З. Мансуров – 1982 елда СССР Язучылар члены. 1995 елда атналык “Мәдәни җомга” дигән газета оештыручы. Аның “Душицы белый запах”(1991) һәм “Күңел сәфәре” (1999) исемле шигырь җыентыклары Татарстан Милли китапханәсе мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы белән берлектә үткәргән конкурста елның иң уңышлы китаплары исемлегенә кертелде. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен З. Мансуровка 1994 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. 2009 елда ул “Җәрәхәтле йөрәк җылырак”, “Күңелдә фидаи яшәсә” китаплары өчен республиканың әдәбият-сәнгать өлкәсендәге иң зур бүләге Г. Тукай исемендәге премиясенә лаек булды.
Вложение | Размер |
---|---|
Фәнни эш "Зиннур Мансуров иҗатында яшьлек темасының бирелеше, яшь буынга үгет-нәсыйхәт" | 77.5 КБ |
Фәнни эшкә презентация | 1.89 МБ |
З. Мансуров иҗатында яшьлек темасының бирелеше һәм яшь буынга үгет-нәсыйхәт
Автор: Галиәскәров Илшат, 10 нчы сыйныф укучысы
Җитәкче: Сабирова Гөлүсә Мөхәмәтхәсән кызы,
Түбән Кама шәһәре,
7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Зиннур Мансуров исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Аның тирән мәгънәгә ия фәлсәфи шигырьләре беркемне дә битараф калдырмый. Бүгенге көндә аның шигъри иҗаты югары зәвыклы шигырь сөючеләрнең игътибарын җәлеп итәрлек дәрәҗәдә булуы бәхәссез. Шул ук вакытта З. Мансуров - хәзерге әдәби хәрәкәтнең сыйфат ягыннан чуарлануына, шигъриятнең иҗтимагый тормышыбыздагы дәрәҗәсе төшә баруына бик нык борчылган шәхесләрнең берсе. [1, 12 б.] Нәкъ шушы сыйфаты белән ул укучыларны үзенә җәлеп иттерде.
З. Мансуров – нечкә хисле лирик шагыйрь. Шагыйрь тормышта, табигатьтә беренче карашка гади генә булып күренгән нәрсәләрдә тирән фәлсәфи мәгънәгә ия булган үзенчәлекләрне таба белә. Ул лирик стихиягә, хискә, тәэсирле тойгыга караганда, логик эзлеклелеккә, мәгънәнең мөмкин кадәр бер юнәлештә һәм ахыргача ачылуына өстенлек бирә. Еш кына вакыйга агышы сюжет, хис, кичерешүсешенә алып килә. Вакыты белән сиңа ниндидер салкынлык, алдан уйланылган төгәллек, хәл ителгән нәтиҗәҗиле дә исеп куя. Шул сыйфатлары белән ул , тәнкыйтьчеләр фикеренчә, Р. Харис кебек шагыйрьләр манерасына якын тора.
Шагыйрь публицистика жанрында да кырыс, әмма ул тирән фикерле, иҗтимагый тормышыбыздагы күренешләрне дөрес анализлауга омтылучы тынгысыз каләм әһеле булып кала. З. Мансуров шигърияттә дә, публицистикада да, иҗтимагый эшчәнлегендә дә туган халкының, җәмәгатьчелекнең кичәгесе, бүгенгесе, иртәгәсе белән бергә яши. [1, 13 б.]
З.Мансуровның балаларга атап язган шигъри китаплары да бар («Алып батырга шелтә», «Кайда нәрсә пешә?» җыентыклары). Ул — шулай ук әдәбият, сәнгатьнең гомуми мәсьәләләренә, җыр, музыка проблемаларына, аерым әдип һәм сәнгать кешеләренең иҗатларын анализлауга, мәдәниятнең, иҗтимагый-сәяси тормышның четерекле темаларына багышланган күпсанлы мәкаләләр авторы буларак та үзен киң эрудицияле, төпле карашлы-фикерле милләтпәрвәр иҗатчы итеп таныткан шәхес. Аның бу төр хезмәтләре, мәкалә-уйлануларының бер өлеше «Юлын белгән арымас» (1989), «Күңелдә фидаи яшәсә» (2006) исемле китапларында урын ала. 1989 һәм 1993 елларда ул, татар милли җыр жанрының классик хәзинәсен тәшкил иткән иң популяр җырларны туплап, ике зур җыентык бастырып чыгара. Озак еллар буе «Мәдәни җомга» газетасын җитәкләгән тәҗрибәле мөхәррир буларак, ул газета сәхифәләрендә татар мәдәниятен, татар телен, әдәбият һәм сәнгать казанышларын пропагандалауга үзеннән зур өлеш кертә.
З. Мансуров – 1982 елда СССР Язучылар члены. 1995 елда атналык “Мәдәни җомга” дигән газета оештыручы. Аның “Душицы белый запах”(1991) һәм “Күңел сәфәре” (1999) исемле шигырь җыентыклары Татарстан Милли китапханәсе мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы белән берлектә үткәргән конкурста елның иң уңышлы китаплары исемлегенә кертелде. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен З. Мансуровка 1994 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. 2009 елда ул “Җәрәхәтле йөрәк җылырак”, “Күңелдә фидаи яшәсә” китаплары өчен республиканың әдәбият-сәнгать өлкәсендәге иң зур бүләге Г. Тукай исемендәге премиясенә лаек булды.
Бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе – яшь буынны терелтү. Әхлаксызлык, тәртипсезлек, җинаятьчелек, җенси тотнаксызлык хөкем сөргән җәмгыятебезнең киләчәге ниди? Бу сорау беребезне дә битараф калдырмыйдыр. Сау-сәламәт, таза, нык, аек акыллы җәмгыять төзү өчен, бүгенге көндә күп көч куярга кирәк. З. Мансуров та бу мәсьәләгә битараф түгел. Бу яктан аның иҗатын өйрәнү аерым әһәмияткә ия. Боларны ачыклау өчен аның иҗатын тикшерергә, аңа бәяләмәләр бирергә кирәк. Бу эш юнәлешле башкарылырга тиеш.
Бүгенге татар шигъриятенә яңа ачышлар алып килә торган үзенчәлекле, фәлсәфи һәм иҗтимагый яктан зур таләпләргә җавап бирердәй әсәрләр иҗат итүгә йөз тоткан шагыйрьләргә җиңел түгел. Татар поэзиясе үсеш юлыннан барсын өчен, бүгенге шагыйрь аңа яңадан-яңа фикри төсмерләр өстәргә, тормышның мәңгелек хакыйкатьләрен яңача сыйфатлап, телнең әле беркем дә күрмәгән һәм кулланып карамаган бизәкләрен үз әсәрләрендә файдаланырга тиеш. Бүгенге чын татар шагыйре дип кулына каләм алган иҗатчы алдында нәкъ менә шундый олы максатлар торырга тиеш. Бу җәһәттән мин тәҗрибәле, үзенчәлекле, әдәбиятыбызда иң җитди эшчәнлек алып бара торган шагыйрь З. Мансуров иҗатын күз алдында тотам. Шагыйрь үз әсәрләрен беренче чиратта шигырь укучы өчен яза. Шигырь укучы никадәр актив булса, шагыйрь өчен бу гаять зур бәхет санала. [1, 12 б.]
Аның иҗатында көн кадагына суккан проблемалар чагылыш таба. З. Мансуровның әхлакый кыйммәте бик зур. Ул яшь буынны тормышта дөрес яшәргә өнди, әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтә. Шуңа күрә дә З. Мансуров иҗатында яшь буынны тәрбияләү, аларга үгет-нәсыйхәт бирү мәсьәләләренә зур әһәмият бирелә.
“И балачак...” шигырендә тел-сурәтләү чаралары аша балачак темасының чагылышы
З. Мансуров – метафора шагыйре. Араларында төрле яссылыкта яткан төшенчәләрне янәшә кую нәтиҗәсендә “ясалган” ясалмалары да бар. Әмма шагыйрьнең күпчелек образлы күзаллаулары халык тормышы тәҗрибәсен, аның тарихи үткәнен, зиһен кодрәтен, тел-сурәтләү байлыгын үзенә сеңдереп, җирдә ныклап басып тора. “Кытыршы” романтик буяуларга, метафорага өстенлек бирү – шагыйрьнең табигый сәләтеннән үсеп чыккан сыйфатлар.[ 4, 6 б. ]
З. Мансуров шигырьләрендә геройларның кичерешләрен тирәнрәк ачу, вакыйгаларны, күренешләрне, әйберләрне тулырак күрсәтү максаты белән, төрле сурәтләү чараларыннан файдалана. Моңа мисал итеп “И балачак...” шигырен алырга мөмкин.
Балачак –борчусыз, мәшәкатьсез, күңелле тормыш мизгелләрен үз эченә алган сихри дөнья, һәрбер кешенең күңелендә якты хатирәләр, истәлекләр саклаучы бай хәзинә. З. Мансуров та үзенең иҗатында балачак истәлекләрен күңел кылларыңны тибрәтерлек итеп тасвирлый, кеше зиһенен, уен ниндидер бер татлы хатирәләр дөньясына чумдыра, төрле чагыштырулар, фразеологик әйтелмәләр, сынландырулар аша укучыны балачак дәрьясына чакыра. Шагыйрь балачакны хөр утрау, яшеллек белән, балаларны тәгәрәп үскән кабак белән чагыштыра. Әле алай гына да түгел, зифа каенга җан өрә, җир һәм кояш тәмен татырга ярдәм итә.
И балачак...
Дөньяң кысан булса да бит,
Ямьлерәк иде бугай.
Елаганда күз яше дә
тәмлерәк иде бугай.
Бүлешәсе малыбыз юк,
Юк сиңа барачагым.
Әй яшел балачагым...
И балачак...
Каен кызы
Ширбәт биреп эчергән чак,
Телдә җир һәм кояш тәме –
чык исеннән исергән чак,
җир өстендә кабак кебек
аунап үскән,
уй кергән чак,
и балачак – хөр утрау –
татлы гомер кичергән чак,
хыялларны гына алып,
бирге ярга күченгән чак. [5, 310 б.]
Иделгә карап хәтер яңарту
Яшьлек – гомер юлының иң күркәм вакытларының берсе. Кем генә яшьлеген искә алмый да, кем генә яшьлеген сагынмый икән? Нарасый күңелле яшь баланың дөньяны танып-белүе, үсә төшкәч, яңадан-яңа үрләр яулавы, максатларына ирешергә омтылуы, беренче тапкыр гашыйк булуы, гаилә коруы һәркемгә таныш, һәр кеше бу күркәм мизгелләрне сагынып, юксынып искә ала.
З. Мансуров бу шигырендә яшьлегенә дан җырлый. Шагыйрь яшьлекне чишмә белән, ә җитлеккән чорны Идел елгасы белән чагыштыра. Чыннан да, су – гаҗәеп зур көчкә, тылсымга ия булган яшәү чыганагы. Су тамчысы хәтта ташны да уя. Яшь кешенең дә гомер башы чишмә суыдай саф, пакь, ак була. Гомер аты чапса да, кеше, борыла-борыла, яшьлегенә, чишмә башына карый.
Иделгә карап хәтер яңарту
Борылып- борылып карый Идел
чишмә булып аккан чагын...
...Итәк җиленнән дә авып,
кабат торып баскан чагым;
колын сыман, үз-үземне
белештерми чапкан чагым;
болыттагы ләйсән яңгыр
тамчысыдай ак-пакь чагым;
боз өстендә учак ягып,
егетлеккә аккан чагым;
мәхәббәтне, беркемне дә
кабатламый, ачкан чагым –
Җир бетереп эзләгәнем
күрше йорттан тапкан чагым;
чынлыгыма алып барыр
сукмак башын сапкан чагып...
...Борылып-борылып карый Идел
чишмә булып аккан чагын... [5, 313б.]
Чынлап качышлы уйнау
Балачак – борчусыз, мәшәкатьсез рәхәт бер дөнья. Бәләкәй чакларда онытылып уйнаулар кемдә генә якты хатирәләр калдырмаган икән?
Балачакта бергә уйнап үскән дусларың синең күңелеңә мәңгегә уелып кала. Иң якыннарын гомер дустыңа, туганыңа тиңлисең. Олгайган саен кайчандыр үпкә саклап йөргән кардәшеңне дә җылы караш белән искә алырга тырышасың. Гомер аты чаба , яшь бара. Балачак дусларыңның кайсы исән, кайсы юк...
Чынлап качышлы уйнау
Уен башлап дәррәү кача идек
бакчаларга, иске йортларга.
Һәм әнкәйләр безне, тирги-тирги,
эзләп ала иде йокларга.
Ә соңыннан еллар, туктамыйча,
санадылар унга, унбишкә...
Югалыштык чынлап,
бала чаклар
яшеренеп калды ул кичтә.
Кычкырсаң да тавыш бирүче юк,
ник, уендаш, эзләп тапмыйсың?
Берсе җир читендә, икенчесе...
Җир яшергән инде кайсысын. [5, 315 б.]
“Ут-малай ат тышаулый” шигырендә яшьләргә киңәш
Яшь кешенең дәрт-дәрманы көчле була. З. Мансуров та бу шигырендә яшьләрнең куәтле, гайрәтле булулары турында сөйли. Алар каршында хәтта ташкын да туктап калырга мөмкин дигән фикерне укучыга җиткерә. Ләкин тормыш син уйлаганча гына бармый шул. Юлы да сикәлтәсез, шома, киртәсез булмый. Шуңа да карамастан, кеше авырлыкларга бирешмәскә, тормышта үз юлын таба белергә тиеш. Тормыш исемле ярсу атны җиңү, максатларыңа ирешү, хыялларыңны тормышка ашыру – синең бурычың.
“Ут-малай ат тышаулый
Көмеш тәңкәле йөгәнен
тез астына салган да,
туп кадәрле генә малай
ат тышаулый яланда.
Яшен төсле уйнаклый ат –
тоталмассың ялын да!
Ташкын туктап калганмыни
шул ут-малай алдында.
Җен атын да буйсындырыр
ирлек бар бу оланда.
Әллә хакмы: балаларны
чакмый, диләр, елан да...
Шулай аңа баш бирерме
ярсу хыял аты да?
Ул да кайчак ташлап китә,
йә утырта катыга.
Иркенлеккә җибәрсәң дә,
йөгән калсын куеныңда.
Тамыр төртер җире була
башка сыймас уйның да.
Кайчак олы нияттән дә
шулай куркып куясың;
януын да белми чапкан
ат күк башын җуймасын.
Яле, күрсәт ирлегеңне –
ярсу ат бит заман да!
...Туп кадәрле генә малай
ат тышаулый яланда... [5, 317 б.]
“Яшьлек кайтавазы” шигырендә яшьләргә үзбәя бирү, үзанализ ясау мәсьәләләре
Яшь кешенең хыяллары зур, өметле. Шуңа күрә дә ул киләчәккә зур ышанычлар белән карый. Гомер китабының киләсе битен ачканда, кеше үткән тормышын анализлый. “Мин кем? Мин теләгәнемә ирештемме? Үз юлымны таптыммы?” – дип, үз-үзенә сорау бирә. З. Мансуровның бу шигырен укыгач уйлануга каласың, үзеңнең сорауларыңа җавап эзлисең. Һәм, әлбәттә инде, җавапларың сине канәгатьләндермәсә, димәк, син каядыр ялгышлык җибәргәнсең.
Яшьлек кайтавазы
Кай уемнан ваз кичәрдәй булсам.
йолкып ала мине хыял-ат.
Ятим калган яшьлек кайтавазы:
“Хыялларга итмә хыянәт!...”
Хыялларын барлап,
“Кем булдың?!” – дип
әйтер күк ул бәреп маңгайга.
Ул чак кояш якынрак булган
каен башындагы малайга... [5, б.]
“Атлардан оялу” шигырендә ата-аналарның борчылу сәбәпләренең чагылышы;
Ата-анага хөрмәт, ихтирам – иң олы төшенчәләрнең берседер. Йөрәк җылысын биргән, җан өргән, куенына сыйдырып үстергән әти-әниләргә безнең бурычыбыз да чиксез зур. Ләкин бөтен кешегә дә бу төшенчәләрнең изгелеге билгелеме икән? Кызганыч, тормышларында зур хаталар җибәреп, әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китергән яшьләр дә юк түгел. Шуның өчен дә исемеңне пычратмыйча, әти-әниләреңне рәнҗетмичә, аларга зур ышаныч, таяныч булып яшәү һәрберебезгә зарур.Әнә шул проблемаларны З. Мансуров шигырьләрендә укучыларга җиткерергә теләгән.
Атлардан оялу
Атка сыенып тай үсә,
ел үсәсен ай үсә.
Йөгәнсез малкайлар иде
кичә генә, югыйсә...
Без күз атып йөргән тайлар, -
“синеке”, дип, “минеке”, -
бүген тәртәгә кергәннәр,
ватып чыгып иннекне.
Кысан утарлардан, дулап,
дөньяга сикергәннәр.
Күз алдында үскән тайлар
буразнага кергәннәр.
Хыялларга кул тимәгән,
без, ахры, һаман бала...
Утарларны ватып чыккан
тайларымнан оялам. [5, 321 б.]
Без шундый чорда яшибез : кеше яман эчендә яшәп, күңеле белән хаклыкны табарга тырыша.Безнең буынның да киләчәккә җиткерәсе олы сүзе бар.Чын күңелендәгесен түкми-чәчми, курыкмыйча дәфтәр битенә төшерүчеләр сирәк.З. Мансуров - шундыйларның берсе.Аның шигырьләрендә вакыйгалар тормышның үзеннән сөзеп алынганнар, иҗаты халыкны уятырга ярдәм итә. Ул яшь буынны тормышта дөрес яшәргә, үз урыныңны таба белергә, җиргә нык басып, горур атлап йөрергә, әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтә. Аның шигырьләрендә мәңгелек темалар: әдәп, әхлак, гаделлек, мәхәббәт, дуслык. Ул шигырьләре аша яшьләргә киңәш, үгет-нәсыйхәт бирә, тормышның асылын, мәгънәсен тоемларга, сизәргә өйрәтә. Аларны гадел, әхлаклы, миһербанлы, шәфкатле, инсафлы булырга өнди. Җәмгыятебезнең кичәгесе, бүгенгесе, киләчәге турында кайгыртып, иҗатының бер өлешен шул мәсьәләләргә багышлый.
Шагыйрнең бай иҗат хәзинәсе һәм гыйльми эшчәнлеге хаклы рәвештә югары бәяләнә. З. Мансуров – 1982 елда СССР Язучылар члены. 1995 елда атналык “Мәдәни җомга” дигән газета оештыручы. Аның “Душицы белый запах”(1991) һәм “Күңел сәфәре” (1999) исемле шигырь җыентыклары Татарстан Милли китапханәсе мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы белән берлектә үткәргән конкурста елның иң уңышлы китаплары исемлегенә кертелде. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен З. Мансуровка 1994 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. 2009 елда ул “Җәрәхәтле йөрәк җылырак”, “Күңелдә фидаи яшәсә” китаплары өчен республиканың әдәбият-сәнгать өлкәсендәге иң зур бүләге Г. Тукай исемендәге премиясенә лаек булды.
Шагыйрь 1994 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә, 2005 елда аңа Һ.Атласи исемендәге әдәби бүләк бирелә, 2009 елда ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Төп басма китаплары
Кул бирәм: шигырьләр / кереш сүз авт. Ә.Баянов. - Казан: Татар. кит. нәшр.,1979. — 112 6.- 3000 д.
Йөз суы: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 96 б. — 3200 д.
Ваем: шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 110 6. — 3000 д.
Юлын белгән арымас: тормыш, әдәбият һәм сәнгагь турында уйланулар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 168 б. — 1300 д.
Алып батырга шелтә: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 1994. — 30 6.— 10000 д.
Яшәү үзәне: шигырьләр һәм поэмалар / кереш сүз авт. Т.Галиуллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — 319 6. — 2000 д.
Күңел сәфәре: шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 1999. — 222 6. — 1500 д.
Җәрәхәтле йөрәк җылырак: шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. - 448 б. — 3000 д.
Күңелдә фидаи яшәсә: әдәбият, сәнгать һәм яшәеш турында уйланулар. — Казан: Мәгариф, 2006. — 495 б. — 2000 д
Көнгә шөкер кылуы: шигырьләр, поэмалар / Г.Игебаев тәрҗ. — Өфө: Китап, 2000. — 29 6 б. — 1500 д. (Башкорт телендә.)
Тысячелистник: стихи. / пер. с татар. — М.: Современник, 1983. — 64 с. — 10000 экз.
Душицы белый запах: стихи, поэмы / пер. с татар. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. —128 с. — 3000 экз
Кулланылган әдәбият
1 Хисамов Н. Күңел тирәнлеге// Шәһри Казан. – 2003. №4
2 Урманче Ф. , Мәхмүтов Х. Камиллек өлгесе// Ватаным Татарстан. – 2004. - №4
3. Батулла Р. Җәрәхәтле йөрәк җылырак// Татарстан яшьләре. – 2003. - №6
4. Гаташ Р. Сәфәрләргә чыксаң белерсең…// Казан утлары. – 2000. - №4
5. Мансуров З. М. Яшәү үзәне: Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан, Татар. Кит. Нәшр. , 1998 -310 бит.
Слайд 1
Зиннур МансуровСлайд 2
Зиннур Мансуров – СССР Язучылар члены, Татарстан Республикасының сәнгат ь эшлеклесе, атналык “Мәдәни җомга” газетасын оештыручы, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты
Слайд 4
З. Мансуров редак ц иядә
Слайд 5
Т өп басма китаплары - “Кул бирәм”, “Йөз суы”, “Алып батырга шелтә”, “Күңел сәфәре” – шигыр ь - ләр; - “Ваем”, “ Җ әрәхәтле й ө рәк җылырак”, “ Көнгә шөкер кылуы” – шигыр ь ләр, поэма - лар; - “Күңелдә фидаи яшәсә”, “Юлын бел- гән арымас” –тормыш, әдәбият, сәнгат ь турында уйланулар; - “Тысячелистник”, “Души ц ы белый запах” - стихи.
Слайд 7
Зиннур Мансуров гаиләсе белән
Слайд 8
Зиннур Мансуров иҗатында яш ь лек темасының бирелеше һәм яш ь буынга үгет-нәсыйхәт
Слайд 9
Максат: З. Мансуров шиг ъ риятен тикшереп, аларда яш ь буынны тәрбияләү мәс ь әләләрен ачыклау; Методлар: - шагыйр ь иҗатын барлау; - тәрбия мәс ь әләләрен чагылдырган шигыр ь ләренә бәяләмә бирү; - шагыйр ь хакында әдәби мәкаләләр барлау, аларны өйрәнү ; - З. Мансуров белән элемтәгә керү.
Слайд 10
Шигъ рияте 1 . З. Мансуров иҗатында балачак, яш ь лек темаларының куелышы; 1.1. “И балачак...” шигырендә тел-сурәтләү чаралары аша балачак темасының чагылышы; 1.2. “Чынлап качышлы уйнау” шигырендә балачак, яшьлек дусларын искә алу, юксыну; 1.3. “Иделгә карап хәтер яңарту” шигырендә яшьлекнең кабатланмаслыгын чагыштыру алымнары аша тасвирлау.
Слайд 11
Шиг ъ рияте 2. З. Мансуров шигъриятендә яшьләргә үгет-нәсыйхәт бирү темасы 2.1. “Ут-малай ат тышаулый” шигырендә яшьләргә киңәш; 2.2. “Яшьлек кайтавазы” шигырендә яшь буынга үзбәя, үзанализ ясау мәсьәләләре; 2. 3 . “Атлардан оялу” шигырендә ата - аналарның борчылу сәбәпләренең чагылышы.
Слайд 12
Сораулар Бүгенге яш ь буынның әхлагы, тәрбиясе турында сезнең фикерегез нинди? Яш ь ләр арасында күзәтелгән әхлак- сызлык, алкоголизм, наркомания, җинаят ь челек өйдәге тәрбиянең сай булуындамы, әллә җәмгыят ь нең тискәре йогынтысы нәтиҗәсеме? - Яш ь буынга нинди киңәшләр бирер идегез?
Слайд 13
Татар халык мәкал ь ләре - Намусыңны яш ь тән сакла. - Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт. - Әйбер - ныклыгы белән, кеше әхлагы белән сынала.
Слайд 14
Кулланылган әдәбият 1. Хисамов Н. Күңел тирәнлеге// Шәһри Казан. 2003. №4; 2. Урманче Ф., Мәхмүтов Х. Камиллек өлгесе/ Ватаным Татарстан. – 2004. - №4; 3. Батулла Р. Җәрәхәтле йөрәк җылырак// Татарстан яш ь ләре. – 2003. – 2003. - №6№ 4. Гаташ Р. Сәфәрләргә чыксаң белерсең...// Казан утлары. - 2000. - №4; 5. Мансуров З. М. Яшәү үзәне: шигырләр һәм поэмалар. – Казан, Тат. Кит. Нәшр., 1998.
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"
Лупленый бочок
Неньютоновская жидкость
Рождественские подарки от Метелицы
Именинный пирог