Йомгак кебек җиңел сүтелер яшьлек. Хәтфә чирәм,ал чәчәккә төренер Яшьлек бит ул-үзе гүзәл бер чак. Туры юлдан ялгыш чыга калсаң, Дөреслекне тик үзеңдә эзлә. Авырлыклар сине читләп үтмәс, Куркып калма,алга кара,өметең өзмә. Омтылсаң да байлык,дан-шөһрәткә, Кызыктырса сине биек тәхет. Дөреслеккә таян,күңелең тыңла, Кеше булып калу-иң зур бәхет!
Галимҗанова Ләйсән
Тәтеш шәһәре 1 нче урта мәктәбенең 11 А сыйныфы укучысы
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
Земля на ладонях. Фантастический рассказ
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Денис-изобретатель (отрывок)
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)