материал научно-практической конференции
Вложение | Размер |
---|---|
tel_msllre.docx | 26.91 КБ |
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль бюджет гомуми белем
учреждениесе
“6 нчы номерлы гомуми белем мәктәбе”
Татар теле буенча фәнни –тикшерү эше.
Тема:
«Тел мәсьәләләре .»
11 нче « Б» сыйныфы укучысы
Абрамов Артур Геннадьевич
Җитәкчесе:
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Романова Галина Николаевна
Зәй шәһәре, 2014 нче ел.
1 бит
Гарәп –фарсы алынмалары хәзер дә телебездә бик зур урын алып тора. Борынгырак чорда, бигрәк тә XVII- XVIII гасырларда, алар тагын да күбрәк кулланылганнар. Бу алынмалар, Болгарда ислам дине кабул ителгәннән соң, сәүдә, дин, сәясәт, мәдәният бәйләнешләре аша килеп кергәннәр.
Алынмалар телебездә ныклап урнашып калганнар, татарлашканнар, яңа сүзләр ясау өчен нигез булып хезмәт итә башлаганнар. Гарәп теленнән кергән тәртип, ватан, хат, рәсем, сабыр, сер, сәгать, китап, каләм, сәлам, алгебра, бәхәс, җавап, җөмлә, мисал, дөнья, мәгънә, фикер, гади, галим, мәҗлес, гадәт кебек сүзләрнең алынма икәне яшь буынга хәзер бөтенләй сизелми.
Фарсы теленнән кергән сәүдә, сәүдәгәр, шәһәр, бәхет, бичара, пөхтә, рәвеш, каһарман, начар, гәүһәр, һөнәр кебек сүзләр дә телебезнең үз сүзлек байлыгына әйләнеп киткән.
Төрки-татар халкының борынгы бабалары славян кабиләләре белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр. Төрки халыклар славяннардан да күп сүзләр алганнар. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, рус сүзләренең татар теленә үтеп керүе бик нык арта.
Хәзерге вакытта рус алынмалары кулланылмаган бер генә өлкә яки тармакны да күрсәтү кыен. Хәтта рус алынмаларының кирәгеннән артык кулланылуын да тоя башладык. Сөйләм һәм тел культурасының соңгы 20-30 ел эчендә рус алынмалары исәбенә бозылуы татар теленең яшәеше мәсьәләсен дә көн тәртибенә китереп куйды.
2 бит
II. Төп өлеш.
Мода дигән күренеш кием – салымга гына хас түгел. Сүзләр дә модага иярә. Ислам дине үтеп кергәч, телебезгә гарәп сүзләре агыла башлаган, гарәп сүзләре модага кергән. Гарәп сүзләре катнаштырып сөйләү, язу кешенең укымышлылыгын, дәрәҗәсен билгели торган күрсәткечкә әверелгән. Шунысы кызык: еллар узган саен, бу мода көчәя генә барган. Кайбер галимнәребез, язучыларыбыз арасында бөтенләй гарәп телендә язуга күчү дә булмаган түгел. Татар телендә дә, гарәп телендә дә язучыларыбыз да булган – әллә кая еракка барасы түгел, XIX гасыр галиме Шиһабетдин Мәрҗанине генә искә төшерик.
Гарәп –фарсы сүзләрен язу шул дәрәҗәгә җиткән ки,”татарча” язган кайбер шагыйрьләрне, язучыларны мәдрәсәдә укыган укымышлылар гына иркен аңлый алган.Утыз Имәнинең аерым шигырьләрендә гарәп-фарсы алынмалар 70-80 процентка җитә.
Шул заманның тел остасы шагыйрь Габделҗаббар Кандалый, мулла булса да, гарәпчелек модасына иярмәгән,татарча матур, йөгерек телдә яза белгән. Гарәп сүзләрен урынлы-урынсыз сибеп кенә укымышлы да,зыялы да булып булмасын мулладан башка кем яхшырак аңласын!
К.Насыйри, Г.Тукай, Г.Камал кебек язучыларның башлангыч чор иҗатларында гарәп –фарсы сүзләре күп булган. Соңыннан алар гади халыкка да аңлашыла торган телдә иҗат итә башлаганнар. XX гасыр азагында башланган үзгәртеп кору чоры әдәби телгә үзгәрешләр алып килә. Политик - экономик язмаларның теле чит сүзләр белән чуарлана. Кайбер авторларда рус –европа алынмалары, икенче берәүләр язмасында гарәп –фарсы алынмалары өстенлек итә. Соңгы вакытта гарәп –фарсы алынмаларын файдалану модага керде. Бер үк автор, бер үк язмада бер үк төшенчәне аңлатыр өчен, әле гарәп –фарсы, әле рус –европа сүзләрен кулланып, синонимик байлыктан файдаланып калу очракларын да күзәтергә мөмкин.
Әдәби телне бигрәк тә, публицистика “ чуарлый”. Публицистика теле чит сүзләргә аеруча бай, ул аларны мул “сибә”. Политик, экономик мәсъәләләрне яктырткан язмаларның күбесе рус теленнән тәрҗемә ителгәнгә күрә һәм тәрҗемәченең, филолог булып та, политик, экономик мәсъәләләрнең асылын тирән аңлап җиткермәгәнгә күрә, чыганак телнең сүзләре һәм сүзтезмәләре турыдан –туры бу язмаларга үтеп керә, яртысыннан артыгы чит сүзләрдән булган җөмләләр артканнан –арта бара. Газеталар телендә генә түгел, радио –телевидение, хәтта матур әдәбият телендә сүзгә –сүз тәрҗемәләр – калькалар ишәя бара, җөмләләрдә сүз тәртибен “русча” урнаштыру арта.
Шулай итеп, рус-европа сүзләре, бу телләрнең йогынтысы һич тә кимеми, һаман мәгълүм бер урынны алып торган хәлдә кала. Бу хәл әдәби телгә йогынты ясамый калмый.
Икенче яктан, публицистикада тагын “ миллилек” өчен тырышып, рус –европа сүзләрен “үз” сүзләребез белән алыштыру модага әйләнде. Тик аларның күбесе яңадан ... чит тел сүзләре булып чыгалар. Кайчандыр публицистика рус –европа сүзләреннән файдалана иде, хәзерге публицистика гарәп –фарсы сүзләрен кыстыра. Аның бер сәбәбе журналистның телләрне белмәве.
3 бит
Онытылган татар сүзләрен якты дөньяга чыгарам дип белеп, революция еллары алдыннан модада булган гарәп сүзләрен казып чыгаралар, мәсәлән: политика –сәясәт, революция –инкыйлаб һ.б. Алай гына да түгел, телебездә бер мәгънәдә актив кулланылышта йөргән гарәп сүзенең әллә кайчангы, онытылган мәгънәләрен куллана башладылар.
Татар теленең нинди булырга тиешлеге, ягъни әдәби тел мәсьәләләре 20 гасыр башында зур бәхәсләр кузгаткан. Берәүләргә гарәп сүзләрен күп кушып язу ошый, икенчеләре төрекчәлекне яклый, мәгърифәтчеләр чын татар теле белән сөйләшү, язу ягында. Хәзер дә шул бәхәсләргә охшаган фикерләр матбугатта күзгә ташлана: берәүләр татар матбугаты телендә гарәп –фарсы сүзләренең артык күбәеп китүеннән зарлана, икенче берәүләр бу сүзләрнең “милли” бизәк булып, телдә үсеп баруын яхшы дип таба, өченче берәүләр рус –европа сүзләрен файдалануга каршы чыга.
Мәшһүр язучыбыз Ә.Еники болай дип яза: “Сүз, теләсә нинди телдән керсә дә, безнең тел кагыйдәләренә буйсынып, үз урынын тапкан икән, аның яшәргә хакы бар. Мәгәр телдә мәгълүм бер тәртип сакланырга тиеш. Бигрәк тә рәсми дәүләт телен ныклы бер нормага кертергә кирәк. Телебез бай, дөрес, нәфис булырга тиеш. [Т.я., 15 март 1991]
Г.Тукай телне халык җырларыннан өйрәнергә кирәклеге турында яза: “Халык җырлары чын үзебезнеке генә булганга, анда читтән гарәп, төрек, сарт кебекләрнең тәэсире булмаганга, мин аларга әһәмият бирәм һәм мәхәббәт итәм” [Г.Тукай. 1977, 281-282 б.] Тел белгече Гали Рәхим Тукай турында: “Ул күңелдә эз калдырырлык сүзләрне бер дә мәшәкатьсез таба, чөнки ул аларны төпсез кое шикелле булган халык теленнән чүпли”, - дип язган иде. Г. Ибраһимов та: “Татар әдәби теленең иң төп нигез материалы үзебезнең ана телебездән алынырга тиешле. Татарчада сүзләр була торып, болар урынына башка һичбер телдән һичбер сүз кертелмәсен” [Г.Ибраһимов 1986, 262 б.] Бу турыда Дәрдмәнд тә бик матур итеп әйткән иде:
Катыштырма вәләкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Урамнан һәм базардан чүплә сүзне
Алар бетмәс борын – барма еракка!
Әлбәттә, һәр телдә чит сүзләр проблемасы – җиңел булмаган проблемалар рәтендә. Заманында язучы А.С.Шишков аллея сүзен просад,бильярд сүзен шарокат, библиотека –книжница, фонтан –водомёт, калоши – мокроступы сүзләре белән алыштырырга тәкъдим ясаган. В.И.Даль үзенең мәшһүр сүзлегенә чит телдән алынган сүзләрне кертмәгән. Ул алынма сүзләрнең мәгънәсен гади сөйләм сүзләре белән булса да алыштырган.
Матбугат хәбәрләренә караганда, французлар “Француз теленең сафлыгын саклау турында” закон чыгарганнар. Шул закон нигезендә контракт, рәсми кәгазьләрдә чит тел сүзләрен кулланган өчен 80 нән алып 160 франкка кадәр штраф салыначак икән. Әгәр дә шундый “җинаять” өч ел эчендә ике тапкыр кабатланса, штраф 5000 франкка җитәчәк, ди. Туган тел, милли моңнар мәсьәләсен, бәлки, әнә шулай дәүләткүләм хәл итәргә кирәктер? “Үз”
4 бит
сүзләребезне, онытылган гыйбәрәләребезне искә төшереп, үз телебезне яңарту, диалектлардан, җирле сөйләшләрдән сүзләр алып, әдәби телебезне баетырга кирәк дигән фикерләр дә күренә.
Телнең чисталыгы өчен көрәш – үзе бер мөһим проблема. “Телне бозмыйча, дөрес итеп, фикереңне җиткереп сөйләшү ул – кешенең әдәп, культура билгесе”, -дип язган иде Хәсән Сарьян. Бүгенге көндә телебездәге ялгышларның күбесе татарларның, нигездә, ике телле булуы, ягъни туган телләрендә дә һәм рус телендә дә сөйләүләре, язулары белән бәйле. Рус телендә эш итә торган татар кешесе еш кына үзе дә сизмәстән туган теленә урынсызга рус сүзләре китереп кертә. Татар теленең үз сүзләре яки күптән үзләштерелгән, аңлаешлы гарәп алынмалары була торып та, кирәксезгә рус сүзләре куллану очраклары, телне бозуга китерә.
Телнең сыйфаты, ягъни тиешле дәрәҗәдә булуы – аның дөрес кулланылуы, гадәти хәлендә саклануы дигән сүз. Бу мәсьәләдә уйланырлык, борчылырлык нәрсәләр юк түгел. Телнең чисталыгы турында язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, укытучылар, шулай ук төрле өлкәләрдә эшләүче укымышлылар җитди уйлана башладылар. Татар теленең атамаларын өйрәнү, аларны туплау, онытылган атамаларны барлау өлкәсендә тел һәм әдәбият галимнәре зур эш башкара. Аларның хезмәтләрен вакытында бастырып тарату әдәби телебезнең үсешенә, аның үз сүзләребез белән баеп китүенә, татарча фән теленең кулланылыш даирәсе киңәюенә бик ярдәм итәр иде.Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телеңне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: телебезне саклау һәм үстерүгә игътибарны арттырырга, телебез чуарланмасын өчен, ике телне дә яхшы үзләштерергә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәк.
5 бит
1. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләсе. Яр Чаллы,1997.
2. Галиев М. “Рух” китабы, “Ана теле” 9-11 бит.Казан:Тат.кит.нәшр., 2005.
3. Рамазанова Д. Татар теле укытуның кайбер мәсьәләсе. Мәгариф,№8, 41 б.
4. Закуанов Р. “Күңел тыкрыклары”китабы, “Туган теле кирәк кешегә”, 55 нче бит, Казан. “Идел-Пресс”.2009.
5. “Сабантуй” газетасының “Үз телем” кушымтасы, 2003 нче ел.
6. Сафиуллина Ф.С., М.З.Зәкиев “Хәзерге татар әдәби теле” Казан “Мәгариф” нәшрияты 2002 нче ел.
Компас своими руками
В поисках капитана Гранта
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Лягушка-путешественница
Кто грамотней?