Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Вложение | Размер |
---|---|
babam-gorurlygym.doc | 22 КБ |
Бабам - горурлыгым.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алганда, мин дә карт бабам турында язмыйча кала алмыйм.
Минем карт бабам, Саматов Рәхим Самат улы, 1912 нче елның 15 гыйнварында Лениногорск районы Иске Шөгер авылында туган. Егерме тугыз яшендә, гаиләсен калдырып, ул фронтка, фашистларга каршы сугышырга киткән. Алар ике ай буе чаңгыда барганнар, аягүрә басып йоклаганнар. Рәхим бабам батальон командиры була. Каты сугышларда немец пулясы аның тезен үтәли тишеп чыга, каты яралый. Аннан яралы солдатларны атларга салып китәләр. Шушы каты суыкта, бик авыр хәлдә аларны санчастька алып киләләр. Берничә ай шунда дәвалангач, карт бабамны, сугышка яраксыз дип, авылга җибәрәләр.
Авылга кайткач, аны колхоз башлыгы итеп куялар. Анда да ул бик күп хезмәт куя. Шундый авыр елларда да ул көчле рухлы, чын батыр булып кала.
Минем әтиемә ул шушы авыр еллар тарихын еш сөйләгән. Ярасы сызлаган саен, шул сугыш елларын еш исенә төшерә торган булган. Рәхим бабамның бик күп медальләре һәм орденнары бар. Аларның һәрберсе билгеле бер сугыш өчен бирелгән.
Мин карт бабам белән чиксез горурланам. Минем аңа бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Бүгенге матур тормышым өчен мин бары тик аңа рәхмәтле.
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
Девчата
Чайковский П.И. "Детский альбом"
Как нарисовать лимон акварелью
Пустой колос голову кверху носит