Укытучы хезмәте бик авыр.Бу эш түземлек,сабырлык ,тырышлык сорый.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_yaratkan_uk.docx | 15.17 КБ |
«Минем яраткан укытучым»
Әлифне таяк дип белми, мәктәпкә килдек.
Беренчедән дүрткә чаклы никадәр белдек.
Истә әле каләм тоткан кулым бармый иде дәфтәр юлыннан
Өйрәттегез безне язарга сез
Тотып башта нәни куллардан.
Укытучы –ничек якын күңелгә! Минем өчен иң изге, иң кадерле һәм тылсымлы сүзләр ул. Укытучы булу- ул бик мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Мин аларның хезмәте авыр, катлаулы, җәмгыятькә күп файда китерә торган эш дип уйлыйм. Укытучы булыр өчен яшьтән ук тырышып укырга, түземле һәм белемле булырга кирәк.
Миңа күп укытучыларда укырга туры килде. Беренчедән алып дүртенче сыйныфка кадәр мине бер укытучы укытты.Аннары мин Черки-Килдураз мәктәбенә укырга килдем һәм хәзер дә укуымны шунда дәвам итәм. Безнең мәктәптә укытучылар күп. Алар бөтенесе дә бик әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Мин бөтен укытучыларны да хөрмәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтле.
Ләкин минем яраткан укытучым- Рәзинә апа.Ул минем беренче укытучым. Нурҗанова Рәзинә Фиргат кызы- бик түземле, белемле һәм игелекле укытучы. Ничек аны онытып булсын? Безне хәреф танырга, шул хәрефләрдән сүзләр төзеп укырга өйрәтте. Матур итеп сөйләшергә, пөхтә язарга өйрәтүләре җиңел түгел. Ул безнең тырышканын күреп, мактый, кирәкле урында ачулана да белә иде.Укытучыбыз безнең өчен дөньяны төрле яктан ачты, сабыйлар күңеленә ачкыч таба белде. Балалар белән эшләү бер дә җиңел түгел ул, кечкенәләр белән бигрәк тә.Балалар күзлегеннән чыгып дөньяга карый белә, шуның өчен дә безне аңлый. Мин аның турында җырдагыча: “Сез иң сабыр, иң гүзәл, иң галим кеше икәнсез”,-дияр идем. Мин шундый укытучым булуы белән горурланам! Аның нурлы йөзе безгә көч биреп торды. Хәзер мин унберенче сыйныфта укыйм, ә Рәзинә апаны һәм үземнең башлангыч сыйныфны әле дә хәтердән чыгармыйм, һәм беренче укытучымны бик сагынам. Урамда очрашкач, хәлләрен сорыйм , ничек укыганымны сөйләп бирәм. Рәзинә апага минем бик зур рәхмәтемне әйтәсем килә! Аның кебек тырыш, шат күңелле, уңган кешеләр күбрәк булсын иде. Мин аның алдында баш иям!
Укытучы һөнәре зур хөрмәткә лаек дип саныйм.Илебездә 2010нчы ел “Укытучы елы”- дип игълан ителә. Алар өчен бик зур шатлык.Бу елда укытучыларга ноутбуклар бирделәр.Алар заманча эшли башладылар.
Үземнең әйткән сүзләремнән нәтиҗә ясыйм. Укытучыларны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк, чөнки алар безгә белем бирәләр ,безне тәрбиялиләр. Күп кенә укучылар мәктәпне бетергәч, укытучылар турында оныталар.Мин мәктәпне бетергәч, укытучыларым турында беркайчан онытмыйм, хәлләрен белешермен, һәм бик нык үз укыган мәктәп елларымны искә алырмын. Барлык балалар укытучыларын хөрмәт итсеннәр,рәнҗетмәсеннәр, шатландырып торсыннар иде. Укытучы хезмәте бик авыр.Бу эш түземлек, сабырлык, тырышлык сорый. Алар илнең киләчәге өчен эшли. “ Безне кеше булсын ,күп белсен “-диеп тырышкан укытучылар бик күпкә лаек. Аларга багышлап җырлар, шигырьләр иҗат итәләр. Озын гомер сезгә укытучылар!
Убунту: я существую, потому что мы существуем
Н. Гумилёв. Жираф
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
Самарские ученые разработали наноспутник, который поможет в освоении Арктики
Сочини стихи, Машина