ТР Алабуга муниципаль районының
5 нче урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбе
Интернет-конкурс сорауларына җаваплар
Эшләде: Арсланова Диләрә Хатип кызы,
11 сыйныф укучысы
Җитәкчесе: Хәйруллина Сагира Иршат кызы
Алабуга, 2011
1. Дайте лингвокультурологический комментарий фрагментам оригинальных татарских текстов и вариантам их перевода на русский язык. Найдите языковые единицы, несущие информацию об особенностях культуры татарского народа. Дайте оценку способам перевода лексики с культурным компонентом.
1. Хәят Лизаларга барырга шул күлмәген киде һәм, дустының киңәше буенча, күлмәге белән бер төстәге кечкенә генә калфагын да прическалы чәчләре арасына кадап куйды (Ф. Әмирхан, «Хәят»).
Хаят надела платье, и по совету Лизы, прикрепила к волосам, уложенным в нарядную прическу, изящный, расшитый жемчугом калфак из розового бархата в тон платью (Перевод Г. Хантемировой).
1.Татар халкының мәдәниятен, киемен чагылдырган сүз берәмлеге “күлмәге белән бер төстәге кечкенә генә калфагы”. Рус халкында калфак юк, татар халкының гореф-гадәте, киеме турында мәгълүмат бирү өчен, автор калфак сүзен тәрҗемә итмәгән, татар телендә булган калфак сүзен калдырган.
2. Ул вакытында килеп мәчет ишеген ача, кыш көне барып мичләрен яга, идәнен себерә, тузанын сөртә. Барлык җыен мәҗлесләрендә Сабирҗан аш бүлә, кунакларга бәлеш турый (М. Галәү).
Он вовремя отпирал двери мечети, зимой топил там печи, выметал пол, смахивал пыль. На всех мирских застольях Сабирзян разливал суп, оделял гостей кусками пирога (Перевод Г. Шариповой).
2. Бәлеш- татар халкының камыр ашы. Ул әче камырдан да (Мамадыш районында), төче камырдан да була. Бәрәңге, ит, тәмләткечләр салып пешерелә. Пирогтан аермасы бар . Бәлеш формасы белән, кырыйларын чеметеп бөгү рәвеше белән дә аерылып тора. Бәлеш биек итеп ясала, капкач ябыла, капкач уртасына бөке ясап куела. Пешкәч, ачып карыйсың да, тәмле майлы шулпа саласың. Пирог та тәмле, ләкин ул икенче аш төре. Бу өзектә автор, минемчә, татар халкының аш-суы турында мәгълүматны дөрес бирмәгән. Хәзер руслар да “бэлэш” дип саталар.
3. Бөтен өй җәмәгате чәй эчәргә утырды: иң түргә йөз яшьлек Зөһрә карчык, аның бер ягына аякларын көчкә бөкләп Сафа, икенче ягына Патый карчык утырды (М. Галәү).
Всей семьей уселись пить чай: на почетном месте – столетняя бабушка Зугра, по одну сторону от нее, с трудом поджав ноги – Сафа, по другую – Паты (Перевод Г. Шариповой).
3. Татар авылларында кушаматлар бирү, шулай ук исемнәрне кыскартып әйтү дә булган. Мәсәлән Зөләйха- Зөләй, Габдерәхим- Әптерәй, Фатыйма – Патый. Исемнәрне кыскартып әйтүне истә тотып, тәрҗемәче Фатыйманы - Патыйны Паты дип үзгәрешсез биргән, ләкин рус укучысы аңласын өчен, минем уйлавымча, аңлатмасын бирергә тиеш. Зугра- Зухра дип тәрҗемә ителсә, дөресрәк булыр иде.
2. Дайте анализ образной системе стихотворения Зульфата с позиций раскрытия особенностей национально-культурной картины мира.
Ни булган икән каен кызына?
Ике толымыннан бәсләр коела –
Алтын сагышлар бүләк итәрмен
Чакырса әгәр көмеш туена...
Барам каенлы урамнар буйлап,
Гүя язмышның кыл уртасыннан.
Киләм мин гүя сезнең дәвергә
Чорлар югалткан бер гасыр сыман.
Барам язмышның кыл уртасыннан,
Күмеп китәр күк шәһәрне ак кар,
Синең эзләрне күмде ак карлар...
Ак кар өстенә атлыйлар ятлар.
Атлыйлар ятлар, бары син генә
Йөрергә тиеш урам карында.
Каен толымын бәс сарган сыман
Йөрәккә һаман сагыш сарыла.
Яшим мин шулай, минем шәһәрдә
Бар иде синең язгы урамың...
Каен калтырап бәсен койганда
Синең урамны мең кат урадым.
Тоям — ул ерак, серле шәһәргә
Җаннарга саркып зәңгәр төн керә.
...Синең аркылы үрелеп кемдер
Төнге өстәлдә утны сүндерә...
2. “Каен кызына, ике толымыннан, язмышның кыл уртасыннан, алтын сагышлар” сүз берәмлекләре татар халкының милли- мәдәни дөнья сурәтен тудыралар. Рус шагыйре С. Есенинда каен “белая береза”, дип бирелә. Каенны кызга чагыштыру татар халкының җырларында, шигырьләрендә бар. Язмышның кыл уртасы фразеологизмында(иң кирәкле бер вакытта) кыл уртасы татар халык мәкаль-әйтемнәрендә кулланыла. Татар халкының тормышы ат белән бәйле, шуңа кыл сүзе күп кулланыла. Алтын сагышлар - бик кирәкле, кадерле, сагынылып искә төшерелә торган сагыш.
Познакомьтесь с примерами использования слова моң в татарском языке. Пользуясь татарским толковым и татарско-русским словарем, попытайтесь раскрыть значения этого слова в приведенных примерах. Обратите внимание на разнообразные нюансы значения, на особенности сочетания слова моң и его производных с другими словами.
1. Гомумән, Әмирхан Еники турында язылган барлык мәкаләләрдә диярлек “моң” сүзен кулланмый калмыйлар. Шәрехләнүләр генә үзгә: “якты моң”, “моңсулык”, “сүзсез моң”, “эчке моң” ... Болар барысы да бит әнә шул ил аталарына хас булган олпатлыктан, галилектән, рухи биеклектән килә. Алыйк “Әйтелмәгән васыять” повестен, алыйк “Матурлык”, “Кем җырлады?” , “Тынычлану”, “Туган туфрак” хикәяләрен. Хисләрне кузгата, бәгырьне телгәли торган көче нәрсәдә бу әсәрләрнең? Ничек гади генә сүзләрдән шул рәвешле нәфис, затлы гыйбәрә-тезмәләр ясап, гади генә вакыйгадан җаннарны бәргәләндерә торган әсәр иҗат итәргә була? Моны аңлатырга көч җитмәстер, ә бәлки мөмкин дә түгелдер... (Ф. Бәширов).
2. Бәдретдин, маташа торгач, ахырда скрипкәсен көйләде, иңбашына терәде, җәя сыман смычогы белән сызгаларга тотынды. Скрипкәнең тавышы бик зәгыйфь иде, чеби тавышыдай көчсез-нечкә иде, ләкин бу минутта безнең күңелләргә ул да бик ягымлы, бик тансык иде. Бәдретдиннең уйнавын барыбыз да шылт та итмичә, тып-тын калып тыңлап утырдык. Бу ярлы өйнең һавасында ук ниндидер бер авыр сагышлы моң — мәңгелек моң йөзә кебек иде. Текә генә катып утырган ап-ак бабай ни уйлый, бүкәне өстеннән бер генә дә кузгалмаган абзый кеше ни кичерә — моны белүе һич мөмкин түгел иде. Тик шушы моң эчендә, томан аша караган тулы ай төсле, Бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән яктырып утыра. Нинди язмышлар бәйләгән бу кешеләрне, нинди серләр саклана алар арасында? (Әмирхан Еники).
3. Моң – бүтән телләргә тәрҗемә ителми торган, Ходай сулышы белән яратылган тылсымлы сүз. Галәми чиксезлекнең бер ноктага кысылган тыгыз матдә төше кебек ул, аны таратып карыйсың икән, хисапсыз йолдызлар чәчрәп таралачак. Моңның мәгънәсен аңлатып бирү һәркемнең ирегендә (М. Галиев).
4. Моң арты моң. Тамашачының бер йөрәк булып типкән җанын агымсуларга салып чайкар, утларга салып алыр, күкләргә ашырып, йолдыз бишегендә тибрәтеп алыр ул – ихтыяр көченең иярендәге зат (М. Галиев).
1. Моң- татар халкына хас хис. Бу өзектә моң төшенчәсе Ә. Еникинең әсәрләренең рухи байлыгы, татар халкының күңел байлыгын аңлата. Йөрәк хисе, тирән хис.
2. Бәдретдиннең скрипкада матур, моңлы уйнавы өй эчендәге ата-анасының, бабасының авыр, бик ярлы тормышына ниндидер ямь өсти. Ана кеше улы өчен шатланып утыра. Бу очракта моң сүзе сагышлы моң булса да, өй эчендәгеләрне берләштерә
3. Моң – бүтән телләргә тәрҗемә ителми торган, Ходай сулышы белән яратылган тылсымлы сүз. Моң ул - көйдән көчлерәк, сагыштан тирәнрәк, татар халкының гасырлар буе җыелып килгән хәсрәтен чагылдыручы хис. Татар халкы гомер буе авыр тормыш та яшәсә дә, җырга–моңга бай булган.
4. Моң арты моң. Бу өзектә көй, мелодия дигәнне аңлата.
Вложение | Размер |
---|---|
konkurs_po_lingvokulturologii_2013_god.doc | 0 байтов |
konkurs_po_lingvokulturologii_2013_god.doc | 58 КБ |
ТР Алабуга муниципаль районының
5 нче урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбе
Интернет-конкурс сорауларына җаваплар
Эшләде: Арсланова Диләрә Хатип кызы,
11 сыйныф укучысы
Җитәкчесе: Хәйруллина Сагира Иршат кызы
Алабуга, 2011
1. Дайте лингвокультурологический комментарий фрагментам оригинальных татарских текстов и вариантам их перевода на русский язык. Найдите языковые единицы, несущие информацию об особенностях культуры татарского народа. Дайте оценку способам перевода лексики с культурным компонентом.
1. Хәят Лизаларга барырга шул күлмәген киде һәм, дустының киңәше буенча, күлмәге белән бер төстәге кечкенә генә калфагын да прическалы чәчләре арасына кадап куйды (Ф. Әмирхан, «Хәят»).
Хаят надела платье, и по совету Лизы, прикрепила к волосам, уложенным в нарядную прическу, изящный, расшитый жемчугом калфак из розового бархата в тон платью (Перевод Г. Хантемировой).
1.Татар халкының мәдәниятен, киемен чагылдырган сүз берәмлеге “күлмәге белән бер төстәге кечкенә генә калфагы”. Рус халкында калфак юк, татар халкының гореф-гадәте, киеме турында мәгълүмат бирү өчен, автор калфак сүзен тәрҗемә итмәгән, татар телендә булган калфак сүзен калдырган.
2. Ул вакытында килеп мәчет ишеген ача, кыш көне барып мичләрен яга, идәнен себерә, тузанын сөртә. Барлык җыен мәҗлесләрендә Сабирҗан аш бүлә, кунакларга бәлеш турый (М. Галәү).
Он вовремя отпирал двери мечети, зимой топил там печи, выметал пол, смахивал пыль. На всех мирских застольях Сабирзян разливал суп, оделял гостей кусками пирога (Перевод Г. Шариповой).
2. Бәлеш- татар халкының камыр ашы. Ул әче камырдан да (Мамадыш районында), төче камырдан да була. Бәрәңге, ит, тәмләткечләр салып пешерелә. Пирогтан аермасы бар . Бәлеш формасы белән, кырыйларын чеметеп бөгү рәвеше белән дә аерылып тора. Бәлеш биек итеп ясала, капкач ябыла, капкач уртасына бөке ясап куела. Пешкәч, ачып карыйсың да, тәмле майлы шулпа саласың. Пирог та тәмле, ләкин ул икенче аш төре. Бу өзектә автор, минемчә, татар халкының аш-суы турында мәгълүматны дөрес бирмәгән. Хәзер руслар да “бэлэш” дип саталар.
3. Бөтен өй җәмәгате чәй эчәргә утырды: иң түргә йөз яшьлек Зөһрә карчык, аның бер ягына аякларын көчкә бөкләп Сафа, икенче ягына Патый карчык утырды (М. Галәү).
Всей семьей уселись пить чай: на почетном месте – столетняя бабушка Зугра, по одну сторону от нее, с трудом поджав ноги – Сафа, по другую – Паты (Перевод Г. Шариповой).
3. Татар авылларында кушаматлар бирү, шулай ук исемнәрне кыскартып әйтү дә булган. Мәсәлән Зөләйха- Зөләй, Габдерәхим- Әптерәй, Фатыйма – Патый. Исемнәрне кыскартып әйтүне истә тотып, тәрҗемәче Фатыйманы - Патыйны Паты дип үзгәрешсез биргән, ләкин рус укучысы аңласын өчен, минем уйлавымча, аңлатмасын бирергә тиеш. Зугра- Зухра дип тәрҗемә ителсә, дөресрәк булыр иде.
2. Дайте анализ образной системе стихотворения Зульфата с позиций раскрытия особенностей национально-культурной картины мира.
Ни булган икән каен кызына?
Ике толымыннан бәсләр коела –
Алтын сагышлар бүләк итәрмен
Чакырса әгәр көмеш туена...
Барам каенлы урамнар буйлап,
Гүя язмышның кыл уртасыннан.
Киләм мин гүя сезнең дәвергә
Чорлар югалткан бер гасыр сыман.
Барам язмышның кыл уртасыннан,
Күмеп китәр күк шәһәрне ак кар,
Синең эзләрне күмде ак карлар...
Ак кар өстенә атлыйлар ятлар.
Атлыйлар ятлар, бары син генә
Йөрергә тиеш урам карында.
Каен толымын бәс сарган сыман
Йөрәккә һаман сагыш сарыла.
Яшим мин шулай, минем шәһәрдә
Бар иде синең язгы урамың...
Каен калтырап бәсен койганда
Синең урамны мең кат урадым.
Тоям — ул ерак, серле шәһәргә
Җаннарга саркып зәңгәр төн керә.
...Синең аркылы үрелеп кемдер
Төнге өстәлдә утны сүндерә...
2. “Каен кызына, ике толымыннан, язмышның кыл уртасыннан, алтын сагышлар” сүз берәмлекләре татар халкының милли- мәдәни дөнья сурәтен тудыралар. Рус шагыйре С. Есенинда каен “белая береза”, дип бирелә. Каенны кызга чагыштыру татар халкының җырларында, шигырьләрендә бар. Язмышның кыл уртасы фразеологизмында(иң кирәкле бер вакытта) кыл уртасы татар халык мәкаль-әйтемнәрендә кулланыла. Татар халкының тормышы ат белән бәйле, шуңа кыл сүзе күп кулланыла. Алтын сагышлар - бик кирәкле, кадерле, сагынылып искә төшерелә торган сагыш.
Познакомьтесь с примерами использования слова моң в татарском языке. Пользуясь татарским толковым и татарско-русским словарем, попытайтесь раскрыть значения этого слова в приведенных примерах. Обратите внимание на разнообразные нюансы значения, на особенности сочетания слова моң и его производных с другими словами.
1. Моң- татар халкына хас хис. Бу өзектә моң төшенчәсе Ә. Еникинең әсәрләренең рухи байлыгы, татар халкының күңел байлыгын аңлата. Йөрәк хисе, тирән хис.
2. Бәдретдиннең скрипкада матур, моңлы уйнавы өй эчендәге ата-анасының, бабасының авыр, бик ярлы тормышына ниндидер ямь өсти. Ана кеше улы өчен шатланып утыра. Бу очракта моң сүзе сагышлы моң булса да, өй эчендәгеләрне берләштерә
3. Моң – бүтән телләргә тәрҗемә ителми торган, Ходай сулышы белән яратылган тылсымлы сүз. Моң ул - көйдән көчлерәк, сагыштан тирәнрәк, татар халкының гасырлар буе җыелып килгән хәсрәтен чагылдыручы хис. Татар халкы гомер буе авыр тормыш та яшәсә дә, җырга–моңга бай булган.
4. Моң арты моң. Бу өзектә көй, мелодия дигәнне аңлата.
Цветение вишни в лунную ночь
Что такое музыка?
Распускающиеся бумажные цветы на воде
Злая мать и добрая тётя
Л. Нечаев. Яма