Эссе, предоставленное на IV Республиканский энергетический конкурс в направлении "Журналистика", 2013 год.
Вложение | Размер |
---|---|
sakchyl_bulyyk.docx | 18.29 КБ |
Сакчыл булыйк
Планетабыз буйлап ХХI гасыр атлый. Вакыт дигәнең аккан сулар белән бер. Күз ачып йомарга да өлгермисең, инде көн үтеп тә киткән була. Нигә шулай тиз ага бу гомер дигәнең? Ул хәзер генә, шушы гасырда гына шулай яшен тизлеге белән үтә. Әниләр үскәндә, болай булмаган бит. Бәлки, җир кояш тирәли әкренрәк әйләнгәндер ул вакытта? Шулайдыр шул. Чөнки үткән гасырларда яшәүнең ямен, үзләренең сайлаган һөнәрләрнең ләззәтен тойганнар. “Беркем беркая ашыкмый, ашыктырмыйлар да иде, һәм, барысына да җитешеп, бик күп эшләр эшләп ташлый идек”, - дип сөйли әнием.
Алар Советлар чорында үскән, укып кеше булганнар. Хәзерге вакыттагы кебек муллыкта яшәмәсәләр дә, ул чор кешеләре яңадан шул елларны сагынып искә алалар. Әнием үзе дә тагын кайтыр иде, яшәп алыр иде кадерле яшьлегендә, бала чагында... Әгәр кайтарып булса...
Хәзерге дөнья кешеләре вакыт җитмәүдән зарлана. Бик дөрес әйтәләр, миңа да җитми ул вакыт.Тәүлектәге минутлар әзәйде микән әллә? Нигә хәзер яшен тизлеге чорында күп нәрсәгә өлгермибез соң?
Минемчә, боларның сәбәбе – хәзерге дөньяда җылылык энергиясен күп кулланудадыр, дим. Кешелек дөньясы алга барган саен, елдан-ел яңа технологияләр, яңа техник чаралар уйлап чыгарыла. Ракета тизлеге белән дөнья алга чаба, артыннан куып җитәрлек түгел. Дөньяви яңа технологияләрне башка сыйдырып бетереп булмый. Моның өчен үзеңә дә ракета булырга кирәк.
Әйе, дуслар, бу хәтле интернет, компьютерлаштырылган дөньяга энергияне җиткер генә син! Ут булмаса, дөнья туктап калачак бит!
Күз алдына гына китереп карыйк әле: бу хәтле яңа техникаларны эшләтү, планета пульсында тоту өчен, күпме җылылык энергиясе кирәк бит! И-и-и, ничекләр җиткерергә дә, кайлардан алып бетерергә аны?! Шуның өчен утның һәр нурын, җылылыкның һәр өлешен саклау, “кысып тоту” – безнең зур бурычыбыз булсын. Адым саен янып торган утларны вакытында сүндереп, электр приборларын ычкындырып йөрүне көндәлек бурычыбызның берсе дип саныйк. Хәтта, үзләре сүндерелеп тә, розеткадан ычкындырылмаган приборлар күпмедер микъдарда энергия бетерәләр бит.
Акыллы башлар энергия саклый торган лампочкалар уйлап чыгардылар. Күп кешеләрдә шул хәзер, без дә сатып алдык андыйларны. Кемгә ничектер, әмма безгә ошый әлегә: артык кызмыйлар да, күзгә дә бәреп тормыйлар. Шулай булса да, файдасы белән бергә зарарын да кушканнар икән аның – аларны чүплеккә ташларга ярамый, зарарлы матдәләре дә бар икән. Я Ходам, кайсын сайларга да белмәссең инде.
Хәзер подъездларга “акыллы лампочкалар” куя башладылар. Ни өчен “акыллы”? Чөнки ул аяк тавышына я, булмаса, берәр селкетүгә яна, ә тып-тын булганда сүнә.( Барыгызның да күргәне бар бит инде андый лампочкаларны.) Тик монда икенче бер мәсьәлә килеп чыга, дуслар: андый лампочкаларны озак тотмыйлар, борып алып китәләр бит, Ходайның рәхмәте!
Безгә, кешеләргә, бераз гына тәрбия җитеп бетми шул. Барыбыз бергә шул җитешсезлекләргә каршы көрәшеп, күпмедер дәрәҗәдә җылылык саклауда үз өлешебезне кертсәк, бәлки, дөнья әйләнеше үз хәленә кайтыр иде,ә? Болай ук чапмас иде кешелек дөньясы?..(Хыялланма әле, тиле, дисезме?)
Беләсезме, әгәр мин энергетика министры, я шуның ише берәр түрә булсам, җылылыкка сакчыл караган өчен, премия бирер идем һәр гаиләгә, ай саен. Квартира өчен түләү кәгазендә ул санны күрсәтер идем. Ышаныгыз! Каршы килүчеләр булмастыр, минемчә. Утларны да вакытында сүндереп, өйләребездә җылылыкны саклап йөрер идек. Бу – һәрберебезнең кулыннан килә торган эш бит, югыйсә!
Простые новогодние шары из бумаги
Загадка Бабы-Яги
Заповеди детства и юности
И тут появился изобретатель
За чашкой чая