Петров Максим үзенең иншасында үз бабасы турында язды
Вложение | Размер |
---|---|
boek_zhinu_insha.doc | 36 КБ |
Бөек җиңү безнең хәтердә
(инша)
Петров Максим, Кайбыч муниципаль районы
Хуҗа Хәсән гомуми урта белем бирү мәктәбенең
2-нче сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: Таймасова В.А.
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Әхмәт Исхак
Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән кырлар, ятим балалар килеп баса. Авылдашларыбыз, туган җирләрен саклау өчен, фронтка киткәннәр. Тылда калучылар өчен дә бик авыр чор булган. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куйганнар. Сугыш илебезнең бер генә почмагына да , бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып калганнар. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел вакыт үтте. Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу вакыйгалар ел саен искә төшә. Без, хәзерге буын балалары, бәхетле. Ни өчен дигәндә, дөньялар тыныч, сугышлар, ачлык юк.
Мин үзем дә, әти-әнием, дә сугыш чорын күрмәгән. Шулай да дәү әтиемнең сөйләвеннән, төрле китаплар укып, кинофильмнар карап, ветераннар белән очрашып, аны күз алдына китерәм.
9 май илебезгә шатлык алып килгән көн. Без ел саен бу көнне, Бөек Җиңүгә багышланган, митингка барабыз. Күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен, аларга рәхмәт әйтәсе килә. Аларның саны елдан-ел кими бара.
Минем бабамның әтисе Данилов Павел Ипатьевич сугыш ветераны булган. Ул 1908 елда Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында туган. 1929-1931 елда армиядә хезмәт итә. Сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшләгән. 1939 елның 7 январендә Финляндия сугышында катнашкан. Фин сугышыннан кайтып озак та тормый, Бөек Ватан сугышы башлангач, кулына корал алып, 1941 елны яңадан илне сакларга китә. Ул Сталинград өчен барган сугышта катнаша. Бу сугышта бабам мина шартлаудан бик көчле контузияләнә һәм аңа 1943 елда сугыштан үзенең туган ягына- Хуҗа Хәсәнгә әйләнеп кайтырга туры килә.
Авылга кайткач та, авылдашлары аны яңадан колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Озак еллар үрнәк рәис булып лаеклы ялга китә. Менә шундый юмарт, киң күңелле, алтын куллы, уңган кеше булган минем карт бабам.
Кайда гына эшләсәләр дә, кайда гына булсалар да, безнең бабайларыбыз үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәткәннәр. Хәзерге вакытта карт бабамның кадерле истәлекләре булып, шкафта орден-медальләре генә саклана. Аларның һәрберсендә сагыш, ачы күз яшьләре.
Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Мин сугыш булуын теләмим. Дөньялар тыныч, күгебез һәрвакыт аяз булсын иде .
Девчата
Хитрый коврик
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари
Тупое - острое
Три орешка для Золушки